Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

X. “Кеше булды”

Әрлән тискәре һәм саран бер хуҗа булып китте. Шулай да Габдулланың сәүдәсе көннән-көн үсә бара иде. Бервакыт ул Мәскәүгә баргач, фабрикантларга бурычларымны вакытында түли алмыйм, дип туп-туры әйтеп салды. Фабрикантлар бу ялганга ышанган кебек булдылар, Габдуллага бурычының бер өлешен генә киметеп, түләү срогын алгарак күчерделәр. Габдулла бай моңа бик сөенде. Әрлән ярминкәләрдә дә сату итә иде. Анда да бозыклык кыла иде. Өеннән чыгып киткәндә Габдулла бер хезмәтчесенә икенчесе өстеннән шымчылык итәргә кушып калдыра. Аннары барысы өстеннән дә баш шымчы куя иде. Тора-бара Габдулла үз йортында яңа бер гадәт кертте. Берәр җиргә китәсе булса, ул җигә торган атларының дагаларын алдырып, фаэтон көпчәкләрен йозаклап бикләп китә идее (Габдулла бай үзе югында хатынын кунакка йөртмәс өчен шулай итә икән).

Ел саен рамазан аенда Габдулла бай капкасы төбенә бөтен шәһәрдән болыт шикелле булып хәерчеләр җыела, ул аларга берәр тиенләп зәкят өләшә, муллаларга зәкяткә бер кадак фамильный чәй белән күлмәклек ситсы бирә. Уразада шәкертләрнең һәркайсына егермешәр тиен акча өләшә. Шуның белән ул бер еллык гөнаһларыннан арына. Габдулла бай үзен кардан ак, судан пакь, фәрештә кебек саф, ишан кебек диндар бер кеше итеп күрсәтергә тырыша иде.

Ачлык елны Миңлебай Вафасы калага эшкә килгәндә, Габдулла бай илледән узган иде инде. Хатыны Сәрвәр бикә көр күңелле, тук тормыштан башкага омтылмаган, әле утыз яшь тә тулмаган тап-таза, дәртле, чибәр бер хатын иде.

XI. Чиләгенә күрә капкачы

Вафа Әрләнгә көздән алып язга чаклы эшләргә сүз бирде. Моның өчен ул унөч сум акча, бер пар тире бияләй, чикмән һәм бер кием киез итек алырга тиеш иде. Вафаның әле байда беренче тапкыр хезмәт итүе. Хуҗаның динлелекне яратканлыгы күренеп тора иде. шуңа күрә Вафа һәр сүз саен алланы телгә ала һәм көн саен биш вакыт намаз укый торган булды. Ул кеше күзе алдында бик диндар, әйбәт “бабай” булып күренергә тырыша иде. Вафа килеп ияләшеп җиткәннән соң, хуҗалардан алып хезмәтчеләргә хәтле һәммәсе Вафаны сынарга керештеләр. Сынауны болай башладылар: беркөнне пешекче хатын Вафаны аш өендә үзен генә калдырып чыгып китте. Өстәл тулы тәмле-тәмле сыйлар иде, тик Вафа тыелып калды. Икенче бервакытны пешекче хатын аңа берничә кайнар кабартма биреп, икесен үзенә алырга, калганнарын бер приказчикка илтеп бирергә кушты. Бу эшне дә Вафа тиешенчә башкарды. Берничә көн узганнан соң Вафа мунча яныннан алтын алка тапты. Аны шундук бикәгә илтеп бирде. Беркөнне Габдулла бай Вафа белән сөйләшеп торганда кесәсеннән яулык алды һәм шул вакыт бер сумлык кәгазь акчасы төшеп китте. Вафа аның артыннан куып җитте дә, төшеп калган бер сумны байга бирде. Вафа һәр сынауны яхшы узды. Вафа приказчиклар белән асрау кызлар арасында арадашчы булып китте, ул аларны күрештерә, аулактагы гашыйкларның тынычлыгын саклый иде. Кайвакыт аңа урланган әйберләрне тиешле кешесенә тапшырырга да туры килгәләде. Вафа бер йомыштан да баш тартмый иде. Үзенә ышаныч арткан саен, йомыш үтәгән хакы да арта бара. Вафага Әрлән дә ышана иде. Беркөнне ул аны үз янына дәшеп алды да, Вафаны үзенең баш шымчысы итте, ара-тирә аңа унбиш-егерме тиен акча бирә торган булды, хәтта кием-салым да бүләк иткәләп куя иде. Вафа Әрләннең ышанычын ныгытырга, шул ук вакытта хезмәтчеләргә курку салырга да тырыша иде. Хезмәтчеләрнең кайбер ярамаган эшләре булса, ул байга шуларны әләкли башлады, хәтта бай хатыны өстеннән дә. Сәрвәр аңардан курка башлады. Вафага мул булып тәмле азыклар, вак-төяк әйберләр, хәтта киелгән киемнәр дә ява торды. Аның сандыгында Сәрвәр бикәнең иске күлмәкләренә дә, Габдулла байдан тама-тама җыелган бер төенчек акчага да урын табылды. Аның бу сандыгында приказчиклар биргән түбәтәй, исле сабын, тасма, чәй кебек әйберләр дә саклана. Вафа боларны атна саен диярлек калага килүче хатыны аркылы әкренләп авылга озатып тора иде. Бөтен сыйфатларны әнисеннән алган бозык табигатьле, икейөзле Вафа исә җинаять эшләүдән дә курыкмый, аны хәтта гөнаһ дип тә санамый. Вафа нәкъ үзенә ярашлы җиргә туры килде.