Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

XIV. Саулыгың булса, аты табылыр.

Әкрәм кариның кара көнгә дип саклап тоткан запас икмәге юк иде. Мәктәпкә нибары унлап кына бала йөрде. Әкрәм кари балаларга сабакны үзенең мунчасында гына укыта башлады. Җиһан абыстайның да эшләре шәптән түгел иде. Әкрәм кариның гаиләсе баштарак атна саен садакага килгән ризык белән тукланып, ничек кирәк алай җан асрый иде әле Әмма язга таба балалар бөтенләй сабакка йөрмәс булдылар. Әкрәм кари үзенең балаларын агасына җибәрергә мәҗбүр булды. Мулла йортында балаларын ашаттылар, ләкин Әкрәм кариның гаиләсенә дип бер сынык та, берничә кадак он да бирмәделәр. Шуннан соң инде Әкрәм кари Сабирҗан мәзингә мөрәҗәгать итеп карады. Ул да ярдәм итмәде. Шуннан соң Җиһан абыстай, нишләргә белмичә гаҗиз булып, беркөнне Саҗидәләргә килде. Саҗидәләрнең Сафа җибәргән акчага сатып алган алабуталары күптән ашалып беткән иде инде. Саҗидә киштәләрдән берни таба алмады. Ә тышта инде яз җиткән, елгада боз кузгалган иде.

Саҗидә уйга калды. Сафа белән Җиһан авыр сулап куйдылар.Шулчак Саҗидә, җанланып китеп, ят бер тавыш белән диярлек иренә эндәште, атны суярга тәкъдим итте, итне дүрт йортка бүлмәкче булды. Сафа башта карышса да, аннан ризалашты. Икенче көнне атны суйдылар. Аның итендә аз гына да мае юк, итенә караганда сөяге күбрәк иде. Итне дүрт йортка бүлделәр. Эчәк-карыннарын, үпкә-бавырларын һәм сыйрак сөякләрен күршеләргә бирделәр.

* * *

Ач бала-чага су буена төшеп китте. Алар арасында Исмәгыйль дә бар иде.Егетләр агып барган боз өстендә учак ягырга булдылар. Тирес таптылар, шырпы алдылар. Малайларның учагы төти-төти елга буйлап агып китте. Тук елларда бу уенга егетләр, хәтта олылар да катнаша иде. Кочак-кочак саламга ут төртеп, боз өстенә ташлыйлар иде.

Көтелмәгән бер хәл булды. Күпер шатыр-шотыр килеп җимерелеп төште. Күпернең бүрәнәләре агып китте. Малайлар кычкыра-кычкыра урам буйлап йөгерештеләр, ләкин берәү дә чыкмады. Исмәгыйль өенә кайтып кергәндә, аш ягында мичтә дөрләп ут яна, казанда аш пешә иде. Малайның борынын кытыклап тәмле ит исе килеп бәрелде.

XV. Басуда сабан туе.

Кыш урталарында казна паек бирә, ачларга икмәк җибәрәләр дигән хәбәр таралды. Икмәк Казанга яз көне генә килеп җитте. Бу икмәк авылга барып җиткәнче, ярлыларның барысы диярлек кырылып бетте. Язгы ташу сулары агып китте. Җир кибә башлады. Каладан бер язу килеп төште. “Ач авылларның кешеләре үзләренә биреләсе икмәкне фәлән вакытка чаклы килеп складтан алмасалар, икмәксез калачаклар”, – диелгән иде анда. Куштаннар икмәкне авылга кайтарырга риза булдылар. Казна паегы Мәүла Колыга да кайтып җитте, тик икмәккә мохтаҗ кешеләргә тимәде ул. Фәйзулла старостаның тырышлыгы белән эре бөртекле яхшы арышны яртылаш койрык кушкан начар арышка алмаштырдылар. Мулла белән мәзингә берәр капчык илттеләр. Калганын җыенда бүтән кешеләргә бүлә башладылар. Куштаннар ашлыкны кешенең җиренә карап бүлүне таләп иттеләр. Шунда инде шау-шу, кычкырыш-талаш купты. Тол Таҗи, Бүкән Фәхри һәм тагы берничә кеше ачларны якларга керештеләр. Шуннан соң икмәкне җан башыннан бүләргә булдылар. Куштаннар “үле җаннар”га да өлеш тиешле дип дауладылар. Фикерләр икегә аерылды. Бер якта – куштаннар һәм кулаклар, икенче якта – халыкның калганы иде.Талашуны бетерә алмагач, Фәйзулла старшина белән писарьне чакырмакчы булды, өенә китә башлады. Шул чакны Таҗи алга чыкты һәм старостаны ачлар өлешенә керергә теләүдә гаепләде. Шау-шу басылды. Таҗига каршы берәү дә җавап кайтармады. Фәхри белән тагы берничә кеше тавыш-тынсыз гына Таҗи артына килеп бастылар.Таҗи йодрыкларын кысып Фәйзуллага таба атлады. Фәйзулла читкә тайпылды. Җыен бозылды, халык шаулаша, кайный башлады. Бар халык сугыш-талаш аркасында паек өләшенми калыр дип курыктылар. Таҗи, бу хәлне аңлап, ачуын тыеп булса да, бер читкә китте. Куштаннарның сүзе өскә чыкты. Ачларга кеше башына егермешәр-утызар кадак чүпле арыш тиде, байлар исә берничәшәр пот алдылар.

* * *

Арыш биргәннән соң, озакламый чәчүлеккә солы, арпа һәм бодай да өләштеләр. Куштаннар орлыкны җан башыннан түгел, бәлки җиргә карап бүлделәр. Ачтан үлгәннәр һәм хәбәрсез югалганнарның җирләрен байлар үзләренә алдылар. Сабан ашлыкларын чәчәр вакыт узган булса да, крестьяннар ашыга-ашыга җирләрен чәчеп чыктылар. Яз бөтен нәрсәгә тереклек сулышы өрде. Урманда ашарга ярарлык үлән тамырлары, суда балык бар, кырда чыпчык, карга, күгәрчен, чәүкәсе бар. Болар һәммәсе ашарга ярый. Быел басулардагы авыр эш халыкка күңелле сабан туен алыштырды. Әмма хәлдән тайдырырлык бу авыр эш кешеләргә сабан туена караганда күбрәк шатлык һәм өмет бирә иде.

* * *

Габдулла байның йортыннан алып кайткан акча Вафага көч-куәт һәм ышаныч бирде. Ул җыеннарда һәрвакыт үз фикерен әйтә башлады, анасыннан да ерткычрак булып китте. Аның ике көр аты каладан паек һәм чәчүлек ашлык ташыды. Вафа чын куштан булып китте. Авыл хәзер ике генә төркемгә – ачлар белән тукларга һәм атсызлар белән атлыларга гына бүленгән иде. Куштаннарга усал Патый карчык белән хәйләкәр Вафаны дус итү файдалы иде. Шуңа күрә куштаннар аларны кочак җәеп үз араларына алдылар. Ә Сафа ярлылар арасында калды. Вафа үз җиренә эре бөртекле яхшы орлык чәчте. Сафа казна биргән чүпле орлыкны чәчте.

ХVI. Ипи урынына балчык.

Басуларда ашлыклар өлгереп килә. Онның бәясе кыйбат. Кешеләр эш эзлиләр. Байлар үзләренә арзанлы эшче кул яллыйлар. Сабирҗан мәзин белән Әсма остабикә сәүдә эшләрен башладылар (чыпта сугу, кул эшләре). Тормыш элекке хәленә кайтып бара. Әкрәм кари гына тернәкләнеп китә алмый иде. Гамьсез-ваемсыз Әкрәм кари һаман да ходай биреренә ышана иде. Җиһан яңадан кулына энә алып, “тегүче Җиһан” булып китте. Аннан күреп, Җиһанның кызлары да эшкә утырдылар, булдыра алганча әниләренә ярдәм итә башладылар. Ләкин алар тамаклары туярлык ризык юнәтә алмыйлар. Гаилә яртылаш алабута кушкан кара икмәк белән генә туенып яши иде. Ә кечкенә Исмәгыйль гел ашарга сорый, елый, кычкыра иде.

* * *

Беркөнне Исмәгыйль, бик карыны ачканга, баскычта елап утыра иде. Шул вакыт ишегалдына аның яшьтәше – Сабирҗан мәзиннең төпчек улы , кып-кызыл битле симез Кәрим килеп керде. Кәрим Исмәгыйльне уйнарга чакырды. Ике дус урамга йөгереп чыктылар. Җиһан абыстай үз эшенә кереште. Әкрәм кариның да тамагы ач иде, көйсезлеккә ул Исмәгыйльдән бер дә ким түгел. Җиһан белән кызы эшләрен дәвам иттеләр.

* * *

Исмәгыйль белән Кәрим, су буена төшкәч, йомшак сутлы балчык алырга керештеләр. Малайларның чырайлары икесенеке бөтенләй ике төрле иде. Уйнаган вакытта Исмәгыйль кинәт уеннан туктады да, кайтырга булды. Кәрим аның болай тиктомалдан кайтырга җыенуын аңламады. Кәримнең “ипи” сүзен әйтүе булды, Исмәгыйльнең эче авырта башлады. Кәрим балчыктан ясалган эт өчен балчыктан ипи ясады. Исмәгыйль шул ипине алды да, сындыргалап кабып та җибәрде. Кәрим балчыкны ташларга кушты, Исмәгыйль ташлады. Исмәгыйльнең колак төбендә иптәшенең “үләсең ич” дигән сүзе яңгырап торды. Курку тойгысы ашыйсы килүен дә, эч авыртуын да басты. Кәрим Исмәгыйльне абыйсы ясаган арба белән уйнарга чакырды. Малайлар мәзиннәргә киттеләр. Мулла йорты яныннан узып барганда, аларга Шәмси мулла очрады. Шәмси Исмәгыйльгә казларны алып кайтырга кушты, Кәрим үз юлы белән китеп барды. Исмәгыйль казларны алып кайтты да, өенә кайтып китәргә булды, тик аны Әсма остабикә чакырып алды. Әсма аңа әниеңә бирерсең дип төрле төстәге җеп йомгакларын бирде. Исмәгыйль сәке өстендә кайнар ипи күргәч түзмәде, бер кисәк сындырып алып, авызына каба башлады. Әсма Исмәгыйльгә шапылдатып сугып җибәрде. Малай йомгакларны тотып өенә кайтып китте.

* * *

Әкрәм кари кышка ике өлкән кызын калага илтеп, сәүдәгәрләргә асрау итеп урнаштырды. Көз көне тагы калага китте. Бу юлы ул сигез яшьлек малае Исмәгыйльне алып барып, шундагы бер мәдрәсәгә урнаштырды. Шук, чая Исмәгыйльнең калага китүе Шәмси мулланың улы Барый мәхдүмнең Бохарага укырга китүе белән бер вакытка туры килде.

* * *

Игеннәр әйбәт кенә уңган берничә ел узды. Бервакыт көз көне авылларда: “Патша вафат”, – дигән хәбәр таралды. Кайберәүләр моңа сөенде, патшаның үлүенә кайгыручылар да булды. Старшинаның боерыгы буенча җомга көнне Шәмси мулла намаздан соң халыкка яңа патша хәзрәтләренә озын гомер теләп дога кылырга кушты. Шул ук старшина боерыгы белән беркөнне Фәйзулла староста халыкны каравыл өенә җыйдыртып, манифест укыды. Тәхеткә яңа патша менү уңае белән туган өметләр шундук җимерелде. “Алпавыттан җир алу – шайтаннан иман өмет итү”. Ярлы крестьяннар патшаның алпавытларга нинди карашта икәнлегенә тагын бер тапкыр ышандылар. Бары тик мулла-мәзиннәр, байлар белән куштаннар гына патша хәзрәтләренә озын гомер теләп дога кылдылар.