Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

XII. Ходай китергән кунак.

Сафа абыйсын эзләп тапкан вакытта Вафаның эшләре иң көйле барган чак иде. Габдулла бай Минзәлә ярминкәсенә киткән, Вафа, баш шымчы буларак, йорттагы бөтен хакимлекне диярлек үз кулына алган иде. Сафа ишегалдына килеп керде. Ишегалдында байның хатыны кечкенә генә бер йомышчы малайны кыйный иде. Сафа үзенең абыйсын эзләгәнлеген бу хатынга әйтте. Сәрвәр Вафаны чакырды. Вафаның бер аягында киез итек, икенчесендә оек кына иде. Җиңнәрен терсәк тиңентен сызганып җибәргән иде. Сафаны күргәч, ул: “Барыйм микән, юк микән?.. Сөйләшим микән?” – дип уйланды. Аннан алар враларында берни булмаган кебек, кул бирешеп күрештеләр. Вафа Сафаны хезмәтчеләр өенә алып китте. Күрешкәннән соң Вафа Сафаның калага ни йомыш белән килеп чыкканлыгын сорады. Сафа барын да сөйләп бирде. Вафа ярдәмләшергә булды. Сафаны Сәрвәрнең әтисе, хәзрәткә дворник итеп урнаштырырга булдылар, Вафа Сәрвәр белән сөйләшергә чыгып китте. Вафа ашалып бетмәгән бәлеш, паштет кисәкләре, каткан күмәч һәм күксегән кабартмалар салган зур бер поднос күтәреп кайтты. Шул азыкларның барысын өстәлгә бушатты. Сафа белән Вафа чәй эчтеләр. Сафа шушында кунарга калды, баш астына тунын салды да, тирән йокыга талды.

* * *

Төнлә ул кешеләр сөйләшкән тавышка уянып китте. Магазиннан приказчиклар кайтканнар икән. Сафа үзенең кайда ятканлыгын тиз генә аңыша алмый торды. Приказчиклар ят кешегә гаҗәпләнеп карандылар. Вафа өйгә керде дә, Сафаны приказчиклар белән таныштырды. Приказчиклар тәһарәт алып, намаз укыдылар да, табынга килеп утырдылар. Аш ашаганнан соң, йокларга җыена башладылар. Сәкеләрдә Сафага да буш урын табылды. Приказчикларның әле берсе, әле икенчесе Сафага я мендәр, я ястыкларын тәкъдим иттеләр. Калага килгәч, базарда болар шикелле егетләрнең үзен мыскыл итүләрен онытмаган иде әле ул. Ут сүнеп, өй эче караңгыга чумды.

* * *

Приказчиклар йокыдан торганда, тышта әле таң атып өлгермәгән иде. Алар тиз-тиз генә чәй эчеп, кибеткә киттеләр. Сафа сәкегә ятты һәм үзе дә сизмәстән тагы йоклап китте. Вафа ишегалдын, тротуарларны себерде, абзарын җыештырып, сыерларга азык салды, аларга җылы су эчертте, утын ярып куйды, кучерга атларны карарга булышты, шуннан соң гына хезмәтчеләр өенә кайтып, суынган самавырын җылытты. Сафа сәкедән торып, салкын су белән юынып алды. Абыйлы-энеле икәү табынга утырдылар. Чәй эчкәннән соң Вафа бикә янына барып рөхсәт сорады да, энесен бикәнең атасы янына алып китте. Сафа җәйгә чаклы эшләргә эшкә керде. Моның өчен хәзрәт аңа 15 сум акча түлиячәк. Сафа постоялый дворга барып, аннан әйберләрен алып килде һәм шул минуттан соң ул дворник булып китте. Берничә көн эшләгәннән соң, ул задаткага биш сум акча алып, авылга җибәрде. Мулланың йорты Габдулла бай йортыннан әлләни аерылмый иде диярлек. Сафа көченнән килгән кадәр бөтен эшне эшләде, бу йорттагы кешеләрнең гаепләреннән файдаланырга уйламады да. Шуңа күрә Сафага берәүдән дә әҗер тимәде. Аны берәү дә сыйламый, аннан берәү дә курыкмый иде.

XIII. “Баҗалар”

Ярминкәдән Әрлән кәефе кырылып кайтып төште. Бөтен губернаны ачлык буып алган, сәүдә бик начар булган. Габдулла байның башында, икенче тапкыр банкротлыкка чыктым дип, Мәскәү фабрикантларын тагын бер тапкыр ”эшкәртү” уе туды. Кайткач, Габдулла үзенең шымчыларын чакырып сорау алырга кереште. Вафаны иң соңыннан гына дәштереп алды. Вафа Габдуллага үзенең энесе турында сөйләп бирде. Аннан соң Вафа Сәрвәр, хезмәтчеләр турында сөйләргә кереште. Гайнетдин белән Сәрви уйнаш итәләр икән. Вафа боларны үз күзе белән күргән. Байга әләкләмәсен өчен, тегеләр Вафага унлап кулъяулык белән ике көмеш кашык бүләк иткән. Гайнетдин белән Сәрбине Габдулла бай шул көнне үк йортыннан куып чыгарды. Башкаларга да эләкми калмады. Бу көнне Габдулла бай ярминкәдәге дулаган аю шикелле котырынды. Кич җиткәч шул хәлендә өенә кайтты. Өй эчендәгеләр һәммәсе куркышып дер калтырап тора башладылар. Талашып алганнан соң, Габдулла хәтта хатынының яңагына чалт-чолт сугып та җибәрде әле, өч тапкыр талак дип тә кычкырды. Иртәгесе көнне иртән Габдулла чәй дә эчмичә кибетенә китте, Сәрвәр бикә, киенмичә-бизәнмичә, әтиләренә китте. Кич җитеп, ирләр кибеттән кайттылар. Озакламый Сәрвәрнең әтисе дә килеп җитте. Мулла Габдулланы кул уйнатуда гаепли башлады. Габдулла шүрләп тынып калды. Кичәге ачуы бөтенләй сүрелеп юкка чыкты. Габдулла никах яңарту турында сүз ачты. Хәзрәт тәхлил (өч талак белән аерган хатынны яңадан алу өчен икенче бер иргә никахлату) үткәрергә карар кылды. Ике як та тәхлил өчен кулай кеше табарга тиешләр иде. Бай йортындагы тормыш һаман үз җае белән бара кебек. Тик Габдулла белән Сәрвәр генә очрашмаска тырышалар. Алар аерым ашыйлар, аерым бүлмәләрдә йоклыйлар.

* * *

Тәхлилгә ярардай кешене эзләп берничә көн узды. Әрлән Вафага тукталды. Шул хакта бабасы белән киңәште. Мулла да Вафаны хуп күрде. Вафа да бу эшкә риза булды. Шаһит итеп ике приказчикны чакырдылар. Шулар алдында Сәрвәрне дворник Вафа белән никахладылар. Шаһитларга берничәшәр тиен акча биреп, бу турыда беркемгә бер сүз ычкындырмаска дип ныгытып кисәтеп куйдылар. Габдулла бай аргы бүлмәгә кереп бикләнде. Вафа хезмәтчеләр өенә кайтып, үтмәс пәке белән сакалын төзәтте, мыегын җыйнаклады, юынып, эчке күлмәк-ыштанын алмаштырды, һәм шуннан соң ул бай йортына кире килеп, байның йокы бүлмәсенә керде. Анда аны Сәрвәр бикә көтеп тора иде.

* * *

Бай үз бүлмәсендә йокларга ятты, ләкин йоклап китә алмады. Габдулла үзләренең йокы бүлмәсе янында туктап, ишек ярыгына колагын куеп торды. Ишекне тартып карады, ул эчтән бикле иде. Күзенә һаман йокы килми иде. Шуннан соң ул тышка чыгып китте. Хезмәтчеләр өенә килеп, сер тота белә торган бер приказчикны уятты. Габдулла приказчикны аракы артыннан җибәрде, ә үзе Вафаның себеркесен алып, болай да чиста ишегалдын себерергә кереште. Җитез приказчик байны озак көттермәде. Габдулла бай бүлмәсенә керде дә, бер шешә аракыны эчеп бетерде. Аннан Габдулла ята-тора намаз укый башлады. Берничә минуттан соң инде ул идән уртасында гырылдап йоклап ята иде.

* * *

Иртәгесе көнне бай йортында таңнан торып тышка чыккан кешеләр Вафаны ишегалдында күрделәр. Ул зур агач көрәк белән кар көрәп йөри иде. Габдулла бай табынга утырып чәй эчкәч, йокы бүлмәсе ишегенә шакып карады. Сәрвәр һаман йомшак түшәгендә ята иде. Вафа Сәрвәргә әйтергә тиешле өч тапкыр талакны әйтмәгән. Тышка чыккач, баскыч төбендә аңа Вафа очрады. Габдулла бай кесәсеннән ун сумлык акча чыгарып дворникка тоттырды. Вафа акчадан баш тартмады. Бай китәргә ашыкмады. Тик Вафа да бер сүз дә әйтмәде. Шуннан соң Габдулла бай базарга китеп барды, кич белән яңадан мулла килде. Вафадан теге сүзне ничек әйттерү турында байтак кына уйлашып утырганнан соң, тагын бер көн көтәргә булдылар. Төн җиткәч, Вафа тагы бай йортына килде, байның йокы бүлмәсенә керде. Йомшак мамык түшәктә Сәрвәр бикә аны көтеп ята иде инде. Габдулла йорттан бөтенләй чыгып китте. Йөрәгендә көнчелек хисе белән бергә уянган теләген баскач, ул йолдызлар сүнә башлаганда гына өенә кайтты.

* * *

Атаклы көрәшче булган Вафаның көч-куәте күп иде әле. Аның кочагы Сәрвәргә бик тансык, рәхәт тоелды. Сәрвәрнең Вафадан талакны ишетәсе килми. Вафа мондый эшнең начар булып бетүеннән, Габдулла белән мулладан курка. Икенче көнен иртән Габдулла бай тагы ишек шакып, хатыныннан: “Әйтмәдеме?” – дип сорагач, бу юлы да “юк” дигән җавап ишетте. Вафа аңа тагы баскыч төбендә очрап, байны сүзсез генә базарга озатып калды. Кич белән мулла килде. Картлар, киңәшкәннән соң, тагы бер көн көтәргә булдылар.

* * *

Кич җиткәндә тәхлил турындагы яңалыкны һәммә кешегә билгеле иде инде. Икенче көнне кич белән бөтенесе Вафаны ачыктан-ачык үрти башладылар. Өченче көнне асраулардан берсе, урамда бер ахирәтен очратып, бу яңалыкны аның белән дә уртаклашты. Шулай итеп бу яңалык йорт эченнән урамга чыкты. Бу яңа гайбәтне бөтен кала тәмләп сөйләде. Карт хәзрәт тә, Габдулла бай да тәхлил өчен Вафаны сайлап бик каты ялгышканлыкларын аңладылар. Талак дип әйтер өчен Вафа Габдулладан 500 сум көмеш сорады. Шуннан соң сатулашырга керештеләр, ахырында ике йөз сумга килештеләр. Вафа акчаны алды да бөтенләйгә Габдулла йортыннан чыгып китте. Бу төнне Сәрвәр бикә ялгыз гына йоклады. Абыйсының Әрлән байның баҗасы булганлыгы Сафага да ишетелде, әмма Вафаның байдан шактый акча каерып киткәнлеген ул берничә көннән соң гына белде. Мулла, киявенең соравы буенча, Сафаны эшеннән куды. Вафа авылга күп акча һәм байтак кына мал белән кайтып төште. Бер атнадан соң авылга Сафа да кайтты, тик аның кесәсендә берничә тиен акча гына бар иде.