Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

VII. Адәм кыяфәтле маймыллар.

Сафаларның хәлләре көннән-көн авырая бара иде. Сафаның көннән-көн чырае караңгылана барды. Ач үлем аларга да якынлашып килә иде. Тик бер Саҗидә генә эчтән бу хәлгә бирешмәскә тырыша иде. Беркөнне ире белән сөйләшкәндә, ул Сафага калага эшкщ китергә тәкъдим итте. Икенче көнен Сафа капчыгына алабута оныннан пешергән берничә төче күмәч, ике пар күлмәк-ыштан салды, иске сарык тунын киеп, билен билбау белән буды да, кулына таяк алып, карлы юл буйлап калага таба юл тотты. Саҗидә белән Зөһрә карчык аны капка төбендә озатып калдылар.

* * *

Ике көннән соң Сафа калага барып җитте, бер постоялый дворга килде. Постоялый дворга хәерчеләр белән ачларны кертергә кушмыйлар икән. Сафа өч көн кунасы өчен алдан акча түләп куйды, шуннан соң гына аны постоялый дворга керттеләр. Постоялый дворда тәртип урнаштыручы егет Сафага буш урын күрсәтте. Сафа тунын төреп сәкегә куйды, капчыгын чөйгә элде. Шуннан соң сасы ис аңкытып торган зур лакан янына барды, шакшы юынгычта кулын-битен юды. Чәйнектә пешкән чәй бар иде, Сафа чәй эчәргә рөхсәт сорады. Чикмәнен ямап утырган олы гына яшьтәге бер татар рөхсәт бирде. Сафа суынган самавырдан чәй эчәргә кереште. Ул арада караңгы төште. “Мөгезле фәрештә” дигәннәре – баягы кара егет – түшәм уртасында эленеп торган асылмалы лампага ут кабызды, аннары мичкә ягып җибәрде. Бүлмә эче әче төтен белән тулды.

* * *

Сафа каты йокыга талды. Иртән торгач, урамга эш эзләргә чыгып китте. Сафа рәт-рәт булып кибет, магазиннар тезелеп киткән базар урамына юнәлде. Кибет хуҗалары күренми иде әле. Сафа, урам буйлап байтак кына йөргәннән соң, ишек яңагына сөялеп, каядыр читкә карап торган бер кешене күрде. Өстенә төлке тун кигән, мыегын тигез итеп кискән, сирәк сакаллы бу кеше прилавкада яткан калай тартмадан чирек тиен акча алып, карамыйча гына Сафага сузды. Сафа акчаны алмады. Бу кеше Шәрифҗан исемле дусы белән Сафаның эш эзләп йөргәнлегеннән шаркылдашып көлеп җибәрде. Сафаның моңа ачуы килде, тик дәшмәде. Дусларының көлешүен ишетеп, кибет ишегеннән өченче бер кибетче башын чыгарды. Ул да Сафаны мыскыл итте, “әбиеңнең ниеннән бет эзләргә” эшен кушты. Сафа ачынып бер төкерде дә китеп барды. Икенче бер кибеттән аның алдына ак алъяпкыч япкан бер малай йөгереп чыкты. Кулына биш тиен акча зурлыгындагы зырылдавык тоткан иде ул. Оста төзәп җибәрелгән зырылдавык Сафаның иягенә килеп тиде, аның сакалы эченә кереп буталды. Теге малай рәхәтләнеп көлә башлады. Көлешкән тавышлар арта барды. Алар аптырап калган Сафаны төрлечә мыскыллап көләргә керештеләр. Шуннан соң Сафа адәм кыяфәтле бу маймыллар яныннан тиз генә йөгереп китеп барды. Сафа постоялый дворга кайтып җитте, сәкесенә капланды да елап җибәрде. Бердәнбер чара Вафа абыйсын эзләп табу иде. Бер буш урам буйлап китеп барды. Сафа бүтән болай эш эзләмәскә булды. Хәзер ул һәр йортка абыйсын табу өмете белән генә керә башлады. Бер ишегалдына килеп кергәч, аңа каршы өрә-өрә эт ташланды. Ишектән ап-ак сакаллы бер карт килеп чыкты. Ул да Вафаны белми, Сафаны Сәгыйть бай йортындагы Шаһи хезмәтчегә җибәрде, чөнки аның белмәгән кешесе юк икән. Сафа берничә йорт узгач, тротуарда боз чабып торган бер кешене күрде. Сафа Шаһигә абыйсын эзләвен әйтте. Шаһи Сафаны “Әрлән” кушаматлы Габдулла байга җибәрде, анда Вафага охшаш кеше бар икән. Шаһи Сафага барасы юлны аңлатты. Яңадан бик күп кешеләрдән сораша-сораша, Сафа кирәкле йортны эзләп тапты. Шаһи ялгышмаган. Миңлебай Вафасы бу йортта дворник булып хезмәт итә иде.