Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

ShPORY_EDEBIYaT_gosy_-_kopia

.docx
Скачиваний:
444
Добавлен:
14.05.2015
Размер:
172.51 Кб
Скачать

17.Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. “Яшь йөрәкләр”. Язучының Октябрьдән соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы. 1887е Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе Солтанморат ав-да туа.Әтисе башта мулла була,аннан соң баш тарта.Вәли мулла мәд-дә укый.1906е Оренбургтмәдр-нән куыла,Галия мәдр-сен ташлый.Казакъ далаларын гизә.Уралда заводта эшли,мөселман студентлары җәмгыятендә эшли,аларның Бөтенроссия съездын оештыруда катнаша.Сәяси эшчәнлек алып барганы өчен кулга алына,азат ителә һәм Казанга кайтып” Аң” ңурналында җаваплы секретарҗ булып эшли.Уфада “Галия” мәдрәсәсендә укыта.1нче әсәре “Зәки шәкертнең мәд-дән куылуы”-чорының әһәмиятле мәсьәләләрен гәүдәләндерә:шәхес,хатын-кыз азатлыгы ө/н көрәш темалары.1910е-“Яз башы”,1910-1912ее “Диңгездә”,”Сөю-сәгадәт” әсәрл.яза.Бу әсәрләре психологик тирәнлек,композиция һәм сюжет камиллеге б/н аерылып тора.Г.И. 1нче чор иҗаты-романтизмга корылган әс-ләр.Гадәттән тыш хар-р иҗат итә.Яңа революцион күтәрелеш елларында әд-та булган идея-эстетик үзгәрешләр аңарда да була.”Диңгездә”хикәясендә кешеләр начар гына кечкенә көймә б/н диңгездә чыгалар.Романтизм символы булган давыл образы бар.Давыл башлана,бөтенесе курка,догалар укыйлар,марҗалар чукыналар.Авторның юлдашы карт үләргә җыенып васыятьләрен әйтә.Ләкин давыл тына,ярга чыгалар,барысы да шат.Бары авторга гына күңелсез,ул тагын диңгезгә чыгарга тели.”Карт ялчы”яшь байның үзләрендә гомер буе эшләгән карт ялчыга мөнәсәбәте.Бай ялчыны пычрак, яңгырлы төндә ерак кырга начар атлар б/н җибәрә.Бары авылдашы-яшь егет кенә анны үлемнән коткара,аңа ярдәм итә.”Яз башы”хикәясендә герой 11 яшьлек малай.Дуслары б/н балыкка төшә.Шунда яшенле давыл, җил-давыл башлана,малайлар бик нык куркалар.Малай егыла һәм берничә көннән генә терелеп аякка баса.Романтик образлар:җил,давыл.”Яшь йөрәкләр” романында Мәрьям б/н Зыя бер-берсен яраталар.Ләкин Зыяны әтисе мулла итәргә теләсә дә,аның укыйсы килми,мәдрәсәдән куалар һәм ул солдат хезмәтенә алына.Әтисе моңа бик кайгыра,чөнки олы улы Сабир да укуын ташлап,мөгаллимлек итә.Җәләш мулла эчүгә сабыша,югалып йөри.Мәрьямны 3туганы Фәтхигә кияүгә бирәләр.Алар бик начар торалар.Фәтхи башка хатыннар янына йөри,Мәрьям тур-да начар сүзләр сөйли.Шуның ө/н беркөн Мәрям Фәтхигә лампадан ут кабыза һәм ул яна башлый,өйләре дә яна.Фәхри больницада ята,Мәрьямгә булганнарны сөйләмәскә куша.Фәхри агуланып үлә һәм аның үлемен Мәрьямгә ягалар.Сабир өйләнә һәм бик әйбәт эшли.Җәләш мулла хаҗ сәфәренә китә,бу аның соңгы юлы була.Зыя б/н Мәрьямнең мәхәббәтләре чынбарлык б/н конфликтка керә,шунлыктан әсәр азагы һәлакәт б/н тәмамлана.Зыяны паралич суга,Мәрьямны каторгага җибәрәләр.Романда тат. халкының хәле,милләт язмышы,аның киләчәге мәсьәләсе күтәрелгән.Җәләшнең карашлары б/н Зыяныкы туры килми.Зыяның максаты яшәү идеалын хөрмәт итү,аны газаплы тормыштан коткару,азатлыкка чыгару.Зыяның язмышы аның мәктәп фаҗигасе б/н бергә үрелеп сурәтләнгән.Мәрьям-авыл тормышын белми,белергә дә теләми.Проблема:Яңалык б/н искелек көрәше.Идея:Яңалык җиңә.Романтизм реализм синтезы.Зыя музыка б/н мавыга.

Совет чор иҗат эшен җәелдереп җибәргәндә өлгергән марксист-буржуаз.20е.»Яңа кешеләр” драмасын яза.Бу аның бердән-бер драма әсәре.1921е.кешеләрнең җанын тетрәндергән ачлык була.”Адәмнәр”повесте чыга.Бу әсәр ө/н түләнгән акча ачыгучылар ө/н киткән.Г.И. гомеренең соңгы 10е.Кырым б/н бәйле.Каты авыру аны аяктан ега,татарлардан читтә яшәргә мәҗбүр итә.Ләкин язучы туган халкы б/н элемтәсен өзми.Ялтада әд.иҗат эшен туктатмый.Ул биредә “Татар хатыны ниләр күрми?”пов-ң һәм “Безнең көннәр” роман-ң яңа вариантларын яза.Язучының яңа кеше образын иҗат итү юлындагы әдәби-эстетик эзләнүләре 1922е. язылган “Кызыл чәчәкләр” хик-дә дәвам иттерелә.Әс-дә окт-га кадәрге тат. әд-ң прогрессив традиц-ре уңышлы дәвам иттерелә.Бу бигрәк тә авыл тормышын,крестьян көнкүрешен зур осталык б/н сурәтләүдә чагыла.Автор социалистик рев-нең яңа кеше тәрбияләүдәге ролен күрсәтергә тели.Моңа ул балалык еллары, яшьлекләре давыллы елларга туры килгән 5 егетнеңтормышын сурәтләү аша ирешә.(Вакыйга Зәңгәр чишмә авыл-да бара,геройлар:Шаһбаз,Солтан,Гыйрфан, Гыйлаҗи,Гали).”Кызыл чәчәкләр” хикәясе образ-ң яңалыгы,күтәргән теманың мөһимлеге б/н генә түгел,сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе,сюжет-композиция төзелеше,тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекле булуы б/н дә аерылып тора.Бу әсәр азат көннәр ө/н көрәш юлында һәлак булган иптәшләргә багышлана.”Тирән тамырлар” романы1928 е.басыла.Әсәрдәсыйнфыйлык алгы планга чыга.Шул еллардапопуляр тема- халык дошманнары б/н көрәш,социализм төзү күрсәтелә.Әсәр Фәхрине-авыл хәбәчесен үтереп ташлау б/н башлана(кендек).Аны элеккеге буржуаз,хәер совхоз директорыВәли Хәсәнов үтертә.Әсәрдә детектив алымнар да бар-Фәхринең үтерүчесен эзлиләр.Фәхринең дусты Садыйкны кулга алалар.Соңыннан үтерүчеләрне һәм гаеплеләрне табалар һәм Вәлине атып үтерәләр,аның җитәкчелегендә дә кырын эшләрен табалар.Фәхрине Вәли,үзен тәнкыйтьләп кырын эшләрен газетага язган ө/н куркытмакчы була-Гыймади картка куша.Әхми-тиле малайга куркытырга кушалар,ә ул аны үтерә.Садыйк-революционер,аны фабрика директоры итеп куялар.Егерменче еллар башын авылда һәм шәһәрдә җәелгән кискен сыйнфый көрәш картиналарын(“Тирән тамырлар”романы,1926)калку итеп сурәтли.Гаилә мөнәсәбәтләрен дә сурәтли(Гайшә б/н әнисе ар-дагы мөнәсәбәтләр).

19.XX йөз татар драматургиясенә гомуми күзәтү Г.Исхакый "Зөләйха", М. Фәйзи “Кызганыч”, Г. Коләхмәтов “Яшь гомер” әсәрләренә анализ.

Тат. драм-сенең тарихы 19 гас. Азагыннан башлана.Ләкин аның куәтләнеп үсеп китүе 1905 елгы революциядән соң башлана. XX гасыр башы драм-н 3 чорга бүлеп карыйлар. 1нче чорның 1887-1905 елларга туры килүе. Г. Ильяси, Ф. Халиди, Г. Камал, Г. Исхакый һ.б. иҗатында яңа төргә, аның жанрына нигез салыну. 1нче драма һәм комедия-дә мәгърифәтчелек әдәбияты идеялщренең чагылышы. Драм-ның 2нче чоры (1906-1911). Аның яңа күтәрелеше. Тарихи-мәдәни сәбәпләре. Драм-нең үсешенә милли-профессиональ театр барлыкка килүнең йогынтысы. Рус, Кб. Аурупа, төрек әдәб-нан тәрҗемәләр. Тат. драм-нең “театрлы” дәверендә Г. Камал, Г. Исхакый, С. Рәмиев, Ф. Әмирх., Г. Коләхм., һ. б. ларның иҗаты. Пьесада үз чорының мөһим, алдынгы мәсьәләләре күтәрелү. Феодаль торгынлыкны, фанатик руханиларны, әхлаксызлылыкны тәнкыйтьләү. Комедия жанрының активлашуы, сатирик комедия, водевиль кебек яңа формалар барлыкка килү. Җәмгыять белән шәхес каршылыгын, социаль, сыйнфый көрәш, искелек һәм яңалык тартылышларын тасвирлаган инкыйлаби эчтәлекле драмалар иҗат ителү (Г. Иск., Ф. Әмирх. Һ.б.). Г. Коләхмәтов пьесасында күзәтелгән идея-эчтәлек һәм форма яңалыгы. Бу чор драматургиясенең тәнкыйди реализм принципларын үзләштерүе, шул ук вакытта мәгърифәтчелек реализмы принципларын да кире какмавы ,романтизм методының билгеләре, сыйфатлары аерым әсәрләрдә чагылу. Тат. әдәб-ң 3нче чорында (1912-1917) иҗат иткән Ф. Әмирхан, Г. Исхакыйның дөньяга карашында, әдәби-эстетик эзләнүендә яңарышлар, үзгәрешләр күзәтелү. М. Фәйзи, Сәйфи- Казанлы, К. Тинчурин, Ф. Бурнаш кебек яшь көчләр килү. Тематик яктан чор драм-ндә берничә юнәлеш ассызыклану. Искелекне, бозыклыкны фаш итү, хатын-кыз азатлыгы, шәхес иреге, мәгърифәт кебек мәсьәләләрне яклау; татар халкының барлык социаль катлаулары берләшеп, милләтнең матди хәлен ныгыту, мәдәниятен, мәгарифен күтәрү өчен барган көрәшне гәүдәләндерү; татар демократик яшьләре хәрәкәтендәге эчке каршылыклар, идеяләр бәрелешен сурәтләү һ.б. Гади халык тормышына, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына, халык җырларына йөз белән борылу (М. Фәйзи, Ф. Бурнаш). 3нче чорда драма жанрының хәлиткеч роль уйнавы, аның сатирик, психологик, тарихи романтик, музыкаль драма кебек формалары туу, водевиль, трагикомедиялщр язылу. “Зәләйха” трагедиясен Чистай төрмәсендә яза башлый, Истамбулда дәвам иттерә. 1917е соң гына басыла һәм сәхнәдә уйнала.ХХ гасыр драм-дщ сирщк очрый торган фаьига ьанрында язылган. Бу әсәрдә мәҗбүри чукындыру сәясәте күзәтелә. Патша хөкүмәте татар халнкын озак. Еллар буйсындыра алмый һ. динен алыштырып, буйсындырмакчы була. Автор Зөләйха образында татар халкының сынмас рухын тасвирлый. Драма – 1нче музыкаль спектакль була. Зөләйха үз иманын саклап кала, күпме авырлыклар күрсә дә, динен сатмый. Бу драманың татар иҗтимагый тормышына йогынтысы зур була. Бу әсәр бөтен халыкның фаҗигале язмышын тасвирлаган 1нче сәхнә әсәре. 1552е Казан ханлыгы И. Грозный тарафыннан яулап алганнан соң ,рус дәүләте татарларны мәсхәрәли башлый, көчләп чукындыра. Г. И. Ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм берүк вакытта рухи батырлыгын күз алдына бастыра. Болар барысы гади татар хатыны Зөләйха язмышы аша гәүдәләнә. Көчләп чукындырылган, моның белән килешмәгәне өчен 9ай монастырьда ябып яткырылган, иреннән, газиз балаларыннан аерып, ирексездән рус мужигына хатын ителгән, ләкин рухы б/н татар хатыны булып калган, кяфер ирен үтереп, 18 ел каторгада интеккән З-ның язмышы – ул татар халкы кичергәннәрнең чаткысы гына. “Кызганыч” - (1913)-романтик пьеса. Төп геройлар: яңа тип бурҗуазия вәкиле Сөләйман, аның улы Заһид, мәдрәсә мөгаллимәсе Гәүһәр. Заһид та, Гәүһәр дә гадәти егет һәм кыз булмаган к/к, мәхәббәтләре дә гадәти түгел. Заһид-барлык булганын милләткә бирергә әзер торган идеал егет. Гәүһәр-адәм кыяфәтендәге фәрештә, мөгаллимә. Сөләйман Заһидне бай кызына өйләндерергә теләп, я мөгаллимәдән баш тартасың, я мирастан колак кагасың, ди. Заһид риза булмагач, мирастан мәхрүм итеп өеннән куып чыгара. Сөләйман улын ярата, ул яңалык сөюче дә, берничә мәдрәсә салдырткан кеше дә, ник ул улына карата шулай каты? Егет тә тиз йомшап төшә. Заһид б/н Гәүһәр үз бәхетләре ө/н көрәшмиләр. Автор пьесаны геройның үлеме б/н тәмамлый. М.Ф. романтизм алымын кулланып эш итә, гадәти булмаган мәхәббәт утында янучы геройларын тирәлеккә, җәмгыятькә каршы куя. Пьеса мелодрама булып тора. Тема: байлыкка корылган җәмгыяттә саф мәхәббәткә урын юк. Идея: һәр кеше бәхеткә, мәхәббәткә хокуклы. Ике яшь тә һәлак була кавыша алмыйлар. Заһит Гәүһәрне ярата, ләкин әтисе Гали бай кызга өйләндерергә тели. Әдипнең заманның мөһим мәсьәләләрен чагылдырган Г. Коләхмәтовның Яшь гомер” (1908) драмасы. Аның конфликты һәм хәл ителешендәге яңалык. Гали – Зөләйха – Мостафа тирәсендә барган вакыйгаларда хатын-кыз азатлыгы, мәхәббәт, никах иреге, кеше бәхете мәсьәләләренең күтәрелүе. Яңа тормыш каһарманнары эшче – революционер Вәли, эшче Йосыф, зыялы Галиләрнең әсәрдә эшләнеше “Яшь гомер” драмасында пролетариат әд-ты сыйфатларының чагылышы.

20. Г. Камалның күпкырлы иҗаты. Драмаларында конфликт үзенчәлеге, образлар системасы (“Бәхетсез егет”, “Өч бәдбәхет”).

Галиәсгар Камал (1879-1933)- күпьяклы һәм талантлы иҗатчы, сәләтле төрле-төрле өлкәләрне иңләгән әнә шундый олы шәхесләрнең берсе. Драматург һәм тәрҗемәче, ялкынлы публицист һәм журналист, өлгер трибун-шагыйрь һәм рәссам-карикатурачы, полиграфия остасы һәм матбугат-нәшрият җитәкчесе, актер һәм режиссер – боларның һәммәсе буенча аның татар культурасы тарихында үзенчәлекле якты эзе бар, болар аны актив иҗатчы, киң белемле һөнәр иясе, олы җанлы гражданин итеп характерлыйлар.

Галиәсгар Камал 1879 елның 6 январенда Казанда үз кул көче белән көн күрүче Галиәкбәр Камалетдинов гаиләсендә туган. Ул 1900нче елга кадәр искечә “Госмания”, аннан “Халидия”, аннан 1893 елдан башлап “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә һәм аның янындагы русский класста укыган.

Галиәсгар Камал – “татар драма әдәбиятының атасы, татар сәхнәсе өчен аның башлап тууыннан 16нчы елларгача үзенең әсәрләре белән зур байлык бирә килгән, “Бүләк өчен”, “Беренче театр” кебек комедияләр белән татар әдәбияты тарихында мәңгелек урын алган” язучы. “Беренче театр”, “Бүләк өчен”, “Банкрот”, “Безнең шәһәрнең серләре”- аның үз иҗатында гына түгел, гомумән татар әдәбияты тарихында иң бөек нокталарны билгеләүче әсәрләрдән санала. Г.Камал иҗатының төп идея юнәлеше буржуаз чынбарлыкны тәнкыйть итүдә. Шуңа күрә дә бу мираста иң мөһим нокта-әдипнең үзенчәлекле сатирасы.

Иҗатының башлангыч чорында ук Г.Камал әдәбиятның барлык төр жанрларында үзенең көчен сынап карый. Пьсалар белән бер үк вакытта хикәяләр дә иҗат итә.

Беренче әсәре булган “Бәхетсез егет”тә (1898) Г.Камал яңача укучы яшьләрне уңай геройлар итеп күрсәтә. Алар, Г.Камалның үзе кебек үк , театрга йөреп, заманның культурасы белән таныша башлаган,сәхнә сәнгатен яклап, аның файдалы якларын башкаларга аңлата торган алдынгы кешеләр. “Минем театрга бару дигән сүзем бер дә гаеп түгел, анда никадәр гыйбрәтләр бар: начар юлда йөргән кешеләр ниндәен эшләргә очраганын һәм дөньяда ниндәен хурлыкларга төшкәннәрен күз алдында күрсәтәләр”. Драманың уңай герое Әхмәт авызыннан әйтелгән бу фикер шул чорда, XIX йөзнең соңында, татар театрын оештыру юлында ясалган беренче адымнар турында рус матбугатында басылган хәбәрләр һәм шул уңай белән барган бәхәсләрнең бер чагылышы булып, яшь мәгърифәтченең шушы вакыйгада үзенчә катнашуы иде.

Өч бәдбәхет” драмасында автор ике туганны – укыган Гомәр белән укымаган Мәхмүдне каршы куеп сурәтли. Гомәр: “Безнең мөселманнар да мәгърифәт тәхсил кылырга тырышырга кирәк иде”,- дип белдерә һәм уку-белемнең файдасын мисаллар белән раслый.

Язучы иҗат иткән тискәре типлар – һәрвакыт акча коллары, аларның бөтен максатлары байлык җыю. Чөнки “Өч бәдбәхет”тәге Мәхмүд сүзе белән әйткәндә: “Акчаң булса, бар да була,бел, аны ул (яучы) булдырмый, акча булдыра”. Акча темасы, бөтен җәмгыятьне кулда тотып, кешеләр арасындагы кешеләрчә мөнәсәбәтләрне юкка чыгарган шул “сары шайтан” мәсьәләсе Г.Камал әсәрләрендә төп конфликтларның берсе.

Г.Камал иҗатының иң әһәмиятле үзенчәлеге аның заман рухы белән тирән сугарылган булуында һәм халыкчанлыгында. Аның әсәрләренең эчтәлеге тормыштан, үз заманы өчен типик булган вакыйгалардан алынган.

“Бәхетсез егет”тә катнашучылар: Кәрим(Казан бае, иске фикерле), Җәмилә(Кәримнең хатыны), Закир(Кәримнең улы, төп образ, тәуфикъсыз), Мансур(Кәримнең агасы), Гали(сәүдәгәр), Камилә(Кәримнең асравы), Мәгъри(сүз йөртүче бер карчык), Сәгыйть Сабитов(бер бай, яхшы фикерле), Гайшә(Сәгыйтьнең кызы), Әхмәт(Сәгыйтьнең улы), Камали(Закирның иптәш жулигы),Гайни(Закирның мәгъшукасы), жуликлар.

“Өч бәдбәхет” драмасында катнашучылар: Мөгълифә(карчык), Сәрвиҗамал, Мәхмүд, Габдерәхим әфәнде, Гайнетдин(Сәрвиҗамалның ире), хәзрәт, Гомәр(Мәхмүднең абыйсы).

21. ХХ йознен 20-30 елларында поэзия. Һ. Такташ иҗаты. "Мәхәббәт тәүбәсе". Һ.Т. 1901е. Сыркыды ав-да урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Урта Азиядә бер байда эшли. Әмиргә каршы сугышта катнаша. Әти-әнисе икесе дә укый-яза белгән. Бик тиз хәреф танырга өйрәнә. Берничә ел авыл мәктәбендә укый. Пешлә ав-да мәдрәсәгә бирәләр. Оренбургта, Ташкентта була. Соңгы көннәрен Казанда үткәрә. 1931е. вафат була. Иҗатын 2 чорга бүлеп карарга мөмкин: 1) Сыркыды-Спасс-Оренбург-Ташкент; 2) Казанга Такташ әд-ка романтик шагыйрь буларак килде. Анын поэмалары да бар: "Алсу". "Киләчәккә хатлар". Такташ үз әс-дә үз заманның актуаль темаларын күтәрә. Такташ Ташкентта яшәп, институтта укый. Шунда атаклы "Тан кызы". "Урман кызы" шиг. яза. Азатлыкка омтылу аерым шәхеснең трагик язмышы — "Җир уллары" трагедиясе - дини легендага, гыйсьянчылыкка корылган. Җир йөзендәге беренче гаиләдәге конфликт. Кабил б/н Хабил ара-дагы үтерешү. Атеистик рухта Кабил б/н Хәбилнең үлеме трагедия булып тора. Әсәр бик үзенчәлекле: җәмгыятне дингә, табигатькә бәйләп, аллегория б/н язылган. Әсәрнең 20ее. язылуы б/н Һ.Т. халыкның, җир халкының коллыкка каршы көрәшен әйтергә теләгән. Ул атеист та булган, ләкин Ходай барга ышына. Кабил б/н Иблис революционерлар итеп биреләләр, алар Аллага каршы чыгалар. Такташ күпьяклы талант иясе. Ул балалар ө/н "Тәүфыйклы песи". "Караборыннын дусты'" әс-рен яза. "Казан" шиг-дә Казанны милләтчеләр җыелган урын дип, аңа сугыш игьлан итә. "Гасырлар һәм минутлар" поэмасын Ленин үлеме трагедия итеп бирелә. Ленин һәм җәмгыять проблемасын куя. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасында рев-я мәхәббәт иреге алып килә, гаилә мөнәсәбәтләре дә үзгәрә. Комсомолка Зөбәйдә б/н наборщик Мәхмүтнең мәхәббәтләре нәтиҗәсендә Зөбәйдә бала таба. Мәхмүт аны ташлый, Зөбәйдә кайгыра, ләкин баласы тугач, Мәхмүт яңадан гафу сорап килә һәм алар бәхетле булалар. Әсәрдә әхлак мәсьәләләре күтәрелә, ләкин комсомол кеше һәрвакыт уңай герой, әсәр азагында ул һичшиксез төзәлә. Әсәр лиро-эпик поэма җанрына керә. Поэма-вакыйгалар һәм хисләр агышын шигьри формада хикәяләгән урта күләмле лиро-эпик әсәр. Димәк, анда вакыйгалар б/н бергә кеше-ң эчке кичерешләре, хисләре бик тыгыз үрелеп бара. Автор Зөбәйдәне бары тик уңай, егет тарафыннан кыерсытылган кыз итеп тасвирлый. Мәхмүтне исә, күпмедер дәрәҗәдә тискәре сыйфатларга ия кеше буларак сурәтли. "Җир уллары" трагед. Кабил-ң аяныч хәле Әкьлимәгә булган трагик мәхәббәте тасвирлана. Сөйгәне ө/н Кабил бөтен нәрсәгә дә әзер. Камил Аллага мөрәҗәгатьитә. Каядыр иркен, бәхетле дөнья барлыгына ышана. Әкьлимәне дә шунда чакыра. Азатлык идеясе киң җәелгән. Шагыйрь искелекнең җимерелүенә зур ышаныч бирә. Әс-ң азагында Газраил чыгып төп фикерне әйтә. Ул үлде, л/н. каннары тамган урында кызыл чәчәкләр үсәр, канлы көрәш әле башлана гына, дип елый. Азатлыкка, иреклеккә омтылучы образ Кабил. Йөз балалы адәм гаиләсе сүзсез генә буйсынып яшәүче итеп күрсәтелә. "Гасырлар һәм минутлар". Шагыйрь Ленинның җанлы образын, аның гасырлар тудырган халык улы булуын сөйләү, аның бөеклеген ачу, Ленин үлсә дә аның идеалларын, яшәүчәнлеген күрсәтә. Ленинның гасырлар тудырган бөек зат икәнлеге аңларга булышуын күрсәтелә. Аның ө/н бөтен җир шары яш түгә. Поэма фаҗигале мотивлар Ленинның үлү сәбәпләре б/н башланып китә һәм Ленинның күмү көне б/н тәмамлана. Гөмәр Вәли "Һади Такташ турында" исемле зур күләмле хезмәт яза. Тәнкыйтьче шагыйрь иҗатына бөтен тулылыгы, каршылыклары б/н тикшерә. Аның чыгар техникасы өлкәсендәге эшчәнлеген, иҗатын югары бәяли.

22. М.Җәлилнең 30 еллар ижаты. Фронт лирикасы. “Моабит дэфтэре”. 1906е 15 февр. Оренбург өлкәсе Мостафа авылы гаиләсендә бнчы бала булып туа. 1913е әтисе Оренбургка күчә, сәүдәгәрлек эшен ташлый, төрле эшләрдә эшләп карый. Соңыннан авылларына кайтып вафат була. Авылда М.Җ. Совет балалары-пионерлар хәрәкәтен башлап җибәрүчеләренең берсе була. Үзе Казанда рабфакны тәмамлый, Мәскәү Дәүләт унив-да укый. МУ тәмамлагач, Мәскәүдә татар телендә чыга торган "Октябр баласы" җурң-ның редакторы һәм "Коммунист" газетасының әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Рабфакта уку чорында язылган "Бибкәй кыз", "Каз канаты" исемле пьесалары Казан һәм Уфа сәхнәләрендә уңыш б/н бара. 30ее актив иҗат итә. 1934е күп кенә шиг-рен "Орденлы миллионерлар" исемле җыентыкта Пушкинның "Шагыйрьгә", "Тоткын", "Бакчисарай" әс-рен тәрҗемә итә. 1924-1925ее "Үткән юллар" журналында басылган шиг-нен күпчелеге ирекле хезмәтнең яшьләргә шатлык китерүен сурәтләүгә багышланган. М.Җ. иҗатында яшьләренең саф, матур мәхәббәтләре үз чорына лаеклы чагылыш тапты. Яшьлек лирикасын аеруча матур итеп күрсәтә алды. "Хат ташучы" поэмасы яшьлек һәм иҗат, матурлык һәм батырлык, мәхәббәт һәм сагышны, яшьләрнең давыллы хисләрен, изге омтылышларын күрсәтә. Тимербулат һәм Фәйрүзә образларында табигыйлек, күңел сафлыгы чагыла, тормышның матурлыгы, яшәү шатлыгы, туган илебезнең ямьлелеге, байлыгы сурәтләнә. Төп проблема-хезмәткә намус б/н карау. Тимербулат-хат ташучы. Ул әсәрдә җәмгыятькә тагын да файдалырак булырга тырыша. Фәйрүзә-бригадир кыз. 20-30ее әд-ка әхлак, гаилә мөнәс-ре кереп китә. "'Яңа Никах белән", "Безнең сөю" шигыре мәхәббәт мәсьәләләре б/н идеологик карашка кайтып кала. Кеше чибәрлек е/н генә яратырга тиеш түгел. Шәхес һәм җәмгыять ара-да мөнәсәбәт, яна режим кешенең аңын үзгәртеп кору идеясе бара, бу тенденциядән М.Җ. читтә кала алмый "Сәрвәр", "Зәйнәп" поэмаларын иҗат итә. БВС чоры иҗаты 2гә бүлеп өйрәнелә: 1)сугыш башланганнан алып 1942е. кадәр, дошм. әсирлеккә төшкәнче; 2) әсирлеккә төшкәч, "Моабит дәфтәрләре". БВС М.Җ. иҗатында үзе бер этап буларак аерылып тора. Бу чор шагыйрь кичергән тормыш вакыйгаларының халык һәм ил язмышы б/н турыдан-туры бәйле булулары б/н вакытны тарихи мәгьнәлелеген көчәйтеп җибәрә. М.Җ. сугышның 1 нче айларында язган һәм совет армиясенә алынгач язылган шиг-ре үз вакытында җөмһүрият газета-җурналларында, фронт газеталарында басылып тора. Шаг-нең бурычы-халыкны көрәшкә чакыру, бөтен көчне җиңү ө/н туплауга өндәү. Җәлилнең шиг-дә җиңүгә ышаныч яңгырый. Фашист тоткынлыгында язылган шиг-ре, җырлары, аның тормышын, уйларын, туган жирен сагынуы б/н үзенең иленә тугрылыгы турында. Моабит төрмәсендә язылган шиг-ре "Моабит" исеме б/н йөртелә башлый. Шаг-нең тоткынлыктагы батырлыгы иленә булган сүнмәс мәхәббәте турында 1нче шушы шиг. сөйли. Бу дәфтәргә төрле шартларда иҗат ителгән шиг-р теркәлгән. Шул шартларга бәйле рәвештә аның мотивлары һәм темалары үзгәреп тора. Дәфтәрнең 1нче битендә 1942ел дип билгеләнгән шиг-дә концлагерьдә кичергән фаҗигале, аяныч тормыш сурәтләнә. "Кичер илем", "Ирек", "Кошчык" һ.б. шиг-рен рухи корал итә, фашистларга нәфрәт хисе тәрбияли, көрәшкә куәт-дәрт уята. 1943е. иҗат ителгән шиг-дә аның рухи сынмавы, азат кеше булып калуы чагыла. Туган илгә аның 2дэфтәре кайта. 1нче дәфтәр Казанга 1946е. кайта. Дәфтәрне 1944е. алып чыгалар. Фран-гә аны Габбас Шәрипов алып килә. 2нче дәфтәр дә авыр юл үтә. Анысын фашизмны дошман күрүче Бельгия патриоты саклап кала. Дәфтәрен Җәлил үзен хөкем итәргә ярты ай кала Андре Тимерманска биреп жибәрә. Андре шиг-не язучылар союзына җибәрә. Дәфтәрдә барысы 94 шиг. була. Ләкин дәфтәрнең читенә 125 шиг. булуы турында язылган. Барлык шиг-р дә эле табылып бетмәгән. Җәлилнең шиг-рен әсирләр кулдан кулга күчереп укыйлар. Автор шиг-дә табигать б/н серләшә, табигать аның сердәшенә әверелә. "Сандугач һәм чишмә", "Бүреләр" к/к шиг-ләре "Моабит дәфтәре" җыснты! ынын рухи дөньясын, харакерларын, фаҗигале тормышын чагылдыра. "Кошчык" шиг-дә тоткын булып эләккән, аяк-куллары богауланган, әмма рухы ирекле калган шагыйрь, көрәшче образы. "Дуска", "Батырлык" тур-да к/к лирик шиг-ре шаг-нең көрәш рухы б/н сугарылган образы, батырлык фәлсәфәсе ачыла. "Җырларым" шиг. М.Җ. бөтен иҗатын йомгаклый торган шиг. итеп саналган. Аның шиг-дә яшәү көче, аларның ил һәм халык тормышыннан аерылгысыз булуларында. "Бүреләр" шиг-дә ерткыч хайваннар-бүреләр. Фашистларны ул бүреләр б/н чагыштыра. Яралы егеткә бүре дә тими, ә фашистлар ярым үле егетне төрлечә җәзалыйлар. М.Җ. шиг-дә үзенең жир кешесе икәнлеген сиздерә. Аңа мәхәббәт хисләре дә хас.

23.XX гасырның 20-30 елларында проза.М.Галәүнең “Болганчык еллар”, “Мөхәҗирләр” дилогиясендә татар халык язмышы.

20-30 еллар әдәбияты илдәге социал төзелешкә актив катнашып үсә бара. Әдәбиятның төп проблемасы 20-30 елларның яңа героен тасвирлау, ил тормышындагы социал үзгәрешәрне чагылдыру, ә алар образ характерлар аша сүрәтләнә. Әсәрләрдә чор кешесенең рухи тормышына психологик конфликтлрга зуррак урын бирелә башлый. Чынбарлыкны эпик, масса, халык образы аша тасвирлау күзәтелә. 20-30 еллар башында авыл темасы, үзгәрешләр, бу үзгәреләрне яңа алымнар, чорлар б\н ачу омтылышы көчәя. Крестян, авыл кешесе, психологик үзгәрешләр- бу темага күпләгән очерклар языла, ул хикәяләрдә, повестләрдә,романнарда, чагылыш таба. Чор прозасының бер үзенчәлеге татар тормышын эпик киңлектә тасвирлау, геройны зур вакыйгалар рухында тасвирлау. Шул әсәрләнең берсе Г.Иб “Безнең көннәр”романы, әсәр берничә тапкыр үзгәртелә.Әсәр 1905 елгы рев сүрәтләүгә багышлана, яңа вариантында төп идея-рев-ң җитәкче кеше-эшчеләр сыйныфы һ аның сәяси оешмасы большевиклар партиясе ар-дагы керәш.Шул ук рухта язылган, автобиографик повесть К. Тинчурин “Мәрҗәннәр”-вакыйга бер образ тирәсендә бара.30 елларда гражд сугышы чорына Кызыл армиягә игътибар арта: хәрби тематика, илне саклау, россия өчен актуаль булып кала.М.Әмир “Клим малайлары”, “Сугыш сере”, “Аяк”, ”Хикмәтуллиның маневрда күргәннәре”- геройлары яшь кызылармеецлар. Г.Бәширов “Сиваш”-үзе сугышта катнаша, тагын сугыш кырына бара, искә төшерә, очерк яза. 30 әд. Төп герой –ЯҢА ҖӘМГЫЯТ , соц җәмгыят кешесе: алдынгы колхозчы, аңлы эшче, интеллигент вәкиле. Алар үзләре өчен дә, иле өчен дә хезмәт итәләр, илгә хезмәт итү аларның тормышларына әйләнә. М. Галләу “Кабулсай”,”Канны тамгалар”,”Болганчык еллар”,”Мөхәҗирләр”.

М.Г.1886е сент-дә элекке Казан губ-сы Арча р-ны Ташкичү ав-да туа.11яшендә Казанга килә,мәд-дә белем ала.Укуны тәмамлагач Әстерханга китә һ. анда тат.теле укытучысы була.1907е Оренбургка күчеп китә типографиядә эшли башлый.Шул ук вакытта мәктәп-мәдрәсәләрдә укыту эшен дәвам итә.1нче сыйныф шәкертләренә махсус “Төрки уку” китабы бастырып чыгара.Оренбургта “Белек ”исемле нәшрият оештыра,китаплар бастыра.1938е 12ноябрендә фаҗигале рәвештә гомере өзелә. М.Г. ныклап рус әдәбиятын өйрәнә, аерым әсәрләрне һ. хезмәтләрне тәрҗемә итә.Татарлар да рус телен өйрәнергә дигән фикер б/н чыга.Әсәрләрендә яңару,милләт мәнфәгате,колхоз-совхозларны бастыру, яңа тормыш, вакытлы матбугатлыкны, мәгрифәтчелекне үстерү чагылыш таба.Яңа кеше проблемасы, искелек б/н яңалык көрәше, шәһәр-авыл мөнәсәбәтләре язучының күп кенә хикәяләрендә тасвирлана( “Салам тарханнар”, “Каяу”-хикәяләр җыентыгы).

М.Г. геройлары беркадәр гадиләштереп хәл итәләр.Геройларда 1нче планда җәмәгатчелек эше,җыелышлар, яңалыклар б/н танышып бару, гаилә мәшәкатләре.Гаилә тормышын кайгыруны мещанлык дип кенә бәяләү гаиләнең җимерелуенә китерә ди.Татар дөнясын,аның картиналарын җентекләп тасвирлаганда М.Г. мондый конкрет ниятне күздә тота:Октябрь рев-сенә үзеп җиткән сыйнфый көрәш татар тормышының үз җирлегендә ничек туа,нинди сәбәпләр,нинди көчләр ни рәвешле хәрәкәт итә кешенең аңында,психологиясендә,иҗтимагый тормыштагы үзгәрешләр ничек чагыла. “Болганчык еллар” татар тормышының ерак тарихына алып китә һ.аны төрле катламнары аша үткәрә.Илдә барган вакыйгалар йомык хәлдә яшәгән татар авылларына да килеп җитәләр һ.авыл халкын уятып кузгатып җибәрәләр.Әср тат.авылын тасвирлаудан башланып китә.Рус телен белмәү,язу танымау,башка милләт “кяферләре” б/н аралашмаудан,бигрәк тә авыл халкы җафа чигә.Патша самодерҗавиясенең налоглары рус булмаган халыкларны төрлечә кысырыклавы өстенә авылда властне үз кулларында тоткан мулла-мөәзиннәр,ярым-йорты грамоталы старосталар да авыл халкының тәнендә слек булып яшиләр.Шуңа риза булып әлеге авыл халкы тыныч кына яши бирә.Л/н бу 1нче карашка гына.Басу капкасыннан авылга керүгә кайгысы-шатлыгы, моң-зары, бөтен гореф-гадәтләре, ата-бабадан калган йолалары, үткәне һ. бүгенгесе б/н кешеләр тормышы ачыла башлый.Әлеге романда 19 гасырның 80нче елдагы ачлык фаҗигасе алына.Авылда бик ачык аерылып торган өч катлау бар:1нчесе һ. тулы сурәтләнгәне-югары катлау:Шәмси мулла,хатыны Әсма,Сабирҗан мөәзин,Фәйзулла староста,Гыймади һ.б. куштаннар. 2нче катлау-урта хәлле крестяннар.Аларның Вафа к/кләре Куштаннар рәтенә күтәрелү т-да хыяллана:Йосыф,Әкрәм карый,Сәлим һ.б. үз тормышыннан кәнәгать булып тыныч кына яши бирә.

3нче катлау-ярлы крестяннар-менә шушы ярлы халык б/н авылның сөлекләре б/н тартыш бара:Әсма,Сабирҗан,Гыймади,Фәйзуллалар бу тартышта байлыкларын тагын да арттыру өчен бар әйбергә дә әзер,түбәнлеккә төшәләр.М.Г. геройлар б/н бик җентекләп таныштыра,аларның гаят катлаулы тормыш юлын,1-1се б/н мөнәсәбәтләрен бәйнә-бәйнә күрсәтә.Һәркайсының үз йөзе,үз хар-ры бар.Бу әсрәндә берничә герой аша бөтен халыкның язмышын ачарга тырыша.Вакыйгалар Мәүлә Колый ав-да бара. “Болганчык еллар” романы ачлыктан соң исән чыккан авылның тернәкләнеп килүән күрсәтү б/н тәмамлана,л/н бу давыл алдындагы тынлык кына.Әдип укучыны яңа давылга әзерли - “Мөхәҗирләр”романы халык санын алу вакыйгасыннан башланып китә.Ярлы крестяннар, патшаның халык санын алу турында приказын үтәүдән баш тартып,бунт күтәрәләр.Становойны,аның ярдәмчеләрен үтерәләр,алпавыт утарын талыйлар.Бу бунтны башлап җибәрүче Таҗи б/н Фәхри була.Романда Россиядән Төркиягә күчү вакыйгаларын сурәтләгә зур урын бирелгән.Ярлы халыкның авыр хәленнән җирсезлек,ачлыктан интеккән крестяннардан оста файдаланалар.Бер өлеш авыл халкы “сөеклек яхшы тормыш мөселман илендә” вәгъдә итүләренә ышанып туган җирләрен ташлап Төркиягә күчеп китәләр.Авыл байлары форсаттан файдаланып крестяннарның юк кына бәягә малларын алып калалар.Язучы юлда күргән газапларын,Төркиядә ачы язмышларын,эмиграсиядәге тормышны деталләп сурәтли. “Болганчык еллар”-Саҗидә-ң гаиләсе т-да сүз бара,гаиләдә 6 кыз-иң кечесе Саҗидә үзе ябышып Сафага кияүгә чыга.Патый-әшәке,Сафа-ң әнисе каршы була.Өйдән чыгып китәләр.Вафа б/н Сафа читкә китеп эшлиләр,Әкрәм байның баеп китүе сурәтләнә.Вафа байларга ияреп,баеп китә. “Мөхәҗирләр”-көчләп чукындыру башлана һ. Сафа б/н Саҗидә(авыл кешеләре б/н) бәхет эзләп Төркиягә чыгып китәләр.Саҗидә бала таба алмый,2нче хатыны Хатирә,бик тату яшиләр.Хатирә авырлы,авылда кала.Төркиядә Саҗидә чирли һ. үлеп китә.Сафа авылына кайта,капка төбендә Хатирә танымый каршы ала һ. бергә калалар.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]