Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

ShPORY_EDEBIYaT_gosy_-_kopia

.docx
Скачиваний:
444
Добавлен:
14.05.2015
Размер:
172.51 Кб
Скачать

35.

36. 60-80 еллар драматургиясенә гомуми күзәтү. Ш Хөсәенов “Әни килде”. Драм дә дә җанлану сизелә. Аның ачык мисалын без “соииолистик Татарстан”газетас-да драматург һәм реҗиссер дип аталган фикер алышулардан күрсәтә алабыз. Бу ел-да тәҗрибәле драм –лар булып Н. Исәнбәтне, Риза Ишмортны, М. Әмирне күрсәтә алабыз. Яш драмат-лар киләләләр.Хөсәенов “Әни килде” иҗтимагый тормыштагы үзгәрешлрнең кеше характерына тәэсире темасы. (урбанизаиия) Язучы ана –бала мөнәсәбәтен күрсәтү аша милләт нигезенең какшавына ишарә итә. Драма –дә песа-диспут, песа-уйлану, камедия, водевел, комед-ң күп кенә формалары үсеш кичерә. Песалар да җыр-бию активлаша, яш драм-р килә. Т Миңнуллин, И. Юзеев, А Гыйләҗев, Ф. Садриев, Ризван Хәмит, Әхәт Гаффар. 60-80 ел-р драм-ң иң күренекле әсәрләре Ш. Хөс. “Зөбәйдә - адәм баласы”, Х Вахитның “1мәхәббәт” Ф. Яруллин “Әнә килә автомабил”Ш.Хөсәенов “Әни килде”(“Әниемнең ак күлмәге”) Кешенең иң зур бәхете- иң камил җан иясе булып дөняга килүе һ яшәве. Ә адәм баласы дөн-га килү өчен әт, әнисенә бурычлы. Белгәбезчә, һәрбер бурыч түләнергә тиеш. Ата-анага бурычны бары тик чын кеше булып кына түләп була. Әсәр шул турыда. 3 пәрдәле драма. 7 малай, 3 кыз.Драма Сәяр б/н Римманың өйләнешүе башланып китә. Туй, бәйрәм вак –да ана килә. Гөлсем ананың авыруы тур әйтә, әмма беркем дә авыру анасын үз карамагына алырга теләми. Болнииага озаталар. 2 пәрдәдә Сәяр ананы алып кайта. Римма ананы карарга теләми. Ана баларының үзенә булган мөнәсәбәтен сизә. Әсәр ахырында ана бала-на васыят итеп кеше булып үсәргә, куркак кше булмаска, чөнки куркак кеше үзенең җанын саклап калу өчен теләсә нинди түбәнлеккә бара, ата-анасын, хәтта Ватанын да сата.Киләчәк заман дөня хәзерге башака булыр, дөня хәзергегә караганда, күп мәртәбә камилерәк булыр, әмма чын кеше проблемасы һәрчак актуал һ уйландыра торган проблема булып кала бирер.

37. 1960-1980 еллар поэзиясенә гомуми күзәтү. (Г.Афзал, Ш.Галиев, Р.Гаташ). Тәҗрибәле шагыйрләребез Х.Туфан, С.Хәким, Нури Арсланов иҗат-да шигри поэма активлаша. Шигыр-роман, шигри драма к/к җанрлар барлыкка килә. Поэзияда юмор һ сатирага игтибар арта. Гамил Афзал, , Ш.Галиев, Ф.Шәфигуллин һ.бҖыр җанры активлаша:Ш.Галиев, И.Юзеев, С.Хәким, Г.Зәйнашева һ.б..Бу еллар поэзиясенең үзенчәлеге шунда-хәзерге әдәбиятта танылган шагыйрләребез нәк шушы чорда поэзигә аяк баса:Р.Фәйзуллин, Рәдиф Гатауллин, Равил Фәйзуллин, М.Әгләмов, Рөстәм МингалиевФ.Яруллин,Р.Миңнуллин. Әлеге буын шул чордагы рәсми идеологиядән читләштерелгн, хөрлеккә омтыла. Алар аеруча гареп һ рус казанышларын үзләштерәләр. Бөтен дөнья мәдәнияте казанышларын чагылдырырга омтылалар.Гамил Афзал “Кар сулары” ис.1 җыентыгы чыга. Үткен сатира куллана:”Өф итеп”, “Ярый карчык”, “Әгр мин директор булсам” халыкчан юмор һ ачы телле тәнкыйт б/н сугарылган. “Кышкы иртә”, “Моң” шиг-дә табигат сурәте аша ил һ шәхес язмышы, кешелек хыялы, фәлсәфи уй-р. Шаг. татар халкының авыр үткәне, ачы язмышы тур уйлана, аның киләчәгенә ышана “Ат аунаган”, “КолГали”, “Сөембикә сылу”.. И.Юзеев романтик рухы, омтылышлы фикерлве б/н аерылып тора:”Табыну”, “Шом”, “Туган җир һ бала”, “Яшлек дустыма” к/к шиг-дә кеше-ң үз урыны, яшлеге тур уйлана. И.Ю. әсәр-нә мөлаем лиризм, эчкерсезлек, самимилек хас. Аны яш кешенең рухи дөнясы борчый. Аның герое-дәртле, кызу канлы, көчле шәхес. “Табигатем минем ерганактай” шау-шуларга, алга омтыла. Ш у шаг табигатне саклау, аңа дусларча булу, кеше табигатсез яши алмый ди.”Таныш моңнар”, “Янар чәчәк” ,” Әнкәй”(җир анага мәх-т, хөрмәт хисе тәрбияләү). Популяр җырлар авторы:”Шофер”, “Мәтрүшкәләр”, “Кыр казлары артыннан”һб.

38.Илдар Юзеев “ Соңгы төн” М.Җәлил акланганнан соң, И.Юзиев "Соңгы төн” трагедиясен иҗат итә. Бу поэма Шагыйрьне үлеменә 6 сәгать калган вакыт аралыгында сүрәтли. Анда Тиран сынмас рухлы Шагыйрь акылы белән сугыша. Кешенең табигый Акылы, Намусы, Вөҗданы, нинди генә сынаулар килсә дә, хәтта, Тиран тарафыннан изелсә дә, саф калырга, ул үзе туган җиренә, газиз анасына тугры булырга тиеш. Җир өстендә Тираннар идарә иткән вакытта, әлбәттә, бу мөмкин түгелдер кебек, әмма шагыйрьнең үлемсез җаны шуларга тугры калган халәттә, әүлия бөеклегендә дөньялыктан үзенең тәнен аера. Шушы бер төн эчендә шагыйрь бөтен үткәнен, киләчәген барлый. Кеше күңелен яуларга сәләтле мәкерле көч – Мефистофель белән көрәшә. Ахыр чиктә, Шагыйрь алдында Тираннар, Мефистофельләр, коллык сакчылары барысы да җиңелергә дучар булалар. Шагыйрь үлә, ләкин аның гомере җырларында дәвам итә...

« Соңгы сынау» (« Соңгы төн ») трагедия-легендсында шагыйрь тиран һәм халык, тиран һәм шәхес конфликтын тагын да югарырак баскычка күтәрелеп сурәтли. Поэма, әлбәттә, Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгына ба-гышланган әдәби әсәр буларак кабул ителә. Әмма автор образның конкрет-лыгына һәм документальлегенә омтылмый. Персонажларның гомумиләште-релгән исемнәр белән аталуы, сюжет вакыйгаларының шартлы вакыт һәм пространствода баруы, чынбарлыктан читкә китеп үстерелүе И. Юзеевның фәлсәфи фикеренә киң мәйдан ача, әсәрне потенциаль эчтәлекле итә. Тиран персонажы артында Гитлер шәүләсе гәүдәләнүгә карамастан, образның го-мумиләштерелгән эчке мәгънәсе зуррак булып кабул ителә, моңа Мефисто-фельнең шагыйрьгә аның Ватанындагы җитәкчене «үз тираның» дип атавы да хезмәт итә. Әлеге сүзләр үзләренең эчке куәтләре, яшеренегәре белән шаккаттыра. Бу, бердән, шагыйрь яшәгән Ватанның да тиран кулы астында интегүен расласа, икенче яктан, «тиран» янындагы ачыклаучы «үз» сүзе ша-гыйрьнең туган илендә тиранга хезмәт итүенә ишарәли. Гомумән, әсәрдә Мефистофель образының кулланылышы һәм үстерелеше кызыклы, ничектер ул үзеннән-үзе трагедиялегенда иҗат ителгән елларда телгә алу куркыныч булган идеяләрне күтәреп чыга, 60-70 еллар диссидентларыннан гына ише-тергә мөмкин булганнарны сөйли. Коткы таратучы образ буларак, Мефисто-фельнең әйткәннәре, әлбәттә, табигый кабул ителә, чөнки әсәрдә аңа ша-гыйрь күңелендәге ышанычны җимерү, юк итү бурычы йөкләтелгән бит. Ул шушы максатына хезмәт итәргә тиеш, бу аның гадәти халәте. Автор үз чорында әйтергә ярамый торган хакыйкатьне әйткәндә нәкъ менә шуңа – образның тискәре миссия үтәүче булуына таяна. Шагыйрь алдына Мефистофель китереп бастырган Туган ил күренеше чынбарлыкка туры ки-лүе белән таң калдыра: шагыйрьнең туган илдәге дусты бер гаепсезгә «дош-ман булып» зинданда утыра, илдә тиран хакимлек итә, ерак киләчәкнең дә перспективасы өметсез:

Ерак-ерак киләчәккә кара:

Тел йотылган, халкың онтылган.

Шартлы рәвештә «Җир хуҗасы» дип аталган персонаж (аның шагыйрьнең туган илендәге хаким икәнлеге аңлашыла) бары тик бер халыкның гына яшәүгә хакы барлыгын игълан итә. Бу вәзгыять алтмышынчы еллар совет идеологиясе игълан иткән милли үзенчәлекләрнең акрынлап юкка чыга баруы нәтиҗәсендә барлыкка килергә тиешле «бердәм совет халкы» турын-дагы доктринага туры килә. Автор әсәрдәге шагыйрь теле белән бу доктри-нага ачыктан-ачык каршы чыга:

Юк, синеңчә булмас!

Кеше акылы моңа юл куймас!

Тарих, вакытлыча чигенсә дә,

Синең ихтыярга буйсынмас!1

Туксанынчы еллар ахырында шагыйрь « Соңгы төн » (« Соңгы сынау») драматик поэмасында үз фикерләрен Мефистофель авызыннан әйттерүен үзе дә таный.

39. 1960-1980 еллар прозасына гомуми күзәтү: авыл әхлагы, тарихка мөрәҗәгать (А.Гыйләҗев, А.Расих, Р.Төхвәтуллин, Н.Фәттах һ.б.).1960-1980 еллар прозасына гомуми күзәтү:

- прозада И.Гази, Г.Бәширов, Г.Әпсәләмов, Ә.Еники, А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, Х.Камалов, М.Мәһдиев, А.Расих, Н.Фәттах, М.Хәбибуллин һ.б. актив эшли;

- заман сулышы белән сугарылган, ил һәм халык язмышы өчен борчылу чагылган әсәрләр арта (Ә.Еники “Төнге тамчылар”, “Тынычлану”, “Матурлык”; М.Галиев “Төнге кыюлык”; Х.Сарьян “Бер ананың биш улы”; Г.Әпсәләмов “Сүнмәс утлар”; А.Гыйләҗев “Урамнар артында яшел болын”);

- сатирик һәм юмористик башлангыч көчәеп китә (Ф.Шәфигуллин “Күзгә карап”, “Баһавиевның персональ эше”, «Плагиаторлар җыелышы»; Х.Сарьян “Нокталы өтер”; А.Гыйләҗев “Әтәч менгән читәнгә” һ.б.);

- хәрби-патриотик теманы үзәккә алган әсәрләрдә батырлыкка соклану икенче планга күчә, алгы планга батырлыкның чыганакларын эзләү, сугышның ачы фаҗигасен реалистик сурәтләрдә бирү чыга (Х.Камалов “Һәркемнең гомере бер генә”, “Безне өйдә көтәләр” һ.б.);

- бу чорда “авыл прозасы” зур уңышларга ирешә (Р.Төхфәтуллин “Авылдашым Нәби”, “Йолдызым”; М.Хәсәнов “Саф җилләр”; А.Расих “Язгы авазлар”; Ә.Баянов “Тау ягы повесте” һ.б.);

- тормыш яңалыгын, заман героен, аның үзенчәлекле психологик портретын, рухи-әхлакый йөзен, идеалларын ачарга омтылуга бәйле әсәрләргә төрле язмышлы геройлар, төрле профессия кешеләре килеп керә (Г.Ахунов “Хәзинә”; А.Гыйләҗев “Өч аршын җир”; М.Мәһдиев “Фронтовиклар”, “Кеше китә - җыры кала” һ.б.);

- заман үзенчәлекләрен тулы чагылдырган әдәби тип-характерлар пәйда була (Г.Ахуновның “Хәзинә” әсәрендә Арыслан, М.Мәһдиевнең “Фронтовиклар” әсәрендә Рушад, Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” әсәрендә Тотыш, А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәрендә Бибинур әби һ.б.);

- әсәрләрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсе үсә, вакыйга-күренешләр кеше язмышы белән тыгыз бәйләнештә бирелә, психологизм тирәнәя, шәхеснең рухи каршылыгы бөтен тулылыгында, драматизмында тасвирлана һ.б.;

- тематик киңлек күзәтелә:

а) татар халкының үткән тарихын, иҗтимагый-рухи тормышын аңларга омтылу (Н.Фәттах “Итил суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар”; М.Хәбибуллин “Кубрат хан” һ.б.);

ә) совет хакимиятенең төрле чорларында татар авылы кешеләрен сурәтләү, аларның яшәү рәвеше (Ф.Хөсни “Утызынчы ел”; А.Гыйләҗев “Язгы кәрваннар”; Г.Ахунов “Чикләвек төше”; М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”, “Кеше китә - җыры кала”);

б) Бөек Ватан сугышы елларының каршылыкларын, фаҗигале вакыйга-хәлләрен яңа чор биеклегеннән бәяләү (Х.Камалов “Һәркемнең гомере бер генә”; Ш.Рәкыйпов “Кайдан син, Жан?”, “Кызлар-йолдызлар”; М.Юныс “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” һ.б.);

в) эшчеләр тормышы, производство мәсьәләләре (Г.Ахунов “Хәзинә”, “Хуҗалар”; А.Гыйләҗев “Зәй энҗеләре”; Ә.Баянов “Ут һәм су”);

г) халкыбызга хас гадәт-йолаларның кимүе, әдәп-әхлакның бозылуы өчен борчылу (Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”; Х.Сарьян “Бер ананың биш улы”; А.Расих “Сынау”; А.Гыйләҗев “Җомга көн кич белән” һ.б.);

д) фән кешеләре, зыялылар тормышын рухи-психологик планда ачу (А.Расих “Ике буйдак”; Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”, “Яшел яр”; А.Гыйләҗев “Урамнар артында яшел болын”, “Урталыкта” һ.б.);

е) яшь кешенең тормышта үз урынын эзләве (Ә.Баянов “Яшьлегемне эзлим”, “Тау ягы повесте”; Н.Фәттах “Кичү” һ.б.);

ж) туган илгә, туган җиргә мөнәсәбәт (М.Юныс «Биектә калу”; Ә.Гаффар “Язлар моңы” һ.б.).

40. Г.Ахунов "Идел кызы". Г.Тукай премия лауреаты тат халык язучысы, күп романнар авторы. Г.А. 1925е. Арча р-ны Өчиле ав-да крестьян гаиләсендә туа. Әтисен кулаклар үтерә, күрше авылда 7ел. мәктәпне тәмамлый. Арча педучил-да укый. Яза башлый. 1 нче хикәясе "Галләм сорау бирә". Очерклар, мәкаләләр яза "Совет әд-ты" җурн. эшли. Әлмәт шәһәрендә яши. Үзе исән чакта 4томлыгы чыга. 1нче- романнар ("Идел кызы", "Хәзинә", "Хуҗалар"), 2-повестьлар, 3-хикәя, очерклар, 4-пьесалар - "Идел кызы" грилогиясе-иң зур әс-нән берсе. Чор тенденциясе-совет власте урнашып килгән һәм аңа зур өметләр баглаган ел-р якты һәм бәхетле киләчәкне бары коммунизм аша гына күрү ел-ры ачык чагылган һәм социализм методына тарихи чынб-тагы образны революцион үсештә күрсәтү тулысынча буйсынган әдәби, тарихи матур әд-т әсәре. Бу әсәрдә тат дөньясы гына түгел, бөтен ил кичергән зур тарихи вакыйгалар сурәтләнә: революциягә кадәрге феодаль татар җәмгыяте, ачлык ел-ры, беренче бөтендөнья сугышы, 1 нче рус.револ-се, Бөек Октяб рев-се, Совет власте урнашу ел-ры, шәхес культы чоры, БВС. Мондый зур вакыйгалар әлбәттә күләмле әсәр таләп итә. "Идел кызьГ-еллар буена иҗат ителә, 3 китап булып чыга. Ләкин әсәрнең үзәк героинясы халык өметләнгән "Идел кызы" дәрәҗәсенә үк күтәрелә алмый. Әсар башында буранлы төнне Габбас Хәзрәт йокысыз үткәрә, чөнки аның хатыны Шәмсениса абыстай бала таба, кызы Нурия әнә шул тамыры б/н җиргә береккән, бөтен тормышын авыл б/н , үз кул көче б/н бәйләгән, оста куллы, тырыш, Иҗ-Бубыйда белем алып., казак далаларында мөгаллимлек иткән крестьян. Габбас Хәзрәт кызы Нурия-трилогиянең героинясы-Идел кызы. Бу кешеләр авыр сынауларга дучар ителәләр. Заман шаукымы Кама буенда тын гына яшәп яткан Зартугай авылына да килеп җитә. Крестьяннан мулла булган, куллары гади эше сагынып торган бу кешегә инкыйлабтан соң авылда кешегә мөнәсәбәт калмый. Ул авыл балаларын укыта. Хәттә муллалыгын ташлап, гади крестьян булып та яшәп карый. Ул мулла хатынына йортка кереп, урта хәлле катламнан байлар даирәсенә килеп кергән кеше, ләкин алар ара-да үз кеше булып китә алмый. Шәяхмәт Айдаров, солтан к/к яшьләр большевиклар яклы. Габбас мулла хатынының абыйсы Габделхәлим б/н түгел, ә ат караучы Гафият карт б/н киңәшергә ярата. Нурия Алабугада рус мәктәбендә укый, Казанга рабфакка керә. Үзен укудан чыгармасыннар ө/н мулла б/н абыстай булган эти- әнисеннән ваз кичәргә мәҗбүр була. Габбас мулланыд 2нче хатыны Хэнифә кыз таба-Шәфикә. Тәминдар Тураевның улы Һашим Нурияне сорап килә. Әти-әнисе Габделхалим абыйларга киңәшкә китәләр, кайтуларына йортлары яна, Шәмсениса җиңеләя. Нурия б/н Солтан Казанда торалар. Г-мнең сеңлесе Наҗия үз эше бәрабәренә туганлык хисләрен таптап уза. Хэнифә б/н Г-мнен үз көчләре б/н салган йортын конфискавать итәләр. Шул көннәрдә Хашим язган җинаять б/ча Нурияне рабфактан калдыру-калдырмавына хәл итәләр. Нурия әти-әнисеннән баш тарта. Бу хәлләр Г-мны аяктан ега. Ул зират каенына барып асылына. Әнә шулай бер гаепсез кеше 20-30ел-ң аяусыз сәясәт корбанына әверелә. 1нче китап-манара кисү вакыйгасы б/н тәмамлана. 2нче китап-Нурия Уразаеванын сугышка хәтле һәм сугыш ел-дагы тормышы сурәтләнә. Әнисе Шәмсениса абыстай үлә. Хәнифә авырлы булып кала, 2 игезәк малай таба. Димәк яхшы нәсел бетми. Хәнифә Чишмэбай кушаматлы Каюм исемле кешегә кияүгә чыга. Бүре Бадулы жалоба язып Чишмэбэйны Себергә җибэрттерә. Нурия кандидат диссерт. яклый. Ире Солтан бик каты авырый, терелә, ләкин агач кискәндә агачка басылып үлә. Нурия күп укый, Зартугайда медпунктта эшли башлый. Аңа яла ягалар, күп каршылыкларны үтәргә туры килә. Балалары Сания һәм Рафаэль.

41.. М.Мәһдиев "Без 41нче ел балалары". М.М. Арча р-ны Гөберҗән ав-датуа. Татарстан язучы-нынтрадиц. дәвам итеп М.М. хезмәт юлын аң-белем бирүдән башлап китә. Арча педучилищ. тәмамлап, хәрби флотта хезмәт итеп кайтканнан соң 10 елга якын авыл мәктәбендә тарих фәнен укыта. Казанда пединстит. белем ала, аспирантура тәмамлый, кандид. диссерт. яклый, әдәби әс-р яза. Тат әд-да ул "Фронтовиклар", "Каз канатлары" романнары, "Кеше китә җыры кала", "Торналар төшкән җирдә" повестьлары б/н танылды. "Без 41нче ел балалары". Колхоз басуларында көлтә керткән, бәрәңге ташыган егет-не укырга җибәрәләр. БВС ел-да педучил. укучы балалар, яшүсмер-ң яшәү рәвеше, кызык хәлләре тасвирлана. Язучы Арчада укытканына таянып язган. Әс-дэге һәрбер персонаҗ үзе 1 аерым персонаж, үзенә генә хас үзенчәлек. Әлтәфи, Гыйзатуллин, Гатауллин. Әлтәфи-зур солдат ботинкасы кигән, чалбар төбе төзенә төшкән, сату эшен ярат. Әркәшә Пермяков-бер сүз русча да белмәгән, рәсем ясый алмый, 2ле ала. Зоологиядә ата кара тараканның кан әйләнешен сөйли алмый. Исмәгыйль абыйның ачуы килә. Педагогика дәресеннән җавап бирә алмагач, Зарифуллин качарга ниятли. Әмма рус әд-да Хәлил Фәтхиевның "Слово о полку Игореве"сын тыңлагач, качмаска була. Немец теле керә. Зариф немец теле-дәге авыр сүзләрне әйтеп чиләнә. Бу әс-дә яшьлекне сагыну мотивы чагыла. Укытучы-р б/н укучы-р сурәтләнә. Алар хәзер төрле почмакларда мактаулы эш башкаралар. Зариф б/н Гыйзатуллин урта мәктәптә тат телен укыталар. Әркәшә-мәктәп директоры, Элтәфи-райпотребсоюз председателе. "Фронтовиклар" романы сугыштан соңгы ел-да Акбалык авыл тормышын сурәтли. Сугыш беткән ел. Мәктәп-дә укытуч-р җитми. Авыл мәкт-нә Рушад Сулимов һәм Гата Сэлэхиев кайта. Мәктәптә ин әшәке класс булып бнчы класс тора. Башта алар Рушадны тыңламыйлар. Закиров, Әскәров, Галиев к/к малайлар класста ин явызлардан. Ләкин Рушад алар б/н дуслаша. Аларны класс җитәкчесе итеп куялар. Башта Хушият карт бның класс җитәкчесе була, аны җитәкчелектән алалар, чөнки ул Закировны акча урлауда гаепли. Ләкин 30 сумлык акчаны берәү дә урламаган. Кесәсеннән күзлеген алганда төшкән. Рушад аларга үзенең флотта булганын сөйли. М.Мәһдиев үз әс-нен идеясен әйтә: "Яшь егетләр" чын күңелдән ышанып Ватанны коткарабыз дип көрәшеп кайтканнар һәм без Германияне җиңдек, тормыш яхшырыр дип ышанып тылда фронтовикларча көрәш алып баралар. Нәркис рус теле укыта. Рушад Салимов тарих, Гата Сулимов-тарих-фронт. Фронттан кайткан кеше-р юкка чыккан, надан авылны аякка бастыралар. Рушадның эти-энисе дә укытучы булалар, үзе тарих укыта. Сәлэхиев Германиядә танышкан ал ман кызы Эльзаны көтә. Нәркиз.рус теле укыта, ире-Закир колхоз председателе. Алар кайткач, мәктәпкә җан өрегәндәй була. Физика кабинеты ачыла, уку хезмәт б/н чиратлаша, балалар тәрбияләүдә игьтибар көчәя. Авылга райком секретаре Даутов кайта, Хатыны Разия, кызлары Ләйләгөл. Рушад Ләйләгөлгә гашыйк була. Рушадны хәрби комиссариатка чыгарып язылган кәгазь килә. Китәргә җыенганда аның янына Закиров, Галәвиев, Әскәрев киләләр. Сезне озатырга һәм зур рәхмәт әйтергә килдек диләр.

42.. Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр". 1911е Пенза губ-сы Иске Аллагөл ав-да туа. 7еллык мәктәптә укый, Мәскәүдә эшли. 1937е "Маһинур" хикәясе чыга. 1941е сугышка "Ватан өчен сугышка" газет-да эшли. 1945-1946ее "Сталин сугышчысы" газ-даэшли. Сугыш темасына күп әс-ләр яза: "Ватан улы", "Үлемнән көчлерәк", "Ак төннәр" әс-ре. Сугыштан соң-"Алтын йолдыз", "Газинур" романнарын иҗат итә. 50-70ее хезмәт батырлыгы турында "Сүнмәс утлар", медицина хезмәтенә караган "Ак чәчәкләр" яза. 1979 елда үлә. "Алтын йолдызлар" романы дәһшәтле сугыш уты эчендә совет яшьләренең ничек чыныгып үсүләре турда. 1 бүлек-яшьләренең тыныч тормышлары, укулары, матур хыяллары. Казан урта мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары Хафиз-математик, Мөнирә-врач, Ләлә-балерина булырга хыялланалар. Галим шахмат б/н мавыга һәм дингез корабында капитан булырга хыяллана. Ләкин рәхимсез сугыш башлана һәм яшьләр сугышка китәләр. Геройлар төрле фронтларга таралалар. Романда Карелия урманында, Сталинград һәм Ленинград фронтында барган авыр сугышлар тасвирлана. Тыл һәм фронт бердәмлеге, тылдагы тормыш та сурәтләнә. Геройлар-Мөнирә Илдарская, Галим Урманов, Ләлә, Хафиз,Наил, Һаҗәр. Мөнирә-сөйкемле, сабыр, ярдәмчел. Ленинград шәһәреңдә 1 госпитальдә эшли, кеше-не дәвалый, үзе дә каты яралана. Терелгәч, тагы фронтның алгы сызыгына китә. Алар Галим б/н бер-берсен яраталар. Романда алар тиз генә очрашмыйлар, ахырда очрашалар. Мөнирә кызыл байрак ордены б/н бүләкләнә, Галим Советлар Союзы герое исемен ала. Галимнең биографиясе бик гади: мәктәп, армия, фронт хәрби училище, фронт. Зур сынау, тормыш мәктәбе үтә. Башта диңгездә хәрби су асты көймәсендә хезмәт итә, соңыннан пехотада разведчик. Якын дусты-Шумилин. Һаҗәр сугышта үлә. Һаҗәр дә Ләлә дә Сталинград фронтында булалар. Хафиз да. Ләлә б/н Наил бергә калалар. Мөнирә б/н Галим дә. Коллектив б/н шәхес ара-да конфликт сурәтләнгән. "Ак чәчәкләр" әс-нең үзәгендә врачлар тора. Мәхәббәт темасы врачлар дөньясы б/н янәшә, бергә үрелеп, үзенең кайгы-хәсрәте, савыгу шатлыгы б/н авырулар дөньясында бирелә. Вакыйгалар Казанда һәм Акьярда бара. Геройлар бик күп, алар 2гә бүленәләр: табиблар һәм авырулар. Табибның да, авыруларның да тормыш юлы, шәхси кичерешләре, үзләренә генә хас характер сыйфатлары сурәтләнә. Гөлшәһидә Казанга врач белемен күтәрү курсына укырга китә. Ул Акьярда эшли. укыганда практика үткән больницага килә, укытучысы-Әбүзәр Таһиров. Аның уллыкка алып үстергән улы Мансур. Гөлшаһидә йөргән була-5ел. Соңыннан МансурИльмира исемле кыз б/н таныша һәм Себергә китәләр. Өйләнәләр, кызлары Гөлчәчәк туа, Ильмира катастрофага очрап үлә. Мансур кызы б/н Казанга кайта, больницада эшли башлый. Гөлшаһидә ав-да больница салдыра, кияүгә чыга. Янгура Мансурны яратмый, алар сүзгә киләләр. Янгураның балдызы Илһамия Мансур артыннан йөри. Операция ясаганда 1 авыру үлә. Ул медсестра Диләфрүзнең апасы булып чыга. Мансур Диләфрүзгә тәкьдим ясап карый, ләкин Диләфрүз Гөлшаһидәнең Мансурны яратуын белеп кире кага. Салих Саматов-начар кеше, акча ө/н генә эшли. Мансур б/н Гөлшаһидә ахырда өйләнәләр. Гөлшаһидә дә Казанда эшли башлый. Әбүзәр абзый үлеп китә. Автор кырыс больница чынбарлыгын романтиклаштырып бирергә тырыша.

43.. Хәзерге чор әдәбиятында шәхес култы.А.Гыйляҗев “Ягез бер дога”, И. Сәләхов “Колыма хикәяләре” Г.Тавлин “Афәт”, М.Хәсәнов “Язгы аҗаган”.

Хәзерге чор прозасында бер агым буларак күп кенә язучыларның үз башларыннан үткәннәрен документал төгәллек белән түкми -чәчми язу киң таралган. бу бигрәк тә Сталин иттарткычыннан исән-имин кайткан,сыгылмаган, өметен югалтмаган-шәхесләр иҗатында актив күренә. Без шуларныҗ 3сенә тукталып китәрбез:

Аяз Гыйляҗев !950елның мартыннан-55 елның августына кадәр үзенең хөр фикере, үз карашларының ачык әйтеп бирүе аркасында кулга алына-кыен сөргенлек шартларына- ташчы, сөргенче,бетончы булып эшли. Биредә күргәннәрен ул үзенең “Я.1 д” романнарында тасвирлап бирә-әсәрдә кешеләрнең азатлыкка омтылулары,шәхес иркен чикләп,тыеп ил өстендә озак еелар буена кара сөрем булып җәелгән,тоталитар реҗимга каршы көчле нәфрәт б\н сугарылган.Әсәр 3 агым буенча үстерелә. Беренчесе-төрмәдәге тоткыннар һәм җәзалаучыларның портретлары. Шулай ук төрмә шартларындагы һәртөрле күренешләр һәм җисемнәрнең сүрәтләнеше.(тәмәке портреты). Икенче агым-публисистика, фәлсәфә,һәм совет властен сүгүнең кушылмасы-бу урында авторның хәтта теле бераз тупасланып,ямсезләнеп ала.Өченче агым – лирик агым. Роман ансат укылмый. Ул зур фәлсәфәгә,Совет хакимияте заманындагы башбаштыкларга,замана агышына яраклаша алмаган шәхесләрне ачып бирүгә корыла.

Гурий Тавлин 1950 елда нахак яла ягып кулга алына,10 елга ирегеннән мәхрүм ителеп Себергә озатыла-54 елның сентяберендә ул азат ителә. Монда күргәннәрен ул үзенең “Афәт”дигән трилогиясендә язып чыгара. Трилогиянең беренче кисәге “Кояш болытка кергәндә ”дип атала-монда авторның яшлеген искә төшерүләре, ничек итеп бер-бер артлы алдынгы карашлы укытучыларның шул исәптән аның этисе мәктәп директорын да кулга алулары, дусларының аңардан читләшүләре,ике йөлелек сүрәтләнә. Икенче кисәк “Кара болыт эчендә”1949 ел университетта аның эше каралу,51 елда яла ягып кулга алыну, сорау алулар, төрмә күренешләре сүрәтләнә,бүлек азагында аны аклаулары т-да языл. З бүлек, ул соңрак дөня күрде “Кара болыт таралгач”-авторның төрмәдән чыккач булган тормышы, авылга кайтып килүләре, кешеләрнең аңа булган мөнәсәбәте тасвирлана.

Ибраһим Салахов “колыма хикәясе”романы автобиографик, автор аны шәхес култы елларында кулга алынган,гаепсезгә хөкем ителгән кешеләргә багышлый. Автор-яш-егет, аны иституттан Ялтага сәләмәтлеген ныгыту өчен җибәрәләр, ул анда Г. Ибраһимов янына кереп чыга(Г. Иб-халык дошманы дип таныла, чирле булсада Казанга кайтарыла, кулга алына,төрмә болнисында үлә)аны шулай ук халык дошманы дип саналган Кави Нәҗми һәм Г Иб арасында связной булуда гаелиләр. Романның калган өлеше төрмә тормышын,андагы кешеләрне сүрәтләүгә багышлана. 5 кешелек төрмә камераларында 50 кеше, урын юк,һава юк,көндә допрос.Казан-Уфа_Свердловск-Чиләбе_Төмән-Иб.С тоткын булып үткән юлы-хәрбер-тукталыш ул төрмә, үзенең кануннары һәм хуҗалары б\н. (Тименр юлда чегән хатыны т-да хикәя),роман 17 бүлектән тора,һәр бүлекнең үз иссме үз асылы”Бер йотым су,””Ана тавышы”,юлның азагы күптән көтелгән,зарыккан ирек б\н тәмамлана, ләкин иреккә чыккачта әле тормыш мондый кешеләрне сыный, өтә-тертә. Ахырда автор кеше язмышын Өрәңге яфрагы б\н чагыштыра-җил аның б\н уйный, тарткалый һәм эзә,кеше гомере дә менә шулай-саргаеп,сызланып, янып-көеп, теләмичә эзелә.

Тоталитар реҗим корбаннары: Аяз Гыйляҗев, Гурий Тавлин, Ибрахим Салахов, Кави Нәҗми, Галимҗан Ибрагимов, Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Галиҗан Нигмати һ.б.

44. Хәзерге поэзиягә гомуми күзәтү. 80-90ее иҗтимагый рухи һавасы чорның фәлсәфи-әхлакый эчтәлеген, шәхеснең уйлану рәвешен, зиһен эшчәнлеген тирәнрәк ачуны таләп итте. Соңгы Юеллыкта тышкы калыпка игьтибар беркадәр кими төште. Халык җырларына, реалистик поэзиясенә ихтыяҗ кимеп, уйлану рухы, дөньяны сурәтне кабул итүгә омтылыш көчәйде. Гомумән, хәзерге татар поэзиясе стильләргә, юнәлешләргә бай булуы б/н отышлы. Вакыт төрле агымнарның яшәргә һәм үсәргә хаклы булуын раслап шул ук вакытта 90ее поэзия-дә бу агымнарның берсе дә үзәк кылны уйнамый. Гомумән, хәзерге поэзиядә кешеләрнең үсеш-үзгәрештәге рухи дөньясына игьтибар көчәя. Анда тормыш һәм кеше тур-да җитди уйланып язылган сабыр холыклы, әмма тирән эчке янулы шиг-р арта бара. һәр сәләтле шагыйрь иҗатына үз моңы, дөньяны үз шәхси кабул итүе б/н килә. Р.Харис-көтелмәгән алымнар, кыю чагыштырулар шагыйре. Уйланучан фикер, эзләнүчән хис яшәешенең төрле катламнарына үтеп керергә мөмкинлек бирә. Аның "Ак сөлге", "Яңа көн", "Бизәк" китаплары шагыйрь иҗатының буеннан-буена сынлы лирикага, катлаулы тышкы бирелешкә тугрылыклы булуын күрсәтә. Табигатькә еш мөрәҗәгать итә. Р.Х. кешеләргә мәхәббәтен, чор һәм хакыйкать тур-да катлаулы уйлануларын кыска, җыйнак, лирик чаралар аша укучысына ирештерә белә ("Безнең гасыр", "Китмибез"). Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан 1945е 4 июлендә Актаныш р-ны Пучы ав-да укытучы гаиләсендә туа. Лена нечкә күңеленә балачактан ук игьтибар орлыгы сала. Туган телгә һәм әд-ка тирән мәхәббәт хисләрен уята. 1 нче шигырь җыентыгы "Кызлар җыры" исеме астында чыга. Җыентыклары б/н ул үзен романтик рухлы, нечкә хисле, хатын-кызларга гына хас үз язу манерасы, шигьри йөзе булган талантлы каләм иясе итеп таныта. Аның шиг-дә үзенең бөтен эчке дөньясы, мәхәббәте, өмет-хыяллары, сабырлыгы, тыйнаклыгы б/н нечкә күңелле, батыр йөрәкле татар хатын-кызының гомумиләштерелгән җанлы тере лирик образы күз алдына килеп баса. Л.Ш.-ялкынлы публицистик язмалар, әд-ка кагылышлы теоретик һәм тәнкыйди мәкаләләр, С.Хәким, Р.Яхин, С.Садыйкова к/к атаклы өлкән буын иҗат әһелләре тур-дагы истәлек язмалары, замандашларына атап язган шигьри багышламалар авторы буларак та билгеле. Балалар һәм яшы.әр тормышы ө/н шигьри әсәрләр иҗат итә ("Канатлы ат" җыентыгы). М.Әгьләмов. Җыентыклары: "1нче карлыгачлар", "Шигырь бәйрәме" (М.Ә. 4 шигьри китап авторы-Зсе олылар ө/н, 1се балалар ө/н). М.Ә. сюжетка корылган күләмле шиг-ләр һәм публицистик монолог, поэмалар язу юнәлешендә дә эзләнүләр алып бара ("Онытма Европа", "Тукайдан хатлар" исемле поэмалар). Туган илгә, туган җиргә, Казанга, Тау ягына багышланган шиг-ләр. "Идел кызына", "Руссиям бу", "Минем офыгым", "Татарстаным" һ.б. сугыш турында. "Сугыштан соң туганнар җыры", "Билгесез солдат". "Сары сүз" баллада. Аның поэзиясенә музыкальлелек, классик татар поэзиясе һәм халык иҗаты традицияләреннән үсеп чыккан табигыйлек һәм эчке моң хас. Кечкенә генә поэтик деталь аша ул туган ил, милләт язмышы, аның үткәне, бүгенге хәле, киләчәге турында укучыны тетрәндерерлек гомумиләштерүләр ясау осталыгына ия. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы да үзенчәлекле фикри-шәкли табышлары, хисләренең ихласлыгы, нәзакәтлеге б/н жәлеп итә. Поэмалары: "Акмулла арбасы" (3 бүлектән тора): 1) Мифтахетдин үзе б/н балта йөртә, йортлар сала. 2) арбасында китаплар йөртә, дәрес бирә, укыта. 3) үзе утырып йөри. "Тукайдан хатлар" поэма багышлау б/н башлана: игенчегә, нефтьчегә, төзүчегә, шагыйрьгә һ.б. багышланган ди. Лирик герой шәһәрдән авылга кайта: кулына Тукайның 4томлыгын алып укый. 20 хаттан тора. Хат уку барышында үз уйларын да ачып сала. Автор хатның буеннан-буена уйланырга чакыра. Әгәр бер шагыйрь үз юлында юлыгачак Печән Базарына. "Онытма Европа" публицистик поэма. М.Ә. сугыш һәм тынычлык, яшәү һәм үлем кебек олы төшенчәләр б/н эш итә. Татар халкының күп батыр уллары Европага фашизм коллыгыннан азат итү юлында һәлак булдылар һәм дөнья зыялылары аларның якты истәлекләренә рәхмәтле булырга тиешләр.

45. Хәзерге прозага гомуми күзәтү.(Яруллин,Гыйматдинова,САфин) Матур әд-ны җәмгыять тарихының, кешелек дөньясының көзгесе дип әйтергә мөмкин. 20гас соңгы 2 дистә елында кешеләрнең аңына тәэсир итәрлек вакыйгалар булды. Элеккеге вакыйгалар да әд-ка йогынты ясамый калмады. Нәтиҗәдә, күп әс-ләр дөнья күрде, әдәбият төрле юнәлештә үсте. Г.Тавлин, Т.Галиуллин, З.Зәйнуллин к/к зур тормыш тәҗрибәсе туплаган әдипләр, шулай ук Ф.Латыйфи, В.Имамов, Р.Сибат, А.Хәлим, Н.Гыйматдинова, Ф.Сафин к/к яшьрәк, әмма зур сәләт, кыюлык иясе булган язучылар килде. Язучыларның күбесе укучыларда яшьли горурлык тәрбияләү, милли үзаңны үстерү максатыннан әсәрләр иҗат иттеләр. М-н, Ф.Садриевның "Таң җиле", З.Хәкимнең "Агымсуда ни булмас". Тат. әд-да психологизмга нигезләнеп, Ф.Бәйрәмованың "Болан", "Күл балыгы", елан психологик реализм алымы таләп иткәнчә, кешенең бу дөньяда иң төп фаҗигасе-ялгызлык, мәрхәмәтсезлек, битарафлыкны адәм балаларының үзара аралашуы һәм мәхәббәте сурәтләнә. 2нче үзенчәлек-мемуар җанрның активлашып китүе. Өлкән әдипләр үзләренең гасыр буена кичергәннәрен яздылар. Ә.Еники "Соңгы китап", А.Гыйләҗев "Йәгез, бер дога" психологизм фәлсәфи гомумиләштерүләр аша тормышка ашырыла. Г.Тавлин, Ш.Сәләховның "Афәт"ендә, "Колыма хикәяләре"ндә сәяси реҗим иләгенә эләккән кеше кичерешләре сурәтләнә. Хәзерге әд-ның уңай сыйфатлары дип түбәндәге-не күрсәтергә була. 90нчы ее үз эченә ала. Ил, милләт, кешелек ө/н борчылып тирән эчтәлекле тыгыз фикерле әс-ләр язылды. Әд-та һәм сәнгатьтә кешене, аның тормышындагы урынны сурәтләү торган саен күбрәк били. Бәйсезлек темасына шактый әс-р язылды. Казан ханлыгы дәвере рәсми пропаганда тарафыннан шактый бозып күрсәтелгән чор. Рус милли идеясе күзлегеннән карап, Казан ханлыгы ул вакытта руска дошман дәүләт итеп карады (Р.Харис "Ант суы", Җ.Рәхимов "Батырша"). 90ее әд-да тарихи роман татар прозасының үзәгенә әверелә. Н.Фәттахка Батулла, Латыйфи килеп баса. Экология темасы- бу темага багышланган әсәрләрдә кеше һәм рухи дөньясы үзәктә тора. Р.Мөхәммәдиев "Беренче умырзая", "Ак кыялар турында хыял". А.Гыйләҗев "Хушыгыз тургайлар", И.Юзеев "Сандугачлар килгән безгә"-үзгәртеп кору, базар мөнәсәбетенә күчү. Рухи җанны саклап калу. Ф.Садриев, Ф.Бәйрамова, Н.Гыйматдинова шушы юнәлештә эшлиләр. Символ фикер алымы буларак прозага үтеп керде. "Сихерче" Сәвилә Тәминдарның күлмәген елгада чайкый, агызып җибәрә. Убыр чишмәсе кырында сихерче әби б/н сөйләшә. Ул аңа үләннәр б/н эш итәргә өйрәтә. Әби кеше-не каргый, кешеләр бозылды ди. Тәминдарның хатыны Мәликә. Ул әшәке хатын, ирен яратмый , һәр төн саен Сәвилә карчык янына китә. Әби аны мунча кертә. Фельдшер булып эшли. Кеше-не үләннәр б/н дәвалый. Тәминдар төрмәгә утыра. Поҗарда Сәвиләнең тәне янып больницада ята. Тәминдар кайта, үзгәргән, бер-берсен яраталар. Тәминдарны эшкә чакыралар. Сәвилә китә алмый. Тәминдар хат б/н китә. Ләкин киткәндә батыралар."Парлы ялгыз" әсәре Вәсилә ишегалдында балта үткенли, ә ире Гали эшкә җыена. Вәсилә бу төнне урманга барып имәнне кисәргә җыена. Шул көннәрдән башлана инде аның язмышы. Вәсиләне директор итеп мәктәпкә куялар. Ул мәктәпне бар яклап та карый. Ул агачлар утыртырга була һәм урманчы б/н сөйләшеп мәктәпкә агач үсемтекләре кайтара. Үсемтекләрне Айгыр малае Бакир китерә. Алар урманга барып 2 имән агачын утыртып куялар. Берсе Бакир, икенчесе Вәсилә. Бакирның Вәсиләне машинада йөртәсе килә. Казанда бергә укыган кызыннан ярдәм сорый. Зоя Ивановна (иптәш кызы) машиналарын да, кибетен дә бирә. Бакир акчага кызыгып Вәсиләне югалта. Зоя Ив. тартып ала. Бакир кире кайта, Вәсилә гафу итми. Сукыр Сәҗидә әбидә квартирант Гали тора, ул матур җырлый, Вәсиләне ошата. Вәсилә: син мине яратасыңмы? Яратсаң-өйлән, ди. Өйләнешәләр. Гали җебегән кеше. Вәсилә бөтен тормышны үзе җитәкли. Бакир мәктәпкә машина бирә. Вәсилә урманга барып имәнне кисә. Бакир моңа бик әрни. Бакир Вәсилә артыннан килә, ә Галинең аягыннан гангрена китә һәм Вәсилә аның б/н китми.

46.Хәзерге драматургиягә күзәтү (Т.Миңнуллин, , ФД.Салихов,Ф.Бәйрәмова)

19 йөзнең соңгы чирегендә беренче адымнарын ясаган тат.драм-се гел үзгәреп тора. ХТдрам-сендә яңалыклар тема-җанрлар төрлелегендә дә, әдәби сурәтләү алым-формаларында да күзәтелә.Җәмгыяттәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә милли үзаң үсү, дәүләтчелекне торгызу идеясенең киң яклау табуы әдәбиятта милли тематиканың киң чагылуына китерә. Милләтебезне инкыйраздан ничек коткарырга, аның менталитетын, яшәү рәвешен, тради-рен ничек саклап калырга.Милләтебезнең ассимиляөияләнүен тизләткән катнаш никах мәсәләсе – бертөрле генә бәяләп булмый торган сорау. Т.МИңнуллин “Илгизәр+Вера” (1991) драмасында милләт үз кануннарына, гореф-гадәтләренә, дини карашларына нигезләнергә тиеш – идея. 70-80-90ее драм-дә әхлак проблемасына тагын да тирәнрәк үтеп керү омтылышы көчәя. М-н, Т.Миңнуллин "Әниләр һәм бәбиләр" драмасында аналар һәм балалар мәгь-ң бүгенге торышын ачы хакыйкать б/н җәмәгатьчелек хөкеменә чыгара. Ана һәм бала, заман һәм әхлакый традицияләр проблемасын автор гомумкешелек проблемасы дәр-дә ала. М.Сәлимжанов фикереңчә, бу елларда яшь авторлар конфликтны эзләп табу мәсь-рендә ялгышалар, җитди карашларны игьтибарсыз калдыр&чар. Драма, җитди комедия, трагикомедия жанрында сирәк булса да, яңа әсәрләр язылып, сәхнәгә куела. М-н, Ю.Сафиуллин "Пар канат", М.Гыйләҗевның "Бичура", Г.Каюмов "Мирас" һ.б. 90ее тат. драматургиясе милләт язмышы турындагы борчулар б/н килеп керде. Халык язмышын кайгырту аның җитди проблемасына әверелде. Бу турында күңелләрне тетрәндерерлек әс-р сирәк булса да күренгәли. Шулай ук, бу ел­дагы драматургия кискен үзгәрешләре б/н үзенчәлекле. Бу күренеш илдәге социаль-политик тетрәнүләр, мөстәкыйльлек ө/н көрәш дулкыннар'ы күтәрелү, элекке идеалогиянең җимерелүе, башка иҗтимагый мөнәсәбәтләр урнашу әд-т һәм сәнгать дөньясына да нык тәэсир итте. Драма-дә дә яңа рух, аек фикер алгы планга чыкты. Мондый шартларда үткенне һәм бүгенге бәяләү, киләчәкне кайгырту проблемалары аеруча актуальләште. Ш.Хөсәеновнын "Көфер" почмагы", З.Хәкимнең "Кишер басуы" әс-ре үткенлекләре б/н аерылып торалар. Соц-политик эчтәлекле булу сәбәпле бу пьесалар драматургиянең яна казанышлы, кыю сүзе буларак бәяләнә алалар. Алар көлү кануннары нигезендә, нечкә ирония дулкынында иҗат ителүләре б/н дә игътибарга лаек. 90ее соц-политик көрәше б/н бергә туган уй-фикерләр, Ф.Бәйрамованың(озак еллар дәвамында Тат-ң мөстәкыйллеге өчен көрәкән, халкыбызның бүгенгес һәм киләчәге өчен борчылып җан аткан, бөтен көчен куеп, талантын багышлаган милләтпәрвәр шәхес. драма һәм трагикомедия җанрындагы пьесаларында өстенлек итте. Аларнын кайберләре "Безне онытмагыз" китабында басылып чыкты ("Атылган йолдыз", "Сандугач балалары", "Аллалар ялгышы"). Бу әс-не бунтарь йөрәкле шәхеснең бай рухи дөньясы, азатлык ө/н фидакарь көрәше берләштерә. Автор тарихи документлар нигезендә Һ.Такташ язмышын янача яктырта, аны атылган йолдызга тиңли. Шагыйрьнең заманы, тирәлеге, халык һәм шәхес азатлыгы тур-дагы бәхәсләр, уй-фикерләр гаять үтемле сәнгатьчә алымнар б/н бирелгән. Ф.Бәйрамованың әлеге әс-дә, гомумән, образлылык, Такташча символлар, мифологик мотивлар, шартлылык көчле. “Сандугач балалары” драмасында ике егет анасы Сандугач фаҗигасен Ф. Бәйрамова милләт фаҗигасе дәрәҗәсенә күтәргән. Моны, матурлыгы б/н тирә-якта дан тотган-хыялга бай күңел дөньясы б/н яшәгән Сандугачны олы улын да әлеге махшарага җибәрәләр, ирен төрмәгә ябалар. Ф.Бәйрәмова символик образлар, шартлы алымнар, метафора булып килеп, мөһим идеяне аңларга ярдәм иткән күренешләр белән шактый иркен эш итә. «Сандугачның балалары»нда «бала» тирән мәгънәгә ия. Тормышның ямен-тәмен тоеп, балалар үстереп, бәхеткә лаек булганнарны сүгыш утында януы, аяк-кулсыз гарип булып калуы - бу гайрәт табигый күренеш.

Д.САлиховның “Алла каргаган йорт” (1990) драмасында вакыйгалар юләрләр йортында бара. Үзәккә җәмгыятнең гаделсезлеге темасы куелган әсәрнең конфликты “акыллылар” һәм “җүләрләр” каршылыгына нигезләнә. Автор төрле чор, төрле катлам кешеләрен бер палатада очраштыра. Бу – тарихыбызны, ил-халык фаҗигасен ачарга мөмк.бирә.Заман чынбарлыгын,яшәү мәгнәсен аңлауга бәйле, драматург 3 төрле фәлсәфи караш-агымы сурәтли:1) үзләрен җирнең кендеге, башкалар б-н идарә итүче дип санаучы Ривалҗ б-н Айратның яшәү рәвеше. 2) Дубинкалы адәм эш гамәлләрендә ачыла. Палач ролен үтәүче бу кеше тормыштагы тигессезлек-гаделсезлекне ачык күрә, аңлый. 3) яшәү мәгнәсен үзенчә кабул иткән,язмыш тарафыннан кыерсытылган Нәгыймә әби – кешелеклек, намус төшенчәләре барлыгын, яшәвен аңлатучы бердәнбер образ. Ул корәннән килә торган сабырлык һәм түземлеккә таянып яши.Тормышта азга да канәгат.

Эзлзнүләр төрле өлкәдә бара: иҗтимагый драма (ф.бәйрәмова “безне онытмагыз”), публиөистик драма (“Дүрт кешлк утыргыч” Р.Мингалим), психологик драма (Т.миңнуллин “Эзлздем, бәгрем сине”), мелодрама (Р.Сәгди “Сынган беләзек”), трагедия “Йөзек һәм хәнҗәр” Ю.Сафиуллин), көнкүреш комедия (Ф.Яруллин “Бер күрешү – үзе бер гомер”)....

Г.Камал традиөияләре күзәтелә: сәнгат кешеләрен тасвирлау (Г.К. “Беренче театр”- Т.М. драмалары), милли төсмерле характерлар иҗат итү(, “кем гаепле?” мәсәләсе (Т.М.Әниләр һәм бәбиләр).

Хәз.тат. драм-се эзләнү юлында. Әдипләр, халкыбыз каршындагы зур җаваплылыкны тоеп, аның рухи ихтыяҗларына җавап бирергә омтылып иҗат итәләр.Т.Миңнуллин: “Бүген кешене шәхес итеп, татарны милләт итеп, дөняны камил итеп саклап калу – татар язучысының төп буручы дип саныйм”.

16. ХХ йөз башы прозасында кечкенә кеше образы.Ш.Камал беренче хикәяләрендә үк кечкенә кеше дөньясын тасвирлый. Ләкин баштарак әле ул бу дөньяда яктыны аз күрә, кара яклар белән күбрәк мавыга. Мәсәлән, 1909 елда басылып чыккан «Уяну» исемле беренче хикәясендә үзәк образның сурәтләнүен күзаллап карыйк. Тегермән эшчесе Муса аракы эчүгә бирелеп киткән. Хатыны Гафифә аның бу эшенә разый түгел: «Эчмә, я булмаса мине аер...» — ди. Хатынының мондый сүзләренә Мусаның җен ачулары чыга, ерткыч хәленә килә, аны җәберли, кыйнап ташлый. Көннәрдән бер көнне аның табигатендәге бу вәхшилек, шәфкатьсезлек фаҗигагә алып килә, Гафифәне һәлакәткә китерә.

«Козгыннар оясында» исемле хикәядә дә (1910) эшче халыкның тискәре сыйфатлары күбрәк тасвирлана. Авыр хезмәт һәм күңелсез тормыш аркасында шахтерлар тәмам тупасланганнар, миһербанлык, кешелеклелек кебек затлы сыйфатлар аларның бик азына гына хас. Аларның эштән буш вакыттагы шөгыльләре — аракы эчү, акчалы уйнау, бер-берсен үчекләп ирештерү. Эчпошыргыч яшәү шартлары шахтерларны җыен юк-бардан кызык табу, күңел ачу белән мавыгуга этәрә. Артыкка киткәч, уеннан уймак чыга, диләр бит. Алар хәтта үзара яратышып, бер-берсен ихтирам итешеп яшәгән Госман карт белән хатыны Мәрьямнең арасын бозуга китергән һәм хатынның фаҗигале үлеменә сәбәп булган «шаяру», «кызык ясау» уйлап табуга барып җитәләр.

Язучының кайбер башка хикәяләрендә дә кечкенә кеше еш кына ямьсез, тупас яклары белән күренә.

Ләкин тормышны күбрәк белә һәм ныграк аңлый барган саен, язучы кечкенә кешенең дөньясында якты якларны да ачыграк күрә. «Сукбай» хикәясендә (1910) җир азлыктан авылын ташлап заводка эшкә киткән кеше гаиләсен югалту кайгысыннан сыкрана.

М. Гафурига кадәр бер язучы да хәерчелек һәм хокуксызлык корбаны булган “кечкенә кеше”нең кызганыч язмышын шул кадәр тулы көндәлеше, детале, ялангачлыгы белән күрсәтмәде дисәк, һич тә арттыру булмас».

Аның әле беренче иҗат чорындагы хикәяләрендә дә “кечкенә кеше” язмышы ачык сурәтләнә. Бу – «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» (1902) һәм «Ярлылар, яки өйдәш хатын» (1909) кебек хикәяләр. Монда тормыш төбенә ташланган кешеләрнең, бер кисәк икмәк өчен газап чиккәндә дә яки аны таба алмый үлгәндә дә, ничек итеп үзләренең югары кешелек сыйфатларын югалтмаулары сурәтләнгән.

М. Гафури “кечкенә кеше”не күрсәткәндә, кеше рухи иреге һәм матурлыгы идеалынын тасвирларга омтыла. “Кечкенә кеше” әдипнең иҗатында иске тормышка капма-каршы куелып, шул дөньяның мәрхәмәтсез табигатен, кыяфәтен, морален һәм кануннарын тәнкыйтьли.

Татар әдәбият. 1. Гомумтөрки әдәбият. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарый. «Диване лөгать эт-төрек”. Йосыф Баласагуни. “Котадгу белег”.

2. Болгар чоры татар әдәбияты. Болгар чорына караган легендалар. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре.

3. Алтын Урда чоры әдәбияты. Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы. Сәйф Сараиның “Гөлстан бит төрки” әсәре.

4. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр һәм легендалар. Мөхәммәдьяр иҗаты. “Төхвәи мәрдан” поэмасына анализ.

5. ХVII йөз әдәбияты. Мәүла Колый иҗатында төп мотивлар. Хикмәт жанры.

6. XVIII йөздә әдәбият үсеше. Г.Утыз Имәнинең тормышы, күпкырлы эшчәнлеге. Әдәби иҗатына идея-эстетик анализ.

7. ХIX гасырның беренче яртысында татар әдәбиятына хас сыйфатлар. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмседдин Зәки, Габделҗаббар Кандалый әсәрләренә күзәтү. Берсенең иҗатына анализ.

8. ХIХ йөзнең II яртысында мәгърифәтчелек әдәбияты формалашу. Күренекле мәгърифәтчеләр.

9. ХIХ йөзнең икенче яртысы татар мәгърифәтчелек хәрәкәтендә К.Насыйриның урыны. Әдәби-тәрҗемә эшчәнлеге (“Әбүгалисина кыйссасы”,

“Кырык бакча”, “Кырык вәзир кыйссасы” һ.б.)

10. Ризаэддин Фәхретдиннең энциклопедик эшчәнлеге: мәгърифәтче, әдип, галим, журналист. “Сәлимә...”, “Әсма...” әсәрләренең проблематикасы һәм образлар системасы.

11. ХIХ гасырның икенче яртысы татар поэзиясенә күзәтү. М.Акмулла иҗаты. “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе”нә анализ.

12. Проза жанры формалашу. М.Акъегетзадә һәм З.Бигиев әсәрләренең татар прозасы үсешендәге роле (“Хисаметдин менла”, “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә”, “Зур гөнаһлар”)

13. ХХ йөз башы татар поэзиясенә гомуми күзәтү. С.Рәмиев, Дәрдмәнд иҗатында романтизм.

14. Г.Тукай иҗатының мөһим этаплары. Шагыйрь иҗатында милләт язмышы темасы. “Милләткә”, “Китмибез” шигырьләренә анализ.

15. ХХ йөз башы татар прозасына гомуми күзәтү. Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, М.Гафури әсәрләрендә хатын-кыз темасы.

16. ХХ йөз башы прозасында кечкенә кеше образы.

17. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. “Яшь йөрәкләр”.

18. Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романында шәхес һәм җәмгыять, иҗтимагый гаделсезлек проблемалары.

19. ХХ йөз башы татар драматургиясенә гомуми күзәтү. Г.Исхакый “Зөләйха”. М.Фәйзи “Галиябану”, Г.Коләхмәтов “Яшь гомер” әсәрләренә анализ.

20. Г.Камалның күпкырлы иҗаты. Драмаларында конфликт үзенчәлеге, образлар системасы (“Бәхетсез егет”, “Өч бәдбәхет”).

21. ХХ йөзнең 20-30 елларында поэзия. Һ.Такташ иҗатында кеше һәм җәмгыять мәсьәләсе. “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасына анализ.

22. Муса Җәлилнең 30 еллар иҗаты. (“Алтынчәч”, “Хат ташучы”). Фронт лирикасы. “Моабит дәфтәрләре”нә кергән бер шигыренә анализ.

23. ХХ гасырның 20-30 елларында проза. М.Галәүнең “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” дилогиясендә татар халкы язмышы.

24. ХХ йөзнең 20-30 елларында драматургия. Ш.Камал, Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәт әсәрләрендә конфликт үзенчәлеге, сыйнфыйлык принцибының чагылышы.

25. К.Тинчурин – комедияләр остасы. “Сүнгән йолдызлар” драмасының проблематикасы, сәнгатьчә эшләнеше, сәхнә язмышы.

26. Бөек Ватан сугышы чорында татар әдәбияты. (К.Нәҗми “Снайпер Мәрдән”, И.Гази “Алар өчәү иде”, Т.Гыйззәт “Төнге сигнал”).

27. Ф.Кәрим – шагыйрь, прозаик, драматург. “Разведчик язмалары” әсәренә анализ.

28. Сугыш чоры прозасының үзенчәлекләре.

29. Н.Исәнбәтнең күпкырлы әдәби-фәнни эшчәнлеге. Сугыш чоры драматургиясе. “Муса Җәлил” драмасына анализ.

30. Сугыштан соңгы татар поэзиясе. С.Хәким “Курск дугасы” поэмасына анализ.

31. Х.Туфан иҗаты. Бер-ике шигыренә анализ.

32. Сугыштан соң татар прозасы: тематик киңлек:

33. К.Нәҗминең “Язгы җилләр” романына идея-эстетик анализ. Социалистик реализм: тарихы һәм бу хактагы бүгенге карашлар.

34. Ә.Еники хикәяләренә гомуми күзәтү. “Саз чәчәге” повестеның идея-сәнгати үзенчәлекләре.

35. Ф.Хөсни – хикәяләр остасы. “Утызынчы ел” романында тарихи вакыйгаларның бирелеше.

36. 60-80 еллар драматургиясендә әхлак проблемаларының яңача бирелеше. Ш.Хөсәенов “Әни килде”.

37. 1960-1980 еллар поэзиясенә гомуми күзәтү (Г.Афзал, Ш.Галиев, Р.Гаташ).

38. И.Юзеев иҗаты: лирик герой үзенчәлеге.

39. 1960-1980 еллар прозасына гомуми күзәтү: авыл әхлагы, тарихка мөрәҗәгать (А.Гыйләҗев, А.Расих, Р.Төхвәтуллин, Н.Фәттах һ.б.).

40. Г.Ахунов иҗатында эшчеләр темасы. “Идел кызы” дилогиясенең проблематикасы.

41. М.Мәһдиевнең фәнни-әдәби эшчәнлеге. Иҗатында яшьлекне сагыну рухы. “Без – кырык беренче ел балалары” повестена анализ.

42. Г.Әпсәләмов иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы. “Ак чәчәкләр” романына анализ.

43. Татар әдәбиятында “шәхес культы” фаҗигасен тасвирлау. (И.Сәләхов “Колыма хикәяләре”, Г.Тавлин “Афәт”, М.Хәсәнов “Язгы аҗаган”, А.Гыйләҗев “Йәгез, бер дога”).

44. Хәзерге поэзиягә гомуми күзәтү (Зөлфәт, М.Әгъләмов, Р.Харис һ.б.).

45. Хәзерге прозага гомуми күзәтү (Ф.Яруллин, Н.Гыйматдинова, Ф.Сафин һ.б.).

46. Хәзерге драматургиягә гомуми күзәтү. (Т.Миңнуллин, Д.Салихов, Ф.Бәйрәмова һ.б.).

47. Хәзерге әдәбиятта әдәп-әхлак, шәхес һәм җәмгыять мәсьәләләре. (Ф.Садриев, М.Маликова, Т.Галиуллин һ.б.).

Татар теле.

1. Татар теленең сузыклар системасы. Сузыкларга артикуляцион һәм акустик характеристика.

2. Тартыклар системасы. Тартык авазларга артикуляцион һәм акустик характеристика.

3. Татар телендә аваз үзгәрешләре. Аларның төрләре.

4. Татар теле орфографиясе. Аның төп принциплары.

5. Лексикология, аның тармаклары. Сүз, аның төп билгеләре.

6. Синонимнар, антонимнар. Аларның төрләре, сөйләмдәге һәм матур әдәбияттагы роле.

7. Генетик яктан татар лексикасы. Рус, гарәп, фарсы, фин-угор алынмалары. Интернациональ лексика.

  1. Татар теленең лексикографиясе. Сүзлек төрләре.

9. Кушымчалау ысулы белән исемнәр, сыйфатлар, рәвешләр, фигыльләр ясалышы.

10. Татар теленең сүзьясалыш ысуллары. Грамматик һәм грамматик булмаган, продуктив һәм продуктив булмаган ысуллар.

11. Татар тел белеменең яңа тармагы буларак сүз ясалышы фәне. Аның өйрәнү предметы һәм бурычлары.

12. Конверсия һәм сүзтезмәләрнең кушма сүзгә күчү ысуллары.

13. Сүзнең морфологик төзелеше. Морфема төрләре.

14. Татар телендә кушымчаларны функцияләре ягыннан төркемләү. Синоним һәм омоним кушымчалар.

15. Нигезләр кушылу ысулы. Кушма сүз компонентлары арасында бәйләнеш төрләре.

16. Исем. Исемнең лексик-грамматик төркемчәләре.

17. Исемдә сан һәм тартым категорияләре.

18. Исемдә килеш категориясе. Тартымсыз һәм тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

19. Сыйфат. Сыйфатның лексик-грамматик төркемчәләре. Сыйфат дәрәҗәләре.

20. Рәвеш. Рәвешнең лексик-грамматик төркемчәләре. Рәвешләрнең ясалышы.

21. Сан. Санның лексик-грамматик төркемчәләре. Төзелеше ягыннан төрләре.

22. Алмашлык. Алмашлыкның лексик-грамматик төркемчәләре. Алмашлыкның сөйләмдәге роле.

23. Фигыль. Фигыльнең тематик төркемнәре. Күчемле һәм күчемсез фигыльләр. Фигыльдә барлык-юклык категориясе.

24. Фигыльдә юнәлеш категориясе. Юнәлешләр системасы.

25. Фигыльдә дәрәҗә категориясе. Дәрәҗә белдерүнең төп чаралары.

26. Хикәя фигыль. Аның заман формалары.

27. Боеру наклонениесе. Шарт наклонение. Теләк наклонениесе.

28. Фигыльнең затланышсыз формалары. Сыйфат фигыль. Аның заман формалары.

29. Хәл фигыль. Аның төрләре. Җөмләдәге синтаксик вазифалары.

30. Исем фигыль. Инфинитив.

31. Татар телендә фигыльләр ясалышы.

32. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Ияртүле һәм тезүле бәйләнешне белдерүче чаралар.

33. Сүзтезмә, аңа хас үзенчәлекләр. Аның төрләре.

34. Тәмамлык һәм аның үзенчәлекләре.

35. Җөмләнең баш кисәге – ия. Иянең төп билгеләре, белдерелүе.

36. Җөмләнең баш кисәге буларак – хәбәр, аның төрләре һәм төп үзенчәлекләре.

37. Аергыч һәм аның төп билгеләре, аерылмышка бәйләнү юллары.

38. Хәл, аларның төрләре һәм төп үзенчәлекләре.

39. Кушма җөмләләр, аларны төркемләү принциплары.

40. Катлаулы кушма җөмләләр, аларның төрләре, үзенчәлекләре.

41. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре, үзенчәлекләре.

42. Иярченле кушма җөмләләрне төзелешеннән чыгып төркемләү һәм аларның төп үзенчәлекләре.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]