Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

ShPORY_EDEBIYaT_gosy_-_kopia

.docx
Скачиваний:
444
Добавлен:
14.05.2015
Размер:
172.51 Кб
Скачать

1.Гомумтөрки әд-т. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. М.Кашгарый "Диване лөгать эт-төрек", Й.Баласагуни "Котадгу белег".

Гөмумтөрки әд-т бөтен төрки халыклар ө/н уртак тарих. Төрки телнең 1 нче эзләре булып фәндә майя кабиләсе истәлекләре билгеле. Бу Үзек Америкадагы индеецларның бер зур төркеме.Америка материгына безнең кешеләр б.э.к. 40-20мең еллар ара-да Азиядән күчеп килгәннәр. Майя кабиләсе югары культурага ирешкән. Майя культурасы испаннар басып алгач юкка чыгарыла. Тарихта билгеле булган 1 нче төрки кабиләләр-һуннар дип атала. Б.э.к. 3-2гас. Үзәк Азиядә һуннарның 1нче кабилә союзы төзелә, ул барлыгы 24 кабиләне берләштерә. Гуннарның 1нче җитәкчеләре Модэ Кытайга каршы поход ясый, аларны җиңеп, ясак сата. Кытайлар һөҗүме нәтиҗәсендә кабилә 2гә-төньяк, көньяк гуннарга бүленә. Көньяк-кытайларга кушыла, төньяк-көнбатышка хәрәкәт итә, берничә гасырга сузыла. Б.э. 3-4гас. һуннар Урта Азия, һиндстан, Көнб. Европага бәреп керәләр, Төньяк Кавказны кулга төшерәләр. Атилла үлгәч, һуннар союзы таркала. Б.э.бгас. Урта Азиядә төрки телле кабиләләрнең 1 зур дәүләте-Төрки каганлык төзелә. 552е Бумын үзен хан дип игьлан итә һ.б. кабиләләрне дә буйсындыра. Дәүләтнең башкаласы хәзерге Монголия территориясендәге Архон елгасы буенда төзелә. Территориясен зурайта һәм Кытайдан Һиндстанга бара торган Бөек Ефәк юлын кулга төшерә. Кырымнар һөҗүм итеп торалар => 603-618ее ара-да Төрки каганлык 2гә бүленә: көнб. һәм көнч. каганатка. Көнч. төрки каганатның башкаласы Архон елгасы буенда кала һәм дәүләт 734е кадәр яши. Көнб. төрки каганатның башкаласы Алтайда Суяб шәһәрендә билгели, 740е кадәр яши. Кытайлар һөҗүме аркасында җимерелә. Шушы көннән язма истәлекләр сакланып калган. Нинди шрифт б/н язылуларына карап, 3 төркемгә бүленә: 1) рун яки чөй; 2) уйгур; 3) гарәп язулы истәлекләре. Руник язулы истәлекләр (Архон-Енисей истәлекләре), чөнки алар Архон һәм Енисей елгалары буенда табылган. Алар аерым каганнар истәлегенә куелган каберташ язмалары. 1нче булып Дания галиме Томсон таба, 1нче булып Радлов 1894е укый. 20ләп рун истәлекләре табылган, фән ө/н рун язулы истәл-дән аеруча Зсе кадерле: 1)Күлтәгин(ташъязма, некролог, К-ң үзен мактавын, төрки кабиләләрнең яу чабуларын, батырларын һәм батырлыкларын мактауны үз эченә ала, К-ң таркау төрки кабиләләрне берләшергә чакыруы бирелә); 2)Төньюкук3) Билге каган истәлекләре. Күлтәгиннен героик батырлыклары сурәтләнә. Стиле эпос стиленә якын. Төньюкук полководец исеме, ул каганлыкта советник хезмәтен үтәгән. Билге каган-хөкемдар. Рун язуында «юрау китабы» дигән истәлек бар. 9гас ахырында-Х гас. башында4юллык шигырь формасында.кзгаггә язылган, 65 бүлекчәдән тора. Төрле мифологик ышануларны, борынгы гореф-гадәтләрне үз эченә ала. Уйгур язуындагы истәлекләр: 745е уйгур каганлыгы төзелә һәм 840е кадәр яши. Уйгурлар согуд әлифбасы нигезендә үз әлифбасын төзиләр. Алар төрле диннәр тотканнар (шаманчылык, будда, манихей, христиан). Бу диннәрнең барысы да уйгур язма истәлек-дә чагылыш тапкан. 1) “Манихейларның тәүбә догасы “ (5 гасыр), төзүчесе- -Бөтермиш тархан( кәгаздә, догалык, дини кануннар, Аллалар, яхшы һәм начар гадәтләр хакында мәглүмат бирелә. 2) Алтун Ярук (Алтын балкыш, 10 гасыр)- ( кәгаздә, кытай теленнән борынгы торки шәһәр Бишбалыкта яшәүче тәрҗ.иткән., будда дине, аны тоту кагыйдәләре, дәвалау ысуллары хакында сөйләнә. Үгет нәсыйхәт бирелә).

Гарәп язулы ист-р: 1. М.Кашгарый “Диване лөгатет-төрк” (11гасыр) – төрки телләр сүзлеге, мәкалләр, әйтемнәр, й ола җырлары, эпик поэзия үрнәкләре бар, үгет-нәсихәт, уңай һәм тискәре гадәтләр, йола-кагыйдәләр китерелә. 2) Й. Баласагунлы “Котадгу белег” (“Бәхетле булу белеме” 1069-1070 елларда Кашгар шәһәрендә иҗат ителә, уйгыр ханы Кара Бограга багышланна) – поэма, сюҗетлы: Көнтугды патша үзенең вәзире Айтулды һәм улы Үгделмешнең гадел, акыллы-зирәк идарә итүләре тур. Төзелеше ягыннан 4 кисәк: пәйгамбәрләрдән соң идарә иткән 4 хәлифә мактала. Керештә мөселманнарның пәйгамбәрләренә дан җырлана. Идарәчеләр арасында хат язышу, фикер алышу формасында. Гаделлек,идарә, акыл һәм саклык дигән 4 сыйфат хакында сүз алып барыла, киңәшләр, үгет бирелә.

2. Болгар чоры тат. яд.(легендалар). К.Гали "Кыйссаи Йосыф. 10 гас. 2яр. (1236) Идел буенда Болгар дәүләте барлыкка килә. Югас. азагында аның тотрыклы территориясе билгеләнә. Ул төньяктан (хәз. Пермь өлкәсе) алып көньякка-Каспий диңгезенә кадәр, көнб. Сура елгасына, көнч. Урал тау итәкләренә кадәр сузыла. Идел буе Болгар дәүләтендә төрле кабиләләр яши. Күпчелек кабиләләр төрки телдә сөйләшәләр. Башкаласы 10-11гас. Болгар шәһәре, 12гас. Сувар, 12-13гас. Биләр була. Болгарда культура һәм әд-тзур үсешкә ирешә. 920е. алып Болгар дәүләтендә тимер акча сугыла башлый. 11гас. болгарлар Европада 1нче буларак биналарны үзәктән җылыту системасын кулланалар. Болгар халкы корыч кою, игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек, сунарчылык б/н шөгыльләнәләр. Болгарда фән гарәп телендә, әд-т төрки телдә иҗат ителгән. Тарихи документлар Болгар дәүләтендә Якуб ибне Ногман исемле зур галим яшәгәнлеген әйтә. Аның "Болгар тарихы" исемле китабы булуы билгеле. Болгар чорына караган әд. ядкарьләр итеп без Урта Азия якларыннан Идел буена килеп чыккан әс-не күрсәтә алабыз. Болгар ярында яшәгән Хуҗа Әхмәт Ясәвинең "Диване хикмәт"әс. билгеле. Бу китапта мооаль проблемалар күтәрелә. Әхмәд Югнәки "һибәтел хакаикь" ("Хакыйкать бүләге" ) китабы. Риваять һәм легендалар Болгар төзелүгә, ислам дине таралу мәсьәләсенә багышланганнар. Легендалар-"Изге кеше"(Болгарга изге кеше килә,Болгарның падишаһы белән хатыны авырыйлар,изге кеше минем динне кабул итсәгез дәвалыйм ди.Шулай эшлиләр.Моны Хәзәр падишасы ишетә һәм сугыш башлый, изге кеше сугыш башларга куша,һәм алар Хәзәрне җиңәләр,Хәзәр падишасы ниндидер атка атланган кешеләр күрә,алар минем гаскәрне үтерделәр ди. Бу кешеләр – изге кеше тарафыннан җибәрелгән гаскәрләр. Изге кешенең исеме Белар була, шуны үзгәртеп Болгар диләр). "Хан кызының фалиҗ авыруыннан терелүе"(Айдар хан кызы туйбикә авырый, табибларга курсәтәләр, дәваланмый. Вәзире 3 гарәпне чакырырга киңәш итә, тегеләр килә, каен себеркесе кирәк була, ләкин искесе була, гарәп таякны ңиргңә кадап каен үстерә, шуның себеркесе белән чабалар, кыз мунчадан йөгереп кайта. Моны күреп болгар ханы ислам кабул итә, башкалар да иярә, гарәпнең берсе кызга өйләнә) һ.б. Риваятьләр-"Сөйләйман хуҗа", '"Туйбикә мәдрәсәсе" һ.б. К.Галинең "Кыйссаи Йосыф" әс. (1212-1236ее фараз ителә). Иосыф-Зөләйха сюжеты К.Галигә кадәр дөнья әд-да билгеле булган. Хәтта галимнәр әлеге сюжетның аерма элементларын б.э.к. яшәгән борынгы финикиялеләр, ассиро-вавилон, сириялеләр ара-да таралган мифларда табалар. М-н, бор. Мисыр җирендә бик популяр булган Осирис-Исида тур-гы миф күпмедер Иосыф-Зөләйха сюңетына охшаган. Соңрак бу миф яһүдләрнең изге китабы Библиягә килеп керә. Библиядән христианнарның изге китабы Ветхий Заветка күчә. Аннан Йосыф сүрәсе астында Көрьәнгә килеп керә һәм көнч. әд-да әлеге сюжетка күпсанлы әс-р иҗат ителә. К.Гали дөньяви проблемаларны алгы планга куя. Поэманың сюҗет нигезендә ата б/н улның 1 -1 сенэ тугрылыгы ята. Йосыф б/н Зөләйха мәхәббәте ярдәмче рольләрне генә уйный. Әс-нен төп идеясе гадел, хөкемдар Йосыф тәхеткә килгәнче бик күп авырлыклар кичерә, кардәшләренең хыянәте, кол итеп сатылу, зинданнарда утыру Йосыфка тормышның мәгьнәсен, гади халыкның михнәтле тормышын аңларга ярдәм итә. Тәхеткә утырган Йосыф халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яши. Аның мәмләкәтендә сыйнфый тигезсезлек юк, кешеләр үзара дус. Котычкыч ачлык килгәч, Йосыф амбарларын ачып, ашлык тарата. Йосыф б/н Зөләйха образларында язучы кешелекнең 2 яртысы ө/н идеаллары формалаштырып килә. Йосыф ир-атлар ө/н идеал, ул җәмгыяви шәхес, халыкка, Аллага хезмәт итү эшен ул үз мәнфәгатьләреннән өстен куя. Ул акыл б/н эш итә. Зөләйха хатын-кызлар символы, ул хис-тойгы б/н яши.

3. Алтын Урда чоры әд-ты. Котб "Хөсрәү вә Ширин". С.Сараи “Гөлстан бит төрки әсәре”. Болгар дәүләте тормышы монгол яулап алулары нәтиҗәсендә бозыла. 13гас. 1нче ярт. монголлар бөтен дөнья күләмендә 1 империя булдыру максатыннан чыгып, үзләренең террит-н киңәйтә башлыйлар һ. күрше тирә халыкларны буйсындыра-р.1220е Урта Азия һәм Иранны басып алалар һ. 1223е Кавказ аркылы чыгып Урал-Идел буйларына юнәләләр, 1223е монголлар рус кенәзлекләрен тар-мар итәләр һәм Идел буе Болгар дәүләтенә ташланалар, ләкин болгарлар монголларны тар-мар итәләр. 1236е Биләр шәһәрен алалар. Монголлар бик күп территорияне басып алалар һ. зур дәүләт барлыкка китерәләр.Батый хан Болгар шәһәренең зурлыгына хәйран кала һ. Алтын Урданың башкаласы дип Болгарны йөртә башлый.Берничә елдан соң гына үзенә махсус атап Сарай-Бату дигән башкала төзетеп шунда күченә.Алтын Урда чорына караган риваятьләр һәм легендалар: "Хан кызы Алтынчәч", "Янмый торган кыз легендасы", "40 кыз"(Кызлар зираты” – 40 кыз күмелгән), "Аксак Тимер" һ.б.(Суфыйчылык әд-ты-2нче исеме тәсавыйф, ислам динендәге мистик-фәлсәфи юнәлеш, нигезендә аскетизм һ. мистицизм ята.4 баскычы бар,1нче күренекле суфыйчылар:Рәбига Гәдәвия, Хәсән Басрый). Котб "Хөсрәү вә Ширин" (1342) Поэманың кулъязмасы 1913 е. Парижның милли китапханәсендә табыла.Әсәр ахырында автор үз әсәрен Алтын Урда ханы Тынибәк һ. хатыны Мәликәгә багышлавын хәбәр итә.Әсәрдән тыш шагыйрь шәхесе турында мәгьлүмат юк.Үзбәк галимнәре Котбны Харезмда яшәгән диләр һ. Котб Харәзми дип йөртәләр, л/н бу фараз исбатланмаган.Татар галимнәре Котбны Идел буенда яшәгән шагыйрь диләр. Котб үз поэмасына сюжет итеп Шәрыкь әд-да популяр булган Ширин Фәрһад Хөсрәү мәхәббәт өчлегенә корылган сюжетны ала. Бу сюжетка күренекле фарсы-гарәп төрки язучылар күп санлы әсәрләр язганнар. Котб үзенә чыганак итеп атаклы фарсы телле азәрбайҗан шагыйре Низами Ганҗәви "Хөсрәү вә Ширин" поэмасына алган. Аның бу поэмасына ияреп барлыгы 40 әсәр язылган Билгеле 1 әсәргә ияреп, анын б/н әдәби осталыкта ярышып язылган 2нче әсәр нәзирә дип атала Котб һ. Низами поэмалары ара-да шактый гына аерма бар.Бу бигрәк тә кереш өлештә күренә. Низами Тогрул Арысланга багышланган, ә Котб Алтын Урда ханы Танибәккә багышлаган.Әсәрнең кереш һәм бетем өлешләрен Котб үзенчә язган, ә әс-нең сюжеты нигездә Низамидагыча калган, бары кайбер детальләр генә үзгәргән.Котб бигрәк тә хис-кичерешләрне, фәлсәфи уйлануларны, төрле тасвирларны биргәндә мөст-ль иҗат итә Низами әсәре Котб ө/н илһам чыганагы булып тора Котб Низами поэмасын үзе яшәгән чорга, үзе яшәгән җирлеккә яраклаштыра.Ш. к. Котб әсәрен ярым-нәзирә, ярым-оригиналь әсәр диләр. Әс-нең үзәгендә мәхәббәт темасы тора. Ул геройларның эчке кичерешләре, үзара мөнәсәбәтләре, авторның уйланулары, лирик чигенешләре аркылы ачыла.Төп геройлар Ширин б/н Хөсрәү. Ширин тышкы яктан да, эчке сыйфатлары б/н дә матур, күркәм холыклы олы җанлы итеп бирелгән. Аңа гуманистик сыйфатлар-тугрылык, рухи сафлык, кыюлык, гаделлек, намуслылык хас. Хөсрәү Ширинне ярата, ә/а аның мәхәббәте эгоистик хар-да. Үз теләкләре, мәнфәгатьләре тур-да гына уйлаган Хөсрәү Шириннең эчке кичереш-ре тур-да уйлап та карамый.Әсәр башында мәхәббәткә җиңел караучы Хөсрәү Шириннең тугрылыгы, хисләре йогынтысында яхшы якка үзгәрә, л/н Фәрһадның үлеме аның намусында кала.Хөсрәү б/н Фәрһад конфликты аның гади ташчы егет каршында түбәнлеген, әхлакый көчсезлеген күрсәтә.Эгоистик мәхәббәтнең чын мәхәббәт түгеллеген һәм була да алмаячагын ассызыклый.Язучы мәхәббәткә тирән фәлсәфи һ. социаль мәгьнә сала.Аның карашыңча, сөю хисләре бар кешенең дә күңелен пакьләндерә, начарлыктан арындыра, чын мәхәббәт булган җирдә бернинди социаль золымга урын юк. Бу исә Урта гасырларда барлык көнч. әд-да киң таралган гуманизм күренешләрнең бер чагылышы.Әс-дә гадел патша идеясе аркылы автор җәмгыятьне бәхетле итәргә тырыша.Аныңча, әгәр патша-р гадел идарә итсә, җәмгыять тә матур яшәр иде Фәрһад коедан егылып төшеп үлә.

Сәиф Сараи – Алтын урда чорының күренекле язучысы. 2 кулязма буенча билгеле.

“Гөлестан бит төрки” (Төрки телләр дөньясы”) – әсәрнең бердән-бер кулязмасы бүгенге көндә Голландия-ң Лейден университеты китапханә-дә саклана. Аның тур.беренче тапкыр голландия галиме Р.Дози яза, тасвирлама төзи.шуннан бөтендоня өйрәнә башлый(татарлардан: Хатип Госман,Х.Миңнегулов). Бу С.Сараиның тәрҗемәи эшчәнлеге. Фарсы шагыйре Сәгди Ширазинең “Гөлестан” әсәрен төрки телгә т.итә. Тема ягыннан 8 бүлеккә-бабка бүленгән, анда 182 хикәят бар. С,С. Шуларның 178-н турыдан-туры тәрҗемә итә, калганнарына үзгәрешләр кертә. Аеруча кереш һәм бетем өлешләренә үзгәрешләр кертә. Кереш бераз кыска, аерым кисәкләрнең урынын алыштырган һәм с.с.үзе иҗат иткән багышлау бар. Тәрҗ.вакытына С.С. 2 әдәби алым куллана: 1) нәзирә- шагыйр әсәрен алып, шул ук сюҗетка, темага яҗа әсәр язу. 2) контоминация – нәзирәнең бер формасы. Бер шаг-ң юлларын алып, андагы эчтәлеккә бәйләп үз юлларыңны ялгап иҗат итү, фикерне тагын да үстереп җибәрү(фикерне арттырып бирү).

4.Казан ханлыгы чоры эдэбияты.Казан ханлыгы чорына караган риваятьлэр хэм легендалар.Мохэммэдьяр ижаты. «тохвэи мэрдан» поэмасы.

15 йөзнең 1ярт. Алтын Урда дәүләте акрынлап таркала башлый, аның составына кергән кайбер халык-р, үзләрендә аерым ханлыклар төзеп, мөст-ль дәүләт булып яши башлыйлар(үзбәк, кырым, әстерхан, себер, казан ханлыклары).Бу дәүләтләрнең һәрберсендә экономика, эд-т һәм культура мөстәкыйльлеккә омтылыш күрсәтә. Моңа кадәр гомуми культура булып килгән төрки культура һәм әд-т аерым халык-ң культурасы булып әверелә. 1430-40е Идел буенда Казан ханлыгы барлыкка килә, башкаласы Казан шәһәре. Казан ханлыгы элеккеге Болгар дәүләте җирлегендә Болгар дәүләте ирешкән икьтисади һәм мәдәни казанышлар нигезендә барлыкка килгән феодаль дәүләт. 1431 е. Булат Тимур Болгар шәһәренә һөҗүм ясап тар-мар итә. Шушыннан соң Болгар шәһәре аякка басмый. Болгар территориясендә яшәгән халыклар Идел буенча югары күтәрелеп Казан шәһәрен төзиләр. 1438е. Алтын Урда ханнарының берсе Олуг Мөхәммәд Казанга килеп тәхеткә утыра. Шушы елдан башлап Казан ханлыгы мөст-ль дәүләт булып яши башлый. Кб. һәм кч. илләре арасында элеккеге гас. Болгар шәһәре нинди урын тотса, Казан да шундый рольне уйный башлый. Казан янында ел саен ярминкә оештырыла. Анда Ираннан, һиндстаннан сәүдәгәрләр җыела. Ш.и. Казан шәһәре Европа һәм Азия илләренең бик күбесе б/н сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыра. Бу аның культурасы, фәне үсешенә уңай йогынты ясый. Казан ханлыгы чорыннан күп кенә каберташ язмалары, рәсми документлар, фольклор әс-ре сакланып калган. Алар ара-да аеруча Сәхип Гәрәй хан ярлыгы игьтибарга лаек. Ул 1523е. Казанда язылган. Ярлык-ул хан тарафыннан үзенең якын кешесенә бирелә торган рәсми документ, тарханлык таныклыгы.

Легендалар: «Туйбикә казаны”(монгол ханы хантимер болгарны туздыра, шунда аның тезенә ук кадала-шуңа Аксак тимер, Туйбикә исемле хатын 15лэп кешене идел буена алып китә, үзе белән алган казанны җиргә күмеп куя – муллык китерсен дип, шул урында казан шәһәрен төзиләр), “Утсыз кайный торган казан”(), “Угым кая төшсә, каланы шунда салам”.

Шагыйрьләр: 1) Өмми Камал-15гас. яшәгән, 15йөз урт. иҗат иткән. Шаг-ң биографиясе әс-нән генә аңлашыла. "Мөнәҗәте зәгыйфь" ("Мескен кеше җыры") шиг-дә ул үзе турында хәбәр итә. Ул Идел буенда яшәгән, соңыннан Кырым һәм Төркия якларына киткән. Тормышы фаҗигаләр б/н тулы. Матди яктан мохтаҗлык кичергән. Аның улы үлә, кызы да бәхетсезлеккә очрый. Ул үзе дә авыру була. 19гас. "'Өмми Камал китабы" исеме астында аның шиг-р җыентыгы берничә тапкыр басылып чыга. 2) Мөхәммәд Әмин-тарихи шәхес. 1487-1519ее ара-да берничә тапкыр Казан ханы булган. Иҗаты тур-да аз билгеле. Безнең көннәргә бердән-бер “Гыйкаб” (“Уч алу”) килеп җиткән. Монда ул Идел буенда зур җимерүләр алып барган Аксак Тимер һәм халыкның аңа нәфрәте тур-да яза. 3) Гариббәк-16гас. урт. Казанда яшәгән. Аның Болгар дәүләтенең җимерелүе, соңыннан Казан ханлыгының Мәскәү дәүләтенә кушылуы турында шиг-ре бар. 4) Кол Шәриф-16гас. урт. яшәгән, Хан мәчетенең имамы булган. Аның безнең көннәргә 4 газәле һәм "Кыйссаи Хөбби Хуҗа" исемле поэмасы билгеле. Поэмасы 12гас. Урта Азиядә Сөләйман Бакырганый (Хәким ата-суфыйчылыктагы исеме) һәм Знче улы Хөбби Хуҗа ара-дагы мөнәсәбәтләре күрсәтелә. Мөхәммәдьяр иҗаты. Казан ханлыгының күренекле акыл иясе, шагыйре. Борынгы мәгълүматлардан күренгәнчә 1497е. Ык елгасы буенда Нугай Урдасы биләмәләрендә татар суфыйлары гаиләсендә туа. Безнең көннәргә аның 3 әсәре килеп җиткән: 1) 'Төхфәи мэрдан" ("Ир-егетләр бүләге")-1539-1540е Казанда иҗат ителгән, бу поэма аерым парча хикәятләрдән тора. Бу хикәятләрдә тормыш һәм табигать күренешләре турында сүз алып барыла, авторның эчке кичерешләре сурәтләнә, әхлакый һәм фәлсәфи карашлары чагыла. Шушы карашларга иллюстрация рәвешендә сюҗетлы хикәятләр китерелә.(Шаһ Харун, Заһид тур-да хикәят, игелекле кыз һәм саран ата хикәяте Һ.6.) 2) "Нуры содур" ("Күңелләр нуры") поэмасы 1542е. Казан шәһәре тирәсендә языла. Мөхәммәдьяр аны Урта Азия шагыйре Лотфиның "Гөл вә Нәүрүз" исемле поэмасыннан файдаланып язган.. Поэма Кырымнан килеп, Казан ханы булып торучы Сәхипгәрәйгә багышланган, 11 бабка бүленгән. Ул бүлекләрдә гаделлек, рәхим-шәфкать, юмартлык, сабырлык, туры сүзлелек, гафу итүчелек тур-да языла.3) "Нәсихәт" шигыре-символик образлар б/н язылган тирән эчтәлекле әсәр. Шагыйрь кеше күңелен бакча б/н чагыштыра, анда изге сыйфатлар, изге хыяллар күп икән.

5. 17йөз әд-ты. Мәүлә Колый. Тәхет ө/н көрәшләр нәтиҗәсендә Казан ханлыгы әкренләп үзенең көчен югалта. Төрле сәбәпләр нәтиҗә-дә 552е. Казан ханлыгын явыз Иван гаскәре басып ала һәм Казан ханлыгы Рус дәүләте эчендә кала. Үзәкләштерелгән Мәскәү патшалыгына кушылганнан соң, Казан ханлыгы үзенең икьтисади һәм сәяси көчен югалта. Рус булмаган халыкларга карата милли колониаль изү политикасы үткәрелә, Мәскәү патшалары вак дәүләтләрнең үсешен тоткарладылар, христиан булмаган халыкларны көчләп чукындыру һәм руслаштыру политикасы үткәрелде. Гасырлар буе ислам динен тоткан татар халкы, иманын саклап калу максатыннан мөселманлыкка һәм суфичылыкка тагын да ныграк сыендылар, фән, әхлак, мәгариф эшләре барысы да дин күзлегеннән карала, әдәби әс-нең дә эчтәлегенә ислам дине көчле йогынты ясый. Язучы-р, әдипләр үз әс-дә төп максат итеп Аллага буйсындыруны куялар, сабырлыкка өндиләр. Пәйгамбәрләрнең, изге кешеләрнең газап чигеп тә сабыр итүләре тур-да күпсанлы кыйссалар, хикәятләр языла. Петр 1 үткәргән реформалар нәтиҗәсендә Россия тормышы бик үзгәрә, ул империягә әверелә, сәүдә һәм промыш-ть үсә, Россия б/н Европаның мөнәсәбәтләре яхшыра. Мәүлә Колый иҗаты. М.К. әс-ре безнең әд-та 20йөз 20ел билгеле булды. Аның кульязма текстын тапкан әд-т белгече Фазыл Түйкә 1926е. бу турыда язып чыкты. Шуннан соң М.К. иҗатын өйрәнү фәнни нигезгә салына. Бу эшкә профессор Г.Сәгъди алына. Шагыйрь иҗаты 30-40ее мәктәп һәм ВУЗ программаларына кертелә башлый, ләкин совет хөкүмәте тарафыннан реакцион шагыйрь дип билгеләнеп, мәктәп програм-нан төшереп калдыралар. 1971е Камил Дәүләтшин М.К. хикмәтләре б/ча кандидатлык диссертац. яклый. 1996е Рәиф Мәрданов М.К. моңа кадәр билгеле булмаган 2 поэмасы ("Береккәннәр сыйфаты", "Хәл эш ризык сыйфаты") табылу тур-да "Казан утлары" журналында хәбәр итә һәм әсәр текстларын да урнаштыра. М.К. суфый шагыйрь. Иҗаты тулысынча диярлек Аллага булган мәхәббәт, аскетизм идеяләре б/н сугарылган (аскетлык-дөнья рәхәтлекләреннән ваз кичеп яшәү). Хуҗа Әхмәт Ясәви һәм Сөләйман Бакырганын традицияләрен тат. әд-да үстереп, М.К. хикмәт жанрында иҗат итә. Хикмәт – дидактик фәлсәфи характердагы, афористик яңгырашлы лирик җанр(“Нәчә кусаң, үткән гомер янә булмас”,”Атам-анам турында”, “Карендәшлек турында”). Күп кенә хикмәтләренә писсимистик рух хас, шагыйрь үзенең гамьсез узган гомере ө/н уфтана, үлем әҗәле турында борчулы сүзләр яза, шулай ук рухи остазы Мелла Мамайны мактап, аның галимлегенә сокланып яза, үз укучыларын дөнья малына кызыкмаска, бу дөньяга игьтибар бирмәскә, теге дөнья тур-да гына уйлап, гыйбадәт кылып яшәргә өнди. М.К. үзенең бу дөньяда күп гөнаһ кылган кеше итеп тасвирлаган, нәфесенең җиңелмәс бер дошман булуйн әйтә һәм Алладан гөнаһларын ярлыкавын сорый. М.К. дөнья мәшәкатьләреннән ваз кичергә, дөнья малы артыннан кумаска чакыра. Аның иҗатына дөньяви темалар да чит түгел. Ул игенче хезмәтенә дан җырлый. Игенче ул кешеләрне, хайваннарны туйдыручы, аның кулы-аягы тузанга батып беткән булса да, кешеләр каршында аның йөзе ак, ди. М.К. ялган суфыйларны үз хикмәтләрендә көчле тәнкыйтькә тота. Аның иҗатында үлем темасы гаять киң эшләнгән. Ул шаг-р суфый буларак ул Аллага мәхәббәт хисләрен белдерткән дистәләгән газәлләр язып калдыра.

Ата-ана турында” – безне ата-ана тудырды, хэллэрен ихтирам Б-н сорарга кирэк.

Карендәшлек турында” – карендәшләрең синең б-н булса, дошман куркыр.

Гариблек турында” – Хак бирмәсен беркемгә дә гариблек, гариблек һичкемгә кылмас тугрылык.

6 хикмәт – сабырлык турында. Сабырлыкка чакыра, һәр адымны алла б-н киңәшләшеп ясарга сорый.

6. 18 йөздә әдәбият үсеше. Г.Утыз Имәнинең тормышы,күпкырлы эшчәнлеге.Әдәби иҗатына идея-эстетик анализ.

Авыр чор-чукындыру көчәя. 1730 елларга кадәр керәшен татарлары саны 811 кешегә арта. Петр 1 вафатыннан соң Анна Иоановна көчле чукындыру оешмасы төзи.Мәчетләр юкка чыгарыла.Петербург төз-дә 5000артык татар катнаша,күбесе үлә авырулардан. Сәүдәгәрлек көчәя. Татар мәдәни тормышта да җанлану күзәтелә (2нче ярт). Патша хакимияте казан гимназиясендә оренбургта татар телен өйрәнү оештыра. 1923 елда тат.китап бастырыла башл.Сәяхәтнамәләр активлаша: “Исмәгыйл”, авторы Исмәгыйл бик Мөхәммәд улы.Эчтәлеге авторның истамбулда булган вакытында күргән, кичергәннәрне тәшкил итә. Аның күзәтүчән булуы күренә, корабта йөзүләр, пиратлар б-н сугыш мавыктыргыч итеп тасвирлана.Хат формасында язылган әсәрләр:”Батырша хаты”-халыкның күтәрелешкә килү сәбәпләрен аңлаткан елязма.Хикәятләр(киң таралган җанр,вакыйгалылык хас, чәчмә формада, үзәгендә кешенең эш-гамәле күрсәтелә). Бәетләр бар,лириклык хас,күбесе 2 юллык строфалардан тора. Мәдхия,мәрсия актив.төп максатлары-мактау. Габдессаләм-рухани,мөгаллим,шагыйрь. Лирик әсәрләр авторы.Әхмәдбик – шигырләре дини-суфыйчыл характерда.Үзен Болгари дип атый. Таҗетдин Ялчыгол – табиб,шагыйр,галим.15 китабы бар. “Рисаләи Газизә”-кызы газизә хөрмәтенә атый, дини –сыф.әсәр,кешеләрнең эшчәнлеге, әхлагы тасв.Наданлыык һәм суф-ны тәнк. Габдерахим Утыз Имәни- чиремшән районы авылында туа.яшли әти-әнисез кала, җиңгәсе тәрбияли.күп вакытын мәдрәсәдә үткәрә. Тиз уйлаучан, шаян, зирәк.Аны укымый торган бала диләрОренбургта мәдрәсәдә укый. Урта Азиядә була.Хатыны үлгәч Мәрсияләр яза.Азиядән кайткач укыта башл.,авылда мәдрәсә салдыра.Татар, гарәп,фарсы,таҗик,үзбәк,төрек телләрен белә.Шигырләрен төрле телләрдә яза. Мирасынның яртысын сүзлекләр алып тора. Тәрҗемәче дә була. Күренекле кешеләр тур.белешмәләр төзи. Астрономия, иктисад,гигиенадан хезмәтләре бар. Шагыйр: “Читтә йөрүче гарипләргә бүләк”, “Бурыч-дуслыкны кисү качысы”. Поэмалары(унау-аның иҗат йөзе, иҗтимагый карашы ачык чагыла), мәдхия,мәрсияләре бар. Гыйлемле булуга зур игтибар бирә. Сөйләшә белү тур.күп яза. 120 хезмәте мәглүм. Төп мотив – мәгрифәтле булу мәсәләсе. “Мөһиммәт-ез-заман” поэмасы-әхлак мәсәләләренә багышл.тормыш-көнкүреш мәсәләләрен күтәрә,замандашларын илгә хезмәт итеп, белемле булырга өнди. Чәчмә әсәрләр дә язган(30дан артык),күбесе гарәп,фарсы телендә, фәнни характерда: шәригат мәсәләләре яктырта: “Сәеф-ес-сарим”,”Рисаләи мөһиммә”... Китаплар күчереп яза(Сәгдинең “Гөлестан”). Борынгы мифларны фәнни өйрәнүгә нигез салган. Аның тур.1нче мәглүмат бирүчеләр: К.Насыйри,Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин(“Асар”). Зур күләмле хезмәт: Үлмәс Беляева тараф.языла.(1948 елларда.

7. 19гас. 1ярт. тат. поэзиясе (Ә.Каргалый, Һ.Салихов, Ш.Зәки-Суфый). 19гас. 1ярт. шигьри әс-дә дини, дөньяви мотивларның торган саен ныграк аерымлана баруы күренә. Бу чорда язылган шиг-дә шагыйрь яшәгән төбәк географик тирәлек, аның үзенчәлекләре калкурак чагылыш таба, шыгыйрь үз әс-нә биографик моментны ешрак алып керә. Аерым әс-р реаль тормыштан алынган тәэсирләр нигезендә язылалар. Болар барысы 19гас. 1ярт. поэзиясе әкренләп булса да дөньяви эчтәлек ала башлый дигән сүз. Бу чорда шаг-ләр күбрәк мәдхия, мәрсия, касыйдә, дини эчтәлектәге тезмә әсәр жанрында, китап стилендә калын гарәп-фарсы сүзләре б/н аралаштырып язганнар. Мәрсияне шагыйрь Утыз Имәни, Ә.Каргалый, Һ.Салихов, Ш.Зәки һ.б. кулланган. Әбелмәних Каргалый Оренбург янындагы Каргалы ав-да туган. Яшүсмер чакта Бохарага барып укый, 1816е. ул Бохара әмире Мөхәммәт Йосыфның илчелегенә юлдаш һәм аның язучысы булып Төркиягә бара'. ЗОкөн торгач, ул үзе генә хаҗ кылу ө/н Гарәбстанга китә. Юл уңаенда Мисырга туктый, хаҗдан соң Истамбулга кире кайта, тик бераздан туган җире Сәгыйть бистәсенә кайта. 1826е. вафат була. Ә.К. татәд-наяна мотив-Россия гражданлыгы мотивын алып керә. Аның шиг-ре 2 китап буенча билгеле: 1) "Өмми Камал" исемле җыентыкка. Бу китапта Ө.К. әс-ре б/н беррәттән Ә.К. да Юшигыре теркәлгән; 2) "Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-бистәви әс-Сәгыйди"-бу китапта Ә.К. гарәп телендә прозада язылган төрле хикәятләрнең шигьри һәм ирекле тәрҗемәсе бирелгән. Бу 10 хикәяттә күренекле суфыйлар тормышыннан кызыклы вакыйгалар бәян ителә. Ә.К. лирик шиг-р авторы да. "Җиһанның шаһы" дигән лирик ә-дә үз эчке дөньясын яктырта. Барлык суфыйлар к/к ул да үз-үзеннән риза түгел, җаны тынгысыз, күңелендә бетмәс гамь. Нәфесен жинә алмау, Аллаһ б/н кавыша алмау шаг-ләр әд-на писсимистик рух өсти. "Галәм әйванида" дип башланган шигьри парчасында шагыйрь туган як табигатенә соклана. Авторның эпистоляр җанрда язылган шигьри хат, эпиграмма рәвешендә язылган әс-ре дә бар. Аларны конкрет шәхесләргә багышлаган. Һибәтулла Салихов Оренбургтан ерак түгел Чебешле ав-да мулла гаиләсендә туа. Һ.С. әс-ре 3 китапта билгеле: 1) "Мәҗмәгь әл-әдәб" ("Әдәп җыентыгы"); 2) "Төхфәт әл-әүляд" ("Балаларга бүләк"); 3) "Дөрре кәлям" (" Сүз энҗеләре"). Һ.С. үз заманында шактый билгеле булган суфый ишан Вәлид Каргалыйдан тәрбия күреп ишан дәрәҗәсенә күтәрелгән. Шуңа күрә суфый шаг-р "Мәҗмәгь әл-әдәб" китабында әхлак мәсьәләләре тур-да сүз йөртә, фикерләренә иллюстрация рәвешендә кайбер хикәяләр дә китерә. Һ.С. атаклы шигыре-"Тәндә җаным". Ул элекке мәдрәсәдә шәкертләр гимны булып йөргән. Шәкертләр аны яттан белгәннәр. Дөньяның фанилыгы, дөнья эшенең файдасызлыгы тур-да яза. Үзенең бик гөнаһлы, Алла каршында гөнаһлары ө/н тәүбә кылмавын ачынып яза. Шәмсетдин Зәки Суфый Оренбург өязе Зәк суы буенда урнашкан Ишмәт ав-да туа. Ул сукыр шагыйрь, аның 53 шиг-ре табыла. 46сы татарча, 6сы гарәпчә, 1се фарсы телендә. Ул әс-нә яңа образ-"карчыга" образы кертә, сәламәтлек тур-да, чиста күңелле булу тур-да яза. Ш.З. философ галимнәргә, акыл ияләренә югары бәя бирә, гомумән, милләтен укымышлы булырга чакыра.

8. ХIХ йөзнең II яртысында мәгърифәтчелек әдәбияты формалашу. Күренекле мәгърифәтчеләр.

Әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре:

- иҗтимагый-тарихи, мәдәни вакыйгалар һәм мәгърифәтчелек хәрәкәте тәэсирендә әдәбият, үсеә-үзгәреш кичереп, яңа төрләр һәм жанрлар белән байый; гасырның соңгы чирегендә реалистик проза мәйданга чыга, драматургия беренче адымнарын ясый;

- әдәбиятның иҗтимагый роле арта, газета-журналлар булмаган чорда әдәби әсәрләр мәгърифәтчелек идеяләрен таратуда, пропагандалауда, гомумән, халыкка җиткерүдә мөһим чара булып тора;

- әдәбиятның Яңарыш чорына аяк басуын белдереп, мәгърифәтчелек реализмы формалаша, һәм ул мондый идея-эстетик карашларга, иҗат принципларына нигезләнә:

а) кешене реаль тормыш белән тыгыз мөнәсәбәттә бирү, ягъни “табигый кеше” образын мәйданга чыгару;

ә) милләтнең бүгенгесен һәм киләчәген кайгырту, аны алдынгы милләтләр белән бер сафка чыгаруны ахыр максат итеп кую;

б) сыйнфый каршылыкларны инкарь итеп, милләтне бербөтен итеп карау, еш кына милләт төшенчәсен киң планда, ягъни мөселманлыкка бәйләп аңлату;

в) халык тормышын яхшыртуны гыйлемгә, әхлакый сыйфатларга, тәрбиягә һәм әйләнә-тирәгә мөнәсәбәттә карау;

г) конфликтның яңалык белән искелек көрәшенә нигезләнүе һәм аның әхлакый яссылыкта хәл ителүе;

д) геройларны я уңай, я тискәре итеп сурәтләү һәм каршылык беренчеләрнең җиңүе, икенчеләрнең хурлыкка калуы белән чишелү;

е) идеал кеше образы тудырылу, аның тышкы кыяфәте генә түгел, рухи дөньясы да күркәм итеп бирелү.

Поэзия:

- поэзия, традицияләргә таянган хәлдә, чынбарлыкка, халыкны борчыган мәсьәләләргә якынаю рәвешендә үсә;

- гасырныд 1 яртысындагы суфичыл, дини-әхлакый, дөньяви юнәлешләр саклана, әмма аларның үзара мөнәсәбәте җитди үзгәрешләр кичерә;

- суфичылыкка хас идея-эстетик карашлар Г.Чокрый, Б.Вәисов һ.б. иҗатында урын алса да, кешене Аллаһы колы итеп санау, фани дөньядагы табигый ихтыяҗларны кире кагу һ.б. сыйфатлар кими, акрынлап чынбарлык мәсьәләләренә йөз белән борылу сизелә;

- дини-әхлакый карашлар камил шәхес тәрбияләү, әхлакый кыйммәтләрне яклау һәм саклау фикерләре белән кушылып китә, Аллаһы кушканнарга нигезләнеп яшәгән кешенең көнкүрештә дә башкаларга үрнәк булуы танылган шәхесләрнең әдәби образлары аша сурәтләнә (М.Акмулла “Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе);

- дөньяви юнәлеш, мәгърифәтчелек идеяләре белән кушылып, алгы планга чыга, ул тема-мотивларның артуында, сурәт чаралары баюда, поэзиянең чынбарлыкка якынаюында, яшь авторлар килүдә һ.б. чагыла;

- шигърияттә халыкның үткәненә, күренекле шәхесләргә мөрәҗәгать итү арта (Г.Чокрый “Мәдхе Казан”);

- әсәрләрдә белемлелек, әхлакый сыйфатлар мактала, наданлык, әхлаксызлык кискен тәнкыйтьләнә;

- тәрбия, әхлак, гаилә мәсьәләләренә игътибар арта, бу аеруча хатын-кызлар иҗатында киң чагылыш таба (Г.Сәмитова);

- шигъриятнең аерым вәкилләре, яңа традицияләр эзләп, рус поэзиясенә мөрәҗәгать итә (Я.Емельянов);

- романтик сюжетлы дастаннар популяр булып кала (Ә.У.-Кормаши);

- төп жанрлар: мәдхия, мәрсия, газәл, сәяхәтнамә, дастан-кыйсса, шигъри хат, мөнәҗәт, табигать лирикасы һ.б.

Проза:

- әдәбиятның реализм юлына чыгуын, заман таләпләренә йөз белән борылуын билгеләүче фактор буларак, мәгърифәтчелек прозасы мәйданга чыга;

- беренче реалистик әсәрләр рус-Европа әдәбияты йогынтысында языла (М.Акъегет, З.Бигиев романнары);

- мәгърифәтчелек прозасында мондый идея-эстетик сыйфатлар күзәтелә:

а) чынбарлык вакыйгаларына мөрәҗәгать итеп, еш кына аларның кайда һәм кайчан баруын күрсәтү;

ә) укучыга якынрак булу максатында, әдипнең әледән-әле аңа мөрәҗәгать итүе яисә хикәяләүгә катнашып китүе;

б) автор идеалының белемле, әдәпле геройда чагылуы, аның шәхес иреген яклаучы, милләт мәнфәгатен кайгыртучы итеп бирелүе;

в) әсәрләрдә гаилә тәрбиясенә һәм мәктәп-мәдрәсәләрдә укыту-тәрбия эшенең куелышына зур игътибар бирелү, кешенең әйләнә-тирә йогынтысында формалашуын күрсәтү;

г) хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсенең җитди проблема итеп куелуы;

д) тел-сурәт чараларының баюы, камилләшүе, юмор-сатира алымнарының киңәюе, пейзаж, портрет характеристикаларына иркен мөрәҗәгать итү, психологизмның тирәнәюе;

е) төп жанрлар: хикәя, повесть, роман, сәяхәтнамә һ.б.

Драматургия:- ХIX йөзнең соңгы чирегендә драматургиянең беренче адымнар ясавына тәэсир иткән шартлар:

а) ерак тамырлары белән халык авыз иҗатына барып тоташуы;

ә) Казанда актив эшләп килүче рус театрының тәэсире, укымышлы яшьләрнең рус, төрек һәм алар аша Европа язучыларының пьесалары белән танышуы, үрнәк алуы;

б) иҗтимагый-мәдәни тормыштагы яңарыш һәм әдәбияттагы эчке сыйфат үзгәрешләре нәтиҗәсендә яңа әдәби төрнең мәйданга килүен тизләтү;

- беренче драма әсәрләре гаилә-көнкүреш вакыйгаларына нигезләнеп (Г.Ильяси “Бичара кыз”, Ф.Халиди “Рәдде бичара кыз”, Г.Камал “Бәхетсез егет”, Г.Исхакый “Өч хатын берлән тормыш” һ.б.), аларда шәхес иреге, хатын-кыз азатлыгы, гаилә кору мәсьәләләре күтәрелү;

- бәхет мәсьәләсен, байлыктан бигрәк, шәфкатьле, акыллы, укымышлы булу белән бәйләп карау. “Яхшылыкка – бәхет, начарлыкка – җәза” концепциясенең тормышка ашырылуы;

- мәгърифәтчелек идеологиясенә бәйле конфликтның искелек белән яңалык каршылыгына нигезләнүе;

- пьесаларда яңарышка комачаулаучы һәртөр искелек-артталыкка, наданлык-әхлаксызлыкка каршы тәнкыйтьчел эчтәлекнең өстенлек итүе;

- әсәрләрнең сәнгати яктан йомшаклыгы: сөйләп аңлату өстенлек итү, монологлар күп булу, конфликтның җиңел хәл ителүе, образларның тулысынча эшләнеп җитмәве һ.б.

Халыкка якынрак булу өчен әдипләр чынбарлыктагы реаль күренешләргә активрак мөрәҗәгать итәләр. Бу исә реализмның торган саен киңрәк урын алуына китерә. Шул рәвешле, кешене көнкүреш-яшәеш белән тыгыз мөнәсәбәттә һәм белем-тәрбиягә нисбәтле сурәтләүгә нигезләнгән мәгърифәтчелек реализмы мәйданга чыга. Аның мөһим сыйфатлары булып чынбарлыкка мөрәҗәгать итү, «табигый кеше»не (Руссо) үзәккә алу, халык тормышын яхшыртуны гыйлемгә, әхлак тәрбиясенә һәм тирәлек шартларына бәйләп карау, искелек һәм яңалык көрәшен чагылдыру, рационализмга нигезләнү һ.б. тора. Мәгърифәтчелек реализмы XX йөз башы әдәбиятында да саклана, әмма иң зур казанышлар тәнкыйди реализмга, Ауропа тибындагы романтизмга ияреп язылган әсәрләр белән бәйле.

Реализм нигезендә татар прозасы мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган, татар тормышына заман куйган мәсьәләләргә йөз белән борыла. Мәгърифәтче язучылар иҗатында зур күләмле жанрларга игътибар арта. Матур әдәбиятның үзәгендә җир кешесе, милләт язмышы тора, халыкны агарту, милләтне мәгърифәтле, мәдәниятле итү мәсьәләсе әдәби әсәр үзәгенә куела. Реализм принципларын үзләштерү барган әдәбият яңа тасвирый алымнар, чараларга мөрәҗәгать итә: җанлы сөйләм, тасвирлап язу, пейзаж күренешләре, портрет, образ-күренеш, сатирик чаралардан ирония h.б.

МУСА АКЪЕГЕТ - реалистик прозага нигез салучыларның берсе. Татар милләтен мәгърифәтле итү, алга җибәрү идеяләре белән сугарылган "Хисаметдин менла" романын иҗат итә. Гимназист Әбүзәр Дәүләтгилдиев, мастерской хуҗасы Гайса Зурколаков, Мохтар образлары аша язучы милләтне алга илтү юлларын гәүдәләндерә; мәгърифәтчелек, капитал туплау; көч, хезмәт куеп табылган байлыкны милләт файдасына тоту идеясен алга сөрә.

РИЗА ФӘХРЕТДИНОВ "Әсма (яки гамәл вә жәза)" романында үзәк героиня Әсманың маҗаралы язмышы ярдәмендә яхшылык һәм явызлык, укымышлылык һәм наданлык, әдәплелек һәм әдәпсезлекнең бәрелешен күрсәтә.

Мәгърифәтчелек әдәбиятын үстерүгә Ф. КӘРИМИ зур өлеш кертә. "Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы" хикәясендә иске тип мәктәп-мәдрәсәләр тәртибен, дөньяви ихтыяҗларга җавап бирмәгән уку программаларын, укыту алымнарын кире кага. "Салих бабайның өйләнүе", "Мирза кызы Фатыйма" хикәяләрендә мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләрен гуманлы ноктадан торып яклый. Геройларның үз бәхетләре өчен көрештә ныклыгын хуплый.

Әдип һәм педагог ЗАКИР ҺАДИ "Бәхетле кыз", "Бәхетсез кыз" повестьларында хатын кыз бәхете мәсьәләсен гаиләви һәм тәрбияви тирәлек, мохиткә бәйләп xәл итә. "Җиһанша хәзрәт" повестенда кешене, аның яшәү рәвешен тәнкыйди планда тасвирлый. Шәхес һәм тирәлек мәсьәләсен тагын да киңрәк хәл итә. Җиһанша хәзрәт образы аркылы халык җилкәсендә яшәүче сорыкорт ишаннарның җитлегү процессын күрсәтә.

10. Р.Фәхретдинов "Сәлимә, яки гыйффәт", "Әсма, яки гамәл вә җәза". Бөгелмә өязе Кичүчат ав-да мулла гаиләсендә туа. Күпкырлы эшчәнлек алып барган галим һәм мәгьрифәтче. Рационалист галим. Аның төп гыйльми хезмәте 18томлык "'Асар" ("Әсәрләр яки эзләр") биобиблиографик әсәрләр. 18 томның 15томы басылган 3 томы кульязма хәлендә. "Асар"да һәр укымышлының мөмкин кадәр тулы биогафиясе, шәҗәрәсе, балалары, укытучылары, шәкертләре, хезмәтләре тур-да киң мәгьлүмат бирелә. Монда Югас. алып, 20йөз башына кадәр яшәгән барлык татар укымышлылары хакында информ. табарга була. Шуңа күрә "Асар"ны татар культурасының тарихы энциклопедия дип атарга мөмкин. Р.Ф. бу хезмәтендә кайбер тарихи, әдәби мәсь-гә карата үзенең үзенең тәнкыйть фикерләрен дә яза. Галим буларак икенче зур хезмәте "Мәшһүр ирләр" сериясендә чыккан китаплар. Монда Р.Ф. көнч. илләрдә яшәп, зур әдәби һәм тормышы тур-да яза. Өченче зур хезмәте 1903е басылган 445 биттән торган "Мәшһүр хатыннар". Бу китапта күренекле мөселман төрки хатын-кызлары тур-да материаллар бирелә. Әдип. 2 зур әсәре: "Сәлимә яки гыйффәт" (1899), "Әсма яки гамәл вә җаза" (1903). Журналист. 1 нче рус револ-нән сон газета-җурнал чыгару, мәкаләләр язу эшенә керешә. "Шура" җурн-ның баш редакторы. Педагог. Мәдрәсәләрдә укыта, педагогик максатларда рисаләләр, трактатлар яза: "Кыз балаларга нәсихәт", "Ир балаларга нәсихәт". Зур дин галиме һәм рухани. Окт. револ-нән соң ул мөфти була, диния нәзарәтендә җитәкчелек итә. Уфадагы диния нәзарәтендә казый була. Тарихчы. "Алтын Урда ханнары", "Болгар Һәм Казан төрекләре" дигән китаплары бар. 2әсәре дә мәгьрифәтчелек рухында язылган. 1 нче әсәре-ясалма сюҗетка нигез-гән, күләме зур булса да, әсәрнең вакыйгалары аз. Пароходта танышып киткән егет б/н кыз сәяхәт вакытында бер-берсенә гашыйк булып өйләнешергә булалар. Примитив сюжет, ләкин Р.Ф. үз әсәренә күп гыйльми һәм педагогик материаллар туплап бирә. Һәр бүлектә укучыга тарихи-этнографик, лингвистик, сәяси, мәдәни мәгьлүматлар бирелә. Сәлимә-Иран баеның кызы, идеал, үрнәк хатын-кыз итеп бирелә. Ул Фәхран унив-да укып дөньяви һәм дини гыйлемнәр үзләштергән. Әтисе үлгәч, әнисе б/н әтисенең сәүдә эшен дәвам итәләр. Р.Ф. сафлык, чисталык к/к сыйфат-ны татар хатын-кызларында күрергә тели. Әсәр 1 заттан, шәкерт исеменнән языла. Шәкерт яхшы гына белем алган, әти-әнисе яхшы кешеләр. Мәдрәсәне тәмамлагач, чит илгә китеп укуын дәвам итәргә уйлый. Егет Сәлимә б/н уртак тел таба, Самарада төшеп торалар. Сәлимә 1 кыз б/н сөйләшә, ул кыз 4 кыш укыган, укый-яза белми, ысулы кадим б/н укыган. Бакуда егет Исмәгыйль Гаспралының "Тәрҗеман" газетасын алып укый. Шәкерт һәм Сәлимә бергә калалар. 2нче әсәре-сюҗеты катлаулырак. Әсма исемле кыз һәм әтисе Габбас мулланың баштан кичкәннәре тасвирлана. Төп идеясе-ни чәчсәң, шуны урырсың, явызлыкның җәзасы, яхшылыкның бүләге бар дигән лейтмотив. Габбас-алдынгы фикерле мулла, балаларны җәдитчелеккә өйрәтә, хатыны Гаишә ада әйбәт. Кызлары Әсмага яхшы тәрбия бирергә омтылалар. Хикмәт хаҗи Габбаска ачу тота, ул аны үзенең кияве итмәкче була, ә Габбас аның кызына өйләнми. Акча җыю вакытында Муса исемле кеше акчасын югалта, моны Габбас муллага сылтыйлар. Габбас хажга дип авылдан чыгып китә. Ул үлде дигән хәбәр тарала. Әсма әнисе б/н кала, соңрак әнисе дә үлә, өйләре яна. Әсма кымызчы бабай янында яши башлый. Ул 1 шәкерт егет б/н дуслаша. Бабай өенә Хәмидә исемле 1 хатын керә. Ул Әсмага әниең б/н дус идем ди. 1 атнага аны кунакка алып китә. Әсманың тифтан үлүе тур-да хәбәр килә, ләкин ул үлмәгән була. Хәмидә кызлар б/н сату итүче хатын, фәхешханә тотучы Зәйнүш абыстайга Зәйнәп исеме б/н Әсманы сата. Әсма хәзмәтче к/к яши, егылып аягын сындыра, анда 1 хатын б/н таныша. Ул хатын Әсманы үзендә калдыра, мәдрәсәгә бирә. Әсма яхшы укый, мөгаллимә булып китә. 2егет килә, 1се бай, 2нчесе ярлы. Әсма ярлыны сайлый. Бай егетнең ачуы килә, ул кызның документлары да юк, аның яше җитмидер ди. Документлар мәсьәләсен мәдрәсәдә хуҗасы хәл итә. Ул 1 авылдан Госман хәзрәтне алып килә. Әсма хәзрәткә башыннан кичергәннәрне сөйли, бу хәзрәт аның әтисе булып чыга. Габбас мулла хаҗга киткәч, аларны талыйлар. Ул үлмәгән була. Аңа хатының да, кызың да үлде диләр. Әсма фәкыйрь егеткә кияүгә чыга. Хәмидә дә, Зәйнүш абыстай да фәкыйрь хәлдә калапар. Хикмәт хажи да бөлгенлеккә төшә. Яхшылыкның нәтиҗәсе-бәхет, мәкер һәм явызлыкның жәзасы-түбәнлек, хурлык дигән идея ята.

11. 19гас. 2ярт. тат. поэзиясе. М.Акмулла иҗаты. “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе”. Бу чорда иҗтимагый-тарихи,мәдәни вакыйгалар һ. мәгрифәтчелек әрәкәте тәэсирендә әд-т, үеш-үзгәреш кичереп, яңа төрләр һ. жанрлар б/н байый; гас-ң соңгы чирегнд реалистик проза мәйданга чыгы, драматургия 1нче адымнарын ясый;әд-ң иҗтимагый роле арта,газет-журнллар булмаган чорда әд.әсәрләр мәгърифәтчелек идеяләрен таратуда, пропагандалауда, гомумән,халыкка җиткерүдә мөһим чара булып тора;әд-ң яңарыш чорына аяк басуын белдереп, мәгърифәтчелек реализмы формалаша, һ. ул мондый идея-эстетик карашларга, иҗат принципларына нигезләнә:-кешене реаль тормыш б/н тыгыз мөнәсәбәттә бирү, “табигый кеше”образын мәйданга чыгару,-милләтнең бүгенгесен һ.киләчәген кайгырту, аны алдынгы милләтләр б/ 1 сафка чыгару ахыр максат итеп кую,-сыйнфый каршылыкларны инкарь итеп карау, еш кына милләттөшенчәсен киң планда(мөселманлыкка бәйләп) аңлату,-халык тормышын яхшыртуны гыйлемгә, әхлакый сыйфатларга, тәрбиягә һ әйләнә-тирәгә мөнәсәбәттә карау,-конфликтның яңаык б/н искелек көрәшенә нигезләнүе һ.аның әхлакый яссылыкта хәл ителүе,-геройларны я уңай, я тискәре итеп сурәтләү һ.каршылык 1нчеләрнең җңүе,2нчеләрнең хурлыкка калуы б/н чишелү,-идеал кеше образы тудырылу, аның тышкы кыяфәте генә түгел,рухи дөньясы да күркәм итеп бирелү.19йөз 2ярт поэзия өлкәсендә актив шөгыльләнүчеләр:Г.Чокрый 1нче әсәрен әнисенең вафатына мәрсия рәвешендә язган, мәрсияләр язу б/н шөгыльләнә. Мәрсияләр җыентыгы: "Шәмгь-эз-зыя" ("Шәм яктысы"). Г.Ч. үзе исән вакытта китапларын бастырып чыгару бәхетенә ирешкән шагыйрь. 1нче китабы 1860е "Тэҗвид китабы" ("Көрьән уку кагыйдәләре"). Соңрак "Заммы нәзыйр" исемле китабы чыга. 1870е Хаҗ сәфәренә бара, "Хаҗнамә" әсәрен яза. Г.Ч. Россиядә барган фән һәм техника казанышларына сөенүен белдерә. Г.Ч. поэзиягә автобиографик моментлар алып керә. Ул үзенең балачагын сурәтли. Беренчедән булып пейзаж шиг-рен иҗат итә. Уфа һәм азан шәһәр-нә багышланган "Мәдхе Уфа", "Мәдхе Казан" шиг-рен яза. Чуар телдә яза. Әхмәт Уразаев-Кормаши мәхәббәт дастаннары б/н мавыга һәм үзенең 2 әсәрен "Кыйссаи Бүз егет" һәм "Таһир илә Зөһрә" дастаннарын иҗат итә. Ә.У. көнч. халыклары әд-тын бик ярата, дастаннар укып илһамлана. Әс-нең 2се дә бик күп басыла."Кыйссаи Бүз егет" 2гашыйкның мәхәббәте кичерешләре һәм трагед-нә багышланган романтик поэма. 2 яшь йөрәкнең бер-берсенә төштә күреп гашыйк булулары б/н башланып китә. Һәнүзә һәм Бүз егет кавышалар. Әсәр чәчмә һәм шигырь катнаштырып маҗаралы итеп иҗат ителгән. Әсәр трагик тәмамлана, хәйлә юлы б/н Тахмас хан барыбер егетне кулга төшерә һәм үтертә. Һәнүзә дә үзенә алмаз пычак кадый. "Таһир илә Зөһрә" кыйссасы "Дастан Бабахан" әсәре б/н аваздаш. Ә.У. тат. халык аваз иҗатыннан гына түгел, бәлки казах фольклорыннан да киң файдалана, татар халык җырлары б/н беррәттән казах җырларын "яр-яр" к/к йола җырларын куллана. Яков Емельянов 1879е "Стихи на крещено-татарском языке" дигән шиг. җыентыгы Казанда басыла.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]