Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Дополнительная подготовка.docx
Скачиваний:
10
Добавлен:
15.02.2016
Размер:
116.12 Кб
Скачать

День за днем

5 сыйныф

Тема : Сүзлекләр һәм алардан файдалану.    

Максат:

1) белем бирү : сүзлекләр, аларның төрләре турында белешмә бирү; алардан дөрес һәм тиз файдалана белү күнекмәсе формалаштыру;

2) үстерү : материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру, төркемнәрдә эшләүне үстерү;

3) тәрбияви: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү

  Дәрес технологиясе : иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү. 

  Материал : электрон презентация,  дәреслек  ( Юсупов Р.А. , Ч. М. Харисова “Татар теле” 5 нче сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел) 122-124 битләр, сүзлекләр,

Дәрес барышы:

  I . Мотивлаштыру һәм ориентлашу . 

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.                                                     

2. Уңай психологик халәт тудыру 

Исәнмесез, хәерле көн укучылар ! Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр , диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлап , матур сүзләр әйтик әле. 

  Көтелгән җавап : Хәерле көн ! Яңа көн тынычлык алып килсен ! Көннәр имин булсын ! Яңа көн күп бишлеләр алып килсен ! һ.б.                                                                          

-Иртә таңнан балкып чыккан язгы кояш та сезгә бары шатлык китерсен,   йөзегездәге елмаюлар беркайчан дасүнмәсен, сүрелмәсен. Менә шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез .

3. Өй эшен тикшерү:

4. Белемнәрне тигезләү (слайд) :

а) -Без татар теленең кайсы бүлеген өйрәнәбез?

-Лексика нәрсәне өйрәнә ? -Телнең лексикасын нәрсә өйрәнә?

Көтелгән җавап : Лексика бүлеген өйрәнәбез. Ул телдәге сүзләр җыелмасын өйрәнә. Телнең лексикасын лексикология өйрәнә.

ә) Болар нинди сүзләр ? ( 2 нче слайд)

чибәр-матур, ...

дус-дошман,...

картаю- карт аю, ...

кул тамыры -агач тамыры, ...

кайнар су-кайнар сәлам, ...

борын күтәрү, ...

 

б) Бу сүзләр   -дәвам итегез? (3 нче слайд)

   әти, әни, ризык, ...-

кучкар, кәлүш, нәмә...-

журнал, билге,...-

синоним, антоним, җөмлә,...-

туган җир, ипи,...-

чабата, кабилә,...

ксерокс, файл,..-

 Үзбәя. 

II. Уку мәсьәләсе кую ситуациясе. 

1. Фразеолологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: (4 нче слайд) 

арага шайтан керү-

ут йоту-

кул арасына керү-

2. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: ( 5нче слайд)

егерь-

алкышлау-

каһарман-

3. Төшеп калган хәрефләрне куегыз: ( 6 нчы слайд)

кр   ссворд, лот   рея, реп   тиция, көлд   ргеч  

-Сүзнең мәгънәсен, яки язылышын белмәгән очракта , без нишли алабыз?

Көтелгән җавап : сүзлекләргә мөрәҗәгать итәбез.

-Димәк, без бүген дәресдә сүзлекләр һәм алардан файдалану турында сөйләшербез. ( 6,7 нче слайдлар)

-Сүзлекләр ни өчен кирәк ?

Көтелгән җавап : сүзнең мәгънәсен белер өчен, дөрес язар өчен, синоним һәм антонимнарын табар өчен һ.б.  -          Дәфтәрләргә число һәм теманы язып куегыз  “Сүзлекләр һәм алардан файдалану”

III. УМ адымлап чишү

1.-Укучылар ә сез нинди сүзлекләр беләсез ? Алардан ничек файдаланасыз?

-Бигрәк тә кайсы фәннәрдә еш кулланасыз ? Ни өчен?

-Татар теле дәресләрендә нинди сүзлекләргә еш мөрәҗәгать итәбез?

-Сүзлекләрне без ике төргә бүләбез  ( 9 нчы слайд).  

          -Әйдәгез әле сез дә өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә бүлеп карагыз . Ничек итеп аерырсыз?

Өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә аеру.

Нәтиҗә. Үзбәя. 

2. Татар теленең аңлатмалы сүзлекләре.. Дәреслектәге белешмә белән танышып, сүзлекләрнең ике төре һәм һәр төргә караган сүзлекләр турында модель төзү. (10 нчы слайд)

- Сүзлектән файдаланган кеше нәрсәне яхшы белергә тиеш ? (алфавит) (11 нче слайд)

Алфавитны яттан сөйләтү.

Лексикография- сүзләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фән (13нче слайд)

2002 елның 15гыйнвареннән РФ кабул иткән закон нигезендә кириллица язу графикасы кулланыла. Алфавит А Ә дип башланып китә. Шуңа күрә  яңа сүзлекләрдә элеккесе белән чагыштырганда алфавитта аерма бар.

Сүзлекләрдән файдалану (11 нче слайд)

Сүзлекләрне белешмә китаплар дибез. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» һәр гаиләдә өстәл китабы булырга тиеш. Анда сүзнең тулы мәгънәсенә аңлатма бирелә. Без аннан һәр сүз турында тулы мәгълүмат алабыз, телебезне баетабыз. Аңлатмалы сүзлектә башта төп сүз язылган, аннары аның күптөрле мәгънәсе күрсәтелгән. Сүзләрнең омонимнары да бирелгән. Сүзне тиз генә эзләп табу өчен, алфавитны бик яхшы белергә кирәк.

Сүзлекләр санап бетергесез күп. Безнең тормышыбыз нинди өлкәләрдән торса, һәрберсенең үз терминнары сүзлекләре бар. Модель төзү.

 3. 244нче күнегү. - “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән “б” хәрефенә  башланган ике сүзнең төп мәгънәсен  язып алырга

Үзбәя. 

 4.245 нче күнегү.  “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән  сүзлек сүзенең аңлатмасын язып алыгыз.

Сүзлек- сүзләрне, кайбер төр тәгъбирләрне җыеп, алфавит тәртибе белән яки бүтәнчә урнаштырып, аларга тиешле аңлатмалар яки тәрҗемәләр биргән китап, белешмәлелек.

5. Орфографик сүзлек- сүзнең дөрес язылышы күрсәтелә. Той – той, тойыйм, тойсын, тоя, тояр, тоячак.

247 нче күнегү. Орфографик сүзлектән а хәрефенә башланган авыр язылышлы 5 сүз язып алыгыз.

Физкультминутка.

6. 248 нче күнегү. “Снонимнар сүзлеге”ннән түбәндәге сүзләрнең синонимнарын язып алыгыз. (18-19 нчы слайд)

Серле- тылсымлы, сихри Хакыйкать- дөреслек, чынлык, хаклык Юеш- чыланган, җепшек, дымлы, сусыл,суланган Ярату- сөю, гашыйк булу, яратып йөрү, ошату, мәхәббәт тоту. Ярыш-узыш, чабыш, бәйге, көрәш Әхлак- әдәп, мораль Өзлексез- туктаусыз,тоткарлыксыз, даими Һәлакәт-   авария, бәрелеш,  ватылу, үлем, фаҗига, хәвеф-хәтәр һәрвакыт-. һәркайчан,һәрчак, гел, һаман

7. 249 нчы күнегү Н.Исәнбәтнең “Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге”ннән бирелгән фразеологик әйтелмәләрне табарга һәм аңлатмалары белән язып алырга.  (20 нче слайд)

Ахирәт дуслар- ике дус, ике сердәш, чын җан дус Аягың җиңел булсын-       эшне уңышлы булып чыгуга юрап әйтелә Аяк киенеп кую-     булачак эшнең алдан ук чарасын күреп, хәзерлек белән каршы алу Аяклы болыт- тукталып тормыйча явып үткән болыт Аяк өстеннән генә эшләү- күңел бирмичә, эшне аннан-моннан гына  башкару Бакчада үсмәү- бушка килмәгән Кыңгыр карау- чит күрү, читкә кагу  Үзбәя. 

IV. Рефлексия. 

-Укучылар бүген дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйдык ? Сүзлекләр ничә төргә бүленә ? Ни өчен сүзлекләр кирәк ?

Гомуми бәя кую.   

    V. Өй эше бирү. 

1. Кроссвордны  чишәргә (һәрберсенә таратыла)

2. “Татарча-русча сүзлек” алып килергә

Кроссвордны чишегез.

Тема: Сөембикә манарасы – борынгы тарихи һәйкәлләрнең берсе.  Максат: 1. Сөембикә манарасы турында мәгълумат бирү.  2. Укучыларның сөйләм телен үстерү сүз байлыгын арттыру, аралашырга, фикер йөртергә өйрәтү;  3. Туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту.  Материал: А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова, 6 сыйныф, 2001.  Җиһазлау: дәреслек, презентация, магнитафон.  Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү.  Төре: әңгәмә.  План.  I. Оештыру. (музыка уйный)  1. Исәнләшү.  2. Укучыларны дәрескә әзерләү.  II. Актуальләштерү.  1. Фонетик күнегү.  Казан каласы – таш кала,  Сөембикәле кала;  Кемгәдер - яшәр урын,  Ә безгә ул - башкала.  (Слайдка язылган шигырь ярдәмендә сүзләрне һәм авазларны дөрес әйттерү.)  2. (укучыларга рәсемнәр тарату). Шул рәсемнәргә карап укытучы мәгълумат бирә.  Укытучы: Казан – меңъеллык шәһәр. Казанда бөек архитекторлар төзегән биналар бар. Казан шәһәренең үзәгендә Кремль урнашкан. Һәм без бүген сезнең белән Кремельгә сәяхәт итәрбез. Сезнең һәрберегездз рәсемнәр бар. Игътибар итегез әле, сез нәрсәләрне күрәсез?  Укучы: Спасс манарасы, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы.  Укытучы: Әйе, укучылар. Сөембикә Казан ханлыгының Ханбикәсе булган. Ханбикә - хатын-кыз (царица). Икенче рәсемдә Сөембикәне улы Үтәмешгәрәй белән күрәсез.

Ә менә өченче рәсемдә сез Сөембикә манарасын күрәсез. Сезнең Сөембикә манарасын күргәнегез бармы? Ул җиде катлы, кызыл кирпичтән төзелгән, биеклеге 58 метр. Сөембикә манарасы – борынгы тарихи һәйкәлләрнең берсе.  III. Яңа материалны аңлату.  1. Сүзләр белән танышу.  Ханбикә - царица  Манара – башня  Истәлек – память  Тарихи – исторический  Атаклы – известный  Кат – этаж  Биеклек – высота  Нугай ханы –  Сурәтләнә - изображается  (Сүзләрне уку, укучылырдан укыту, бутап сорау)  2. Яңа сүзләрне дәфтәрдә язу. (музыка уйный).

3. Текстны уку. Иң беренче укытучы укый, аннан укучылар укый.

4. Тәрҗемә итү. (Слайдта җөмләләр бирелә, укучылар тәрҗемә ясыйлар)  Историческая память. Известный национальный памятник. Он построен из кирпича. Его высота 58 метров. Сделаны лестницы. Она красивая и умная женщина.

5. Физкультминутка.  6. Сорауларга җавап бирү. (Слайдта сораулар)  - Сөембикә манарасы кайда урнашкан?  - Манара нинди кирпичтән төзелгән?  - Ул ничә катлы?  - Аның биеклеге ничә метр?  - Ул нинди истәлек булып санала?  - Манара нинди архитектура һәйкәле?  7. Диалог. Укучылар бер – берсенә сораулар бирәләр. (слайдтагы сораулар ярдәмендә).  8. Монолог. (сорауларга карап, укучылар истә калганны сөйлиләр).  9. Аудирование. Текстка артык җөмлә кертәм һәм укучылар шул җөмләне табарга тиешләр.  1. Манара эчендә тар һәм текә баскычлар ясалган. Быел гаилә елы. Сөембикә Нугай ханы Йосыфның кызы булган.  2. Сөембикә манарасы – тарихи истәлек. Без әниләрне хөрмәт итәбез. Ул иң атаклы милли архитектура һәйкәлләренең берсе.  V. Йомгаклау.  - Укучылар, яңадан рәсемнәргә игътибар итегез әле. Кремльдә сез нәрсәләрне күрәсез?  - Сөембикә кем ул?  - Сөембикә манарасы турында нәрсәләр белдегез?  Димәк, Сөембикә манарасы – борынгы тарихи һәйкәлләрнең берсе. 

(Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәре буенча

6 нчы сыйныфта сөйләм теле үстерү дәресе)

                                                                                                         

                                                                                                                                                               1 нче слайд ( дәреснең темасы)

Максат: “Беренче мөгаллим” әсәренең эчтәлеген үзләштерү; укучыларның фикерләү һәм нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү; укучыларда укытучыларга карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.

Материал: язучының портреты, укытучыларга багышлап язылган әсәрләр күргәзмәсе, “Алар безнең мәктәптә укыдылар” стенды, мультимедиа.

Дәрес барышы

1.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

2.Актуальләштерү.

Магнитофон язмасында “Укытучыма” җырын (Э. Мөэминова сүзләре, И. Хисамов көе)  тыңлау.                                                                                              2 нче слайд (Җыр тексты )

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,                             

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Хәтерлим мин, әле  бүгенгедәй,

Укытучы апам көткәнен.

-Укучылар, безнең барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән  беренче укытучысы бар. Беренче укытучы һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, без аны хөрмәт белән искә алабыз. Әйдәгез, сез дә беренче тапкыр мәктәпкә килгән вакытыгызны искә төшерегез әле!

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)