- •Дневник
- •День за днем
- •3. Төп өлеш.
- •1 Нче вариант
- •6Нчы слайд (“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” исеме астында күрсәтелә.)
- •7 Нче слайд (Укытучы темасына язылган әсәрләр)
- •4. Йомгаклау.
- •I. Оештыру өлеше.
- •III. Темага килү.
- •IV.Уку мәсьәләсен кую.
- •VI. Текст өстендә эш.
- •VII. Ял моменты.
- •VIII. Белемнәрне ныгыту.
- •5 Нче сыйныфта татар теленнән лексикология бүлеге буенча кабатлау дәресе ( дәрес-сәяхәт)
- •1. Һәр укучы конверттан карточка ала. Язылган сүзнең күп мәгънәле булуын исбатларга:
- •2. “Энҗе чәчтем - энҗе җыям” сериясе китаплары белән эшләү. Биремне эшләр өчен шифрлардан файдаланыгыз.
- •3. Карточкалардан биремнәр үтәү. Антоним сүзләрне аңлат һәм тап!
- •7. Конвертның тышында язылган сүзләрнең синонимнарын табып бетерергә.
- •8. “Фразеологик әйтелмәләр” күпере. Конверттан чыккан җөмләдән фразеологик әйтелмәләрне табырга һәм аңлатырга.
- •9. “Күңелле грамматика”.
- •2. Яңа материалны аңлату.
- •3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
- •4. Йомгаклау.
- •5. Өйгә эш бирү.
- •2. Яңа материалны аңлату.
- •3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
- •5. Өйгә эш бирү.
- •Муса җәлил-үлемсез шагыйрь!
- •Дәрес барышы:
- •Дәрес барышы.
- •I. Оештыру.
- •II. Белемнәрне актуальләштерү.
- •IV. Йомгаклау.
- •V. Билге кую, өй эшен бирү.
VII. Ял моменты.
VIII. Белемнәрне ныгыту.
1. Харис Якуповның картиналарына репродукцияләр белән танышу һәм исемнәрен дәфтәрләргә язу. (Слайдлардагы картиналар белән танышу).
"Иделдә яз"
"Таң"
"Чаллы чибәрләре"
"Сирин чәчәкләре белән натюрморт"
"Хөкем алдыннан"
2.Үзара сөйләшү.
-Укучылар, күргәнегезчә, Харис Якуповның иҗаты күпкырлы, язган картиналары да күп. Әйдәгез, шулар хакында диалоглар төзеп карыйк. Диалогның схемасы 10 нчы күнегүдә бирелгән.
- сорау
- җавап
-гаҗәпләнү
-сорау
-җавап
3. (Рәсемнәр таратыла). Укучылар, сезнең алда Харис Якуповның "Хөкем алдыннан" картинасы. Картина турындагы җөмләне тексттан табып укыгыз әле.
Картина буенча сорауларга җавап бирү.
- Картинада кемнәр тасвирланган?
- Уртада басып торучы горур(гордый) көрәшче сезгә таныш түгелме?
- Әйе, укучылар, бу герой шагыйрь Муса Җәлил. Без аның исемен йөрткән бистәдә яшибез. Геройлар җырларда, поэмаларда, картиналарда яшиләр. Димәк, шулай итеп яшәргә омтылырга кирәк, укучылар.
X. Дәрескә йомгак.
Без бүген нинди сәнгать төре турында сөйләштек. Кем иҗаты белән якыннан таныштык? Сез дәрестә ничек эшләдегез?(Билгеләр кую)
5 Нче сыйныфта татар теленнән лексикология бүлеге буенча кабатлау дәресе ( дәрес-сәяхәт)
Тема: Лексикология бүлеген кабатлау
Максат: 1) Татар әдәби теленең сүз байлыгы турындагы төшенчәне өйрәнү;
2) Омонимнар, синонимнар, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзтезмәләр турында мәгълүмат һәм шуларны укучылар үзләренең сөйләмнәрендә куллана белү күнекмәләре бирү;
3) сүзлекләр, аларның төрләре белән танышуны дәвам итү, сүзлекләрдән файдалана белү.
Җиһазлау: 1) “Аңлатмалы сүзлекләр” 1-3 том, “Русча-татарча сүзлек”, “Татар энциклопедиясе”, “Фразеологик әйтелмәләр”, “Орфография” һ.б.; 2)туп, уенчык автобус; 3) “Лексикография” бүлегенең (1өлеше) топографик картасы; 4) карточка-конвертлар; 5) башваткыч язылган плакат.
Без бүген, “Лексикология” дәүләтенә юлны дәвам итәрбез. Иң элек, такта янына чыгып, бүгенге сәяхәтебезнең картасы белән танышыйк. Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Алайса, сәяхәткә кузгалыйк - вакыт уздырмыйк.
Шушы табышмакка җавабын әйтегез әле:
Дүрт тәгәрмәчле әрҗә
Үзе зур көчкә ия.
Олы юлдан йөгерә -
Максатка тиз җиткерә.
(Автобус)
Дөрес, укучылар. Без бүген шушы автобус белән сәяхәт кылырбыз. Аның өчен билетлар сатып алырга кирәк. Әгәр дә билет артындагы табышмакларга җавап бирсәгез, без уңышлы гына сәфәребезне башлап җибәрербез. Алдан ук кисәтеп куям, сәяхәт вакытында тәртип булырга тиеш, иптәшләрегезгә авырлык килгәндә ярдәм итәрсез, һәрвакыт бердәм булыгыз! Шулвакытта гына сәфәребез күңелле һәм файдалы булыр.
Билет өчен биремнәр:
Агач түгел - яфраклы,
Тун түгел - тегелгән.
Кеше түгел, сөйли.
(Китап)
Сумка тотып керәләр,
Белем төяп чыгалар.
(Мәктәп)
Ике агай бергәләр,
Бер- берсен күрмиләр.
(Күзләр)
Суда нинди таш булмый?
(Коры)
Тукталышлар:
1. “Бер һәм күп мәгънәле сүзләр” тигезлеге
2. “Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр” бакчасы
3. “Антоним” күпере
4. “Омоним” урманы
5. Ял аланы
6. “Синоним” күле
7. “Фразеологик әйтелмәләр” күпере
8. Күңелле грамматика
9. “Сүзлек” тавы
10 “Лексика” түбәсе