Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Дополнительная подготовка.docx
Скачиваний:
10
Добавлен:
15.02.2016
Размер:
116.12 Кб
Скачать

6Нчы слайд (“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” исеме астында күрсәтелә.)

 

     Укучылар, сезнең арадан да күренекле кешеләр чыгар. Кем генә булсагыз да, үзегезгә белем биргән укытучыларыгызны онытмагыз! Аларның хәлләрен белеп торыгыз! 

       Бүген яраткан укытучыларыгыз турында сезнең сөйлисе дә сөйлисе генә килеп тора. Өйдә әзерләп килгән язмалар белән танышуны дәвам итик әле. Хәзер сүзне тагын сезгә бирәм.

 ( Укучылар үз язмаларын укыйлар.)

-Укучылар, күренекле язучы Ф. Яруллин укытучыларны юкка гына: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”, -  дип атамаган. Чыннан да, кирәк чакта сезне мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә - укытучылар. Фәнис абыегыз Яруллин сүзләренә язылган  “Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры барлык укытучыларга да бүләк булып яңгырасын!  Әйдәгез, хәзер сезнең башкаруда җырны тыңлыйк, рәхим итегез!

(“Иң гүзәл кеше икәнсез” (Ә. Хәйретдинов муз., Ф. Яруллин сүзләре ) җыры тыңлана. )                                                                              

- Укучылар, укытучылар турында язылган әдәби әсәрләр дә шактый күп.

7 Нче слайд (Укытучы темасына язылган әсәрләр)

Г. Исхакыйның “Мөгаллим”, “Мөгаллимә” драмалары, Э. Касыймовның “Гомер ике килми” романы, М. Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повесте, “Фронтовиклар” романы, Г. Әпсәләмовның “Яшел яр” романы, Т. Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” драмасы һәм башкалар. Киләчәктә бу әсәрләр белән якыннанрак танышырбыз.    

4. Йомгаклау.

- Укучылар, 2010 нче ел Россия Президенты Указы нигезендә нинди ел буларак игълан ителде?

- 2010 нче ел – Укытучы елы дип белдерелде.            8 нче слайд (Эмблемасы күрсәтелә.)

- Укучылар, укытучыга игътибар бер ел белән генә чикләнергә тиешме?

- Без үзебезгә белем биргән укытучыларыбызга һәрвакыт рәхмәтле булырга тиеш.

-  Укытучыларыбыз безгә әти-әниебез кебек якын. Шуңа күрә аларны хөрмәт итәбез, яратабыз.

- Укытучы елында яраткан укытучыларыгызга нинди теләкләрегез бар?

- (Җаваплар тыңлана.)

- Укучылар, матур теләкләрегез өчен рәхмәт. Мин дә теләкләрегезгә кушылам. Укытучы өчен сезнең тырышып укуыгыз, тәртипле булуыгыз, әти-әниегезне яратуыгыз, олыларны хөрмәт итүегез зур шатлык.

Максат. Рәссам Харис Якупов тормышы белән таныштыру, иҗат ителгән картиналарына күзәтү ясау; уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү, тема буенча лексиканы активлаштыру; Татарстанның данлыклы уллары, кызлары белән таныштыруны дәвам итү аша милли горурлык тәрбияләү.

Тибы: лексик күнекмәләр формалаштыру.

Методы: эзләнү эшчәнлеге, сүзлек белән эш, үзара сөйләм, текст күнегүләре.

Материал: Р.З.Хәйдарова. Татар теле.Татарский язык. 7 нче сыйныф өчен дәреслек.

Җиһазлау: Х.Якупов портреты, М. Җәлил батырлыгы турында сөйләүче китаплар күргәзмәсе, компьютер программасы, методик кулланма, "Хөкем алдыннан" картинасы күчерелмәләре, картина турында белешмә.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт тудыру.

" Ә син?" уен-энергизаторы.

3. Дежур укучы рапорты.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Ишетеп аңлау күнегүләре.

а) Прослушайте и укажите слово, лишнее в логическом ряду.

Музыка, җыр, артист, концертлар, дәрес, сәхнә.

б) Прослушайте и укажите количество слогов в словах.

Дөнья, тәүлек, сәхнә, ышаныч, театр, бию, рәсем, рәссам, сәнгать.

в) Назовите числительные.

3, 58, 10, 50, 80, 800, 500, 1358, 10358.

г) Прослушайте и скажите на русском языке.

Татарстанның халык артисты-

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты-

Танылган биюче-

Акыл штурмы-"Кем тизрәк?" уены.

Кагыйдәләрне искә төшерик: сорауларга тиз, төгәл һәм кыска җаваплар бирергә кирәк.

1. Сара Садыйкова ничәнче елда, кайда туа?

2. Сара Садыйкованың музыкага сәләте кемнән килә?

3. Сара Садыйкова эшләгән труппаның исеме ничек?

4. Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган җыры ничек атала?

5. Сара Садыйкованың тормыш иптәше кем?

6. Сара Садыйкова композитор гына түгел, ә ........

7.Илһам Шакиров кайда туган?

8.Ул гаиләдә ничәнче бала була?

9. Халык Илһам Шакировны ни өчен ярата?

10.Ирек Мөхәммәдев кайда, кайчан туа?

11. Ирек Мөхәммәдев ничә яшьтә бии башлый?

12. Ирек Мөхәммәдев кайсы театрда 9 ел эшли?