Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

Килешнећ грамматик мђгънђлђре.

§ 28. Килешнең грамматик мәгънәсе һәм исемнең синтаксик функцияләре. Килеш категориясе, килешлђр белђн тљрлђнњ телдђ, сљйлђмне оештыруда гаять ђџђмиятле роль уйный. Килешнећ грамматик мђгънђ­лђре сљйлђм (ќљмлђ) эчендђ, сњзлђр бђйлђнешендђ барлыкка килђ. Гомумграмматик категория буларак, килешнећ морфологик ягын џђм синтаксик ягын аерып карый белергђ, џђм шул ук вакытта аларныћ њзара тыгыз бђйлђнешен дђ дљрес билгелђргђ кирђк. Ђгђр бу грамматик категориянећ форма ягын алсак, килеш кушымчалары морфологиядђ исемнећ тљрле грамматик формаларын, ягъни сњз формасын ясый торган чара буларак бђялђнђ: урман – урманныћ – урманга џ.б. Шуны да искђ тљшерик, морфология – ул гомумђн тел белеменећ форма ясалышын љйрђнђ торган тармагы. Синтаксиста исђ шул ук килеш кушымчалары ќљмлђдђ сњзлђр бђйлђнешен барлыкка китерђ торган тљп чараларныћ берсе булып тора.

Килеш категориясенећ эчке ягы, ягъни г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ с е тљрле килештђ килгђн исемнђрнећ ќљмлђдђге синтаксик функциялђре нигезендђ формалаша. Ђмма исемнећ ќљмлђдђге с и н т а к с и к ф у н к ц и я с е џђм морфологик планда килешнећ г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ с е бер њк књренеш тњгел. Килешлђрнећ грамматик мђгънђлђре исемнећ ќљмлђдђ њзе бђйлђнгђн сњзгђ карата н и н д и м љ н ђ ­­­с ђ ­б ђ т т ђ торуы буенча билгелђнђ. Мђсђлђн, баш килештђге исем ќљмлђдђ књбрђк ия булып килђ, ђ морфологик яктан ул э ш б а ш к а р у ч ы н ы, ягъни хђбђр функциясендђ килгђн фигыльгђ карата с у б ъ е к т м љ н ђ с ђ б ђ т е н белдерђ – укучы укый; бала уйный џ.б. Ђмма баш килештђге исем морфологик яктан џђрвакыт субъект мљнәсђбђтен генђ белдерми. Мђсђлђн, йорт тљзелде, љй ќыештырылган кебек ќљм­лђлђрдђ ия функциясендђ килгђн баш килештђге исемнђр хђ­бђр белђн белдерелгђн эшкђ дучар булган о б ъ е к т мљ­нђсђбђтен белдерђлђр. Сљйлђм эчендђ, ягъни ќљмлђдђ билгеле бер килештђ килгђн исем џђрчак билгеле бер функцияне (ия, тђмамлык, аергыч џ.б.) башкара, ђ морфологик яктан килешлђрнећ мђгънђсе кић мђгънђдђ г о м у м и л ђ ш т е р е л г ђ н мђгънђлђр, џђм аларныћ џђрберсе диярлек ќљмлђ эчендђ књп тљрле грамматик мђгънђлђрне белдерђ.

Грамматик хезмђтлђрдђ килеш формалары белдергђн бу гомумилђштерелгђн мђгънђлђр с у б ъ е к т, о б ъ е к т, а ч ы к л а у м љ н ђ с ђ б ђ т е (яки ачыклаулы мљнђсђбђт) буларак билгелђнђ.

С у б ъ е к т мљнђсђбђте, субъект мђгънђсе эш яки хђл шул предметка яки затка караганны белдерђ, ягъни эш-хђл исем белђн белдерелгђн зат яки предмет тарафыннан башкарыла. Мђсђлђн, Укытучы сљйли; ќил котыра.

О б ъ е к т мљнђсђбђте шулай ук књбрђк исемнећ ќљм­лђдђге эш-хђл белдергђн сњзгђ мљнђсђбђтендђ барлыкка ки­лђ, џђм эш-хђлнећ шул предметка юнђлгђн булуын белдерђ. Мђсђлђн, китап укый; Кызлар ќилђк ќыя; ђнигђ хат яздым.

А ч ы к л а у м ђ г ъ н ђ с е, ягъни ачыклаулы мљнђсђбђт бер предметныћ икенче бер предметка яки эш-хђлгђ бђй­лђнеше нигезендђ барлыкка килђ. Тљрле килештђ килгђн исем сљйлђмдђ (ќљмлђдђ) икенче бер исем, фигыль яки башка сњз тљркемнђре белђн мљнђсђбђткђ керђ џђм аларны тљрле яклап ачыклый. Ачыклаулы мљнђсђбђт шулай ук кић дђрђќђдђ гомумилђштерелгђн грамматик мђгънђне белдерә.

И к е и с е м арасындагы ачыклаулы мљнђсђбђттђ, мђсђ­лђн, алар арасында књп тљрле мђгънђ тљсмерлђре барлыкка килђ, – ягъни бер исем икенчесен м а т е р и а л ы буенча – таш књпер, агач йорт; к у л л а н ы л у љ л к ђ с е буенча – машина мае, аш кашыгы, б е л г е ч л е к п р о ф е с с и я с е буенча – укытучы апа, шофер егет, исеме буенча – Шђриф абый, Фђния апа - ачыклый ала; иялек мљнђсђбђтен белдерђ – ђни яулыгы, укучы китабы џ.б.

Ф и г ы л ь б е л ђ н м љ н ђ с ђ б ђ т к ђ к е р г ђ н д ђ исђ тљрле килештђге исемнђр эш-хђлне њтђлњ у р ы н ы буенча – љйдђ тора, в а к ы т ы буенча – бер айдан кайта, м а к с а т ы б у е н ч а – ќилђккђ китте џ.б. яклап ачыклый.

Килешлђрнећ югарыда санап њтелгђн гомумилђштерелгђн мђгънђлђре, ягъни с у б ъ е к т, о б ъ е к т, а ч ы к л а у м љ н ђ с ђ б ђ т л ђ р е н белдерњлђре исемнећ ќљмлђ­дђге синтаксик функциялђре нигезендђ барлыкка килђ, дидек. Чыннан да, исемнећ баш килеш формасы, мђсђлђн, књпчелек очракта ќљмлђдђ ия булып килђ, димђк субъект мљнђсђбђтен белдерђ: Ќыр бетте (Ђ.Еники). Ић элек речь белђн Мљнир Тазюков чыкты (А.Гыйлђќев). Тљшем килешендђге исем туры объект мљнђсђбђтен белдерђ џђм ќљмлђдђ туры тђмамлык булып килђ: Бар, кибетне ачып кер (Г.Камал). Бњген без бу яћгырны кљтмђгђн идек (Р.Тљхфђтуллин).

Ђмма морфологик яктан килешнећ грамматик мђгънђсе џђрчакта да синтаксик вазифа белђн тђћгђл килмђскђ мљм­кин. Исемнећ лексик-семантик тљркемчђсенђ, яисђ фигыльнећ грамматик мђгънђсенђ бђйле рђвештђ, субъект мљнђсђ­бђтен, мђсђлђн, баш килештђге исем генђ тњгел, тљрле ки­леш­тђге исемнђр дђ белдерђ ала. Бу вакытта инде с у б ъ ­е к т мђгънђсе џђм синтаксик функция буларак и я бер-бер­сенђ тђћгђл килми. Мђсђлђн: Кунакларныћ китђсе килми – субъект мљнђсђбђте иялек килешендђге исем белђн белдерелђ, џђм ул ќљмлђдђ аергыч булып килгђн; яки: Яшьлђргђ олылардан љйрђнергђ кирђк; укучыдан сљйлђтњ; ђтидђн эш­лђтњ џ.б. Бу очракта да тљрле килештђге исемнђр субъект мљ­нђсђбђтен белдерђлђр, ђ синтаксик яктан алар кыек тђмамлык булып килгђннәр.

Шулай ук ќљмлђдђ ия булып килгђн баш килештђге исем морфологик књзлектђн џђрвакытта да субъект мљнђсђбђтен белдермђскђ мљмкин. Мђсђлђн, тљшем юнђлешендђге фигыльлђр янындагы ия хђбђргђ карата объект мљнђсђбђтендђ була: Йорт эшчелђр тарафыннан тљзелде. Љйдђ тђрђзђ пђрдђлђре књтђрелеп куелган џ.б.

Шул рђвешле, килешлђрнећ гомумилђштерелгђн мђгъ­нђ­лђрен – субъектны, объектны, ачыклаулы мљнђсђбђтне белдерњ тљрле килеш формалары љчен хас. Бу ќђџђттђн килешлђрнећ объект мљнђсђбђтен белдерњен ић универсаль књренеш дип књрсђтергђ мљмкин. Татар телендђ, мђсђлђн, иялек килешеннђн кала, барлык килешлђр диярлек объект мљнђ­сђбђтен белдерђ ала: китап уку, китапны ярату, китапка тњлђњ, китаптан књчерњ џ.б. Алда китерелгђн мисаллардан књренгђнчђ, субъект мљнђсђбђтен дђ тљрле килеш формалары белдерђ ала. Кайбер грамматик хезмђтлђрдђ урын алган баш килеш ул бары тик субъект килеше, баш килештђге исем ќљмлђдђ бары тик ия булып килђ дигђн бик њк тљгђл булмаган караш асылда морфологик књренеш булган килешлђрнећ грамматик мђгънђлђрен исемнећ ќљмлђдђге синтаксик функ­циялђре белђн тулысынча тђћгђллђштерњдђн килеп чыга.

Килешлђрнећ бер њк тљрле мђгънђлђре тљрле килеш формалары белђн белдерелгђн кебек, аерым килешлђр њзлђре дђ тљрле мђгънђ мљнђсђбђтлђрен белдерђлђр. Бу – књп тел­лђр љчен хас типологик уртак књренеш. Татар телендђ ић кић функцияле килешлђр булып, мђсђлђн, баш, юнђ­леш џђм чыгыш килешлђре санала. Ђмма шул ук вакытта џђр килешнећ тљп мђгънђсе була џђм ул аларныћ атамаларында да чагылыш таба. Мђсђлђн, ю н ђ л е ш килеше – эшнећ урынга яки вакытка ю н ђ л њ е н белдерђ – урманга китте; ч ы г ы ш килеше – эшнећ ч ы г ы ш ноктасын белдерђ – љйдђн чыкты, мђктђптђн кайтты; и я л е к килеше еш кына предметныћ и я с е н, х у ќ а с ы н белдерђ – укучыныћ кљндђлеге; ђнинећ књлмђге. Баш килешнећ тљп функциясе - субъект мљнђсђбђтен белдерњ, ђмма ул, алда књрсђтелгђнчђ, књпмђгънђле килеш џђм шактый еш туры объект мђгънђсен (ќилђк ќыйдым), иялек мљнђсђбђтен (мђктђп бакчасы) џ.б. мљнђсђбђтлђрне белдерђ ала. Типологиядђ билгелђнгђнчђ, аерым килеш формаларыныћ књп тљрле мђгънђлђрне белдерње сђбђпле килешлђр тљрле мђгънђлђре белђн бер-берсенђ якынаерга, охшашланырга мљмкин, ђмма тулаем алганда һәр килеш, килешлђр системасыныћ аерым буыннары рђвешендђ, џђрчак бер-берсеннђн аерылып торалар, оппозиция барлыкка китерђлђр.

Килешлђр њз эчендђ грамматик мђгънђлђре буенча џђм ниндирђк синтаксик бђйлђнешлђрне барлыкка китерњлђренђ карап тљркемлђнђлђр.

Грамматик мђгънђлђренђ карап килешлђр с у б ъ е к т-о б ъ е к т џђм у р ы н а р а килешлђргђ бњленђлђр.

Татар телендђ с у б ъ е к т-о б ъ е к т килешлђренђ баш килеш, иялек килеше џђм тљшем килеше керђ; юнђлеш, чыгыш, урын-вакыт килешлђре у р ы н а р а килешлђр дип атала.

С у б ъ е к т-о б ъ е к т, икенче тљрле ђйткђндђ г р а м м а т и к килешлђр татар телендђ башлыча субъект, туры џђм кыек объект, иялек џ.б. мљнђсђбђтлђрне белдерђлђр: Ашлыклар њсте, башаклар пеште (Г.Тукай). Бу гњзђл каенлыкны књреп гаќђпкђ каласыћ (М.Мђџдиев). Йортныћ бњрђ­нђ­лђре бик шђп књренђ (Г.Ахунов), ашлыклар, башаклар – субъ­ект мљнђсђбђте, эш турыдан туры аларга карый, каенлыкны – объект, йортныћ – иялек мљнђсђбђте (ачыклаулы мљнђ­сђбђт).

У р ы н а р а килешлђр ќљмлђдђ књбрђк урын, вакыт, сђ­бђп, максат џ.б. мљнђсђбђтлђрне белдерђлђр: Сугыш башлангач, љч улы шул кечкенђ станциядђн кызыл вагоннарга утырып, кояш баешына таба фронтка киттелђр (Ђ.Еники). Ел килешлђре быел шулай ару торса, кљзгђ тагын ике машина кайтарабыз, ди председатель (А.Гыйлђќев). Љйдђ Мљхђм­мђди агай белђн Ниса тњти икђве генђ иделђр, кинђт килеп тљшкђн дњрт маркалы бу хаттан алар аптырашка калдылар (Ф.Хљсни) – станциядђн, вагоннарга, фронтка, љйдђ сњз­лђре урын мђгънђсен, кљзгђ – вакыт, хаттан сњзе сђбђп мђгъ­нђсен белдерђ.

Ђмма татар теле љчен килешлђрне болай бњлњ абсолют тњгел, ягъни субъект-объект килешлђре урын џђм вакыт мђгънђлђрен, ђ урынара килешлђр объект џ.б. мђгънђлђрне дђ белдерергђ мљмкин. Мисалларга мљрђќђгать итик:

Без бишенче елны бер кљнне уяндык таћ белђн.... (Г.Тукай). Шул тљнне Фидаилнећ књзлђренђ йокы кермђде (Р.Мљхђммђдиев) – елны, бер кљнне, тљнне – тљшем килешендђге исемнђр вакыт мљнђсђбђтен белдергђн. Мђхђббђт намустан кљчлерђк булып чыга (Ђ.Еники) – намустан – чыгыш килешендђге исем кыек объект мђгънђсендђ килђ.

Килеш кушымчалары ярдђмендђ исем ќљмлђдђ књбрђк икенче бер исем яки фигыль белђн бђйлђнешкђ керђ. Нинди синтаксик бђйлђнеш хасил итњлђренђ карап, килешлђрне шулай ук ике тљркемгђ - исемне-исемгђ һәм исемне фигыльгђ бђйли торган килешлђргђ бњлеп карыйлар. Тел белемендђ исемнђрне њзара бђйли торган килеш а д н о м и н а л ь килеш дип, исемне фигыльгђ бђй­лђњ­че килеш а д в е р б и а л ь килеш дип атала (nominatuv – исем џђм verв – фигыль сњзлђреннђн).

Татар телендђ саф адноминаль килеш – ул иялек килеше. Ия­лек килешендђге исемнђн соћ џђрвакыт икенче бер исем килђ: укучыныћ кљндђлеге, ђнинећ яулыгы. Дљрес, аерым очракларда мондый сњзтезмђлђрдђ икенче кисђк булып исем бе­лђн грамматик уртаклыгы зур булган исем фигыль яисђ сыйфат фигыльлђр килергђ мљмкин, лђкин бу очракта килешнећ мђгънђсе, семантикасы њзгђреш кичерђ: Баланыћ кљлње, укытучыныћ сљйлђгђне (субъект мђгънђсе).

Тљшем килеше (адвербиаль килеш) исђ исемне џђрчак фи­гыльгђ бђйли: хатны уку, кљнне уздыру, шатлыкны уртаклашу џ.б. Калган килешлђр исемне исемгђ дђ, исемне фигыльгђ џђм башка сњз тљркемнђренђ дђ бђйлђргђ мљмкин: Эшкђ бару, эшкђ оста; сњзгђ кушылу, сњзгђ кыска; Иделдђн кић; Иделдђ йљзњ; Агыйделдђн озын џ.б.

Татар телендђ џђр алты килешнећ њзенђ хас грамматик мђгънђсе яки грамматик мђгънђлђре бар.

§ 29. Баш килеш. Баш килеш кушымчасыз, нуль формада килђ. Кушымчасыз џђм бђйлеклђрдђн башка кулланылган џђр исем баш килештђ була. Ќљмлђдђ икенче бер исем, фигыль яки башка сњз тљркемнђре белђн мљнђсђбђткђ кереп, баш килештђге исем књп тљрле мђгънђлђрне белдерђ ала. Татар телендђ, шулай ук башка тљрки теллђрдђ дђ, баш килеш ић кић функцияле килеш булып санала. Галимнђр бу књренешне алтай теллђре љчен хас типологик њзенчђлек дип саныйлар.

Татар теле буенча язылган књпчелек грамматик хез­мђт­лђрдђ баш килешнећ и я, т ђ м а м л ы к, а е р г ы ч, х ђ ­б ђ р функциясендђ килђ алуы, ягъни морфологик яктан с у б ъ е к т, о б ъ е к т, и я л е к џ.б. мљнђсђбђтлђрне белдерње књрсђтелђ.

Шул ук фикерлђргђ кушылып, џђм хђзерге тел белемендђ сњзлђрнећ џђм аерым грамматик берђмлеклђрнећ семантик ягын љйрђнњгђ игътибар кљчәюне искђ алып, килешлђрнећ мђгънђлђрен, аларныћ семантик тљсмерлђрен ќентеклђп, љйрђнњ кирђк дип саныйбыз.

1. Баш килеш эш башкаручы с у б ъ е к т н ы белдерђ, ягъни синтаксик яктан ќљмлђдђ ия була. Исемнећ нинди семантик тљркемчђгђ каравына бђйле рђвештђ бу очракта тњ­бђндђге мђгънђ тљсмерлђре барлыкка килђ.

а) баш килештђге исем э ш б а ш к а р у ч ы н ы яки турыдан туры эш-хђл аћа караган затны белдерђ: укучы (укый), бала (уйный), эшче (эшли) џ.б.

Таџирђ балаларныћ дђфтђрлђрен тикшереп бетерде дђ, иртђгђ булачак дђрескђ хђзерлђнђ башлады (Л.Ихсанова). Кунакларны каршы алып бетергђч, хуќалар да љйгђ керделђр (Ђ.Еники);

б) эш-хђл билгеле бер предметка яки књренешкђ к а р а г а н н ы белдерђ: кояш (яктырта), ќилђклђр (љлгерде), кар (ява) џ.б.

Тышка књз салсам, безнећ тирђдђ яћгыр туктаган, авыл љстенђ утлы-яшелле, сарылы-зђћгђрле булып бик матур салават књпере књтђрелгђн (Г.Бђширов). Самовар кайнап чыкты бит (Г.Камал). Вак яћгыр сибђли, њлђннђр, яфраклар юеш (Г.Ђпсђлђмов).

в) баш килеш абстракт мђгънђле яки ќансыз предметларны белдергђн исемнђр белђн кулланылганга, субъектка караган эш-хђл к њ ч е р е л м ђ м ђ г ъ н ђ д ђ килђ: Зур бђ­хет­лђр сызганып эшкђ бирелгђннђн килђ... (Г.Тукай). Залда бераз вакыт тынлык урнашып торды (Ф.Хљсни). Юл књр­сђтђ адашканга имђн кышкы бураннарда (М.Ќђлил). Хђлим ишектђн тышка сикерде. Тышта ќил котыра (И.Гази).

2. Баш килештђге исем икенче бер исем (яки исемлђшкђн сњз) белђн килеп, гомуми мђгънђдђ и я л е к м љ н ђ с ђ б ђ ­т е н белдерђ. Бу очракта ачыкланган исем, ягъни аерылмыш тартымлы (ђни яулыгы, мђктђп бакчасы) яки тартымсыз (таш књпер, укытучы апа) булырга мљмкин. Аерылмышныћ тартымлы яки тартымсыз булуына карап, баш килештђге исемнећ грамматик мђгънђ тљсмере дђ беркадђр аерымлана. Мђсђлђн, туры мђгънђдђ и я л е к м љ н ђ с ђ б ђ т е н, ягъни бер предметныћ икенче бер затныћ милкендђ булуын, яки турыдан-туры икенче бер предметка каравын баш килештђге исем башлыча аерылмыш тартымлы булганда белдерђ: укучы китабы, ђни яулыгы, мђктђп бакчасы џ.б. Ђ аерылмыш тартымсыз булса, баш килештђге исем књбрђк икенче бер предметныћ материалын (таш књпер), затныћ профессиясен (укытучы апа), исемен (Хђдичђ тњти) џ.б. белдерђ. Баш килешнећ бу мђгънђлђрен ќентеклђбрђк карап њтик.

Аерылмыш тартымлы булганда баш килеш:

а) предметныћ икенче бер предметныћ яки затныћ милкендђ булуын, туры мђгънђдђ иялек мљнђсђбђтен белдерђ: укучы кљндђлеге, китапханђ китабы, мђктђп бакчасы.

Габбас мулла йорты гомер буе асраусыз тормады (Г.Аху­нов). Гыйлфан комбайны беренче килде (М.Мђџдиев). Кызлар бњлмђсендђ ут сњндерелгђн иде (Г.Ђпсђлђмов);

б) бер предметныћ икенче бер предметка к а р а в ы н белдерђ: юл чаты, урман аланы, лапас тњбђсе.

Лапас тњбђсе љстендђ бик килешле итеп сандугач сайрап ќибђрде (Г.Бђширов). Карчык самовар борыны љстен­нђн бармагын йљртеп, џђммђ сорауларга да ашыкмыйча ќа­вап бирде (Ђ.Еники);

в) икенче бер исемне а ч ы к л а п килђ (аергыч функциясе): дуслык хисе, туганлык ќебе, ятимлек тойгысы.

Дуслык хисе бљтенлђй љзелгђн чакта да ул аны тђмам њзенђ ђсир итте (Ђ.Еники). Болай яшђсђгез туганлык ќебе љзелђ шул (Г.Камал). Књршелек хисе безнећ љчен изге хис булды (А.Гыйлђќев);

г) беренче исем икенчесен ялгызлык исем буларак ачыклый: Казан шђџђре, Ютазы районы, Кол Шђриф мђчете џ.б.

Кама елгасы бик хђтђр дулап, дулкын љемнђрен саллар љстенђ ыргытты (Г.Ахунов). Бераздан, кызыл ярлы тауларга каршы тигез њзђнлектђ сузылып утырган Ишле авылы књренђ башлады (Ђ.Еники);

д) баш килештђге исем бер предметныћ икенчесенђ у р ы н яки в а к ы т ягыннан нисбђт ителњен белдерђ: авыл юлы, урман аланы, кљз кљне, ќђй ае џ.б.

Олаулар аны пристань юлы чатында калдырып акырын гына элеватор ягына юнђлделђр (А.Гыйлђќев). Тик бер љмет: кара август тљне илтер мине шунда ќитђклђп... (М.Ќђлил);

е) бер предметныћ икенче предмет љчен ќ а й л а н г а н булуын белдерђ: бал мичкђсе, май чњлмђге, сљт чилђге џ.б.

Кул пычкысы белђн эшлђњ ќићеллђрдђн булмады (М.Мђџ­диев);

ж) баш килештђге исем икенче бер предметныћ аерым бер љ л е ш е н, детален белдерђ: тђрђзђ рамы, балта тњ­тђсе џ.б. Кызлар тырма сабы белђн ир-атлар чабып узган тигез тезмђлђрне ђйлђндерђ дђ башладылар (М.Хђсђнов);

з) ашамлык атамаларын белдергђн сњзлђрдђ а е р г ы ч ролендђ килђ: пилмђн камыры, ит бђлеше, аш шулпасы џ.б.

Кухнядан тђмле булып ит пђрђмђче исе агыла иде (А.Гый­лђќев). Чђећне тђмле итеп алма вареньесе белђн эч (К.Тинчурин).

Аерылмыш тартымсыз булганда:

а) баш килештђге исем икенче бер предметныћ материалын белдерђ: агач (йорт), таш (књпер), кљмеш (балдак) џ.б.

Бер мђлгђ егет њз каршына киез эшлђпђ кигђн, агач та­якка таянган ак сакаллы бер бабай килђ кебек тойды (Ђ.Еники). Алтын алкаларым сынды, Алырсыћмы икђн алка? (Ќыр).

Алда искђртелгђнчђ, татар тел белемендђ, џђм шулай ук кайбер тљрки теллђрдђ дђ, баш килештђге исемнђрнећ бу рђвешле кулланылышын сыйфат сњз тљркеменђ књчњ (конверсия)1  дип аћлату бар. Ђмма бу фикерлђр белђн килешеп булмый. Беренчедђн, морфологик планда бер њк сњз берьюлы ике сњз тљркеменђ карый алмый (таш – исем, таш – сыйфат); икенчедђн, агач, алтын, кљмеш кебек сњзлђр мондый сњзтезмђлђрдђ синтаксик яктан гына аергыч булып килђ, ђ лексик-семантик яктан алар башка исемнђр кебек њк, предмет мђгъ­нђсен белдерђлђр, таш, агач, йон; морфологик яктан да сыйфат билгелђренђ ия була алмыйлар, ягъни алар дђрђќђ белђн тљрлђнмилђр, исем­лђшђ алмыйлар, чљнки алар њзлђре исем.

б) икенче предметныћ (затныћ) џ љ н ђ р е н, ш љ г ы л е н, п р о ф е с с и я с е н белдерђ: биюче (кыз), гармунчы (егет), укытучы (апа) џ.б.

Яћа Кљрмђнкђйдђн курайчы карт бар иде (Ђ.Еники). Тракторчы егет тљшке ашка кайтып бара иде (Р.Тљх­фђтуллин). Сугышчы егет, гаепле сыман башын иеп, ас­ка карап кына атлый (Г.Бђширов);

в) затныћ и с е м е н белдерђ:

Ђ бераздан Шђймђрдђн абзый кунакларын кул юарга чакырды (Ђ.Еники). Хђким­ќан абзый белђн Зљџрђ апа тимер юлчыларыныћ шушы кечкенђ шђџђрендђ хљрмђтле абруйлы кешелђр (А.Гыйлђќев);

г) саннар белђн ачыкланган исем икенче предметныћ књлђмен, књренешнећ вакыт чиген џ.б. белдерергђ мљмкин: бер стакан су, ике ай вакыт џ.б.

Инде бер ай вакыт узып китте бугай, ђле минем бер гђзит тђ укыганым юк (Г.Камал). Карчык ык-мык итебрђк торса да, кибетче дњрт пачка чђй алып бирде (Г.Бђширов).

Искђ тљшерик: ике исемнећ сњзтезмђдђ янђшђ килње џђм бер исемнећ икенчесен ачыклавы тел белемендђ изафђ бђйлђнешендђге сњзтезмђ яки кыскача изафђ (изафет) дип атала. Тљрки теллђрдђ аныћ берничђ тљре бар. Ачыкланган исем тартымсыз булганда, I тљр изафђ барлыкка килђ: агач йорт, кљмеш кашык џ.б. Икенче исем тартымлы булса II тљр изафђ ясала: авыл урамы, арыш басуы џ.б.

3. Баш килештђге исем т у р ы о б ъ е к т м љ н ђ с ђ ­б ђ т е н б и л г е с е з л е к т љ с м е р е белђн белдерђ, џђм џђр­чак њзе ачыклаган фигыль белђн янђшђ килђ: хат язу, китап уку, аш пешерњ џ.б. Эшнећ туры объекты шулай ук тљ­шем килешендђге исем белђн дђ белдерелђ, бу очракта килешнећ мђгънђсенђ б и л г е л е л ек мђгънђ тљсмере љс­тђлђ. Чагыштырыгыз: китап уку – китапны уку, кино карау – киноны карау. Эшнећ туры объекты тљшем килеше белђн бирелгђндђ, эш-хђлне џђм эш аћа юнђлгђн объектны белдергђн сњзлђр џђрчак янђшђ килмђскђ дђ мљмкин. Мђсђлђн: имтихан бирдем; имтиханны бик яхшы билгесенђ бирдем џ.б.

4. Баш килештђге исем ќљмлђдђ х ђ б ђ р булып килђ (хђ­бђр мљнђсђбђтен белдерђ): Књркђм холык – изге юлдаш (мђкаль). Студентлар – чая халык (А.Гыйлђќев). Илсез ирек – башсыз калган бњрек (Л.Шагыйрьќан).

5. Баш килештђге исем э н д ђ ш с њ з булып килђ: Тор, шђкерт, ќиттек Казанга! Алдыбызда бит Казан! (Г.Тукай) Рђхмђт, Нуретдин ђфђнде, мин моны мљселман лазареты фондына бирермен (К.Тинчурин).

6. Баш килеш формасындагы (кушымчасыз) исем бђй­леклђр џђм бђйлек сњзлђр белђн кулланыла: чњкеч (белђн), кояш (кебек), бакча (янында) џ.б. Дљресрђге, бу очракта кушымчасыз исем бернинди дђ килеш мђгънђсен белдерми, исемнђрнећ ќљмлђдђге башка сњзлђргђ мљнђсђбђтен ягъни килешнећ грамматик мђгънђсен бу очракта исем янында килгђн бђйлеклђр, яисђ бђйлек сњзлђр белдерђ: Ул иртђдђн кичкђ кадђр бакчада кљрђк белђн ќир казыды (А.Гыйлђќев). Минџаќ карт умарта эчендђ нидер сихерли иде (Г.Бђширов). Ќђњџђрия ђле ќилђк кебек ќитлегеп килђ торган япь-яшь кыз иде (М.Хђсђнов).

§ 30. Иялек килеше. Иялек килешендђ исем -ныћ/-нећ кушымчасын ала џђм ќљмлђдђ икенче бер исем яки исем белђн уртаклыгы булган башка сњз тљркеме белђн бђйлђнешкђ керђ. Иялек килешенећ гомуми грамматик мђгънђсе – и я л е к м љ н ђ с ђ б ђ т е н б и л г е л е л е к т љ с м е р е белђн белдерњ. Контекстта исђ бу гомуми мђгънђ тљрле семантик тљсмерлђр алырга мљмкин.

Иялек килешендђге исем:

а) предметныћ нинди дђ булса затка к а р а в ы н затныћ м и л к е н д ђ булуын белдерђ: баланыћ (уенчыгы), укытучыныћ (китабы) һ.б.;

Заџидђнећ пальтосы њзенђ бик килешђ (Ђ.Еники). Сафаныћ йорты йљз сумга књрше авылныћ бер чирмешенђ сатылды (М.Галђњ). Ђнинећ кулы авыртып тора (А.Гыйлђќев);

б) бер предметныћ икенче бер предметка каравын, нис­бђт ителњен белдерђ: йортныћ (тњбђсе), ишекнећ (тоткасы) џ.б.

Љйнећ читђне буйлап котырып кычыткан њскђн (Ђ.Еники). Йортныћ бњрђнђлђре бик шђп књренђ (Г.Ахунов);

в) шђхесне хезмђт урынына мљнђсђбђтле рђвештђ ачыклый: кафедраныћ укытучылары, университетныћ ректоры џ.б.

Ђле юньлђп яктырып та ќитмђгђн иде, бњлмђгђ редак­ция­нећ машинисткасы, бњлекнећ мљдире, башка сотрудниклары килеп керде (Г.Бђширов). Шул арада колхозныћ рђисе дђ килеп ќитте (М.Мђџдиев);

г) билгеле бер хис-тойгыларны, психологик халђтне шђ­хескђ нисбђтли: кызныћ хыялы, ананыћ шатлыгы џ.б.

Гыйлфанныћ уе читкђ китте (М.Мђџдиев). Ќђмилђнећ шатлыгы эченђ сыймый иде (Р.Тљхфђтуллин). Кљтмђгђндђ Сђкинђнећ хыялы тормышка ашты (М.Мђџдиев);

Иялек килешендђге исем тартымлы исемне ачыклап кил­гђндђ, љченче тљр изафђ бђйлђнешендђге сњзтезмђ барлыкка килђ (III тљр изафђ): укучыныћ китабы, ђнинећ яулыгы џ.б.

Тљрки теллђрдђге љч тљр изафђне гадђттђ тњбђндђгечђ схе­малаштырып йљртђлђр:

I тљр изафђ: ис. + ис. (агач йорт, шофер егет);

II тљр изафђ: ис. + ис. + -ы/-е (колхоз кыры, нарат ур­маны);

III тљр изафђ: ис. + -ныћ/-нећ + ис. + -ы/-е (ђнинећ књлмђге, бњлекнећ мљдире);

II тљр изафђ бђйлђнешендђге сњзтезмђлђрдђн аермалы буларак, III тљр изафђ составында килгђн иялек килешендђге исем иялек мљнђсђбђтен билгелелек тљсмере белђн белдерђ, ягъни предметны икенче бер конкрет предметка яки затка нис­бђтли. Мђсђлђн: колхозныћ рђисе, баланыћ уенчыгы, кљндђлекнећ тышы. II тљр изафђ составында килгђн баш килештђге исем исђ предметны яки затны икенче бер предметка мљнђсђбђтле рђвештђ гомумђн генђ ачыклый, ягъни иялек нисбђтен билгесезлек тљсмере белђн белдерђ: колхоз рђисе, бала уенчыгы, кљндђлек тышы. Бары тик ялгызлык исемнђр белђн яисђ бердђнбер тљшенчђне белдергђн сњзлђр белђн килгђндђ генђ баш килеш билгелелек тљсмерен белдерђ ала: Фђридђ китабы, ђни яулыгы џ.б.

Иялек килешендђге исем еш кына исем сњз тљркеме белђн уртаклыгы булган фигыль формалары – исем фигыль џђм сыйфат фигыль белђн мљнђсђбђткђ керђ. Бу очракта ул, кагыйдђ буларак, э ш б а ш к а р у ч ы с у б ъ е к т мђгъ­нђ­сен белдерђ: кошларныћ сайравы, дићгез шаулавы џ.б.

Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды (Ђ.Еники). Вагон тђгђрмђчлђренећ такылдавы ишетелмђсђ, Ахияр ќырлап ќибђрер иде (М.Мђџдиев). Без, шул тирђ-як малайлары, Галлђм абзыйныћ кайтканын дњрт књз белђн кљтеп торабыз (Ф.Хљсни). Кышныћ яман килђсен алдан ук сизеп, аннан-моннан гына ђти-ђнинећ фатихасын алдым да, Донбасс якларына сыздым (Ф.Хљсни);

е) иялек килешендђге исем сљйлђмдђ шулай ук исем­лђш­кђн сыйфат яисђ сыйфатлау рђвешлђре белђн дђ бђйлђнешкђ керђ џђм бу очракта ул предметны яки затны нинди дђ булса билгесе буенча аерып књрсђтђ: киемнећ яћасы, ризыкныћ тђмлесе, киленнећ ућганы, укучыларныћ књбесе џ.б.

Мића, кызым, чђйнећ чыгышлысы булсын иде (К.Тинчурин). Корбанга сыерныћ симезен суйдылар (М.Мђџдиев). Ямаширмђнећ хђллерђк кызлары белђн яшьрђк киленнђре ки­ем-салымныћ яхшысын, яћача теккђнен киделђр (Г.Бђширов);

ж) иялек килешендђге исем тљрле тотрыклы сњзтез­мђлђрдђ (ђйлђнмђлђрдђ) кулланыла: елныћ елында, кљннећ кљн буе, кышныћ кыш буе џ.б.

Малайлар кљннећ кљн буе яр кырыенда балык тотып яттылар (М.Мђџдиев). Елныћ елында алар гаилђлђре белђн ял итђргђ баралар иде (Г.Бђширов).

III тљр изафђ компонентларыныћ бђйлђнњ рђвеше белђн дђ I, II тљр изафђдђн аерылып тора. III тљр изафђдђ сњзлђр бђйлђнеше шактый ирекле, ачыклаучы исем белђн ачыкланган исем бер-берсеннђн ерагаерга, алар арасына башка сњз­лђр керергђ мљмкин. Мђсђлђн: ђнинећ яулыгы – ђнинећ яћа яулыгы; укучыныћ кљндђлеге – укучыныћ узган елгы кљндђлеге џ.б. Ђ I џђм II изафђ сњзлђр бђйлђнеше тотрыклы, анда ике исем - ачыклаулы џђм ачыклаучы исемнђр -џђрвакыт янђшђ килђ: ђни яулыгы, укучы кљндђлеге; укытучы апа; яћа таш йорт дияргђ мљмкин, ђ таш яћа йорт – мљмкин тњгел.

I–II тљр изафђ бђйлђнешендђге сњзтезмђлђрдђ компо­нент­лар арасында бђйлђнешнећ шундый тотрыклы булуы шул ук калыптагы кушма џђм тезмђ сњзлђр ясалышына да ни­гез булып тора. Ђйтик, татар телендђге ќир ќилђге, су анасы, бал корты, йорт куяны кебек тезмђ сњзлђр, џђм елъязма, тљньяк, кљньяк, гљлќимеш, тимерчыбык кебек кушма сњзлђр шундый изафђ бђйлђнешендђге сњзтезмђлђрдђн ясалганнар. Ђмма III тљр изафђ бђйлђнешендђге сњзтезмђлђрдђн яћа сњзлђр ясалу очрагы књзђтелми. Тљрки тел белемендђ шулай ук I–II тљр изафђ бђйлђнешендђге сњзлђр тарихи рђ­вештђ сњз ясалыш љлгесенђ (калыбына) караганнар, ђ соћгырак чорда шул њрнђктђ сњзтезмђлђр ясалган дигђн караш та бар.

§31. Юнђлеш килеше. Юнђлеш килеше -га/-гђ (-ка/-кђ) кушымчасы белђн ясала џђм исемне фигыльгђ яки башка сњз тљркемнђренђ ияртђ: љйгђ (керњ), трамвайга (утыру), кунакка (кайту), сњзгђ (бай), ќанга (якын), китапханђгђ (кирђк) џ.б. Юнђлеш килеше урынара килешлђргђ керђ, џђм ул шактый кић функцияле килеш. Ќљмлђдђ фигыль яки башка сњз тљркемнђре (башлыча сыйфат, рђвеш, модаль сњзлђр) белђн мљнђсђбђткђ кереп, юнђ­леш килеше у р ы н, в а к ы т, с ђ б ђ п, м а к с а т мљ­­нђ­сђ­бђтен белдерђ; юнђлеш килешендђге исем еш кына бђйлеклђр белђн аныклана, тотрыклы сњзтезмђлђр, тезмђ сњзлђр ясалышында катнаша.

Исемне фигыльгђ иярткђндђ юнђлеш килеше:

1) эшнећ билгеле бер у р ы н г а ю н ђ л њ е н белдерђ; џђм бу очракта исем ияргђн фигыль семантик яктан књбрђк х ђ р ђ к ђ т фигыле була: љйгђ кайту, фатирга књчњ, базарга бару џ.б.

Бђдертдин сандыгын књтђреп љйгђ ашыкты (Ђ.Еники). Якуб басу капкасыннан чыкты да, сары арыш камылы љс­теннђн барып, ђрем њскђн сукмакка килеп керде (И.Гази). Киек казлар китеп бара Мин књрмђгђн иллђргђ (Х.Туфан).

2) эш яки тљрле халђтне белдергђн фигыльлђр белђн килгђндђ у р ы н мљнђсђбђтен белдерђ: арбага утыру, диванга яту, дђфтђргђ язу џ.б.

Чалт аяз кљнне шартлап киткђн яшен кебек, бу сњзлђр Мирвђлине лып иттереп урындыкка утырттылар (А.Гыйлђќев). Бњген тљнлђ болынга бик мул булып чык тљшкђн икђн, ђле дђ кибеп беткђне юк (Ђ.Еники);

3) эшнећ билгеле бер в а к ы т к а ю н ђ л њ е н белдерђ. Бу очракта исем књбрђк семантик яктан ел фасылларын яки тђњлек вакытларын белдерђ: язга кайту, кичкђ билгелђњ, тљнгђ калу џ.б.

Ел килешлђре быел шулай ару торса, тагын кљзгђ ике машина кайтартабыз, – ди председатель (А.Гыйлђќев). Операция тљшкђ тђмамланыр дип љмет итђбез (Г.Ђп­сђлђмов). Ќђйгђ чыккач, ат ашатырга барганда, икмђк сыныгы белђн янђшђ куенымда берђр китапчык та була иде (Г.Бђширов). Кышка бу матурлыкныћ эзе дђ калмаячак (Г.Бђ­широв).

Мондый очракларда юнђлеш килеше мђгънђсе еш кына кадђр, чаклы, хђтле, таба, кебек бђйлеклђр белђн тљгђл­лђндерелђ:

Бђйрђм тантанасы тљнгђ кадђр сузылды (Г.Бђширов). Шул хђлдђн соћ иртђнгђ кадђр беребез дђ йоклый алмадык (Г.Бђширов). Таћга таба яћгыр да туктады (Г.Ђпсђлђмов).

Вакытны белдергђндђ юнђлеш килешендђге исем еш кы­на саннар белђн ачыкланып килђ: бер айга китте, биш минутка тђнђфес џ.б.

Арыш урагы нђкъ унике кљнгђ тоткарланган иде (М.Мђџ­диев). Лђкин кљн бирешми, берничђ тђњлектђн соћ кљн бер минутка озая, аннары ике, љч минутка џђм сђгать­лђргђ озая башлый (Г.Ђпсђлђмов);

4) юнђлеш килешендђге исем кыек объект мљнђсђбђтен белдерђ. Бу очракта эш – хђл билгеле бер з а т к а (а) яки п р е д м е т к а яки к њ р е н е ш к ђ юнђлгђн була (б):

а) Гади бер медсестрага љйлђнмђсђ, Юматшага дипломлы кызлар беткђнмени дип ђйтњчелђр књп булды (Г.Бђширов). Ахияр аћлады: ђйбђт, тђртипле, эшчђн хатынга буйсыну бик рђхђт икђн (М.Мђџдиев);

б) Мансур бу котырган стихиягђ шактый озак карап торды (Г.Ђпсђлђмов). Ђкрен генђ пђрдђ тљште. Соћгы аккорд, авыр хђтфђ пђрдђгђ тљренеп, моћ гына тынды (Г.Ђп­сђлђмов). Мин ахыры дићгезгђ гашыйк булганмындыр (Г.Ибраџимов);

5) исемнећ нинди семантик тљркемчђгђ керњенђ бђйле рђвештђ, юнђлеш килеше белдергђн кыек объект тљшенчђсе контекстта с ђ б ђ п, м а к с а т џ.б. мђгънђлђрне ала; э ш н е ћ м а к с а т ы н белдерђ: ќилђккђ бару, суга бару, эшкђ китњ џ.б.

Кече басу астына балыкка тљшкђн чаклары хђтерендђ яћарып алды (Р.Мљхђммђдиев). Кићђшмђгђ яки утырышка дисећ дђ, чыгасыћ да китђсећ (Р.Мљхђммђдиев);

с ђ б ђ п м љ н ђ с ђ б ђ т е н белдерђ: Алар бу сњзгђ куанышып, кљлеп ќибђрделђр (Ф.Хљсни).

Ќљмлђдђ х ђ б ђ р функциясендђ килђ. Бу очракта юнђлеш килешендђге исем аерым сњзгђ тњгел, тулы ќљмлђгђ карый: Моныћ кебек авыр, тын, хђрђкђтсез џава яћгырга, яки давылга (Ђ.Еники). Юл мђктђпкђ, кырга, болыннарга, Анда якты юллар ачылган... (С.Хђким);

6) юнђлеш килешендђге исем тотрыклы с њ з т е з м ђ ­л ђ р (а) џђм т е з м ђ ф и г ы л ь л ђ р ясауда актив катнаша (б):

а) књзгђ бђрелњ, уйга чуму, йокыга талу, коткыга бирелњ, уракка тљшњ, ућышка ирешњ, фикергђ кушылу џ.б.;

ә) искђ тљшњ, сњзгђ килњ, башка чыгу, ќиренђ ќиткерњ џ.б.

Юнђлеш килеше исемне фигыльдђн башка сњз тљр­кемнђренђ (сыйфатка, рђвешкђ, модаль сњзлђргђ) ияртђ: ќанга якын, сњзгђ бай, књлмђккђ яхшы, укучыларга кирђк, эшкђ оста џ.б.

Эшкђ оста, сњзгђ кыска Безнећ авыл кызлары (ќыр).

III. Исем юнђлеш килеше формасында рђвеш сњз тљркеменђ дђ књчђргђ мљмкин (конверсия): иртђгђ, кљчкђ, гомергђ, мђћгегђ џ.б.

Белђм, матур ялган бар – Тик бу сагыш гомергђ... (Ф.Сафин).

§ 32. Тљшем килеше. Тљшем килеше -ны/-не кушымчасы белђн ясала џђм џђр­чак исемне фигыльгђ ияртђ, ул саф адвербиаль килеш: китапны уку, докладны хђзерлђњ, имтиханны тапшыру, шатлыкны бњлешњ џ.б. Тљшем килешенећ тљп грамматик мђгъ­нђсе – т у р ы о б ъ е к т м љ н ђ с ђ б ђ т е н б и л г е л е л е к т љ с м е р е белђн белдерњ.

Сљйлђм эчендђ, контекстта бу килешнећ гомуми мђгъ­нђсе тљрлерђк тљсмерлђрдђ килергђ мљмкин:

а) эш турыдан-туры аћа ю н ђ л г ђ н о б ъ е к т н ы белдерђ: мђкалђне язу, шигырьне бастыру, докладны уку, имтиханны бирњ, конференцияне оештыру џ.б.

Докладны хђзерлђњ аныћ љчен ќићел эшлђрдђн тњгел иде (К.Тинчурин). Бу шигырьлђрне басарга хђзерлђгђн вакытта, Муса Ќђлил Волхов фронтында дошманнарга каршы сугышып йљри (Р.Мостафин). Ќыелышны озакка сузмаска булдылар (А.Гыйлђќев);

б) эшнећ туры объекты у р ы н мђгънђсендђге сњз белђн бирелђ: санаторийны эзлђњ, дачаны карап чыгу џ.б.

Йокысыннан уянгач ул ике катлы дачаны ќентеклђп карап чыкты (Р.Мљхђммђдиев). Мондый очракларда тљшем ки­лешендђге исем урын мљнђсђбђтен белдерњгђ якыная. Мђсђлђн: Таћнан торып, яланны, болынны буйлап чык (К.Тинчурин). Ул... авылны чыгып, ...ындыр артлары белђн китте (И.Гази);

в) вакытны белдергђн сњзлђр белђн килгђндђ, тљшем килеше в а к ы т семантикасын ала. Мђсђлђн: Без бишенче елны бер кљнне уяндык таћ белђн (Г.Тукай). Ул тљнне Фидаильнећ књзлђренђ йокы кермђде (Т.Галиуллин).

Алда билгелђп њтелгђнчђ, туры объект мљнђсђбђте баш килеш белђн дђ белдерелђ, ђмма ул очракта эшнећ туры объекты гомуми планда гына билгелђнђ – китап уку, доклад язу, кино карау џ.б. Ягъни туры объект мљнђсђбђте бу очракта б и л г е с е з л нђлђрне ала:ыкланып та 00000000000000000000000000000000000000000000000000000000000000000000000000000000000000000ек тљсмерен ала, џђм исем њзе ачыклаган фигыль белђн џђрвакыт янђшђ килђ. Тљшем килеше исђ югарыдагы мисаллардан књренгђнчђ, џђрчак б и л г е л е о б ъ е к т к а књрсђтђ, џђм њзе бђйлђнгђн сњздђн те­лђ­сђ нинди ераклыкта урнаша ала: ќыелышны озакка сузмау, дачаны ќентеклђп карап чыгу џ.б.

§ 33. Чыгыш килеше. Чыгыш килеше -дан/-дђн (-тан/-тђн, -нан/-нђн) кушымчасы белђн ясала, исемне фигыльгђ џђм башка сњз тљркем­нђренђ ияртеп килђ: љйдђн (чыгу), мђктђптђн (кайту), таудан (шуу), Агыйделдђн (озын), авылдан (ерак) џ.б.

Чыгыш килеше кић функцияле килеш, чыгыш килешен­дђге исем џђм ул бђйлђнгђн сњз арасында књп тљрле мђгънђ мљнђсђбђтлђре барлыкка килђ.

Чыгыш килеше:

1) эш яки хђлнећ ч ы г ы ш н о к т а с ы н белдерђ: љй­дђн чыгу, урманнан чыгу џ.б.

Ишектђн чыгуга, ул чак кына апасы Хђлимђ белђн бђрелешмђде (Ђ.Еники). Хђлил ишектђн тышка сикерде (И.Гази). 922 елныћ маенда Болгарга ерак Багдадтан илче килђ (Н.Фђттах);

2) эш-хђлнећ у р ы н ы н белдерђ: юлдан атлау, урамнан бару, таудан шуу џ.б.

Зариф, тљймђлђрен ычкындыра-ычкындыра, ашыкмыйча гына сукмактан атлап китте (Ђ.Еники). Гата урам уртасыннан бара, ђй сез, Акбалык кешелђре, књрегез! (М.Мђџдиев);

3) в а к ы т мђгънђсен белдерђ: бер атнадан кайту, ќђй­дђн калган, сђгатьтђн артык џ.б.

Ике амбар арасында кљздђн тљшеп калган, иртђ шытып чыккан кљнбагыш сап-сары чђчђк аткан (А.Гыйлђќев). Алар љчђњлђшеп берђр атнадан кайтырга сљйлђштелђр (Г.Бђширов). Унбиш-егерме минуттан Мансур яћадан операция љстђле янында иде инде (Г.Ђпсђлђмов);

4) эш яки хђлгђ карата к ы е к о б ъ е к т мљнђсђбђтен­дђ тора: ђнидђн сорау, кулыннан тоту, бњредђн курку, таудан биек џ.б.

Бњген иртђн иртњк Гђњџђрия ђнисеннђн хат алды (А.Гыйлђќев). Якубныћ гади џђм хак сњзлђре аларны шик-шљбџђдђн арындыра, књћеллђрендђ љмет њрлђтђ џђм йљ­рђк­лђренђ кыюлык сала иде (И.Гази). Тауныћ буеннан буена шулай буран уйнатып, сызгыртып тљшђсећ-тљшђсећ дђ, ки­нђт бер заман ќирдђн аерылып, очып китђсећ! (Г.Бђширов);

5) чыгыш килешендђге исем сыйфат яки рђвеш сњз тљр­кемнђре белђн килгђндђ, кыек объект мљнђсђбђте ч а г ы ш т ы р у тљсмерен ала: Аттан биек, эттђн тђбђнђк (табышмак). Мђхђббђт намустан кљчлерђк... (Ђ.Еники). Лђкин Гљлшаџидђ Дилђфрњздђн олырак та, тђќрибђлерђк тђ иде (Г.Ђпсђлђмов).

6) аерым очракларда эш-хђлнећ кыек объекты предметны м а т е р и а л ы буенча ачыклау тљсмерен ала: мамыктан шђл, энќедђн муенса, агачтан мунча џ.б.

Ул, хатыны сњзен тыћлап, урман уртасына таштан йорт та салдырып куйды (Р.Тљхфђтуллин). Ќићгђчђйнећ љстендђ кђшимирдђн тегелгђн кић итђкле озын зђћгђр књл­мђк, яшел камзул, башында кљмеш тђћкђле тар гына калфак (Ђ.Еники). Менђ хђзер дђ апам, тамбур энђлђрен шул карандаш эзлђреннђн йљртеп, дебеттђн яшел, зђћгђр, бишни тљс­ле зур-зур чђчђклђр чигђ (Г.Бђширов).

7) эш яки хђлнећ с ђ б ђ б е н (сђбђп мљнђсђбђтен) белдерђ: сагыштан саргаю, шатлыктан сикерњ, кояштан ућу џ.б.

Бу тавыш бик ачты књћлем, шатлыгымнан ќан яна... (Г.Тукай). Кинђт килеп тљшкђн дњрт маркалы бу хаттан алар аптырашка калдылар (Ф.Хљсни). Шђмсегаян њзенђ генђ килгђн књћелсезлектђн интекте (А.Гыйлђќев). ...изњ­лђ­рећ­нђн, бишмђт итђгећнђн кар бђреп керђ, очу рђхђ­теннђн хђтта йљрђгећ кысылып килђ (Г.Бђширов);

8) акча санау берђмлеклђре белђн килгђндђ, ђйбернећ х а к ы н белдерђ: бишђр сумнан алу, илле тиеннђн сату џ.б.

Дистђсен бишђр сумнан ул аны кибеттђн алып кайтты (Р.Тљхфђтуллин). Ярый ђле килосын ќиде сумнан алып булды (К.Тинчурин);

9) чыгыш килешендђге исем сљйлђмдђ еш кына соћ, бирле, тыш, башка, элек кебек бђйлеклђр белђн кулланыла. Бу очракта исемнећ ќљмлђдђге икенче сњзгђ мљнђсђбђтен нигездђ чыгыш килеше формасы белђн килгђн бђйлеклђр белдерђ: дђрестђн соћ, класстан тыш, укытучыдан башка, кичке аштан элек џ.б.

Сабантуйдан соћ Поник авылында балта тавышы яћ­гырады (М.Мђџдиев). Йортлары янган књп кенђ кешелђрнећ љс­тендђге књлмђклђреннђн башка берни дђ калмады (Р.Сибат).

Ђмма в а к ы т тљшенчђсенђ ия исемнђрдђ чыгыш килеше њз функциясендђ кала, ђ бђйлеклђр бары тик мђгънђне тљ­гђллђндереп килђ: кичђдђн бирле, бер елдан соћ џ.б.

Бер елдан соћ ќилђк-ќимешнећ иге-чиге булмаячак без­дђ (И.Гази). Кичђдђн бирле ашамыйча саклап калган икмђк телемен алга сузып, йљгђнемне артка яшереп, ќил ягына чыктым (Г.Бђширов);

10) тотрыклы сњзтезмђлђрдђ кулланыла: баштан кичњ, акылдан язу, хђлдђн таю, истђн чыгу џ.б.

Истђн чыкмый монда минем књргђннђрем,

Шатлык белђн уйнап гомер сљргђннђрем... (Г.Тукай);

11) чыгыш килешендђге исемнђр рђвешкђ књчђргђ дђ мљмкин (конверсия): телдђн (аћлату), яттан (сљйлђњ); яћа­дан (эшлђњ), љр-яћадан (башлау) џ.б.

§34. Урын-вакыт килеше. Урын-вакыт килеше -да/-дђ (-та/-тђ) кушымчасы белђн ясала џђм исемне фигыльгђ яки башка сњз тљркемнђренђ ияртђ. Бу килешнећ грамматик мђгънђлђре аныћ атамасында ук чагылыш тапкан. Ул – књпчелек очракта эш-хђлгђ карата у р ы н яки в а к ы т мљнђсђбђтен, шулай ук к ы е к о б ъ ­е к т мљнђсђбђтен белдерђ:

1) у р ы н мљнђсђбђтен белдерђ: фермада эшли, институтта укый, класста утыра, љйдђ тора џ.б.

Паркта џичкем юк, ял итњчелђр, књрђсећ, барысы да дић­гездђ (Ђ.Еники). Ай буе болында балык тота, печђнлек­тђ йоклый, яланаяк йљри (М.Мђџдиев). Безнећ класста укучы бер малай быел Артектан кайтты (Г.Бђширов);

2) эш-хђлнећ урыны мђгънђсендђ џђртљрле эш-шљгыль яки оешма атамалары, мђдђни, иќтимагый-сђяси чараларны белдергђн сњзлђр килђ: ќыелышта сљйлђњ, концертта ќырлау, профсоюзда эшлђњ, эштђ йљрњ џ.б.

Ул тагын бер кат ќыелышта булган хђллђрне књзаллап чыкты (А.Гыйлђќев). Партоешмада аларныћ њз кешелђре бар (Р.Тљхфђтуллин). Арба ђйтђ: «Ќђй кљне мин џич тђ рђ­хђт књрмимен, кљне-тљне эштђ йљрим, џичбер ќигелми тормыймын» (Г.Тукай);

3) урын семантикасы кеше яки башка тере затларныћ ђгъ­залары, исемнђре аша белдерелђ: йљрђгендђ, кулында, књ­зендђ џ.б.

Аныћ... зур-зур књзлђрендђ ниндидер моћ, хђвеф бар иде (А.Гыйлђќев). Кайда да йөрәктә, йөрәктә, Төшләргә кереп гел йөдәтә, Нигә соң, нигә соң бу Кырлай яклары (С. Хәким);

4) эш-хђл, хђрђкђт белђн бђйле транспорт чаралары шулай ук урын-вакыт килешендђге исемнђр белђн бирелђ: трам­вайда бару, атта йљрњ, поездда бару џ.б.

Трамвайда барганда мин њземнећ танышымны очраттым (Г.Бђширов). Ул транспортта барганда да њзенећ изге ишан икђнен бер минутка да онытмаска тиеш иде (Ђ.Еники). ...елныћ ић соћгы сабан туе ич. Сатучылар да ничђмђ-ничђ машиналарда килгђннђр (Р.Сибат);

5) урын мђгънђсе тљрле абстракт мђгънђле исемнђр белђн килгђндђ тљшенчђлђрне белдергђн исемнђр књчерелмђ мђгъ­нђ тљсмерен ала: тљштђ књрњ, фикердђ беркетњ, хистђ сыналу џ.б.

Тљшемдђ ђнине књрдем: тирђ-якта кояш яктысы, чиккђн књлмђктђн тњшђктђ ђни утыра (Т.Галиуллин). Њзен шул фикердђ беркетњ љчен, ул хђзрђтенђ барып та кићђш итте (Г.Исхакый). Љнендђ дђ куркынып куйган минутлар була (А.Гыйлђќев);

7) вакыт мљнђсђбђтен белдерђ: њткђн елда, шушы минутта, шул мизгелдђ џ.б.

Бу хђл њткђн елда сентябрь башында булды (Р.Тљхфђ­туллин). Чђчњне бер атнада тљгђллђделђр (М.Хђсђнов). Яшьлектђ хаталар књп ясала инде (К.Тинчурин);

8) урын-вакыт килешендђге исем к ы е к о б ъ е к т мљ­нђсђбђтен белдерђ: Татарларда японнарга хас њќђтлек, эшчђнлек, тырышлык бар, – ди Рђуфов (Р.Сибат).

9) урын-вакыт килешендђге исем ќљмлђдђ мљстђкыйль позициядђ, х ђ б ђ р функциясендђ килђ: Авыл халкы барысы да эштђ. Љйдђ карт-карчыклар, ђ урамда бала-чагалар (Р.Сибат). Безнең юллар – җирдә, Кошлар юлы күктә (Илгөлем).

§ 35. Килеш категориясен љйрђнњгђ карата. Исемдђ килеш категориясе татар тел белемендђ, шулай ук тљрки теллђр књлђмендђ дђ, соћгы елларга кадђр галимнђрнећ игътибарын ќђлеп иткђн шактый катлаулы џђм бђхђсле мђсьђлђ булып санала.

Бу бђхђслђр нигездђ тњбђндђгелђргђ карый:

1) килешлђрнећ с а н ы, хђзерге грамматик хезмђтлђрдђ сњз ясагычлар дип бирелгђн кайбер к у ш ы м ч а л а р н ы ћ с т а т у с ы, аларныћ килешлђргђ мљнђсђбђте;

2) а н а л и т и к килешлђр мђсьђлђсе;

3) б а ш к и л е ш џђм аныћ грамматик мђгънђлђре.

Хђзерге татар телендђ тотрыклы булып саналган алты килеш џђм саны, џђм составы ягыннан татар теленећ беренче грамматикаларында ук шактый тљгђл билгелђнгђн. Русча языл­ган беренче грамматикаларда (И.Гиганов, И.Хђлфин, А.Троянский, А.Казем-Бек џ.б.) шул алты килешкђ љстђмђ рђвештђ ч а к ы р у килеше китерелђ. К.Насыйри њзенећ «Ђн­мњзђќ»ендђ килешлђрнећ санын алты дип билгели, ђмма хђзерге чыгыш килеше урынына ул белђн бђйлеге белђн килгђн кушымчасыз исемне кертђ.

Г.Ибраџимов џђм Ќ.Вђлиди татар телендђ килеш категориясе юк дигђн карашта торганнар, алар килеш кушымчаларын ярдђмлек сњзлђр рђтенђ кертеп караганнар. Г.Алпаров исђ бу фикерне кискен тђнкыйтьли. Ул татар телендђ сигез килешне аерып књрсђтђ. Галим алты килешкђ -ча/-чђ, -дай/-дђй кушымчаларын да љстђп карый.

Сљйлђмне оештыруда гаять зур ђџђмияткђ ия булган килешлђр системасы – ул, асылда, м о р ф о л о г и к –с и н т а к с и к категория. Морфологиядђ килешлђр белђн тљрлђнњ исемдђ с њ з ф о р м а л а р ы н ясый торган грамматик књр­­сђткечлђр булып саналса, синтаксис љчен килешлђр ќљмлђдђ с њ з л ђ р б ђ й л ђ н е ш е н барлыкка китерђ торган мљџим чараларныћ берсе булып тора.

Шућа књрђ дђ телебездђге килешлђр системасын яћача књзалларга омтылыш синтаксист галимнђр тарафыннан ясала. Академик М.З.Зђкиев, мђсђлђн, 70 нче еллар уртасында ук татар телендђге килешлђр традицион алты килеш белђн генђ чиклђнми, кабул ителгђн килешлђр системасында татар теленећ эчке мљмкинлеклђре џђм њзенчђлеклђре тулы чагылыш тапмый дигђн караш белдерә. Њзенећ «К вопросу о категории падежа в тюркских языках» дигђн мђкалђсендђ ул татар телендђ унбер килеш формасын књрсђтђ. Тра­дицион алты килештђн тыш бу мђкалђдђ -лы/-ле, -сыз/-сез, -дагы/-дђге, -дай/-дђй, -ча/-чђ кушымчалары да килеш­лђр рђтенђ кертеп карала [Закиев, 1964: 207]. Шул ук фикерне Ф.Ђ.Ганиев тђ куђтли, ул -ча/-чђ кушымчасыннан кала, алда књрсђтелгђн фор­маларны с и н т е т и к килешлђр дип билгели, шул ук вакытта, ни сђбђпледер, сњз ясалышына багышланган хез­мђтлђрендђ галим аларны актив с њ з я с а г ы ч л а р итеп тә саный [Ганиев, 1970: 77].

Татар тел белемендђ килеш категориясен яћача юнђлештђ љйрђнњгђ ќитди љлеш керткђн хезмђтлђрдђн Н.И.Ирисовныћ «Хђзерге татар ђдђби телендђ генитив» дип исем­лђн­гђн кандидатлык диссертациясен џђм аныћ авторефератын да игътибарга алу кирђк. Галим њзенећ әлеге татар телендђ иялек килешенећ (генитив) грамматик табигатен љйрђнњгђ багышланган хезмђтендђ гомумђн тљрки теллђрдђ килешлђр љл­кђсендђ булган књп кенђ бђхђсле мђсьђлђлђргђ кагыла џђм њзенећ карашларын тирђн фђнни дђлилләп бђян итђ [Ирисов, 1983].

Аерым алганда, килешлђрнећ санына кагылышлы рђ­веш­тђ, бу хезмђттђ хђзерге тел белемендђ сњз ясагычларга кертеп каралган -ныкы/-неке џђм -дагы/-дђге кушымчаларыныћ килешлђргђ бик якын булуы раслана. -ныкы кушымчалы форманы автор и я л е к к и л е ш е н е ћ и к е н ч е ф о р м а с ы (генитив II) дип, -дагы кушымчасын у р ы н –в а к ы т к и л е ш е н е ћ и к е н ч е ф о р м а с ы (локатив II) дип бирђ. Шунда ук бу кушымчаларныћ сњз ясагычлардан бигрђк форма ясагычларга, ягъни килешлђргђ якын торуы турында књп тљрле фђнни дђлиллђр китерелђ. Алар тњбђндђ­гелђр:

1) бу кушымчалар бер сњз тљркеменнђн булган сњзлђрнећ барысына да чиксез ялгана алалар (регуляр булулары);

2) сњзнећ лексик мђгънђсен њзгђртмилђр, килеш функциясен генђ башкаралар;

3) сњзгђ ялгану тђртибе буенча да алар килешлђргђ охшаш (ягъни књплек џђм тартым кушымчаларыннан соћ ялганалар): дђфтђр-лђр-ебез-дђге, бала-лар-ым-ныкы;

4) -ныкы џђм -дагы кушымчалары -да, -ныћ кушымчалы исемнђр белдергђн грамматик мђгънђлђрне белдерђлђр, ђмма алар синтаксик позициялђре белђн аерылалар.

Бу соћгы дђлилне, безнећчђ, махсус шђрехлђп китњ мљ­џим. Чыннан да, мђсђлђн, -ныћ кушымчасы да, -ныкы кушымчасы да гадђттђ и я л е к м љ н ђ с ђ б ђ т е н б е л д е ­р ђ л ә р , ђмма синтаксик яктан -ныћ формасы, икенче исем алдыннан килеп, а е р г ы ч вазифасын башкара (ђнинећ яу­лыгы), хезмђттђ ул а т р и б у т и в и я л е к к и л е ш е дип би­релђ, ђ -ныкы формасы њзе бђйлђнгђн исемнђн соћ килђ, књбрђк х ђ б ђ р була. Автор аны п р е д и к а т и в и я л е к к и ле ш е дип атый (яулык ђнинеке).

Бу формаларныћ, сыйфатлардан аермалы буларак, ќљмлђдђ башка сњзлђрне ияртеп килђ алуларын (Хђмдиев шушы ук авылныкы иде), тићдђшлђнеп килгђндђ кушымчаларны тљшереп калдыру мљмкинлеген џ.б. ны автор өстђмђ дђлиллђр итеп китерђ.

-лы/-ле, -сыз/-сез, -дагы/-дђге, -ныкы/-неке, -дан/-дђн, -лык/-лек, -ча/-чђ џ.б. кайбер кушымчаларныћ статусын билгелђњгђ татар тел белемендђ генђ тњгел, тљрки тел белемендђ дђ шактый зур урын бирелде, тљрле џђм вакыты бе­лђн капма каршы фикерлђр дђ ђйтелде. Шунысын да ассызыклап њтњ мљџим, соћгы вакытларда тљрки тел белемендђ бу типтагы кушымчаларны и к е ф у н к ц и я л е к у ш ы м ч а л а р дип билгелђњ гамђлгђ кереп бара.

Књргђнебезчђ, бу кушымчалар њзлђренећ телдђге вазифалары буенча бик њзенчђлекле. Аларныћ књбесе хђзерге кљн­дђге грамматик хезмђтлђрдђ сњз ясагычларга кертелђ. Мђсђлђн, -лы/-ле, -сыз/-сез, -дагы/-дђге сыйфат ясагычлар: ямьле кљн, тљссез чырай, судагы балык џ.б; -дай/-дђй, -ча/-чђ кушымчалары рђвеш ясагычлар буларак карала: аюдай таза, кљндђй ачык, татарча сљйлђшђ, кљндђгечђ џ.б. Ђмма бу кушымчалар грамматик табигатьләре буенча чыннан да форма ясагычларга якын торалар. Алда ђйтелгђнчђ, сњз яса­гыч кушымчалар сњзлђргђ сайлап ялганалар, ђ форма ясагычларга универсальлек хас, алар бер сњз тљркеменнђн булган барлык сњзлђргђ дђ бернинди чиклђњсез ялгана алалар (мђсђлђн, килеш кушымчалары). Югарыда саналган кушымчаларныћ да сњзлђргђ ялгану мљмкинлеге бик кић, ђйтик, -лы/-ле, -сыз/-сез кушымчалары ямьле – ямьсез, тђмле – тђм­­сез, баллы – балсыз, књћелле – књћелсез кебек сыйфатлар ясау белђн бергђ, аерым сњзлђргђ ялганып, сњзтезмђлђрдђ џђм ќљмлђдђ сњзлђрне њзара бђйлђњ вазифасын гына да баш­каралар. Мђсђлђн: тђрђзђле бњлмђ, тђрђзђсез бњлмђ, кое­лы йорт, коесыз йорт, атлы кеше, атсыз кеше џ.б.

Сњз ясагыч кушымчалар, билгеле булганча, сњзнећ л е к с и к м ђ г ъ н ђ с е н њзгђртђлђр, ђ форма ясагычлар исђ г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ г ђ ия, ягъни алар сњзлђр арасындагы тљрле гомумилђштерелгђн м љ н ђ с ђ б ђ т л ђр н е белдерђлђр. Мђсђлђн, соћгы мисалларга грамматик мђгънђ белдерњ хас, ягъни алар билгеле бер предметка, књренешкђ ия булуны белдерђлђр, ђ тђмле, ямьле, тљссез кебек сњзлђрдђ инде лексик мђгънђ дђ башкача књзаллана, џђм аларныћ ясалма сыйфатлар булуы бђхђс тудырмый.

Шућа књрђ дђ бу кушымчаларныћ књпчелеген тљрки теллђр љчен хас њзенчђлекле и к е ф у н к ц и я л е кушымчалар дип карау фђнни яктан тљгђлрђк булыр. Бу бигрђк тђ -лы/-ле, -сыз/-сез, -дай/-дђй, -ча/ђ кебек кушымчаларга кагыла. Югарыда без тукталып киткђн -дагы/-дђге, -ныкы/-неке кушымчалары исђ, грамматик хезмђтлђрдђ сњз ясагычлар дип каралса да, асылда форма ясагычларга якын торалар. Бу кушымчаларны алган сњзлђр, кагыйдђ буларак, сњзлеклђрдђ дә теркђлми, димђк алар аерым сњз, лексема буларак кабул ителми дигђн сњз.

Ике функцияле кушымчаларныћ исемдђ килеш категориясенђ мљнђсђбђтен ничек билгелђргђ соћ? Безнећ фикеребезчђ, бу кушымчаларны грамматик категория рђвешендђ тулаем килешлђр парадигмасына кертеп карау љчен ќитђрлек фђнни дђлиллђр юк. Барлык тљрки теллђрдђге кебек, татар телендђ дђ классик булып саналган алты килеш системасын саклау фђнни яктан дљрес џђм тљгђлрђк булыр. Ђ югарыда саналган барлык кушымчаларны исђ килеш мђгъ­нђсен белдерђ торган љстђмђ чаралар, соћгы вакытларда грамматик хезмђтлђрдђ урын алган махсус термин белђн атасак, килеш категориясенећ к у л л а н ы л ы ш б у е н ч а т и р ђ –ю н е (перифериясе), ягъни ф у н к ц и о н а л ь-с е м а н т и к к ы ­ р ы дип карарга мљмкин.

Югарыда без килешлђрнећ гомумилђштерелгђн грамматик мђгънђлђрен о б ъ е к т, с у б ъ е к т, а ч ы к л а у мљ­нђсђ­бђтлђрен белдерњ дип билгелђгђн идек. Бу књзлектђн караганда, ул кушымчалар сњзтезмђлђрдђ џђм ќљмлђдђ књб­рђк исемне башка бер исемгђ, фигыльгђ яки башка сњзлђргђ бђйлилђр џђм ачыклаулы мљнђсђбђтне тљрле тљс­мер­лђрдђ белдерђлђр. Мђсђлђн: паспортлы кеше, паспортсыз кеше, конспектсыз сљйлђњ, кырдагы бђрђћге, баздагы бђрђћге, яулык ђнинеке, кљндђлек укучыныкы, бњредђй ерткыч, куяндай куркак џ.б.

Килешлђрне љйрђнњгђ кагылышлы икенче бәхәсле очрак – ул татар теле буенча булган кайбер хезмђтлђрдђ урын алган а н а л и т и к к и л е ш л ђ р м ђ с ь ђ л ђ с е [Ганиев, 1970:74-84]. Ф.А.Ганиев аналитик килешлђр дип нуль кушымчалы исем белђн янђшђ килгђн бђйлек џђм бђйлек сњз­лђрне таный. Мондый аналитик килешлђргђ ул исемнђрнећ тњбђндђге бђйлеклђр, бђйлек сњзлђр џђм ярдђмче исем­нђр белђн килњ очракларын кертђ:

Исем + белђн бђйлеге (корал џђм бергђлек килеше);

Исем + љчен бђйлеге (сђбђп-максат килеше, дестинатив);

Исем + кебек, шикелле, кадђр, тљсле, сыман џ.б. (охшату-чагыштыру килеше);

Исем + турында, хакында бђйлек сњзлђре (ачыклаучы килеш);

Исем + буенча, буйлап, љстендђ џ.б. ярдђмче исемнђр (урын килеше);

Исем + аркасында, сђбђпле бђйлек сњзлђре (сђбђп килеше).

Телдђге функциялђре буенча килешлђргђ охшаш формаларны бу рђвешле барлау џђм бер системага салып љйрђнњ џичшиксез ућай књренеш. Ђмма аларныћ барысын да грамматик категория булган килешлђр системасына кертњгђ, безнећчђ, бернинди ихтыяќ юк.

Традицион грамматикада югарыда саналган бђйлеклђр, бђйлек сњзлђр, рус телендђге предлоглар кебек њк, аерым сњз тљркеме тђшкил итђлђр, џђм сњз тљркемнђренећ гомуми бњ­ленешендђ алар я р д ђ м л е к с њ з л ђ р т љ р к е м е н ђ кертелђлђр. Конкрет лексик мђгънђга ия булган мљстђкыйль сњз тљркемнђреннђн аермалы буларак, алар чынбарлыктагы предметларны, књренешлђрне, эш-хђлне, џђртљрле билгене атамыйлар, ђ ќљмлђдђ сњзлђр арасындагы синтаксик бђй­лђнешне барлыкка китерђлђр џђм тљр­ле-тљрле а ч ы к л а у л ы м љ н ђ с ђ б ђ т л ђ р н е белде­рђлђр. Икенче тљрле ђйтсђк, бђйлеклђр џђм бђйлек сњзлђргђ, килешлђр кебек њк, г р а м м а т и к м ђ г ъ н ђ белдерњ хас. Бу – ярдђмлек сњз тљркемнђрнећ, бигрђк тђ бђйлек џђм тер­кђгечлђрнећ телдђге тљп вазифасы. Типологиягђ мљрђ­ќђгать итсђк, мђсђлђн, рус телендђ п р е д л о г л а р џђм с о ю з сњзлђр арасындагы гомумилђштерелгђн м ђ г ъ ­н ђ м љ ­н ђ ­с ђ б ђ т л ђ р е н, ђ ч а с т и ц а (кисђкчђ) тљрле м ђ г ъ н ђ т љ с ­ м е р л ђ р е н белдерђ [Русская грамматика, Т.I, 1980: 706-713] .

Шућа књрђ дђ, баштан ук телдђ њз вазыйфалары булган џђм аерым сњз тљркеме саналган бу ярдђмлек сњзлђрне килешлђр системасына кертњ љчен, безнећ фикеребезчђ, тулы нигез юк.

Аналитик килешлђр мђсьђлђсендђ башка галимнђрнећ фи­­кере дђ нигездђ тискђре дип ђйтергђ мљмкин. Академик Д.Г.Тумашева, мђсђлђн, исем + бђйлек тибындагы тљзелмђ­лђрне килеш дип санауга каршы чыга, џђм ул њз фикерлђрен тњбђндђгечђ нигезли:

1) бер њк бђйлеклђр, бер њк мђгънђ белдергђндђ, тљрле килеш формаларына ялгана. Ђйтик, чаклы, кадђр бђйлеклђре кушымчасыз исемнђрдђн тыш юнђлеш килешендђге исем­нђргђ дђ ялгана ала: ќомгага чаклы, кичкђ кадђр.

Хђтта ђтигђ кадђр кљлмичђ булдыра алмады (Г.Бђширов);

2) бер њк мђгънђ тљрле бђйлеклђр белђн белдерелђ: эт шикелле, эт кебек;

3) бер њк бђйлек тљрле мђгънђлђрне белдерњдђ катнаша џ.б.[Тумашева, 1978: 5-26 ]

И.Б.Бђширова бђйлеклђр белђн килгђн исемнђр контекстта књбрђк тљрле килешлђр белдергђн мђгънђлђргђ охшаш мђгъ­нђлђрне белдерђлђр џђм телдђ стилистик яктан вариант­лылык барлыкка китерђлђр, ђ яћа килеш формалары ясамыйлар дип саный [Бәширова, 1999: 576 ].

Бђйлеклђрнећ мђгънђлђренђ килгђндђ, чыннан да, алар џђркайсы диярлек књп тљрле мђгънђ мљнђсђбђтен белдерђ. Мђсђлђн, белђн бђйлеге биш тљрле мђгънђ мљнђсђбђтенә ия. Б е р г ђ л е к џђм к о р а л мђгънђсеннђн тыш бу бђй­лек с ђ б ђ п, в а к ы т мђгънђлђрен џђм эшнећ њ т ђ л њ р ђ ­в е ш е н дђ белдерђ ала.

Турында, хакында, буенча, буйлап тибындагы бђйлек сњзлђрне џђм астында, љстендђ, астындагы, љстендђге кебек бђйлек ролендђ йљри торган я р д ђ м ч е и с е м н ђ р н е урын килеше дип килешлђр системасына кертњ шулай ук шактый бђхђсле мђсьђлђ. Беренчедђн, мондый сњзлђрнећ морфологик статусы татар тел белемендђ анык билгелђнгђн: турында, хакында, буенча, буйлап – болар тљрле сњз тљркемнђреннђн књчкђн (конверсиялђнгђн) б ђ й л е к с њ з л ђ р, ђ ас, љс, ян, як, буй џ.б. сњзлђр бђйлек ролендђ йљрњче я р ­д ђ м ­ч е и с е м н ђ р. Бђйлек сњзлђрнећ, бђйлеклђр кебек њк, килешлђр белђн уртаклыгы шунда, алар сњзлђрне бђйлиләр џђм сњзлђр арасындагы тљрле-тљрле гомумилђштерелгђн мљнђсђбђтлђр­не белдерәләр. Шул яктан аларны, алдарак саналган ике функцияле аффикслар кебек њк, килеш категориясенећ функциональ-семантик кырына кертеп карарга мљмкин, ђ килешлђр парадигмасын љстђмђ рђвештђ катлауландыруга ихтыяќ юк. Ђмма шуны да билгелђп њтђргђ кирђк, тел - ул тарихи књренеш, ул џђрчак хђрђкђттђ, њсештђ, њзгђрештђ. Вакытлар њтњ белђн кайбер бђйлеклђрнећ, кушымчалар статусына књчеп, килешлђр парадигмасына керњ мљмкинлеге дђ бар. Хђзерге чуваш телендђ, мђсђлђн, тљрки теллђр љчен хас классик алты килештђн тыш, -па/-пе, -пала(н)/-пеле(н) кушымчалы корал килеше (твор. падеж), -сар/-сер кушымчалы мђхрњмлек килеше (лишительный падеж), -шан/-шен кушымчалы сђбђп килеше килешлђр белђн тљрлђнеш системасында карала [Сергеев, 1994:46].

Ђ ас, љс, ян, як, урта, буй кебек ярдђмче исемнђргђ килгђндђ исђ, аларны килешлђр белђн тићлђштерњ тагын да бђхђслерђк. Беренчедђн, алар њзлђре дђ килеш белђн тљр­лђнђлђр џђм урынара килешлђрдђ генђ ярдђмче рольдђ кулланылалар. Мђсђлђн: су буена китте, су буеннан кайта, су буенда утыра, љстђл љстенђ куйдым, љстђл љстеннђн алдым, љстђл љстендђ ята џ.б. Грамматик килешлђрдђ исђ (Б.к., И.к., Т.к.) бу сњзлђр гадђттђ њзлђренећ лексик мђгънђлђрен саклыйлар, мљстђкыйль сњзлђр булып калалар. Мђсђлђн: Љстђлнећ љсте ялтырап тора; Урман буеныћ кары эреп беткђн џ.б.

Икенчедђн, књп кенђ очракта ярдђмче рольдђ килгђндђ дђ бу исемнђр књпмедер дђрђќђдђ њзлђренећ лексик мђгънђ­лђрен саклыйлар, ягъни аларныћ грамматикалашу дђрђќђсе килеш кушымчалары белђн чагыштырганда гына тњгел, бђйлеклђргђ карата да шактый тњбђн. Мђсђлђн: Ђти, кулларын баш астына куйган килеш тњшђмгђ текђлгђн дђ, њз уйларына чумган (М.Мђџдиев). Юка гына салам љстендђ арба белђн бергђ мин дђ берљзлексез калтырана, дерелди, сикер­гђли башлыйм (Г.Бђширов).

Шул ук вакытта, ни љчендер аналитик килешлђргђ ярдђмче исемнђрдђн ас, љс сњзлђренећ тљрле грамматик формалары гына кертелђ. Ђмма татар телендђ болардан тыш ян, як, тыш, эч, ал, арт, буй џ.б. ярдђмче исемнђрнећ дђ булуы мђгълњм. Бу сњзлђр дђ ас џђм љс ярдђмче исемнђре кебек њк, килешлђр белђн тљрлђнеп, исемне башка сњзлђргђ бђйлђњдђ катнаша алалар. Мђсђлђн:

Хђлим дђ хђлфђсе янында чђй эчте (Г.Исхакый). Йорт эчендђ сыерлар куып йљрњче књрше хатыны Мђхбњбђ абыстай... (Г.Исхакый) џ.б.

Ќыеп кына ђйткђндђ, без телебезнећ хђзерге халђтендђ морфологик категория булган килешлђр системасын алты килештђн торган тљзек парадигма рђвешендђ саклап, алда саналган барлык тел чараларын килеш категориясенећ ти­рђ-ягы, ягъни к и л е ш к а т е г о р и я с е н е ћ ф у н к ц и о н а л ь- с е м а н т и к к ы р ы дип карау ягында торабыз.

Тљрки тел белемендђ, шулай ук татар телендђ соћгы вакытларга кадђр бђхђсле булып калган тагын бер проблема ул – б а ш к и л е ш џђм аныћ грамматик мђгънђлђре мђсьђ­лђсе. Без аңа килешлђрнећ грамматик мђгъ­нђлђрен яктыртканда беркадђр тукталган идек.

Традицион рђвештђ барлык тљрки теллђрдђ диярлек баш килеш књпфункцияле килеш санала, џђм бу юнђлештђ ул ќљмлђдђге сњзлђр бђйлђнешендђ с у б ъ е к т, о б ъ е к т мљ­­нђсђбђтлђрен белдереп, синтаксик яктан и я, т у р ы т ђ ­м а м л ы к функциясендђ кулланыла, шулай ук икенче бер исемне ачыклап, а е р г ы ч ролендђ дђ килђ ала. Баш килешнећ бу њзенчђлеге фђндђ алтай семьялыгына кергђн теллђр љчен хас типологик уртаклык булып санала.

Моныћ капма-каршысы булган икенче караш буенча кушымчасыз, ягъни нуль формада килгђн исем ќљмлђдђ и я ролендә килгђндђ генђ б а ш к и л е ш булып санала, калган очракларда иялек килешенећ, яки тљшем килешенећ икенче, кушымчасыз формалары итеп бирелђ.

Мђсьђлђгђ бу рђвешле якын килњ, безнећ карашка, морфологик категория булган килешне тулысынча синтаксик яссылыкка кайтарып калдыру белђн бђйле. Инде алдарак билгелђп үтелгәнчә, килешлђрнећ грамматик мђгънђлђре исемнећ ќљмлђдђге синтаксик функциялђрен г о м у м и л ђ ш т е р њ нигезендђ формалаша, лђкин килешнећ грамматик мђгънђсе џђм исемнећ ќљмлђ эчендђге функциясе џђрчакта да бер-берсенђ тђћгђл килми.

Беренчедђн, баш килештђге исем гадђттђ субъект мљ­­нђсђ­бђтен белдергђндђ и я булып килђ: укучы укый, бала елый џ.б. Ђмма морфологик планда с у б ъ е к т мљнђсђбђте баш килеш белђн генђ тњгел, башка килешлђр белђн дђ белдерелђ ала.

Икенчедђн, исем о б ъ е к т мљнђсђбђтен белдергђндђ дђ ия булып килђ: эш тђмамланды, йорт тљзелде џ.б.

Теллђр типологиясендђ ачык билгелђнгђнчђ, килешлђр барысы да, шул исђптђн баш килеш тђ, књпфункцияле, џђм бер парадигма эчендђ килешлђр њзара тыгыз мђгънђви бђйлђ­нештђ торалар. Типологиядђ шулай ук џђр килешнећ т љ п џђм љ с т ђ м ђ мђгънђлђре булуы билгелђнђ: «Каждый падеж имеет свою систему значений. Отдельные значения у разных падежей могут сближаться или совпадать (ассызык безнеке – Ф.Х.) но системы значений в целом у разных падежей никогда не совпадают» [Русская грамматика, Т.I, 1980:С.479]. Рус телендђ, мђсђлђн, с у б ъ е к т мђгъ­нђсе џђм а ч ы к л а у л ы (определительное) мљнђсђбђт баш килешнећ (имен.п.) тљп мђгънђлђре итеп књр­сђ­телђ [Шунда ук: 480-481].

Татар телендђ баш килешнећ књп тљрле мђгънђлђре џђм синтаксик функциялђре арасында т љ п љ ч м ђ г ъ н ђ с е н аерып књрсђтергђ кирђк:

1) с у б ъ е к т мђгънђсе – ќљмлђ кисђге буларак ул ия булып килђ: укучы укый, яћгыр ява.

2) а ч ы к л а у л ы ягъни аергыч мљнђсђбђтен белдерњ: ђни яулыгы, укучы кљндђлеге, яз кљне џ.б.

3) т у р ы о б ъ е к т мђгънђсен билгесезлек тљсмере белђн бел­дерњ – туры тђмамлык: китап уку, нотык сљйлђњ, сњз ђйтњ џ.б.

Икенче џђм љченче типтагы сњзтезмђлђр тљрки теллђр љчен хас њзенчђлекле књренеш булып торалар; беренче очракта I тљр тљрки изафђ барлыкка килђ, ђ икенче очракта исђ туры тђмамлык белђн хђбђр њзара нык береккђн сњзтезмђ барлыкка китерђ. Ђйтергђ кирђк, иялек килеше яки тљшем килеше белдергђн шундый ук мђгънђлђрдђн алар билгелелек-билгесезлек тљсмере белђн генђ тњгел, синтаксик, ягъни сњзлђр белђн бђйлђнешкђ керњ мљмкинлеге ягыннан да шактый аерылалар. Мђсђлђн: ђни яулыгы ~ ђнинећ яћа яулыгы, ђни (яћа) яулыгы мљмкин тњгел; кино карау ~ киноны иртђгђ карау, кино (иртђгђ) карау мљмкин тњгел.

Шул рђвешле, баш килеш њзенећ аерым функциялђре буенча иялек џђм тљшем килешләре белђн мђгънђ ягыннан бђйлђнештђ тора, ђмма алар арасында мљџим аерма шунда, баш килеш туры объект џђм иялек мљнђсђбђтен бары тик њзе­нећ тљп функциясе – субъект мђгънђсе белђн бергђ, бер системада гына белдерђ ала. Ђ тљшем килешенђ килгәндә, аныћ тљп функциясе – туры объект мљнђсђбђтен билгелелек тљсмере белђн белдерњ, ул беркайчан да субъект мљнђсђ­бђ­тен белдерђ алмый. Бу килешнећ љстђмђ мђгънђлђреннђн бары тик вакыт мђгънђсен генђ књрсђтергђ мљмкин. Мђсђ­лђн: Без ул тљнне бљтенлђй йокламадык. Шунысын да билгелђп њтђргђ кирђк, килешлђрнећ барысы да диярлек књпмђгънђле булган шартларда, бары тик бер килешне генђ аерып алып, баш килеш бер функцияле, ул бары тик субъект килеше, ия функциясен генђ белдерђ дип башка килешлђргђ капма-каршы кую теоретик яктан тљгђл булмау белђн бергђ, методик яктан да шактый ќайсызлыклар тудыра. Ђйтик, баш килеш бары ия генђ булып килђ икђн, без кушымчасыз иялек килешен, кушымчасыз тљшем килешен џ.б. билгелђргђ тиеш булабыз. Димђк, килешлђр системасы алты тњгел сигез-тугыз буыннан торырга тиеш була. Кая алар? Килешлђр парадигмасында аларны ничек билгелђргђ? Морфологиянећ бит мђгънђ+форма булуы мђгълњм књренеш. Синтаксис буенча хезмђтлђрдђ дђ, баш килешне ия (субъект) килеше дип таныган хђлдђ, кушымчасыз килешнећ башка грамматик мђгънђ­лђренђ карата б и л г е с е з к и л е ш терминын кулланалар. Килешлђр парадигмасында шулай ук мондый килешнећ урыны, мђгънђсе, формасы аныкланмый. Безнећ фикеребезчђ, баш килешне књпфункцияле дип таныган очракта да, ќљм­лђлђрнећ иясен билгелђњ методик яктан бернинди ућайсызлык тудырмый. Эш шунда, гадђттђ баш килештђге исем с у б ъ е к т м љ н ђ с ђ б ђ т е н белдергђндђ ќљмлђдђ и я булып килђ, бары аерым очракларда, фигыль юнђлешлђренђ бђйле рђвештђ генђ, баш килештђге исем о б ъ е к т м љ н ђ ­с ђ б ђ т е н белдергђндђ ия булып килергђ мљмкин. Башка мђгънђлђрендђ баш килеш а е р г ы ч, т у р ы т ђ м а м л ы к, х ђ б ђ р вазифаларын башкара.

Баш килештђге исем­не бары тик ия дип таныган тикшеренњчелђр шулай ук бер ќљмлђдђ ике баш килеш формасы булмый дигђн карашка таянырга омтылалар. Ђмма морфология буенча соћгы елларда чыккан теоретик хезмђтлђрдђ бу караш шулай ук тђнкыйтьлђнђ, ул әлеге џинд-европа теллђре љчен хас књренешне урынсыз рђвештђ тљрки теллђргђ књчерњ дип бђялђнђ1.

Фђнни бђхђслђргђ кыскача йомгак ясап, шуны ђйтергђ мљмкин: фђн ул катып калган хакыйкатьлђр љлкђсе тњгел. Андагы тљрле, џђм хђтта бер-берсенђ диаметраль каршы фикерлђр булу фђнне њстерњгђ булышлык итђ, џђр галимне њз юнђлешендђ тагы да тирђнгђрђк тљшеп эзлђнњгђ, љйрђнњгђ этђрђ. Бу очракта без килешлђр проблемасына карата њз фикерлђребезне бђян иттек, алар књбесе татар тел белеме љлкђсендђге фундаменталь, традицион карашларга нигез­лђнђ.

Татар теле морфологиясе буенча булган фундаменталь хезмђт­лђрдђ, мђсђлђн, баш килешнећ књпфункцияле булуы, с у б ъ е к т, о б ъ е к т, и я л е к мљнђсђбђтлђрен белдерње беркайчан да диярлек шик тудырмады яки бђхђс астына алынмады. В.Н.Хангилдин хезмђтлђренђ мљрђќђгать итсђк, мђсђ­лђн, аныћ бу турыда фикере бик анык: «...татар телендђ – нуль формадагы баш килеш ќљмлђнећ берничђ тљрле кисђген – и я, а е р г ы ч џђм т у р ы т ђ м а м л ы к н ы џ.б. бил­гелђњгђ, яки шуларныћ синтаксик бђйлђнешлђрен белдерњгђ хезмђт итђ». Алга таба укыйбыз: «Бер њк килеш формасыныћ тљрле синтаксик функциялђрдђ йљрње џђм тљрле мђгънђ оттеноклары белдерње, гомумђн, телдђ бар. Мђсђлђн, юнђлеш, чыгыш, урын-вакыт килешлђре – џђрберсе тђмамлык џђм хђл функциялђрендђ килеп, бик књп мђгънђ тљрлелеклђрен белдерђлђр. Моћа карап, беркемнећ дђ ул килеш­лђрнећ џђрберсе икешђр формадан тора дип дђгъва иткђне юк» [Хангильдин, 1954: 75]. Д.Г.Тумашева, њз чиратында, баш килешнећ биш тљрле мђгънђсен (субъект, объ­ект, иялек мљнђсђбђте, хђбђр, эндђш сњз, килеш мђгънђсен бђйлек аша белдерњ) џђм књп тљрле мђгънђ тљсмерлђрен билгели [Тумашева, 1964: 56–57] џ.б.