Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

§ 42. Морфологик-синтаксик ысул белђн исем ясалышы (конверсия). Бу ысул белђн исемнђр књбрђк с ы й ф а т л а р д а н, с ы й ­ ф а т һәм и с е м ф и г ы л ь л ђ р д ђ н ясала:

а) контекстта исемлђшкђн сыйфатларныћ кайберлђре морфологик яктан аерымланып (изоляциялђнеп) тулысынча исем сњз тљркеменђ књчђ. Мђсђлђн: кара (язу карасы), карт, чал, бай, ялагай, сукыр (сукырлар йорты), телсез, хђрби џ.б.

И с к ђ р м ђ: 1. књк (књк йљзе), суык (суык ќанны тындырмый – мђкаль), ќылы (ќылы сљяк сындырмый – мђкаль), якты (ярыктан якты тљшђ) караћгы (караћгы тљште) џ.б. Мондый сњзлђрне галимнђр конверсиядђн биг­рђк, борынгы синкретизм књренеше дип аћлату ягында торалар.

2. Татар грамматикасында (т. I) конверсия ысулы белђн исем ясалышы (ул шулай ук башка сњз тљркемнђренђ дђ карый) артык кићђйтеп књрсђтелгђн. Анда мисал рђвешендђ китерелгђн яћа, читен, элекке, кызу, кыю џ.б. сњзлђрне тулысынча исемгђ књчкђн дип карау бик бђхђсле.

ә) -учы/-њче кушымчалы сыйфат фигыль исемлђшњ аша тулысынча исемгђ књчђ: укучы, тегњче, тукучы, тљзњче, язучы, сатучы, сатып алучы џ.б.;

тљрле фђнни терминнар да еш кына шул юл белђн ясала: санаучы, бњлњче, уртак ваклаучы – математик терминнар џ.б.;

б) -ачак/-ђчђк кушымчалы сыйфат фигыльдђн књчкђн исем­нђр: килђчђк, књрђчђк (язмыш мђгънђсендђ), алачак, бирђчђк;

в) -мыш/-меш кушымчалы архаиклашкан њткђн заман сыйфат фигыльдђн: тормыш, язмыш, сынамыш џ.б.;

г) -у/-њ кушымчалы исем фигыльдђн књчкђн исемнђр: уку (укулар башланды), язу (язуы матур), буяу, сайлау (сайлау кљне) џ.б.

МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ.

Сүз төркемнәренә морфолдогик анализ гадәттә җөмлә эчендә алып барыла, чөнки сүзләрнең грамматик (морфологик) ф о р м а л а р ы сөйләм эчендә барлыкка килә.

И с е м н е тикшерү түбәндәге тәртиптә бара:

1. җөмләдәге һәр исем аерым алып тикшерелә;

2. билгеле бер грамматик формада килгән исем үзе бәйләнгән сүз белән бергә алына. Ул сүз җәяләр эчендә күрсәтелә. Мәсәлән: урманга (китте);

3. исемнең ясалыш буенча төре һәм нинди лексик-грамматик төркемгә керүе билгеләнелә (ялгызлык исем, күмәклек исем һ.б.);

4. исемнең төрләнеше турында тулы мәгълүмат бирелә: а) кайсы килештә килүе, килешнең грамматик мәгънәсе; б) берлектә яки күплектә булуы; в) тартым белән төрләнеше – заты, саны ачыклана.

Урагын өйалдына кертеп куйды да түргә узды Фаизә. Үзе белән бергә картайган сандыгын ачып, аннан кырыкмаса-кырык эшкә йөргәндә бәйли торган алъяпкычы ... (Җ.Рәхимов).

урагын (кертеп куйды) – тамыр исем, уртаклык исем, төшем килеше (туры объект мөнәсәбәте, билгелелек төсмере), берлектә, III зат берлектәге тартым;

өйалдына (кертеп куйды) – кушма исем, уртаклык исем, юнәлеш килеше (урын мөнәсәбәте), берлектә;

түргә (узды) – тамыр исем, юнәлеш килеше (урын мөнәсәбәте), берлектә, тартымсыз;

Фаизә (узды) – ялгызлык исем, баш килештә (субъект мөнәсәбәте, билгелелек төсмере), III зат берлектәге тартым;

кием-салым, чүпрәк-чапрак (актарырга тотында) – парлы исемнәр: кием-салым – антонимик мәгънәдәге сүзләрдән төзелгән; чүпрәк-чапрак – икенче компонент беренчесенең фонетик варианты; уртаклык исемнәр, баш килештә (туры объект мөнәсәбәте, билгесезлек төсмере), җыймалык мәгънәсе, тартымсыз;

кырга (йөргәндә) - тамыр исем, уртаклык исем, юнәлеш килеше (урын мөнәсәбәте), берлектә, тартымсыз;

эшкә (йөргәндә) – тамыр исем, уртаклык исем, юнәлеш килеше (максат мөнәсәбәте), берлектә, тартымсыз;

алъяпкычы – кушма исем, уртаклык исем, баш килештә (грамматик ия), берлектә, III зат берлектәге тартым.

белемегезне тикшерегез

1. Љч принцип нигезендђ (семантик, морфологик, синтаксик) исем сњз тљркеменђ билгелђмђ бирегез.

2. Исемнећ лексик-грамматик тљркемнђрен атап књрсђтегез, ми­саллар китерегез.

3. Исемдђ сан категориясенђ гомуми характеристика бирегез.

4. Берлектђге исем сљйлђмдђ нинди мђгънђлђрне белдерђ ала?

5. Књплек сан формасы, ягъни -лар кушымчасыныћ нинди тљп џђм контекстуаль мђгънђлђр белдерњен аћлатыгыз.

6. Килеш категориясенђ билгелђмђ бирегез, килешлђр белђн тљрлђнеш њзенчђлеклђрен аћлатыгыз.

7. Килешнећ гомумкатегориаль мђгънђсен џђм аерым килешлђрнећ гомумилђштерелгђн мђгънђлђрен атап књрсђтегез. Исемнђрнећ ќљмлђдђге синтаксик функциялђре џђм килешлђренећ грамматик мђгънђлђре арасында нинди уртаклык џђм аермалы яклар бар?

8. Аерым килешлђрнећ нинди грамматик мђгънђлђр белдерњен истђ калдырыгыз.

9. Килешлђр мђсьђлђсендђ татар тел белемендђ нинди бђхђсле карашлар бар?

10. Тартым категориясенђ билгелђмђ бирегез, тартым белђн тљрлђнеш њзенчђлеклђрен џђм тартым формаларыныћ грамматик мђгънђлђрен аћлатыгыз.

11. Тартымлы исемнђрнећ килеш белђн тљрлђнешендђ нинди структур аермалыклар бар?

12. Исемдђ хђбђрлек категориясе турында аћлатыгыз.

13. Татар телендђ исемдђ билгелелек-билгесезлекне белдерњнећ нинди чаралары бар?

14. Исемнђрнећ нинди ысуллар белђн ясалышын искђ тљшерегез, мисаллар китерегез.

Сыйфат