Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

§ 128. -Ганчы/-гәнче кушымчалы хәл фигыль. Грамматик хезмәтләрдә бу хәл фигыльнең өч төрле кулланылышы күрсәтелә:

а) –ганчы кушымчалы хәл фигыль төп эштән с о ң булачак эш-хәлләрне белдерә:

Юлга чыкканчы юлдаш сораш, өй салганчы күршең сораш (мәкаль). Конференция башланганчы стенаны иңләп торган картага күз төшереп алды Зөбәеров (Ш.Бикчурин). Мин калдым аерылып йөрәгем дустыннан, Ул җиңеп кайтканчы мин китәм шушыннан (М.Җәлил);

ә) эшнең а х ы р г а ч а ү т ә л ү е н, ч и г е н белдерә:

... Сусадым бит озак йөреп, бирегез әле кое суын, туйганчы эчим әле! – дип, әтиләре кайтып керер кебек иде (Ф.Гыйззәтуллин). Оча карлар, мамык карлар, очар талганчы, Кошлар кайтып, каурыйларын җыеп алганчы (Р.Вәлиев). Табигать миңа сандугач язмышы бирсә әгәр, Сайрамас идеммени соң Илем өчен горур йөрәк ярылганчыга кадәр (Зөлфәт).

Бу соңгы мисалда –ганчы формасы юнәлеш килеше кушымчасы алган һәм кадәр бәйлеге белән килгән. Стилистик җәһәттән ул – мәгънәне көчәйтүгә хезмәт итә торган чара;

б) –ганчы кушымчалы хәл фигыль төрле эш-хәлләрне чагыштыру өчен кулланыла:

Сандугачтай читтә сайраганчы, очып кайтам җырым артыннан (И.Юзеев). Читтә солтан булганчы, Илеңдә олтан булсаңчы (мәкаль).

§ 129. Хәл фигыль формаларының үсеш-үсгәрешенә карата. Әдәби тел өчен хас булган, югарыда күрсәтелгән хәл фигыльләр арасында –а/-ә (ый/-и) һәм –ып/-еп (-п) кушымчалы фигыльләр иң борынгылары булып санала. Алар борынгы төрки нигез телдән үк килә. Калган ике хәл фигыль –гач/-гәч һәм –ганчы/-гәнче формалары исә тел үсеше процессында соңрак барлыкка килгәннәр, әмма алар да - күпчелек төрки телләр өчен хас гомумтөрки формалар.

-гач/-гәч һәм –ганчы/-гәнче формаларының килеп чыгышын галимнәр ган кушымчалы сыйфат фигыль белән бәйләп карыйлар. Бу формалардан ганчы кушымчасының сыйфат фигыль белән бәйләнеше аеруча ачык сиземләнә: -ган чак~ганчы (мишәр диалектында, мәсәлән, баргыйнцак). –гач формасының килеп чыгышын исә Л.Җәләй –ган соң тезмәсеннән барлыкка килгән дип саный [Җәләй, 1947: 112]: барган соң – баргач һ.б. Д.Г.Тумашева себер татарлары сөйләшләрендә бу хәл фигыльнең хәзер дә -гансын (баргансын) формасында кулланылуын күрсәтә [Тумашева, 1964: 218].

Тел, тарихи күренеш буларак, өзлексез үсештә, үзгәрештә. Хәзерге телдә дә, мәсәлән, -ган кушымчалы сыйфат фигыльнең аерым функциональ формалары, тотрыклы рәвештә икенче бер эш-хәлне ачыклап хәл фигыльләргә бик якын функциядә кулланылалар. Мәсәлән:

а) –ганга формасы (исем фигыль мәгънәсендәге –ган кушымчалы сыйфат фигыль, юнәлеш килешендә)сөйләм эчендә еш кына икенче бер фигыльне ачыклап килә, эшнең с ә б ә б е н белдерә: авырганга (килмәде), кичеккәнгә (кермәде), чакырганга (килде) һ.б.

Бик куе булганга монда җен-пәриләр бар диләр... (Г.Тукай). Сөләйман карт белән Гөлчирә гөлләр яратканга, барлык бүлмәләр төрле-төрле гөлләр белән тулган иде (Г.Әпсәләмов).

ә) –ганда формасы икенче бер эшне үтәлү в а к ы т ы ягыннан ачыклый, шул яклап хәл фигыльләргә якын тора: барганда (күрдем), кайтканда (очраттым) һ.б.

....Ул килгәндә соңгы сүзен сөйли иде Фәйрүзә (М.Җәлил). Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай диләр. Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр (Г.Тукай). Без үскәндә үскән идек тал тамырлары кебек...(җыр).

Д.Г.Тумашева шулай ук –ыр/-ер кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыльнең юклыкта килгән –мастан/мәстән формасының хәл фигыльләргә күчеп баруын билгели: туктамастан (ява), аңламастан (куркып киттем), сиздермәстән (килеп керде) һ.б.

....Балтасы кулда егет, катып кала аягүрә, Аңламастан каршысында әллә нинди ят күрә (Г.Тукай).

Төрле хәл фигыльләрнең дә тулысынча рәвешләргә күчү очраклары телдә еш күзәтелә: бара-бара, тора-бара, кайта-кайта һ.б.

...Күп эшләде иренмичә, бара-бара Чыгарды ул матур-матур балалар да (Г.Тукай). Ул кайта-кайта гафу үтенде (сөйләм теле).

–ып/-еп кушымчалы хәл фигыльдән күчкән рәвешләр дә бар: үлеп (үтереп), (ашыйсы килү) йотылып (тыңлау), каерып (ачу), читләтеп (әйтү), чытырдап (ябышу), ваклап (сату) һ.б.