Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Морфология татар тели.doc
Скачиваний:
46
Добавлен:
25.09.2019
Размер:
2.71 Mб
Скачать

§ 155. Гомуми төшенчә. Ымлыклар - кешеләрнең хис-тойгыларын, эчке кичерешләрен, ихтыярын белдерә торган үзенчәлекле сүз төркеме.

С е м а н т и к яктан алар чынбарлык күренешләрен, хис-тойгыларны, ихтыярны белдерәләр, әмма ымлыклар бу кичерешләрне, ихтыярны башка мөстәкыйль сүз төркемнәре кебек атап күрсәтмиләр, ә кыска юл белән белдерәләр, аларның номинатив функцияләре юк.

М о р ф о л о г и к яктан ымлыклар төрләнмиләр, бары тик кайбер ымлыкларга гына сүз ясагыч кушымчалар ялгана: уфылдау, ахылдау һ.б.

С и н т а к с и к яктан ымлыклар җөмлә кисәге була алмыйлар, үзләре генә аерым җөмлә төзиләр, яки җөмләгә өстәмә эмоциональ төсмер бирү өчен кулланылалар.

Кинәт клуб ишеге ачылды. Кемдер баскычка чыкты. Тәмәке уты күренеп китте:

  • Һәйт!

Малайлар тәрәзә яныннан борчак шикелле читкә тәгәрәштеләр (Р. Бәшәр). Ә-ә, шулаймыни...дигән булды Хәдичәтти-артистка (М.Мәһдиев). Ах, хәйләкәр абый! Җирне, кешеләрне яраттырып, яраттырган икән үзен дә (Р.Гаташ).

§ 156. Ымлыкларның структур төрләре һәм ясалышы. Составы буенча ымлыкларны т ө п һәм я с а л м а төрләргә бүлеп карыйлар. Төп ымлыклар кешеләрнең эмоциональ халәтенә бәйле рәвештә чыгарылган авазлардан яки аваз җыелмаларыннан тора. Татар телендә төп ымлыкларның түбәндәге структур төрләре бар:

а) я л г ы з а к ымлыклар: а, ә, э, у, йә, йа, ай, әй, уй, аһ, ах, их, уф, на, мә, ну, һа, һә, һу, һи, фу, фи, һм, чү, әһә, һай, һәйт, абау һ.б.

Шулай ук рус ымлыкларына охшатып әйтелгән о, ой, эх, оһо ымлыклары да очрый;

б) к а б а т л а н ы п килгән ымлыклар: а-а, и-и, у-у, ай-ай, уй-уй, һәй-һәй, чү-чү, на-на, көш-көш һ.б.

в) п а р л ы ымлыклар: ай-һай, ай-йай, ах-ух һ.б.

Я с а л м а ымлыклар дип башка сүз төркемнәреннән күчкән һәм кыска юл белән хис-тойгы, ихтыярны белдерә торган сүзләргә әйтәләр. Телдә бу рәвешле морфологик –синтаксик ысул белән ясалган ымлыклар шактый күп һәм составы ягыннан да алар төрле:

а) аерым мөстәкыйль сүзләрдән аерымланган ымлыклар: бәә-леш (гаҗәпләнү), тамаша (нинди дә булса эшне хупламау), каравыл! (курку), пычагым (санга сукмау). Мондый ымлыклар арасында төрле сүзтезмәләрдән күчкәннәре дә бар: кит аннан! (нык гаҗәпләнү, көтелмәгәнлек), йөзе кара булгыры (каргыш) һ.б.;

б) илаһияткә, мифик көчләргә сыгынуга бәйле ымлыклар: алла сакласын, я рабби, ай алла, шайтан алгыры һ.б.

в) исәнләшү, саубуллашу кебек этикет сүзләргә бәйле ымлыклар: исәнмесез, сау булыгыз, хушыгыз, гафу итегез һ.б.[Тулырак карагыз: Татар грамматикасы,2002:416].

§ 157. Ымлыкларның мәгънә буенча төрләре. Башлап, ымлыклар ике зур төркемгә бүленә: 1) х и с – т о й г ы, кичерешләрне белдерә торган, ягъни э м о ц и о н а л ь ымлыклар; 2) и х т ы я р н ы белдерә торган ымлыклар. Аларны күбрәк и м п е р а т и в ымлыклар дип атыйлар.

  1. Эмоциональ ымлыклар һәм аларның семантик төркемчәләре.

а) шатлану, канәгатьләнү, соклануны белдерә торган ымлыклар: и, әй, их, иһи, әй, ай-яй, абау, сөбханалла, бәрәкалла һ.б.

Әй, бу яшәү! Шомлы! Тилмерткеч кызык! Илаһ көч йөри Биләүне Кәфенгә кадәр сузып! (Р.Фәйзуллин). И, бу җиһанның гадел минутлары! (М. Галиев). И-и-х, син, нинди саф, нинди матур күңелле егет син,- диде озын керфекле кыз... (М.Мәһдиев). Шул апа Һадины Фәхриев янына кертергә кушты. Бүлмәдә иң элек ул зур-зур тәрәзәләрне күрде. Ай-яй олы! Ишек алды ап-ачык күренеп тора! (А. Гыйләҗев). Шул заманнан бирле айның туганына Һәм дә алтын көпчәк төсле тулганына Карап, күңлем кайчан минем хәйран кала, Диям шунда: сөбханалла, сөбханалла! (Г. Тукай).

б) үкенү, көчле теләк, рәнҗү, зарлану кебек хис-тойгыларны белдерә торган ымлыклар: аһ, их, йә алла, әй раббым һ.б.

Ни газизрәк – бу Ватанмы? Аһ, туган каумем газиз (Дәрдмәнд). Тынма әле, Тынма әле яңгыр. Син туктасаң, җанга, аһ! Авыр... (Р.Аймәт). Их, әле дә безнең әниебез булса икән ул! Әни үзе бар чагында мичкә дә ягып җибәрә иде, мич янып торса, өйдә шундый җылы була ич (Р. Фәизов). Йә алла! Ләйсәннәрең җанны юа алырмы күздән канлы яшьләр акканда (Р. Фәйзуллин).

в) курку, шомлану, көяләнү, гаҗәпләнү, шөбһәләнүне белдерә торган ымлыклар: ах, аһ, уф, бәй, ай, ай-һай, Ай алла, абау һ.б.

Ай аллам, нигә икән?- диде Зөләйха ихлас көяләнеп (А. Гыйләҗев). Шулай утыра торгач, Ләлә кисәк кенә шыпырт итеп, әллә нинди шомлы итеп әйтеп куя: - Абау, нәрсә бар анда?- Кайда? Кайда ул?- дибез без, дәррәү әсәренеп (Р. Фәизов). Карале, әллә кая кереп киткәнмен, Кайда күрдең ул Габдерәхимне?- Норвегиядә. – Бәй, ансы нәрсә тагын? Таш кыядан гына торган бер ил бар төньякта (З. Зәйнуллин). Яңалык әйтимме? – Ай-һай яңалык булырмы икән? (М. Мәһдиев).

г) искитмәү, санга сукмау, кимсетү, мәсхәрәләү, иронияне белдергән ымлыклар: һәй, ә-әй, фи, фу, и-и, һи-и-и һ.б.

Ә-әй! Алма бәлеше ир-ат ашымыни ул?!- дип, сүзгә Госман катнашты (К.Тимбикова). Һәй, юлда сөйләгәннәргә ышансаң!... Юлда мин Мисыр короле Фарукның кияве булып йөрим! (А.Гыйләҗев). Фу, төнәткәнсең, Вәлиәхмәтовны ысларга җыенмыйдыр ич? (А.Гыйләҗев). Ә кем сугар соң ул кирпечне?- дип көлде әти. – Ай алла! Менә Радик белән тотабыз да сугабыз аны! (Р. Фәизов).

д) ярсу, канәгатьсезлек, каргау, ачулану, шелтәләүне белдерә торган ымлыклар: у-у, ах, эх, һе, һы, каһәр суккыры, гөнаһ шомлыгы һ.б.

Бакчага кем кергән? – Ах, дуңгыз, тагын Зөлфия кергән... (М. Мәһдиев). Зиннур, Хәлим кулындагы шатуннарга үрелеп сорады: - Нинди җилләр ташлады? Әллә бөтенләйгәме? – Һе, бөтенләйгәме! Кемгә кайтам инде мин бөтенләйгә? (З. Зәйнуллин). Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын, Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын (Г. Тукай).

е) исәнләшү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтүне һ.б. белдерә торган ымлыклар: рәхмәт, исәнме, исәнмесез, сау булыгыз, хушыгыз, рәхим итегез һ.б.

Исәнме, мәгърур тау! Туган як тәхете – Чатыр тау, исәнме! (М. Галиев). Рәхмәт яусын, килен!- ди ул, һәм урыныннан кузгала (Р. Фәизов). Хуш, Дилә! Хуш, бәгърем, хуш! Савыгып кына кайт!- дип кабатлады ул күңеленнән (А. Гыйләҗев).

Ихтыярны белдерүче ымлыклар. Ихтыярны белдерүче, ягъни императив ымлыклар боеру, тыю, чакыру, эндәшү, әйдәү кебек мәгънәләрне белдерәләр, аларга чү, тсс, әй, әйдә, һайт кебек һ.б. ымлыклар керә.

Чү, тсс, һайт, карагыз аны ымлыклары т ы ю, к и с ә т ү н е белдерә:

Чү, дим, чү... Нишләдең инде, бирән булганмы әллә, кепканы тешлисең...(М. Мәһдиев). Тсс! ...Исемен дә беләм! Тик әйтмим генә! кешеләр бит халәтемне бүтәнчә дип белә... (Р.Фәйзуллин). Өйгә килеп керүенә әби иң беренче гамәле итеп кулына мич алдыннан тимер кыскыч алыр иде. – Һәйт, каферләр!.. Тик кенә утырыгыз. Тузгытмагыз бу кадәр тузан, карагыз аны!...дип, безгә кыскычны күрсәтер иде (Р. Фәизов).

Әйдә, әйдәле, әйдә-әйдә, я, ягез, ягез әле, алла ымлыклары чакыру, өндәүне белдерә: Әйдә, дуслар, җырлыйк әле, без ташкичү бит әле... (М. Мәһдиев). Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор... (Г. Тукай). Ягез, бер дога (А. Гыйләҗев). Йә, буласыңмы инде! (Сөйләм теле). Алло, Җир! Йолдызлар эндәшә, эндәшә! (Р. Әхмәтҗанов).

Императив ымлыкларга шулай ук кош-кортларны, хайваннарны чакыру, куу сүзләре дә керә: көш, прес, пес-пес, маһ-маһ., чәбә, на, на-на, ти-ти-ти һ.б.

Урамда нинди күңелле! Бер сыерның аркасына чәүкә кунган. Көш, үләт кыргыры! (И. Гази). Бу яхшы малай, ... “көш, көш, көш” димәс, Кыланмас алай, Куркытмас, тимәс (Ш. Галиев). “Әйдә, чап, кучер казанга! Атларың ку: на! На-на!” (Г. Тукай).

БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ.

1.Ымлыкларны лекиск-семантик, морфологик һәм синтаксик яктан характерлагыз.

2. Ымлыкларның структур төрләрен һәм ясалма ымлыкларны аерып күрсәтегез, мисаллар китерегез.

3. Хис-тойгыны һәм ихтыярны белдергән ымлыкларның төрле тематик төркемчәләрен билгеләгез, мисаллар китерегез.

4. Ымлыкларның әдәби әсәрләрдә кулланылышын аңлатыгыз.

ЫМЛЫКЛАРНЫ ТИКШЕРҮ.

    1. Ымлыкның төзелеше.

    2. Мәгънә буенча төре.

Күпер башында малайлар көрәкләр күтәреп, гөрләвек агызып йөриләр. Хәлим дә шунда йөгерде. Их, аның да көрәге булса! Гарифулла көрәген биреп тормас микән? И, кыл муен, шул тирескә баткан көрәген кызганган була (И. Гази).

Их – хис-тойгыны белдергән (эмоциональ) ымлык, ялгызак ымлык, теләкне белдерә;

и – хис-тойгыны белдергән ымлык, кимсетү, иронияне белдерә.