Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Виртуальный урок Татарского языка.docx
Скачиваний:
21
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
1.36 Mб
Скачать

Фигыль юнәлешләре

1) Мин авырыйм, чөнки минембашым авырта.

Марат йөри, ә Таһир абый машина йөртә.

Бу форма фигыльнең йөкләтү юнәлеше була (понудительная форма глагола).

Хәбир гармунда уйный. = Хәбир гармунны уйната.

Диалоглар

* * *

Исәнме, Хәбир!

Исәнмесез, бу кем?

Бу мин – Марат. Танымадың, баермын алайса… Хәлләрең ничек?

Хәзер ярыйсы инде. Барыбер хәлсезләнеп торам, әлегә томау да бетмәде.

Син күбрәк чәй эч, бал белән, кайнар итеп эч. Аннары тагын кайнар сөт тә ярый.

Мин үләнле чәйләр эчтем инде. Тагын таблеткалар йоттым…

Ә табиб кидеме соң?

Юк, табиб чакырып тормадык. Температурам югары булса да, куркыныч түгел иде бит.

Син берәр көн ятасыңдар әле?

Белмим. Бүген кичкә кәефем әйбәтләнсә, иртәгә институтка бармакчы булам.

Син ашыкма, Хәбир. Без сиңа институтта нәрсә булганын сөйләрбез, лекцияләрне бирербез. Син дәваланып беткәч кенә, институтка кил.

Ярар.

Ярый, Хәбир. Сау бул.

Исән бул, Марат. Шалтыратуыңа бик зур рәхмәт…

* * *

Исәнме, Искәндәр.

Сәлам.

Син кая шулай ашыгасың?

Мине кызлар көтеп торалар…

Ә кызлар белән кая барасыз соң?

Хәбир авырый. Аның янына барасы бар иде. Мин менә авылдан алып килгән үләннәрне Хәбиргә алып бармакчы булам. Бәлки, файдасы булыр?

Ә нинди үләннәр?

Мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, ак чәчәк… Дөресен әйткәндә, мин аларны яхшы белеп бетермими, миңа аларны әни җибәргән иде.

Олы кешедәр белә инде. Ярар, хәерле булсын…

Ярый, сау бул.

Әлфиягә дә, Рәмзиягә дә, Хәбиргә дә сәламнәр әйт, исән бул!

* * *

Исәнмесез.

Исәнмесез.

Сезнең баш авыртудан нәрсәләрегез бар?

Сезгә үзегезгәме, әллә балагамы?

Үземә булмаса да, олы кешегә кирәк иде.

Алайса, мин сезгә «Анальгин», «Цитрамон» яки «Парацетамол» тәкъдим итә алам. Тагын безнең чит ил дарулары бар…

Миңа «Анальгин» белән «Парацетамол» бирегезче. Ә аларны ничек һәм кайчан эчәргә кирәк?

Икесен дә аш алдыннан берәр таблетка, көнгә өч тапкыр эчәләр…

Рәхмәт сезгә, сау булыгыз.

Исән булыгыз.

КҮНЕГҮЛӘР

1. Кулланылган фигыльләрдән сыйфат фигыль ясап, җөмләләр төзегез:

Үрнәк: Ул кызларны күрә.

Ул күргән кызлар көлеп торалар иде.

1) Марат институтка килгән.

2) Илһам инша яза.

3) Әлфия китап укый.

4) Алексей музыка тыңлый.

5) Рәмзия гөбәдия пешерә.

6) Сергей сыйныфтан чыга.

7) Күктә кояш елмая.

8) Көзен яңгырлар ява.

9) Автобус Мамадышка киткән.

10) Бу күнегү бетте.

2. Үрнәк буенча эшләгез һәм тәрҗемә итегез:

Үрнәк: Машина әйбәт йөри.

Ул машинаны әйбәт йөртә.

1) Чәйнектә чәй тиз кайный.

2) Марат мәзәкләр сөйли.

3) Әтәч иртә белән кычкыра.

4) Гармун матур уйный.

5) Марина татарча инша яза.

6) Алексей хикәя укый.

7) Эт тиз йөгерә.

8) Искәндәр яхшы чаба.

9) Хәбир дару эчә.

10) Мәче күп ашый.

3. Нокталар урынына кирәк булган сүзләрне куегыз:

1) «Юк, моңа … булмый, бүген үк … янына китәм», – дип уйладым гына, тешем … туктады.

2) «Иртәгә теш табибы янына барырга …», – дип уйлап ….

3) Ләкин … килгәч, минем таби кабинетына түгел, кабул … бүлмәсенә дә керергә … җитмәде.

4) «Әй, бүген монда … бигрәк озын икән», – уйладым һәм … кайтып киттем.

5) Бишенче көнне мин … итү бүлмәсенә авырып кердем, ләкин анда чиратта бер бик … кешене очраттым.

6) Без … икебез дә чиратыбызны … тормаска булдык.

7) Мин аңа үземнең … турында сөйләгәч, ул бик озак ….

8) Теш табибы мине үзенең … утыртты да, минем … укол ….

9) Беткәч, мин: «Атна буе авырып …, биш мину кына … була икән», – дип уйлап ….

10) Менә шул тешем миңа сезнең һәм бөтен табибларның … турында, сезнең авыруларны … турында … торыр.

4. Сорауларга җавап бирегез:

1) Нигә автор тешен атна буе дәваламаган.

2) Марат фикере буенча, нинди гөмбәләрне җыярга кирәк?

3) Салкын тимәсен өчен нишләргә кирәк?

4) Көз көне Рәис абыйның хәле әйбәтләнәме?

5) Марат, авторның сүзләрен тыңлагач, нишләгән?

6) Нигә автор тешен өенә алып киткән?

7) «Кайнар» сүзенең мәгънәсен ничек аңлатып була?

8) Кичә нинди көн булды? Һава торышы ничек булды?

9) Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

10) Ә сыйфат фигыль?