Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sbornik_jekz_sochinenii-1.doc
Скачиваний:
11
Добавлен:
11.09.2019
Размер:
1.42 Mб
Скачать

Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе

Укытучысы З.Ф. Гыйззәтуллина.

Дөнья сиңа биргән икән Бердәнбер гомер − Сүзләр сүзе иман булсын, Сүзләр сүзе − бер!

Зөлфәт.

Сүз... Өч хәрефтән генә торса да, үзенә генә хас сихри мәгънәгә ия булучы кисәк итеп күз алдына китерәм мин аны. Чыннан да, нинди олы мәгънәгә ия бит ул. Дөньяга аваз салып, бераз үсә төшкәч, ниндидер авазлар әйтә башлыйбыз, үзебезчә аңлашабыз. Әмма шул авазлардан сүзләр төзи башлагач, безнең телебез ачыла һәм күбрәк дөнья белән танышу башлана. Озак та үтми, кулыбызга китап алгач, яраткан шагыйрьләребезнең әсәрләре бездә кызыксыну уяна. Әмма боларның барысына да юлны аваз, сүз, тел сала. Мин шушы иншамда да безнең бөек шагыйребезгә сүзләрнең ничек ярдәм итүен, аякка басар өчен өмет чаткылары бирүен аңлатырга тырышырмын. Бу шагыйрьнең кем икәнлегенә барыгыз да төшенгәнсездер. Әйе, ул үзенең бетмәс-төкәнмәс иҗаты, әдәбият казанына алып килгән мирасы белән дан казанган Гамил ага Афзал булыр.

Шагыйрьләрнең биографияләре төрлечә башлана. Берәүләрдә шигырь бик иртә туа, соңыннан гына ул шагыйрь шәхесе һәм язмышы белән кушыла. Икенчеләрдә исә − бик бәхетле язмышлы шагыйрьләрдә − шигырь шагыйрь белән бергә ярала, бергә туа. Гамил Афзал әнә шундый шагыйрьләр төренә керә.

Шигырьне тамчылап таптым Ай караган төннәремдә. Җанымны камчылап чаптым Нәфис сәнгать үрләренә.

(«Шигырьне тамчылап таптым».)

Дөрес, әле баштагы шигырьләрендә без шагыйрьнең шәхси үз дөньясын, тормыштагы шәхси батырлыкларын ачык күрмибез, ул күбрәк башкаларның матурлыгын, башкаларның батырлыгын рухланып җырлый, үзе күләгәдәрәк кала. Гамил Афзалны тормыш уңга да, сулга да, өскә дә, аска да куеп карый. Әмма ул сыгылмый, аның шигырьләре, шигырьләргә салынган сихри, ягымлы сүзләре аңа яшәргә көч бирә. Аның нинди аянычлы юллар үтеп, әдәбият кешесе булуы да кызыклы. Инде шигырь белән гомеремне бәйлим дигәндә генә, язмыш аңа тагын киртәләрен куя. Ул урын өстенә егыла. Егыла Гамил, ләкин тормыш өчен, иҗат өчен көрәшүдән туктамый. Егыла, үлем каршында тезләнми. Аның өчен иҗат итү, шигырьләр язу үзе өмет һәм дәва чыганагына әверелә. Үҗәтлек белән шигырьләр язуын дәвам итә.

Шигъриятсез дөнья − соры вокзал, Беркемнең беркемдә гаме юк; Үлемсез шигырь яз, Гамил Афзал, Язмасаң, яшәүнең яме юк!

(«Исеме булмаган тойгылар».)

Әйе, яза Гамил Афзал, аның иҗат иткән әсәрләрен хәзер дә халык яратып каршы ала. Вакыты белән Г. Афзал йомшак телле, тәмле телле була белә. Үз итеп, наян итеп көлә белә. Ә вакыты белән ул «әрем телле» дә була.

Әрем телле булдым әрем тотып... Телемдәге әрем өчен дә Салкын көздә, Сары чәчәк атып. Әрем үсәр каберем өстендә.

(«Әрем».)

Андый чакта ачы итеп, усал итеп, үзәккә үткәреп көлә ул. Ул һаман да нидер эзләнә, тормышның киртәле якларын тасвирлау чаралары эзли. Гамил Афзал терәк булган бер тармак − ул безнең туган телебез. Елаганда көлдерә торган, сагынганда юата торган, сөенгәндә синең белән бәхетеңне уртаклаша торган телебез. Чыннан да, Гамил Афзал иҗаты күпкырлы. Аның шигырьләренә салынган сүзләр тагы да ягымлы, укучы күңеленең йөрәк кылларына үтеп кереп, үзәгенә барып тоташу сәләтенә ия.

Сүзләр... Нинди телдә яңгырасалар да, алар кешенең уй-кичерешләрен, кайгы-хәсрәтләрен, шатлык-сөенечләрен әйтеп бирә алырлык, кешегә яшәү эликсиры бирә торган ниндидер аерым бер мәгънәгә ия булучылар. «Әйткән сүз, аткан ук», − ди халык мәкале. Әйе, бу мәкальгә минем дә басым булган кебек сүзләрнең дә төрлеләре була. Берәүләре күңелгә сихәтлек бирсә, икенчеләре исә кешене юк итәргә мөмкин. Аеруча уйламыйча әйтелгән сүзләр йөрәк парәләрен кисеп үтәләр. Үз якыннарыңны, туганнарыңны, дусларыңны ямьсез, күңелгә сихәтсез сүзләр белән кыерсыту − нинди ваемсыз эш. Ә инде миңа килгәндә, сүзләр − минем тормышымның асылташы, алар миңа көч, яшьтәшләрем белән аңлашу өчен терәк, әти-әниләреңне бары тик назлап кына, ягымлы мөгаләмәдә яшәү өчен этәргеч булып торалар. Кайбер вакытларда, сызылып таң атканда торып, барлык дөньяга «Хәерле иртә!» дип уятасым килә минем. Һәрбер бөҗәккә, болыннарда үсеп утыручы һәрбер күз явын алырлык чәчәккә сәлам бирәсем, аларны назлыйсым килә. Тормыш булгач, бу теләгем, бәлки, хыял булып кына калмас, чынга әверелер. Әйе, мин бит үз телемдә, саф татарча сөйләшә, аңлаша алам, чөнки минем телем, сүзләрем ирекле.

Күңелемдә туган хисләр Гамил ага Афзал шигыренә барып тоташалар. Ул да бит табигатьне ярата, сөя белә, шигырьләрендә дә бу турыда ягымлы сүзләр белән әйтеп бирә.

Болыннарга чыгам, тау буена, Уңыш басуларын күрергә. Мин чәчәкләр җыям ил туена, Мин матурлык эзлим гомергә.

(«Матурлык эзлим».)

Әйе, мин дә аның кебек үк эзләнергә, матурлыкны тоярга, шул гүзәллекне дөрес итеп, ягымлы сүзләр белән аңлатырга ашкынам. Мин иншамны үземнең сүзләргә карата мөнәсәбәтем, аларның минем тормышымдагы роле турында шәхси фикерләремә нигезләнеп язылган кечкенә генә шигырь тәлгәшем белән тәмамларга телим.

Тормышымда ак-караны аерырга Өйрәндем мин татар телемдә. Хыял-өмет диңгезендә йөзеп, Рухи азык таптым күңелемә. Кеше күңеле − һәрчак якты хыял, Кеше күңеле − һәрчак күк чәчәк. Тормышымның асылы телдә булса, Сүзләремдә − минем киләчәк.