Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sbornik_jekz_sochinenii-1.doc
Скачиваний:
11
Добавлен:
11.09.2019
Размер:
1.42 Mб
Скачать

Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе

Укытучысы Р.К. Габдрахманова.

«Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла» (ә. Еники)

План.

  1. Матурлык турындагы фикерләрем.

  2. Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла.

  3. Әмирхан Еники − кеше күңелен аңлаучы әдип.

  4. Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясе − күңел матурлыгын чагылдырган әсәр.

  5. Балачагым хатирәсе.

  6. Кешелекле булыйк!

Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт: Иле өчен, халкы өчен Яшәгәндә җан атып. Замананың авырлыгын Җилкәсенә алганда, Олы данга ирешеп тә, Кече булып калганда. Олы җан булып калганга, Олы җанлы булганга.

Ренат Харис.

Кешелек барлыкка килгәннән бирле дөньяда матурлык яши. Чөнки шул матурлыкны тудыручы да кеше бит. Җирдә яшәгән һәр кешедә матурлыкка омтылыш бар. Үзебезнең Сарман шагыйре Дамир Гарифуллин үзенең робагыенда матурлык турында менә болай ди:

Бер уйласаң, дөньяда эшләр яман, Тик матурлык эзлидер күңел һаман. Шул безне хайванлыктан тыеп тора, Шул безне йөртәдер исән-аман!

Матурлык − бик тирән мәгънәле төшенчә. Аны һәркем үзенчә аңлый. Берәүләргә төзек өйләр, тигез юллар, шау чәчәккә күмелгән язгы бакча матур. Чит җирләрдә йөргәндә, туган якның кычытканы, шайтан таягы да матуррак булып тоела кайберәүләргә.

Матур кеше дигәч, күз алдына пөхтә итеп киенгән, матур йөзле, зифа буй-сынлы, килешле чәчле кеше килеп баса. Әйе, бу − матурлык. Тик һәр ялтыраган алтын булмый шул! Эчке матурлык! Менә нәрсә әһәмиятлерәк!

Бу фәлсәфи уйларым Ә. Еники әсәрләренә барып тоташты. «Гыйбрәт алыр, күңелне баетыр, теләкләрне үстерер өчен генә түгел, һәртөрле түбәнлек-ваклыклар, ямьсезлек-әшәкелекләр белән килешмәс өчен, шуларга нәфрәт саклар өчен дә кирәк бу матурлык», − ди өлкән язучыбыз. Ул үзенең әсәрләрендә кешеләрнең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын, күңелнең кадерле серләрен, үзәк өзәрдәй сагышны, сөенеч һәм көенечләрне үзенә генә хас булган язу алымы ярдәмендә күрсәтә.

«Матурлык» хикәясе − моның ачык мисалы. Матурлык кайда? Барысында да: Бәдретдиннең әнисендә дә, әтисендә дә, үзендә дә, хәтта сукыр бабайда да. Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул − бу иске өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә. Өй эчендәге хәерчелек, тузганлык, ятимлек эченнән чәчәк кебек бу кешеләрнең үзара яратышуы, татулыгы, мәхәббәтләренең риясызлыгы һәм табигыйлеге үсеп чыга. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән, гариплегеннән дә, бабасының сукырлыгыннан да, әтисенең мескенлегеннән дә аз гына да уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп, югалып калалар.

Шәкертнең әнисе яраткан көйне уйнавын искә төшерик. Әни кеше, бөтен дөньясына кул селтәп, шул көйне тыңлый. Чөнки ана өчен көй үзе кадерле түгел, улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле. Әйтерсең лә ана белән бала, озак итеп, самими итеп, көй аша үзара сөйләшәләр. Юк, матурлык тургай кебек матур кошларда, матур күктә, җирдә генә түгел икән. Искитәрлек күңел матурлыгы кешенең кеше була белүендә икән!

Безнең халкыбыз элек-электән әдәп сакларга, ата-ана хакын хакларга, миһербанлы, шәфкатьле булырга, кеше кайгысын уртаклашырга тырышкан. Эчкерсезлек, ярдәмчеллек безгә әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Бу матур сыйфатлар кими барса да, тормышыбыз ыгы-зыгылардан торса да, эчке дөньясы матур кешеләр күп. Дөнья шулар белән матур да.

Хәтеремдә: кечкенә чакта апам белән Пангазар авылына әбиләргә бардык. Көн бик эссе, су эчәсе килә. Җәяү атлыйбыз, машина да очрамый. Әлмәт авылына кергәч түзмәдек, капка төбендә басып торучы бөтенләй таныш булмаган ападан су бирүен сорадык. Ә ул безне чәй эчәргә чакырды. Өстәлдә − тәмле ризыклар, җир җиләге... Миңа инде 17 яшь, тик инде йөз-кыяфәте дә онытылган ул апаның күңел яхшылыгын һаман да онытмыйм. Ә кып-кызыл җиләкләр − әле дә күз алдымда.

Яшьләр бозылды дияргә яраталар хәзер. Мин бу фикер белән килешмим. Элек тә булган инде заманның начар кешеләре, хәзер дә бар. Тик яхшылары барыбер күбрәк. Кешелеклелек сыйфатларын югалтмаган, саклаган һәм киләчәк буынга тапшыручы әбиләребез, дөнья күргән бабайларыбыз бар.

Мин − бәхетле кыз. Әле минем ике әбием дә исән. Аларның әйткән сүзләрен, биргән киңәшләрен мин онытмыйм. «Кызым, эштән курыкма, кешеләргә һәрчак яхшылык эшлә», − ди миңа үзе дә гомере буе балалар укыткан Мәрзия әбием.

Тормыш авыр һәм катлаулы. Шул сынауларны үтеп, чын тормышның гүзәллегем, яшәүнең мәгънәсен аңлаган, чын кеше булып кала белгән, нинди генә авырлыклар кичерсә дә, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаган кешеләр сокландыра мине.

Шатланган чагыңда кемнеңдер борчулы икәнен һәрчак истә тот. Кайгың барыңда исә, синекенә караганда күп мәртәбә зуррак кайгылы кешеләр барлыгын онытма. Яшәү мәгънәсе шушында ята.

Тормыш ике яклы. Өченче ягы да бар: битарафлык. Әмма битараф кешеләр кайгылы кешедән дә бәхетсезрәк. Кояштай көлә, болыттай елый белүчеләр генә бәхетле, чын мәгънәсендә матур булалар!