Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sbornik_jekz_sochinenii-1.doc
Скачиваний:
11
Добавлен:
11.09.2019
Размер:
1.42 Mб
Скачать

Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе

Укытучысы Э.Ә. Нурисламова.

Т. Гыйззәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе уйлый). Таҗи Гыйззәт − күренекле драматург

Тукай мәрхум әйтмешли, аның «Бәрәңгесен» халык мәңге онытмаса, бәлки, минем дә «чабаталы Биктимер семьясын» истән чыгармаслар.

Т. Гыйззәт.

Кайбер иҗатчылар телендә «драматургия − әдәбият һәм сәнгатьнең таҗы» дигән гыйбарә бар.

Драматургиянең нинди көчкә ия булуын корольләр, патшалар да яхшы белгән. Пушкинның «Борис Годунов»ын Николай  I үзе төзәтергә омтыла. Хакимият башындагыларны драманың халыкка булган тәэсире һәрчак куркыта. Сталин, драматургиянең халыкка булган тәэсир көчен аңлап, драматурглар һәм театр белән тыгыз бәйләнештә тора, чөнки сәхнә әсәрләре зур аудитория өчен билгеләнгән булуын ул яхшы аңлый.

Күренекле драматург Т. Гыйззәтнең әсәрләре дә җәмгыять өчен, әдәбият өчен әһәмияткә ия.

Әдәбиятка татар драматургиясе үсешендә күренекле урын тоткан Таҗи Гыйззәт гражданнар сугышы фронты кырыннан килә. Әдип үзенең әсәрләрендә ил язмышын хәл иткән зур вакыйгаларны, сыйнфый каршылыкларны, бөек борылышларны, героик шәхесләрне игътибар үзәгенә ала, заман темалары белән драматургияне баета.

Т. Гыйззәт пьесаларын ике төркемгә бүлеп була. Беренче төркем − заман темасына караганнары, икенче төркем − тарихи-революцион эчтәлекле әсәрләр.

Драматургның тарихи-революцион әсәрләре татар сәхнәсендә шаулап уза. Моны аңлавы кыен түгел, чөнки Т. Гыйззәт − Октябрь революциясен, чын күңеленнән куанып, зур өметләр белән каршы алган шәхес.

Җәмгыять, чыннан да, сыйфат үзгәрешләрсез, революциясез яши алмый. «Наемщик», «Кызыл карчыга», «Бишбүләк» пьесаларында чагылган сыйнфый көрәш Т. Гыйззәтнең атаклы «Ташкыннар» драмасында да үзәктә тора. Бу әсәрләр, аерым чорларны гәүдәләндереп, татар халкының сыйнфый аерымлану, эшчеләр белән бергә крестьяннарның да сыйнфый аңы формалашу этаплары темасына карыйлар. Бу пьесаларда типологик күчемлелек, уртак темага караган охшаш образлар, таныш ситуацияләр нык сизелә.

«Бишбүләк» драмасында халык образы үзәк урынны алып тора. Автор халыкны авыл массасы итеп тә, аерым шәхесләр итеп тә сәхнәгә менгерә. Ил күләмендәге революцион көрәш Бишбүләк авылы кешеләрен дә үз эченә ала. Һәр йортка, һәр кеше язмышына революция алып килгән яңалык бәреп керә, берәүләрне чиксез шатландыра, икенчеләрне борчый.

«Бишбүләк» драмасының композициясе отышлы: анда вакыйгалар агышы көрәшүче лагерьларның өстенлеге алмашып тору рәвешендә төзелгән. Бу үзгәрешләр персонажлар мөнәсәбәтенә дә йогынты ясый, аларны төрле шартларда күрсәтергә мөмкинлек бирә, сюжетны интригалы, динамикалы итә, артистлар һәм режиссерлар өчен киң иҗат мөмкинлекләре ача.

Революция тарихы, гражданнар сугышы темасы рус әдәбиятында «Чапаев», «Тимер ташкын» кебек әсәрләрдә тирән чагылыш тапса, татар драматургиясендә бу тема Т. Гыйззәт пьесаларында уңышлы ачыла. Халык һәм халык батырлары образларын киң тарихи фонда гәүдәләндергән «Бишбүләк» музыкаль драмасы әнә шундый әсәрләр арасында мактаулы урын алып тора.

Т. Гыйззәтнең сәхнә әсәрләре өчен язган җыр, бәет һәм шигырьләрен берләштергән аерым җыентык басылып чыгу да язучының бу өлкәдәге хезмәте турында сөйли.

Фольклорга игътибар аеруча көчәйгән вакытта Т. Гыйззәт, татар халкының «Җиде кыз» бәете мотивларына нигезләп, «Кыю кызлар» комедиясен иҗат итә. Автор фикеренчә, пьесада «халыкчанлык мотивлары, мәдрәсә тормышы, руханиларның пычрак яклары»н фаш итү максаты беренче планга куела. Комедиянең төп чыганакларыннан берсе − сатирик юнәлештә күпертелгән, әмма тарихи җирлектән аерылмаган комик конфликт.

Хатын-кызларны кешегә санамаган җәмгыятькә таш аткандай итеп, ир-малайларча киенеп, мәдрәсәгә килгән ятим Бибкәйнур, Миләүшә, Гайшә − пьесаның сюжет үзәгенә куелган образлар. Үз бәхетләре өчен көрәшүче бу кызлар − комедиянең комик конфликтында яңалык көчләренең берсе. Пьесаның төп конфликты надан укытучылар, азгын байлар, аларның булдыксыз уллары-кызлары белән бу йомыклыктан туйган чая шәкертләр, хезмәтче Байтирәк кебек чын хезмәт иясе вәкилләре арасындагы каршылыкка корылган.

Т. Гыйззәт драматургиясе заманның актуаль проблемаларыннан аерылгысыз. Европада фашизмның кара болытлары куеруы, илдәге хәрби-патриотик хәрәкәтнең көчәюе татар әдәбиятында һәм театрында чагылыш тапты. Шундый әсәрләрнең берсе буларак, «Таймасовлар» пьесасы язылды. 1941 нче елда Мәскәүдә булачак татар сәнгате декадасында күрсәтергә дип иҗат ителгән бу әсәр акфиннар белән сугыш вакыйгаларын яңарта. Бу пьеса совет халкы патриотлыгын олылаган, геройларга дан җырлаган, илне дошманнардан сакларга әзер булырга өндәгән әһәмиятле пьеса булып тора.

Драматургның шулай ук «Изге әманәт», «Чын мәхәббәт» пьесалары да немец фашистларына каршы илебез кешеләренең фидакяр көрәшен чагылдыралар.

Муса Җәлил сүзләре белән әйткәндә, «Т. Гыйззәт совет драматургиясенең төп кадры» булды. Ул язган 37 драма әсәренең 33 е илебезнең төрле сәхнәләрендә куелды. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен драматург, актер һәм җәмәгать эшлеклесе Т. Гыйззәткә 1939 нчы елда «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе», 1940 нчы елда «РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Татар халкының үткән авыр елларын, революцион көрәш тарихын киң планда чагылдырган Таҗи Гыйззәт драмаларының иң матур үрнәкләре бүген дә сәхнәдә.