Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sbornik_jekz_sochinenii-1.doc
Скачиваний:
11
Добавлен:
11.09.2019
Размер:
1.42 Mб
Скачать

Ләйсән Галимөхәммәтова, Кукмара районы Пычак урта мәктәбе

Укытучысы В. X. Галимуллина.

Күңелемә уелып калган әсәр.

(Эдуард Касыймовның «Бир кулыңны, дустым!» әсәренә рецензия).

Йөз кабат сөртенәм, абынам, Йөз кабат таянам кешегә. Йөз кабат кимсәнәм, алданам, Йөз кабат ышанам кешегә. Йөз кабат читсенәм, шикләнәм, Йөз кабат кизәнәм кешегә. Йөз кабат сөенәм, хушланам, Йөз кабат сокланам кешегә!

Г. Афзал.

Җаным өшегәндә, күңелем борчылганда, үз-үземне кая куярга белмичә гаҗизләнгән вакытларда, мин кулыма китап алам. Минем җылынасым килә. Җылыныр урыннар сирәк хәзер. Хәзерге тормышта «китапсыз, укымыйча гына яшәп, акча эшләп була» дигән фәлсәфә яши. Мин аның белән килешмим. Чөнки үзем тормышымны китаптан башка күз алдына да китерә алмыйм...

Инде менә ничә еллар мин Эдуард Касыймов иҗатын кызыксынып укып барам. Юк, укып кына калмыйм, күңелгә сеңдереп барам. Шуңа да бүгенге иҗат эшендә мин аның «Бир кулыңны, дустым!» повесте хакында язып үтәргә телим. Бу теманы сайлавым гади бер очраклылыкмы, әллә...

Әсәр турында сүз башлаганчы, язучының үзе хакында бераз мәгълүмат биреп китү урынлы булыр. Эдуард Касыймов Татарстаннан читтә, Киров өлкәсенең Нократ авылында дөньяга килә. Чор режимы «шәфкате» ярдәмендә җиде яшендә атасыз калган булачак язучы 1943 нче елда туганнары белән әнисенең туган ягына − Малмыжга күченеп килә. Шунда эшли-эшли, кичке мәктәптә белем алып, Казан дәүләт университетына юл тота.

Эдуард Касыймов туган төбәгендә ана телен камил дәрәҗәдә үзләштереп үсә, бик яшьли кайгы-хәсрәт күрә, ятимлекнең ачысын татый, шул сәбәпле әйләнә-тирәгә ачык күз белән карарга, кеше танырга өйрәнә. Адым саен гаделсезлек күрүләр, намуссызлыкка юлыгулар язучының күңелендә каршылыклы уйлар һәм хисләр тудыра.

Эдуард Касыймовка тормышта бик күп михнәтләр кичерергә туры килә. Касыймов дигән студентның аспирантурага каласы, галим булып китәсе һәркемгә аңлашылгандай тоелса да... аны аспирантурага якын җибәрмиләр. Әнә шул хәлне ул бик авыр кичерә.

Илленче елларда, шәхес культы мәсьәләсе ил күләмендә күтәрелеп, «халык дошманы» дигән кара тамгаларның уйдырма икәне ачыклангач кына, Эдуард Касыймов аспирантурага кабул ителә. Тора-бара аның әтисенең бернинди гөнаһсыз кулга алынганлыгы ачыклана. Өстәвенә, аның гаиләсеннән көлгәннәр: ул вәхшиләр, Салихҗан Касыймовка дигән сылтау белән, гәрчә ул 1937 нче елда ул атылган булса да, сабыйларның авызыннан өзеп, озак еллар буе ризык ташытканнар...

«Казан утлары» журналында тәнкыйтьче Кыям Миңлебаев Эдуард Касыймовның тууына 70 ел тулуга багышлап язган «Гуманистлык үрнәге» мәкаләсендә болай ди: «Эдуард Касыймовның әсәрләренә сәнгати дөреслек, әдәби дөреслек хас, әнә шул хасият аның әсәрләрен укучыга якынайта, тормышчан итә»: Мин дә бу фикерләргә кушылам һәм үземне дулкынландырган әсәр мисалында шуны дәлилләргә телим.

Эдуард Касыймовның «Бир кулыңны, дустым!» повестенда тормышка беренче адым ясаучылар − студент-яшьләр тормышы сурәтләнә. Әле генә шаулап-гөрләп үткән студент еллары инде артта кала, алда бары тормышның киң юллары көтә. Нинди булыр ул тормыш? Кая илтерләр, кая алып барырлар алар әле генә уку йортын бетереп чыккан Әхсән белән Әлбинәне, Света белән Борисны, Гөлсинәне һәм Робертны? Хыяллары күктән ашкан, бәхетләре ташып торган бу яшь йөрәкләрне алда ни көтә икән?

Әсәрнең төп геройлары − Әхсән белән Әлбинә. Әлбинә − эшчән, тырыш, нинди генә эшкә алынса да, башкарып чыга ала торган намуслы кыз. Язмыш җилләре аны сөйгән егете Әхсәннән, бергә укыган студент дуслары Света белән Гөлсинәдән аера һәм Тигәнәкле авылына, Рабига апа йортына илтеп ташлый. Ул шушы авылда балаларга рус теленнән белем бирә. Акыллы, эшчән кызны авылда балалар да, укытучылар да тиз арада яратып өлгерәләр. Ә иң мөһиме: ул йорт хуҗасы Рабига апаның күңелен яулап ала, аңа һәрвакыт булыша. Әлбинә шулай ук хезмәттәшләре, укучылары белән дә тиз арада уртак тел таба. Хәтта әтисез үскән, шук, «бавырга таш булып утыра торган» Мөнип Хәмзин исемле укучы да яраткан укытучысы алдында бирешә.

Тик шушы инсафлы, нечкә күңелле кыз белән язмыш аяусыз шаяра: Әлбинә сөйгән егете Әхсән тарафыннан алдана. Аның сөйгән егете − яшьтән үк спортны сөеп үскән, булачак тренер Әхсән. Бер карасаң, чын дус, тормыш иптәше булырлык бу егет хакында берәү дә яман итеп уйлый алмас иде. Әлбинә белән дә, дуслары белән дә яхшы мөгамәләдә булган бу егет ничек инде сөйгәнен (сөйгәнен дип әйтүе дә кыен) иң авыр, иң кирәкле минутта ташлап китә алсын? Алар бит биш ел буе бергә йөргәннәр, Әлбинә аңа ышанган, аннан аерылгач та, зарыгып хатлар көткән, ә иң мөһиме: аңа тугры булып калган. Тик Әхсән Әлбинәне бөтенләй оныта, аның күңелендә Әлбинәгә карата бернинди хис, бернинди яну, омтылыш әсәре калмый. Ә бәлки, ул Әлбинәне яратмагандыр да... Элеккеге романтика коры мавыгу гына булган, күрәсең. Әхсәндә бернинди җаваплылык хисе юк, аны өзелеп яраткан кешенең йөрәк түрендә аның туачак баласы булса да, ул битараф булып кала. Ул гына да түгел, дусты Роберт белән аңлашканда, ул күкрәгендә бары бер хис-үкенү җәрәхәте булуын әйтә: «Шул кызыйга кагылмаган булсам икән...» Әйе, кайчандыр сөеп назлаган, ярату сүзләре әйткән, яшьлек мәхәббәте аның өчен «шул кызый»га әверелә.

Сөйгәненең битарафлыгын, каты бәгырьлеген белгәч, Әлбинәнең күңелендәге хисләр сүрелә, ул бер терәксез кала. Хәзер ул үзе өчен генә түгел, йөрәк түрендәге ике айлык баласы турында да кайгыртырга тиеш. Әлбәттә, Әлбинәнең күңеленә төрле уйлар килә, баладан котылыргамы дип тә уйлап карый ул. Шуның өстенә, ул бит әле укытучы да, кеше ни әйтер дигән уй да борчый аны. «Ничек укытыйм? Адәм арасында ничек йөрим, күзләренә ничек итеп күтәрелеп карыйм?» Әлбинә шушы сорауларга җавап эзли. Бу хәлендә ул укытучы булса, ана була алмый, ана булса, укытуны ташларга кирәк булыр иде.

Мин Әлбинәнең язмышын Һ. Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»ндәге Зөбәйдә язмышы белән тиңләр идем. Аерма тик шунда гына: соңгы чиктә Зөбәйдәнең Мәхмүте, яшьлек хатасын аңлап, Зөбәйдәгә кире кайта, ә Әхсән ялгышын төзәтү турында уйламый да. Аны туры юлга бастырырга теләүче дусларының киңәшләрен аяк астына салып таптаган Әхсән «өйләнүне ахмаклык» дип санавы һәм «башын элмәккә тыгарга» теләмәве хакында белдерә.

Нәкъ менә шушы авыр минутларда Әлбинәгә дуслары ярдәм кулы сузалар. «Бир кулыңны, дустым!» Юкка гына автор әсәренә шундый исем бирмәгәндер. Чөнки әсәрнең төп идеясе − дуслык. Ышанычлы, якын дуслары булганга гына, Әлбинә тормыш упкынына төшүдән котылып кала ала.

Чын, ышанычлы, тугры дус! Минем уйлавымча, шулай дин аталырга бигрәк тә, Роберт хаклыдыр. Чөнки башына кайгы төшкән Әлбинәгә иң зур ярдәм кулы сузучы ул була. Бернигә карамыйча, ул Әлбинәгә үзенең мәхәббәтен һәм кулын тәкъдим итә. Әлбәттә, бу адымны эшләргә аны Әлбинәгә булган элеккеге мәхәббәте этәргәндер. Миңа Робертның бу адымы бик тә ошады.

Әлбинәнең миңа ошаган иң матур сыйфаты − татар хатын-кызларына хас булган сабырлыгы, ныклыгы.

Хатын-кыз ул горур була белсен, Горурлыкта булсын гүзәллек, Югалтмыйча үзенең дәрәҗәсен.

Гомер буе тормыш бизәрлек, − дип яза шагыйрь Хисам Камалов үзенең «Мәхәббәт хакы» поэмасында. Бу сүзләр Әлбинәгә атап язылгандыр кебек тоела миңа. Әсәрдә «Аңа бәхете ике килми» дигән гыйбарәнең җиңеп чыгуы да күңелләрдә җылы хисләр уята.

Тигезлек, диләр, ә табигать тигез яратмаган. Бер ялгыш адымы аркасында никадәр кыз бала, бөтен гомеренә төзәлмәслек җәрәхәт алып, язмышын җәфалы юлга сала! Бер абынуы өчен нинди зур җәза!

Әсәр язылганга өч дистә елдан артык вакыт узган.. Шулай булса да, повестьта күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә дә актуальлеген җуймыйлар, киресенчә, һәр тарафта әхлаксызлык чәчәк аткан җәмгыятьтә мөһим роль уйныйлар.

Тиздән, чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулыма өлгергәнлек аттестаты алгач, Алла боерса, мин дә мөстәкыйль тормышка аяк басачакмын. Алда − болгавыр заманның ачы җилләре, кырыс сынаулары. Аларны җиңү өчен, үземдә көч, ныклык, сабырлык таба алырмынмы? Һичшиксез, табармын дип өметләнәм. Ә Эдуард Касыймовның «Бир кулыңны, дустым!» повесте һәм аның төп каһарманы Әлбинә минем тормыш юлымда маяк, рухи терәк булырлар.

Язмамның ахырында кызлар колагына мәхәббәт җырчысы Һ. Такташның «Сакланыгыз егет халкыннан» дигән сүзләрен җиткерер идем. Хак сүзләр алар. Мин бу сүзләрне яшь кызлар үтәсе юл һәм сукмак саен, агач һәм куак саен, тау кыясы һәм яшел тугайлардагы чәчәкләр саен язып куяр идем. Ай тиклем айның көмеш битенә дә шул кисәтүне мәңге җуелмаслык итеп мәңге кызыл утта янарлык итеп уеп чыгар идем!