Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sbornik_jekz_sochinenii-1.doc
Скачиваний:
11
Добавлен:
11.09.2019
Размер:
1.42 Mб
Скачать

Радик Марданов, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе

Укытучысы Л.Т. Әминова.

Сүз − күңелемнең көзгесе

«... Сүз күп! − болыт акса да, Үлән селкенсә дә − сүз!»

(Р. Әхмәтҗанов.)

Җил болыт куа. Тынгысыз җил. Әнә ул каен-кызларның чәчен тарта да читкә китә, яфраклар исә, аны тагы үчекләп, көлә-көлә лепердәшәләр, шаяралар; теге җил-баш, ачуы килеп, тагын чабып килә, тагын тарта.

Басу да тик тормый: аксакал-башаклар җыелыш үткәрә. Яшьрәкләре вакыт җиткән инде, ди, күмәч булырга тавыш бирәләр. Ә картраклары, озынрак сакаллылары, яшьләрне тыңлап, аларның кызу каннарын сүрелдереп, ашыкмаска кушалар; кояш назлаганда, яңгыр туйдырганда, ерак юлга көч-куәт җыярга кирәк, диләр.

Кошлар туй үткәрә. Шау-гөр сөйләшәләр, сатулашалар.

Киленнең дус кызлары кияүгә чыгучыга кызыгалар, бәхет телиләр. Кияүнең буйдак дуслары исә өйләнмәскә кушалар, янәсе, әле иртә, иректә яшәп кал, кая ашыгырга, дөнья бит шундый матур.

Дөнья бит шундый матур! Шундый тынгысыз. Бар да нәрсәдер сөйли. Сөйләшер сүз шундый күп, хәтта башлап тору да мәгънәсез тоела. Булса иде шундый сүз, бар фикерләр дә, бар төләкләр дә шул сүзгә сыйса иде. Ләкин ул чакта чиксез тынлык урнашыр иде. Җанлы тавыш бетәр иде. Ямь бетәр иде. Ә ни файда?.. Сөйләшер сүз кирәк. Дөньяны төсле итәр өчен сүз кирәк. Тик менә бар да рәссам түгел шул. Ә ак кәгазь бер генә бирелә...

Сүзнең төрлесе була. Һәр төр эш үз сүзен сорый, һәр сүзнең үз мәгьнәсе. Хәер, сөйләүчедән тора, бик теләгәндә, сүз мәгънәсен шулкадәр киңәйтеп була, хәтта бер үк сүз капма-каршы фикер белдерергә мөмкин. Сүз − җанның чагылышы. Җаның ни уйлый, телең шуны сөйли. Җан кылларын чиртеп, уй уйный күңелдә, тормыш кылларын ертып, сүз йөри дөньяда. Сүз − аткан ук. Агу очлы ук − кара күңелле җан, татлы очлы − ак күңелле җан. Атылучы корбан беренчесеннән яра ала, икенчесеннән − дәва. Шәүлә белән кояш төсле. Җан гөле кояш нурлары астында гына яши, җылы кирәк җанга. Яфрак шыткан саен, яктылык күбрәк кирәк. Шәүлә кулларына каптымы, гөл корый. Озын телләр уты астында җан көлгә әйләнә, яшәве читен.

Яман сүз еландай сузыла. Ул салкын бозны да туңдыра.

(Г. Латыйп.)

Сөйлиләр икән, димәк, сөйләр урын бар. Утсыз төтен булмый. Димәк, чәйнәүчедән чәйнәлүче өстенрәк. Кызыл яһма булу, билгеле, кыен, һәр селкенүдән соң кабырга астын кытыклап мөгез йөрер. Һәрвакыт аяк чалып елан-сүз йөрер. Ләкин сүз болгату − көчсезләр эше. Көчлеләр бу «шаяруларга», бәлки, үз хаталарын күрсәтүче, такыр юлга алып чыгучы серле йомгак итеп карарга тиешләр. Ахыр чиктә, үзең шырпы теллеләр рәтенә басарга мөмкинсең. Ә бу чокырга баткач, чыга алмаска була, я тагын да начаррагы − чыгасы килмәскә мөмкин. Ә нигә, рәхәт бит, син сөйләгән сүзләр барысының да авызында, әле азагы нәтиҗәле дә булса... Тик әйтелгәннәр кире исем булып кайтырга мөмкин. Ә бер ябышкач, җиде буыныңа җитә. Сүз йөртү уен эш түгел. Әйтелгәннәр һәрвакыт сыналып тора.

Телнең ачысы була, Телнең төчесе була: Ачысын да, төчесен дә Татыр кешесе була.

(Н. Арсланов.)

Кешенең үз гомерендә күпме алданганын кем санаган? Белү кирәк түгелдер, алдыйлар икән, димәк, ышанырга кирәк. Ләкин шундый сүзгә, син теләгән, сиңа кирәк булган матур сүзгә ышанырга кирәк. Уйлап һәм аңлап ышанырга кирәк! Ышанырга туры килә, хәтта ялган арасыннан сайларга да туры килә. Ышанмыйча торып булмый. Әгәр һәр сүз шик астына куелса, дөньяда бер дөреслек тә калмас иде, бер тыныч яшәү урыны, бер туганлык хисе дә булмас иде. Ышанасы килә.

Йөрәк белән кеше тау күтәрә, Аңа бары яхшы сүз кирәк.

(Н. Дәүли.)

Бары нәрсәгәдер ышанган кеше генә үзендә алга атларга көч тоя. Ышаныч теләк тудыра. Яшәргә, төзергә, көрәшергә! Нәрсә килеп чыга: кемдер әйткән сүзләр аларны тыңлап ышанучылар кулы белән чынга аша. Хәер, бу иң яхшы очрак, ләкин сүзгә ышанып, зур үзгәрешләр булмады түгел.

Бер җылы сүз Олы Кояш итте Сүнеп бара торган өметне. Бер җылы сүз, Бер җылы сүз, Бер җылы сүз мине терелтте.

(И. Юзеев.)

Күрәсең, кеше һәрвакыт җылы сүз көтә, аңа бу һава кебек үк мөһим. Кеше җаны белән иркә булып туа, бары кырыс тормыш кына аны уята, каты булырга өйрәтә. Тормышка җавап бирә белергә кирәк, чөнки кеше һәрвакыт җилгә каршы торачак. Ә сынган канат белән ерак китеп булмый. Җилгә иярим дисәң, көрәшмим дисәң, туктап борыл, калганы ничек туры килә... Яшим дисәң, көрәш! Тормышка һәрвакыт җавап кайтарырга әзер бул, каршы сүзең булсын. Түземнәр генә бәхеткә лаек.

Бер усал сүз Явызлыкка каршы Запас булып торсын кирәктә... Бер усал сүз, Бер усал сүз, Бер кургаш сүз саклыйм йөрәктә.

(И. Юзеев.)

Сүзләр − күңел кайтавазы. Күңелдә көйрәп, иреккә чыккач, уйлар сүзгә әйләнә. Чын, хак сүзләр һәрчак якын, күңелне терелтер, караңгыда юл күрсәтер. Хак сүзләр ялкыны яман сүзләр бозлыгын эретер, яхшы сүз һәрчак ярдәмгә ашыгыр, дөньяны бизәр, матурлар. Тыңларга гына кирәк, табигать үзе сөйләр. Аңларга гына кирәк, йөрәк үзе күрсәтер. Йөрәк ялган сүз әйтмәс, йөрәк алдашмый... Сүзләр әйтер өчен. Әйтелмәгән сүзләр күңелдә, җан ярасы йөрәктә юшкын булып утыра, иркен суларга ирек бирми. Ләкин әйтергә көч җитми икән, ул сүзләрдән качарга кирәк. Ләкин хак сүз күңелдә көйрәп торыр, үзен оныттырмас, көчлерәк, кайнаррак янар. Чыгу юлы бер генә: кычкырырга! Бар дөнья ишетсен.

Сүз һәрчак сүз булып калыр, иң әһәмиятле: ул сүзгә синең җаның салынганмы, ул сүз йөрәктән чыгамы, ялган түгелме ул сүз. Сүз әйтелгәч югалмасын, үзен белдереп тавыш салсын, күңелдә яңгырасын. Сүз тере булсын.