- •I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне...» (г. Афзал) Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе
- •Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе
- •Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе
- •Дилә Идиатова, Яшел Үзән районы Бишнә урта мәктәбе
- •Элиза Гафурова, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Рөстәм Сәмигуллин Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе
- •Радик Марданов, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Сүз − күңелемнең көзгесе
- •Римма Салахова, Актаныш районы Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Илвера Хәйруллина, Буа районы Адав-Толымбай урта мәктәбе
- •Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе
- •Ләлә Кәбирова, Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбе
- •Руслан Сәләхов, Казан шәһәре 73 нче урта мәктәбе
- •Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе
- •Ләйлә Исхакова, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе
- •Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе
- •II. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы Рәзилә Галеева, Балтач районы Куныр урта мәктәбе
- •Эльза Гафурова Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбе
- •Ләйсән Галиуллина, Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта мәктәбе
- •Гөлназ Зарипова, Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе
- •III. Татар әдәбиятында мелодрама жанры Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе
- •Эльвира Газизова, Лениногорск шәһәре татар гимназиясе
- •Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре
- •IV. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары Айгөл Батыршина, Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназия
- •Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе
- •Гөлшат Гарифуллина, Кукмара районы Кукмара 4 нче урта мәктәбе
- •Игнатий Борисов, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •V. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасының куелышы Илназ Саттаров, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе
- •Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе
- •Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе
- •Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе
- •VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар Сабина Мөнасипова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе
- •Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе
- •Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе
- •Гөлчәчәк Сибгатуллина, Кукмара районы Березняк урта мәктәбе
- •Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе
- •VII. Яраткан язучым турында сөйләргә телим... Марс Гайнанов, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Ринат Йосыпов, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе
- •Әнисә Нәкыйпова, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Гөлия Нәбиева, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы
- •Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе
- •Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы.
- •Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе
- •Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән. (Минем яраткан шагыйрем)
- •Булат Галиев, Сарман районы Мортыштамак урта мәктәбе.
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Марат Зарипов, Балтач районы Норма урта мәктәбе
- •Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану һәм аның сәбәпләре
- •Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе
- •Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Минем яраткан драма әсәрем
- •VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе
- •«Уйларым һәм хисләрем халык белән...»
- •Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе
- •Т. Гыйззәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе уйлый). Таҗи Гыйззәт − күренекле драматург
- •Ләйсән Галимөхәммәтова, Кукмара районы Пычак урта мәктәбе
- •Күңелемә уелып калган әсәр.
- •Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе
- •«Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла» (ә. Еники)
- •Алиса Тимофеева, Кукмара районы Кукмара 4 нче урт мәктәбе
- •Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе
- •Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш фаҗигасе
- •Айсылу Сабирҗанова, Сарман районы Карашай-Саклау урта мәктәбе
- •Киң даланың ирек сөюче кызы (Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча)
- •Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе
- •Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе
- •Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында «Хәзинә хуҗалары»
- •Илназ Мифтахов, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе
- •Кешенең иң олы байлыгы − җир, җирнең иң олы байлыгы − кеше
- •Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе Мәрхәмәтле безнең әниләр
- •Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе Ана − бөек исем
VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе
Укытучысы Г.Г. Гобәйдуллина.
«Уйларым һәм хисләрем халык белән...»
Акрын гына залда ут сүнә, гөрләү-сөйләшүләр тынып кала. Күңелнең әллә кайсы катламнарын нечкәртеп, йөрәк кылларын тибрәндереп, талгын гына көй яңгырый. Татар көе, сабый чагымнан бирле күңелемә иң якын көй... Менә пәрдә ачыла. Алдымда − җаныма якын булган авыл күренеше. Сандугачлар сайрый, кайдадыр тавышы йөрәгемне сихерли торган чишмә чылтырый кебек... Сәхнәдә халык тын да алмый карый торган әсәр − яраткан драматургым Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» әсәре.
Т. Гыйззәт − татар халкының бөек драматургы, минем иң яраткан язучым. Аның әсәрләрен дәреслектә булмасын, телевизор экраннарында булмасын − бирелеп укыйм, онытылып карыйм.
Талантлы драматург, сәләтле артист, татар әдәбиятын һәм театрын үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән зур җәмәгать эшлеклесе. Ярлы семьяда туып, яшьлеген байлар һәм муллаларда батраклыкта уздырган крестьян егете, зур тормыш һәм көрәш мәктәбе үтеп, драматург, артист булып җитеште. Ул үзенең әсәрләрендә революциягә кадәрге авыл халкы тормышының авырлыгы, азатлык өчен көрәшкә күтәрелүе, җиңеп чыгуы, ниһаять, яңа тормышны төзү өчен өзлексез көрәше турында дулкынланып һәм дулкынландырырлык итеп сөйли алды; катлаулы тарихи процессларның асылына, аларның нечкәлекләренә үтеп керде; заманның иң зур һәм мөһим мәсьәләләрен күтәреп чыгып, аларны югары художестволы итеп чишә белде.
Гомеренең үткәне һәм хәзергесе турында уйланып, 1939 нчы елда ул болай дип язган иде: «Мин үземнең пьесаларымда крестьяннарның кичергән грандиоз переворотын сурәтлим. Минем уйларым һәм хисләрем халык белән».
Талантлы драматург, заман таләпләренә җавап бирергә омтылып, үз әсәрләрендә чорның иң актуаль мәсьәләләрен кыю күтәрде, олы гражданлык җаваплылыгы тоеп иҗат итте. Туган илгә, халкына мәхәббәте, алар язмышы өчен борчылып яшәү тынгысыз иҗатчыга хезмәттән аерылырга ирек бирмәде.
Т. Гыйззәтнең иҗатын халкыбыз тарихында булып узган әһәмиятле вакыйгаларны гәүдәләндерүче художестволы елъязма дип атарга булыр иде. Аның иҗатының мөһим һәм үзенчәлекле бер сыйфаты бу.
Идея-политик яктан бер-берсенә якын торган «Наемщик», «Фәрхиназ» («Ялкын»), «Чаткылар», «Ташкыннар» һәм «Бишбүләк» әсәрләренә игътибар итик. Аларның нигезендә конкрет тарихи вакыйгалар ята. «Наемщик» музыкаль драмасының сюжеты Россиядә крепостной хокукны бетерү турында җир реформасына бәйле вакыйгаларга корылган һәм биредә крестьяннарның азатлык өчен көрәше сурәтләнә. «Фәрхиназ» шулай ук 1870 нче елларда Казан губернасында булып узган крестьян чуалышларына таянып язылган... «Чаткылар» драмасында Столыпин реакциясе вакытындагы социаль кысуга каршы күтәрелгән авыл хезмәт ияләренең көрәше гәүдәләнә. «Ташкыннар» трилогиясендә драматург киң масштаблы бурычны хәл итә: илдәге тарихи вакыйгалар җирлегендә катлаулы, кискен сюжет җепләре һәм типик образлар аша авыл крестьянының ни рәвешле Октябрь революциясенә килүе, большевиклар җитәкчелеге астында эшче сыйныфы белән бергә Совет властен урнаштыруы тасвирлана. «Бишбүләк»тә гражданнар сугышы чоры, крестьяннарның Октябрь революциясе нәтиҗәсендә яулап алган азатлыгын дошманнан саклау өчен көрәше чагыла.
1928-29 нчы елларда авыл хезмәт ияләре тормышында яңа чор − колхозлашу чоры башланды. Авылда барган бу үзгәрешләрне чагылдыруга Т. Гыйззәт иҗатында зур урын бирде. Аның бу темага төрле елларда язылган унбишләп пьесасы бар. Драматург әсәрләрендә бу процессның катлаулы һәм каршылыклы булуын ачып сала, крестьян тормышын үзгәртеп кору шартларында авыл кешесенең аңында, психологиясендә тирән үзгәрешләр булуын күрсәтә. Шундый әсәрләрдән «Ил үскәндә», «Бөек борылыш», «Мактаулы заман» пьесалары театрларыбыз сәхнәләрендә шаулап бардылар. Алар колхоз авылындагы көрәшнең нинди формаларда булуын күрсәтәләр, кешеләрнең психологияләре үзгәрүен ачык гәүдәләндереп, шул чорны танып белергә ярдәм итәләр.
Ил азатлыгы өчен көрәш темасына язылган «Таймасовлар» пьесасы, Бөек Ватан сугышы алдыннан сәхнәгә менеп, тамашачыда патриотик тойгы тәрбияләү җәһәтеннән зур бурыч башкарды. Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән халкыбыз турында язылган «Изге әманәт» һәм «Чын мәхәббәт» әсәрләре халкыбызның иң яраткан әсәрләренә әйләнделәр. Бу әсәрләрдә ул ил алдында үзләренең бурычларын намус белән үтәүче батыр халыкның вөҗдан сафлыгын, илгә мәхәббәтен һәм аларның дошманнарга каршы рәхимсез көрәшен гәүдәләндерә.
Тормыш дөреслеген әсәрләрдә чагылдыру һәм тарихи чынбарлыкка тугрылыклы булу − Т. Гыйззәт иҗатының төп билгеләренең берсе. Автор чынбарлыкны дөрес ачуга заманның алдынгы идеалларын үзләштергән героик образлар тудыру аша иреште. Халыкның көнкүреше, кайгы-хәсрәте, борчу һәм мәшәкатьләре аңа яхшы таныш: ул аны үзе күреп кичергән. Ләкин социаль көчләрнең бәрелешен киңрәк күрү һәм сыйнфый тигезсезлекнең кеше язмышында чагылышына төшенү өчен аңа тарихи чыганакларны, күптөрле документларны ныклап өйрәнергә туры килә.
Т. Гыйззәт үзенең әсәрләрендә халык тормышының авырлыгын тасвирлауны, моң-зарын, күз яшен күрсәтүне максат итеп алмый, бәлки, ике сыйныфның тормыш шартлары арасындагы аерымлыкны кискен каршы куеп, көрәшнең закончалыклы, килешмәүчән булуына басым ясый.
Аның геройлары конкрет тарихи шартларда яшиләр. Әйтик, «Ташкыннар» драмасында Биктимер карт беренче пәрдәдә тормышның күләгәле, читен якларын күрмәскә тырышып йөрсә, пәрдәдән пәрдәгә, социаль тигезсезлек йөге үз җилкәсенә өелә барган саен, крестьян психологиясенә хас чикләнгәнлеген җиңә-җиңә революцион көрәшкә якынлаша. Империалистик сугышта һәлак булган улы Мирһәйдәрнең язмышы, кызы Гөлчирәнең бай малае Мирзахан тарафыннан мәсхәрәләнүе, семьясының бөлгенлеккә төшүе, соңгы атыннан язуы, улы Мирвәлинең патшага каршы көрәштә катнашуда гаепләнеп кулга алынуы аны шуңа этәрәләр. Бу − Биктимернең революцион көрәшкә килеп кушылганга кадәр үткән юлы. Аның семья әгъзалары һәркайсы, үз язмышларын кичереп, шушы юлны уза. Драмада катлаулы сыйнфый көрәш атмосферасы һәр образның илдә барган вакыйгаларны үзенчә аңлавы, үз максатына үзенчә омтылышы белән тудырыла да. Шунлыктан бер-беренә каршы куелган Шәүлихан-старшина һәм Биктимер, Нургали, Гөлчирә, акрынлап, эчке каршылыкларны җиңү процессында гына, Мирвәли һәм Артамонов юлына басалар. Шәүлихан, Касыймхан, Мирзаханнарны туганлык мөнәсәбәтләре генә түгел, беренче чиратта, сыйнфый омтылышлары берләштерә, ә алар арасындагы ызгышлар бары изүче сыйныф булып калу юлын төрлечә эзләүдән килеп чыга. Т. Гыйззәт «Ташкыннар» драмасын, шушы ике семья арасындагы конфликтка нигезләнеп, илебездәге социаль каршылыкларның бөтен катлаулыгын шәхес язмышлары аркылы күрсәтә алды.
Әйе, кешеләр арасындагы шәхси мөнәсәбәтләрнең социаль нигезләрен эзләү − Т. Гыйззәт драматургиясенә хас сыйфатларның берсе.
Т. Гыйззәт драматургиясенең халыкчан булуы, заманның күтәренке рухы сәнгатьчә үтемле гәүдәләнүе, образларның ышандырырлык һәм төгәл эшләнеше, һәркемнең күңелен сафландырып, тасвир ителгән чорга якынайтты.
Халкыбызның данлы тарихи үткәнен, заман темасын, чорның актуаль, кичектергесез мәсьәләләрен вакытында әдәбиятта, театрда гәүдәләндерә алу − сәнгатьнең авыр, мактаулы юлы. Т. Гыйззәт утыз елдан артыгракка сузылган иҗатында шушы юлдан тайпылмыйча көрәшче драматург булып узды. Ул барысы 37 драма әсәре язып, шушыларның 33 е Татарстан һәм башка өлкәләрнең театрларында барды. 1923 нче елдан башлап хәзергә кадәр аның драма, комедияләре, яшь драматурглар иҗатлары турында язылган тирән эчтәлекле дистәләрчә мәкаләләре, чыгышлары булуын да истә тотсак, аның иҗат мирасы гаять бай булуын күрергә була.
Язучыларның Икенче Бөтенсоюз съездында А. Корнейчук иң атаклы драматурглар белән беррәттән Т. Гыйззәт исемен дә күрсәтеп үтте. «Аның пьесаларында, − диде ул, − геройларның милли характеры көчле һәм талантлы итеп гәүдәләндерелгән».
Сәнгатьне үстерү өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Таҗи Гыйззәткә 1939 нчы елда «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе», 1940 нчы елда «РСФСРның сәнгать эшлеклесе» исемнәре бирелде, ул ике тапкыр «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.
2005 нче елда күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 110 ел була. Мин ышанып калам: бу ел «Гыйззәт елы» булыр! Заманның вакыйгаларын киң колачлы итеп тасвирлаган аның әсәрләре халкыма озак еллар үткәненә бәя бирергә һәм киләчәген билгеләргә ярдәм итәр.