Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sbornik_jekz_sochinenii-1.doc
Скачиваний:
11
Добавлен:
11.09.2019
Размер:
1.42 Mб
Скачать

III. Татар әдәбиятында мелодрама жанры Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе

Укытучысы С.Ф. Степанова.

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр − яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Г. Тукай.

Әйе, мин бөек шагыйребез сүзләре белән килешәм. Спектакльне берьюлы йөзләгән кеше карый, берьюлы сөенә, берьюлы кайгыра... Бүгенге театрыбызның тамырлары бик тирәннән, ерактан килә. Минем сүзем театр сәнгатендә мелодрама жанры турында, чөнки бу жанр халыкка эстетик тәрбия бирү ягыннан әһәмиятле.

Музыкаль драманың башы ерак тарихка барып тоташа, Көнбатышта хәтта байтак вакытлар опера сәнгатен дә шушы атама белән йөрткәннәр. Бездә исә андый әсәрләрне «музыкаль драма» дип килделәр.

Музыкаль жанр формасы, үз чиратында, милли операбызга да нигез булды, сәнгатькә канат куйды. «Эшче», «Сания», «Алтынчәч» һәм башка операларыбыз шул җирлектә туган. Ул ике сәнгатьнең − драма һәм опера төрләрен үзара бәйләүче күпер хезмәтен үтәде, дисәк тә хата булмас. Әгәр башта музыкаль драма тумаган булса, татар халкы опера сәнгатен ничек кабул итәр иде икән? Ни дисәң дә, сәнгатьнең бу төре безнең халык өчен читрәк иде. Шулай да, музыкаль драма аша килеп кергәнгә, ул безнең өчен бик үк ят нәрсә булып тормады һәм шактый җиңел кабул ителде.

Татар әдәбиятында һәм сәхнәсендә музыкаль драманың туу-үсү, чәчәк ату дәвере дә, шактый кыерсытылган чоры булды. Бигрәк тә 30 нчы елларда, опера сәнгатен үстерүгә рәсми юнәлеш алынгач, музыкаль драманың кояшы баеды, дип караучылар да табылды. Ләкин тиздән моның алай түгеллеге ачыклана.

Мелодраманың музыкасы, асылда, халык иҗатына нигезләнгән. Ул үзенең эчке халәте белән халык рухына барып тоташа. Минем уйлавымча, әнә шул ягы белән ул тамашачыга якын, кадерле. Бу исә, музыкаль драманың татар тормышы, аның рухи ихтыяҗы нигезендә туганлыгын күрсәтә.

Музыкаль драманың тууы һәм мәйданга чыгуы Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты белән бәйле. «Галиябану» әсәрендә ул әдәбиятыбызга яңа геройлар алып килде: гади авыл кызын һәм егетен сәхнәгә чыгарды. Сыйнфый тигезсезлек шартларында кешенең иң изге хисләренең тапталуын кискен һәм тормышчан конфликтта күрсәтә алды. Октябрь инкыйлабыннан соң туачак дистәләгән музыкаль сәхнә әсәрләренә юл күрсәтте. Шуннан соң Ф. Бурнаш, К. Тинчурин, М. Әмир, И. Юзеев кебек әдипләр, музыкаль драма һәм комедияләр иҗат итеп, әдәбиятыбызны, татар сәхнәсен гүзәл әсәрләр белән баеттылар. «Яшь йөрәкләр», «Хафизалам иркәм», «Зәңгәр шәл», «Тормыш җыры», «Кыр казлары артыннан» кебек әсәрләрнең тууына, һичшиксез, М. Фәйзинең «Галиябану» драмасы сәбәп булды.

Мирхәйдәр Фәйзинең иҗатында музыкаль драма очраклы туган жанр формасы түгел. Ул язучының фикерләү тибы, таланты һәм тормыш тәҗрибәсе белән тыгыз бәйләнгән. Халык җырларына, моңына гашыйк романтик әдип, кече яшьтән үк, бәйрәмнәрне, авыл яшьләренең уеннарын зур кызыксыну белән күзәтә торган булган. Үзе дә скрипка, пианино, мандолина, гармун кебек музыка коралларында уйный. Иптәшләре арасында җыр чыгару осталыгы белән таныла.

Соңрак М. Фәйзи халык авыз иҗатына фәнни яктан да карый башлый. Бик күп халык җырларын туплый. Җырларның кайберләрен үзе иҗат иткән драма әсәрләренә дә кертеп җибәрә. Мәсәлән, «Кызганыч»ның дүртенче пәрдәсендә Заһид мандолинада «Тәфтиләү» көен уйный. «Тәкъдирнең шаяруы» драмасының өченче пәрдәсендә төп герой Гыйсмәт, ялгыз калгач, моңланып җырлый:

Акбүз атымны тирләттем, ак сөлгемне керләттем; Яшьтән бирле хәсрәт күреп, ак йөземне чирләттем.

Минем фикеремчә, бу әсәрләрдә җыр бары тик аерым персонажларның теге яки бу мизгелдәге күңел халәтен генә күрсәтә. «Авыл бәйрәме» пьесасында инде үзгәреш күзәтелә. Монда җыр һәм моң сәхнәне җанландыруга да, геройларның хисләрен куәтләргә дә хезмәт итә. Шуның өстәвенә ислам дине тарафыннан куып кертелгән кара мунчалардан сәхнәгә дә чыгарыла.

М. Фәйзи чит төбәкләргә, авылларга сәяхәт ясый. Бигрәк тә яшьләрнең су буйларындагы, аулак өйләрдәге җырлы-биюле, музыкалы уеннарын күзәтә. Байтак җыр язып ала. Бу аның өчен иҗат куәте туплау чоры була.

1916 нчы елда язылган «Галиябану» драмасында җыр һәм музыка, уен һәм моң хөкем сөрә. Драмада ул геройларның эчке кичерешләрен тасвирлый, булачак вакыйгаларга ишарә ясый, фаҗигане куәтләп килә. Җыр һәм моң монда шатлана, хәсрәтләнә, нәфрәтләнә. Ул инде әсәрнең эчтәлегенә үрелеп, вакыйгаларның башыннан ахырынача озата бара. Беренче тапкыр пәрдә ачылганда, Галиябану кулъяулык чигеп утыра. Моңлы җыр ишетелә:

Үзегез өйдә утырасыз, Тышка чыккан нурыгыз; Нурыгызга күз чагыла, Галиябану, сылуым иркәм, Яшел пәрдә корыгыз.

Билгеле, тамашачының кызыксынуы бермә-бер арта. Нигә ул кадәр мактыйлар бу кызны? Нәрсә белән авыл яшьләренең ихтирамын казанган соң ул? Әнә шулай логик эзлеклелек белән автор безне вакыйгалар эченә алып кереп китә.

Әсәрдәге уңай геройлар үзләре дә поэтик хискә гаять бай Алар тирән кичерешләр мизгелен музыка һәм җыр белән аңлаталар. Мәсәлән, Галиябану белән Хәлилнең кара-каршы җырлашуыннан без аларның бер-берсенә булган мәхәббәт хисләренең сафлыгын да, көчен дә, аерылышу сагышын һәм кавышу шатлыгын да күрәбез. Шул рәвешчә, геройларның рухи дөньясы тулылана бара. Димәк, җыр-моң, жанрның төп сыйфаты буларак, сәхнә сәнгатенә җитди хезмәт итә.

Драманың конфликты киеренкеләнгән саен, анда поэтик тойгы да тирәнәя. Мәсәлән, гашыйкларның арасына Исмәгыйль кергәч, Хәлил йөрәгеннән хафалану, кайгыру җыры булып чыга:

Аклы ситса күлмәгемне Саламын да киямен; Ярым ятлар белән уртак, Янамын да көямен.

Драманың өченче пәрдәсе тулысы белән диярлек җыр һәм уен күренешләреннән тора. Авыл яшьләренең саф тойгылары, уй-хисләре бөтен табигатьлеге белән тамашачыга җиткерелә. Шуның белән бергә, бу күренешләр әсәрдәге драматик вакыйгаларның бердәм хәрәкәтеннән дә аерылмый бирелә. Авыл яшьләре егет белән кызның ирекле мәхәббәтен яклап чыгалар. Аларның:

Алмагачның алына, Былбыл кунган талына: Егет алсын, кызы барсын Җаны сөйгән ярына, −

дип җырлаулары Хәлил белән Галиябануның кавышуын хуплау булып яңгырый.

Шуның белән бергә, драмада бик үк реалистик булмаган урыннарны да күрергә мөмкин. Әйтик, Хәлил белән Галиябануның өй эчендә кара-каршы җырлашуы, Хәлилнең җырлап җан бирүе, Галиябануның җырлап хушлашуы − әнә шундыйлар. Минемчә, аларны романтик пьесалаштыруга гына кайтарып калдыру дөрес булмас. Монда жанр таләбе дә көчле. Ул бит музыкаль драма. Драма җыр белән башлана һәм җыр белән тәмамлана. Әсәрдәге һәр күренешне, үзәктәге персонажларны һәрдаим җыр-моң озата килә, вакыйгалар үзәгендә яңгыратып тора. Анда сөйләм теле белән әйтелгәннәрне музыка куәтли, тамашачыга җиткерә. Җыр-моңның әсәрдәге мөһим вазифаларыннан берсе − әнә шунда.

М. Фәйзинең пьесалары белән башланган мелодрама жанрын К. Тинчурин яңа бер баскычка күтәрә. Аның күпчелек әсәрләренә иске җәмгыятьне кире кагу тенденциясе хас. К. Тинчурин үзенең драмаларында кискен социаль конфликтларда халкыбызның прогрессив үсешен ачып бирә. Мәсәлән, «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасы революциягә кадәрге татар авылының тарихын гаять җанлы итеп күз алдына китереп бастыра. Пьесаның традицион мәхәббәт сюжеты социаль көрәш мотивлары белән баетылган. Бу әсәрнең геройлары − җәберләүгә сүзсез генә түзеп торучылар түгел, ә үз бәхетләре өчен көрәшкә күтәрелүчеләр.

Мелодраманың буеннан-буена сузылган җыр-моң тамашаны халкыбызның ерак гасырларда калган тарихына алып кереп китә. Авыл кешесе ат урынына җигелеп эшләгән дә, яшьләре матур итеп ял да итә белгән. «Зәңгәр шәл» әсәрендә егет-кызларның җырлы-моңлы уеннары аларга тормыш авырлыгын җиңәргә, киләчәккә өмет белән яшәргә ярдәм иткән. Халкыбызны җыр елаткан, юаткан, алга таба яшәргә көч биргән.

Музыкаль драма ул − татар халкының сәнгатьчә фикерләвенең үзенчәлекле формасы. Ул халыкның рухи дөньясы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә дә бу жанр сәхнәбездән төшми, яши бирә. Аңа һәр буын әдипләре мөрәҗәгать итә, яңадан-яңа әсәрләр белән баетыла.

Бүгенге көн татар музыкаль драма әсәрләре Х. Вахит, Т. Миңнуллиннар иҗатында чагылыш таба. Һәр сәхнә әсәре − чынбарлык, хакыйкать. Шуңа күрә тамашачы геройлар белән бергә кайгыра, шатлана, җаны-тәне белән вакыйгалар агышына кереп китә. Менә шуннан тамашачы үзенә көч-куәт, илһам, ләззәт ала. Драматургларыбызның бай иҗаты булганда, сәхнә әсәрләренең югарылыкта калуы көн кебек ачык.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр, Тагы үткән гомерне уйлатадыр. Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең Көләрлек булса, булмаса − еларсың.

(Г. Тукай.)