- •I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне...» (г. Афзал) Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе
- •Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе
- •Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе
- •Дилә Идиатова, Яшел Үзән районы Бишнә урта мәктәбе
- •Элиза Гафурова, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Рөстәм Сәмигуллин Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе
- •Радик Марданов, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Сүз − күңелемнең көзгесе
- •Римма Салахова, Актаныш районы Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Илвера Хәйруллина, Буа районы Адав-Толымбай урта мәктәбе
- •Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе
- •Ләлә Кәбирова, Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбе
- •Руслан Сәләхов, Казан шәһәре 73 нче урта мәктәбе
- •Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе
- •Ләйлә Исхакова, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе
- •Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе
- •II. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы Рәзилә Галеева, Балтач районы Куныр урта мәктәбе
- •Эльза Гафурова Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбе
- •Ләйсән Галиуллина, Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта мәктәбе
- •Гөлназ Зарипова, Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе
- •III. Татар әдәбиятында мелодрама жанры Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе
- •Эльвира Газизова, Лениногорск шәһәре татар гимназиясе
- •Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре
- •IV. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары Айгөл Батыршина, Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназия
- •Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе
- •Гөлшат Гарифуллина, Кукмара районы Кукмара 4 нче урта мәктәбе
- •Игнатий Борисов, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •V. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасының куелышы Илназ Саттаров, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе
- •Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе
- •Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе
- •Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе
- •VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар Сабина Мөнасипова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе
- •Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе
- •Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе
- •Гөлчәчәк Сибгатуллина, Кукмара районы Березняк урта мәктәбе
- •Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе
- •VII. Яраткан язучым турында сөйләргә телим... Марс Гайнанов, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Ринат Йосыпов, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе
- •Әнисә Нәкыйпова, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Гөлия Нәбиева, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы
- •Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе
- •Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы.
- •Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе
- •Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән. (Минем яраткан шагыйрем)
- •Булат Галиев, Сарман районы Мортыштамак урта мәктәбе.
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Марат Зарипов, Балтач районы Норма урта мәктәбе
- •Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану һәм аның сәбәпләре
- •Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе
- •Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Минем яраткан драма әсәрем
- •VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе
- •«Уйларым һәм хисләрем халык белән...»
- •Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе
- •Т. Гыйззәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе уйлый). Таҗи Гыйззәт − күренекле драматург
- •Ләйсән Галимөхәммәтова, Кукмара районы Пычак урта мәктәбе
- •Күңелемә уелып калган әсәр.
- •Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе
- •«Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла» (ә. Еники)
- •Алиса Тимофеева, Кукмара районы Кукмара 4 нче урт мәктәбе
- •Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе
- •Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш фаҗигасе
- •Айсылу Сабирҗанова, Сарман районы Карашай-Саклау урта мәктәбе
- •Киң даланың ирек сөюче кызы (Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча)
- •Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе
- •Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе
- •Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында «Хәзинә хуҗалары»
- •Илназ Мифтахов, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе
- •Кешенең иң олы байлыгы − җир, җирнең иң олы байлыгы − кеше
- •Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе Мәрхәмәтле безнең әниләр
- •Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе Ана − бөек исем
II. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы Рәзилә Галеева, Балтач районы Куныр урта мәктәбе
Укытучысы Н.К. Рашитова.
-
...язучы һәрвакытта матурлыкка сусап, матурлыкны сагынып яшәргә тиеш. Гыйбрәт алыр, күңелне баетыр, теләкләрне үстерер өчен генә түгел, һәртөрле түбәнлек-ваклыклар, ямьсезлек-әшәкелекләр белән килешмәс өчен, шуларга нәфрәт саклар өчен дә кирәк бу.
Әмирхан Еники.
Һәр халык үзенең культурасын, сәнгатен тудыра, бөтен дөнья культурасына кушылып, аны тулыландыра, баета, тагын да үстерә. Борынгы гасыр караңгылыгында җәүһәр булып ялтыраучы, янар йолдыз булып балкучы шәхесләр, фикер ияләре әдәбиятны үстерү өчен һәрдаим көрәш алып барганнар. Фирдәүси, Хөсрәү, Сәгъди, Кол Гали, С. Сараи кебек талантлы әдип һәм шагыйрьләр бу көрәшкә искиткеч зур өлеш керткәннәр. Минемчә, нәкъ шушы шәхесләрнең тырышлыгы, көчле омтылышы безнең татар әдәбиятын югарыга күтәргәндер, бүгенге көн дәрәҗәсенә җиткергәндер. Бу шәхесләрнең кыю фикерләре, бай иҗат хәзинәләре дөньякүләм әдәбиятта да зур урын биләп, үзләреннән соң килгән буыннарга рухи азык, илһам биреп торалар.
Борынгы татар әдәбиятында гомумкешелек сыйфатлары, гуманизмы, фикер иреге, гаделлек төшенчәсе, мәхәббәт һәм матурлык − төп проблемалар. «Кыйссаи Йосыф» поэмасыннан алып Мөхәммәдьяр әсәрләренә кадәр үзәктә кешене тасвирлау, аның рухи байлыгына игътибар итү, кешенең матурлыгын, төрле сыйфатларын вакыйгалар аша сурәтләп бирү тора. Матурлыкны мәхәббәтсез күз алдына китерү мөмкин түгелдер ул, минемчә. Шуңа кешенең эчке дөньясы, кичерешләре мәхәббәт планында ачылу игътибарны аеруча җәлеп итә. Без кеше матурлыгының мәхәббәт белән бәйләнешле икәнен тоябыз. Чыннан да, мәхәббәт кешене һәр яктан матурлый. Әйе, борынгы татар әдәбиятының матур үрнәкләре безне дулкынландыра, безгә көчле һәм тирән тәэсир ясый. Аларда сурәтләнгән гашыйкларның рухи кичерешләрен, аларның эчкерсез, саф мәхәббәтләрен, бу персонажларның көчле рухлы булуларын шулкадәр ләззәтләнеп укыйбыз ки, без инде алар язмышына битараф кала алмыйбыз, борчылабыз һәм чиксез сокланабыз.
Кешенең рухын, эчке дөньясын тасвирлауга, матурлык һәм мәхәббәт мәсьәләсенә киң урын биләгән әсәрләрдән борынгы татар әдәбиятындагы «Кыйссаи Йосыф» поэмасы аерым игътибарга лаек. Кол Гали үзенең поэмасын маҗаралы сюжет белән корган, ләкин шулай да андагы Йосыф белән Зөләйханың җылы мөнәсәбәте, аларның саф, керсез мәхәббәте безнең күңелгә якынрак, чөнки мәхәббәт − ул һәр буын өчен кадерле, якын төшенчә. Такташ сүзләре белән әйткәндә:
Мәхәббәт, Ул үзе иске нәрсә, Ләкин Һәрбер йөрәк аны яңарта...
Поэма 1212 нче елда языла. Инде менә ничә гасыр ул, кулдан төшмичә, халкыбызны рухландырып тора. Ә аны үлемсез иткән көч нәрсәдә соң? Поэма кулдан-кулга күчерелгән, яттан сөйләнгән, иң кадерле урыннарда сакланган, чөнки халык аның мәхәббәт темасына багышлануын яраткан, әһәмиятен тойган. Шуңа да татар әдәбияты, минемчә, үзен бәхетле саный ала.
Әсәрнең гуманистик кыйммәте − аның гаять үткен яңгыраган үзәк идеясендә. Дөньяның иң зур байлыгы ул − кеше. Шагыйрь шушы фикерне алга сөрә. Моны ул үзенең тышкы матурлыгы белән дә, әхлакый сафлыгы һәм рухи бөтенлеге белән дә камил шәхес булган Йосыф мисалында раслый. Йосыфта матурлыкны сөю тойгысы бик көчле. Ул тормышны да, үз илен дә, үз халкын да матур итеп күрү теләге белән яна. Йосыф матурлыкны иҗат та иттерә: искиткеч матур сарайлар төзәтә. Моның өстенә ул үзе гаҗәеп гүзәл, аның тышкы кыяфәте һуштан яздырырлык.
Мәйданга ул аена бер чыгар иде, Йөзеннән пәрдәсен ачып куяр иде, Олугъ-кечек, бай һәм юксыл карар иде, − Соңра бер ай ашамыйча түзәр имди.
Әйе, шагыйрьнең идеалы әкияти чибәр. Ләкин бу тышкы матурлык кына түгелме? Һич юк. Йосыфның иң зур матурлыгы − кешеләрне яратуында, кыен хәлләрдә кешеләргә, халыкка ярдәмчел булуында, кешелек өчен кыйммәтле матур сыйфатларны берләштерүендә. Сабырлык, тугрылык, гаделлек, гафу итә белү, кешелеклелек − Йосыфны бизәүче төп сыйфатлар. Моның өстенә Йосыфта ярата белү, олы мәхәббәт хисе зур урынны алып тора. Минемчә, нәкъ шуның өчен дә ул матур. Аның матур сыйфатлары төрле вакыйгаларда чагыла. Шулай итеп, без Йосыфны тышкы кыяфәте буенча гына түгел, зирәклеге, әхлакый тотнаклылыгы, теләсә нинди язмыш сынаулары алдында югалып калмавы ягыннан да гүзәл итеп күрәбез.
Кеше кичерешләрен оста тасвирлау ягыннан поэманың икенче герое − Зөләйха образы тагын да җанлырак, тормышчанрак. Чөнки матурлык проблемасы бу образда тулысынча хәл ителә. Кол Гали геройларының тышкы матурлыгын сурәтләүгә зур игътибар бирә. Йосыф та, Зөләйха да искиткеч матурлар. Аларның мәхәббәтләре дә беркемдә булмаганча матур. Картлыклары да сокландыргыч. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, күп бала үстереп, гомер юлларын төгәллиләр. Бу матурлыкның бер үрнәге түгелмени? Тормышта бик мөһим бит бу яклар.
Кол Галинең үзен легендаларда монгол яулары Биләрне алганда һәлак булган дип аңлатканнар. Әмма бу дәһшәтле яуларда шәһәр янса да, шагыйрьнең гуманистик фикерләр белән тулы китабы янмаган. Кол Галидәге традицияләрне алга таба Мөхәммәдьяр, Харәзми, Котб, С. Сараи кебек шагыйрьләр дәвам иткән.
С. Сараи − Алтын Урда төрки-татар әдәбиятының олуг әдибе. Аның 1394 нче елда иҗат ителгән «Сөһәйл вә Гелдерсен» әсәре − олуг мәхәббәткә мәдхия. Сөһәйл һәм Гөлдерсен − үзара дошман, сугыш хәлендәге ике тараф вәкиле. Шундый затларның бер-берсенә гашыйк булуы ызгыш-талашларның гайре табигый күренеш икәнлегенә, кешеләр арасында дуслык, татулык мөнәсәбәтләре урнаштыруга мөмкин булуга да ишарә ясый. Бер-берсен өзелеп сөйгән матур, яшь каһарманнарның вакытсыз һәлакәте тормыштагы гаделсезлекләргә каршы ризасызлык, нәфрәт булып яңгырый. С. Сараи да кешегә олы итеп, хөрмәт белән карый. Шуңа күрә ул үз геройларын эреләндереп, зурайтып, гадәттән тыш киеренке хәлләрдә тасвирлый. Автор сурәтләвендә егет матурлыгы белән өлге булган Йосыфтан да өстен, үзенә күпләрне гашыйк итәрлек, ә инде кызның гүзәллеген тел белән дә сыйфатлап булмый.
Кыз белән егет үзләренең тышкы матурлыклары белән генә түгел, гуманистик эш-гамәлләре, эчке халәтләре белән дә безне гаҗәпләндерерлек, үрнәк булырлык. Әсәрдә сөю хисе каһарманнарның бөтен барлыгын биләп алган. Мәхәббәттә иң мөһиме − тугрылык. Сөһәйл һәм Гөлдерсен дә ахырга хәтле бер-берсенә тугры калалар, бер-берсе өчен җаннарын да кызганмыйлар. Бу тугрылыкны сурәтләү аша автор кешеләр арасында булырга тиешле тугрылыкка дан җырлый. Һәм аның фикеренчә, чын мәхәббәт «кол» кешеләрне дә «падишаһ» итә.
«Кыйссаи Йосыф» та, «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дә мәхәббәт проблемасы алгы планга куелган. Сайядинең «Бабахан дастаны»нда шушы ук темалар төрлерәк сурәтләнә. Дастан персонажлары Таһир белән Зөһрәнең мәхәббәт язмышы сарай эчендә хәл ителә, кешедәге матур хисләрне, аларның сафлыгын искиткеч нәфис тасвирлавы белән шагыйрь Йосыф, Зөләйха образлары сызыгын аеруча үстереп, баетып җибәрә, безне кабат мәртәбә матурлыкны сурәтләүче мәхәббәт хисенең нечкәлекләрен тоярга этәрә.
Менә шулай без борынгы әдәбиятыбызга сәяхәткә барып кайттык, матурлык күренешләрен, мәхәббәт тарихларын, гашыйкларның эчке кичерешләрен йөрәгебез белән тоеп, нык дулкынландык. Бу әсәрләр кеше күркәмлегенә, аның матур сыйфатларына дан җырлый. Шуңа күрә алар гасыр төбеннән күтәрелгәннәр, безгә кадәр килеп ирешкәннәр. Нәкъ менә шуңа әдәбиятыбыз өчен искиткеч кыйммәтләргә ия һәм аны баетуга зур ярдәм итәләр, гасыр дәвамында эстетик ләззәт бирерлек көчкә хас булып торалар. Бу әсәрләр үзләреннән соңгы мәдәнияткә искиткеч зур йогынты ясаган һәм ясый. Матур әдәбиятны өйрәнгәндә, ул традицияләрнең рухи байлыгын бик күп ядкярләрдә күзәтеп үттек.