Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sbornik_jekz_sochinenii-1.doc
Скачиваний:
11
Добавлен:
11.09.2019
Размер:
1.42 Mб
Скачать

Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе

Укытучысы Р.Х. Гыйниятуллина.

Сүз әйтергә тәвәккәллек кирәк, Сүз йөрәккә ялкын үткәрә; Сүз киптерә, төп башына терәп, Сүз меңнәрне яуга күтәрә.

Г. Афзал.

Каршымда торган тугыз темадан ни өчендер күңелемә нәкъ менә сүз турындагысы якын тоелды. Сүзгә, гади бер Сүзгә карата игътибарым, хөрмәтем зур булгангадыр, мөгаен. Сөйләм, сүз − табигатьнең бары кешелеккә генә биргән бүләге ул. Тик кешелек кенә моны аңламый сыман, юкса җылы сүз ярдәмендә дөньяга бер генә тамчы булса да шатлык өстәрләр, ә шул тамчылар, бергә җыелып, бар дөньяны ямьләндерер, якты итәр иде.

Тел − кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Ә тел күрке − сүз ул. Фикерне аңлаешлы, йөрәктәге хисне матур итеп әйтә белү һәрбер мәдәниятле кеше өчен бик мөһим, һәр кеше, бер генә сүзне әйткәндә дә, үзендә җаваплылык хисе тоярга тиеш.

Үткер сүз, тапкыр сүз − уй бинасы, Тәмле сүз, татлы сүз − ил йоласы. Тыңлап кына торсаң, ни буласы, Фикерсез озын сүз − тел зинасы, −

ди, сөйләм турында татар халкының күренекле шагыйре Гамил Афзал.

Сүзләрнең ниндиләре генә юк! Юкка гына халык «Сүз − басу, җыр − чәчәк» димәгән. «Җылы сүз − җан азыгы», «Сүз канатсыз, ләкин оча» дигән хикмәтле гыйбарәләр халык тәҗрибәсе, үткән тормыш юлы аша туа. Ул инде борын-борыннан әһәмияткә ия булган. Сүз сәнгате кешеләргә мөнәсәбәттә чынбарлыкны тудырган, яшәешнең күп төрле якларын ачкан, җанландырырга омтылган, тәрбияви максатларны бергә туплаган. Шуңа күрә хәзер дә сүз сәнгате аша яшь буын һәм, гомумән, кеше дөньяны, үз-үзен танып белә, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә, үткәннән үрнәк алып яши.

Дөньяга аваз салган сабыйларның олы тормыш юллары беренче адымнардан башланса, рухи үсеше авазлардан торган беренче сүзләрдән юл яра. Юкка гына безгә «әннә», «әттә» сүзләре шулкадәр якын һәм кадерле түгел. Борчуыбыз, сызлануыбыз булса да, кинәттән куркып китсәк тә, без, үзебез дә сизмәстән, «әни!» дибез. Ә аналарның бер ягымлы карашы, бер йомшак сүзе яшәешебезгә ышаныч тудыра, кайгыларны оныттыра.

Бер җылы сүз Олы кояш итте Сүнеп бара торган өметне. Бер җылы сүз, Бер җылы сүз, Бер җылы сүз мине терелтте.

(«Бер сүз саклыйм йөрәктә», И. Юзеев.)

Шуңа күрә әби-бабалар оныкларын кечкенәдән тәмле телле, тәмле сүзле булырга өйрәтәләр. «Тәмсез телле булсагыз, сезне беркем дә яратмас», − диләр алар. Әхлакка өйрәтүнең серләрен белгәнгә күрә, шулай әйтә алар. Сабый чакта бала өчен иң мөһиме аны яратулары булса, олыгайгач, әхлагы зур урын били.

Бала бу өлкәдә аң-белемгә омтылсын өчен, матур әдәбият та үз көчен куя. Юкса Н. Исәнбәтнең Әлифбадан ук таныш булган «Өч матур сүз» шигыре барыбызның да күңелендә сакланмас иде. Ә. Бикчәнтәеваның «Тәмле сүз» хикәясе, Җ. Тәрҗемановның «Иң кадерле сүз» әкияте, Р. Миңнуллинның «Дөнья балаларының кешелеккә әйтер сүзе» шигыре һәркайсыбызга кечкенәдән таныш һәм хәзергәчә яратылып укыла.

Рәхмәт. Тынычлык. Дуслык. Бу сүзләр үзләре генә дә никадәр мәгънә бирә, хәтта алар аңлатма да сорамыйлар. Моны Р. Фәйзуллинның икеюллыгында да күрергә була.

«Дус» сүзе бар. Бер иҗекле генә... Ә мәгънәсе − чиксез һәм тирән.

Сүзләр табигать күренешләре кебек. Салкыны да, җылысы да бар аларның. Күк йөзен болыт капласа, аның артыннан иртәме-соңмы ялтырап кояш чыга, яки, киресенчә, язын хуш исләр таратып бөреләнгән агач, көзен инде, «моңсуланып», яфракларын коя... Бер сүз дә кешегә нәкъ шундый тәэсирләр ясарга мөмкин. Исәнләшүдән, рәхмәт әйтүдән, яратып эндәшүдән күңелең булса, нахакка әйтелгән сүздән, тәмсез теллелектән җаның әрни, йөрәк рәнҗи. Чөнки «тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы төзәлми». Моңа мисал итеп, мин Әмирхан Еникинең «Бер сүз» хикәясен китерер идем. Әлеге хикәя турында Туфан Миңнуллин болай язган: «Әмирхан аганың «Бер сүз» дигән кыска гына хикәясен ипләп кенә, ләззәтләнеп йотып барганда, кинәт шул бер сүзне укыйсың да тетрәнеп куясың. Ходаем, мин дә, шундыйрак сүз әйтеп, берәрсенең җанын рәнҗетмәдем микән, дип уйланасың». Әйе, юктан гына кешенең хәтере калырга, үпкәләргә мөмкин. Ләкин әсәр герое Нина үзенең яраткан кешесеннән бары ике сүз ишетә һәм аның күңел дөньясы караңгылана, кешегә ышанычы югала, киләчәккә булган өмет-теләкләре бер минутта эреп юкка чыга. Ул үзенең никадәр түбән дәрәҗәдә бәяләнүен ишетә, әмма бу лаеклы бәя булмый, әлбәттә. Шул ике сүз аның рухи халәтен бөтенләй икенчегә үзгәртә дә куя. «Ник әйтте шул сүзләрен, нигә эчендә калдырмады?» − дигән уй борчый аны.

Бер авыр сүз − Хаксыз әйтелгән сүз Кургаш булып килде кай яктан? Бер авыр сүз, Бер авыр сүз, Бер авыр сүз екты аяктан.

Гүя Илдар Юзеев Нинаның уйларын үзенең «Бер сүз саклыйм йөрәктә» шигыренә салган һәм аның хисләрен чагылдырган. Мондый фикерләрне Ф. Яруллин «Сүзләр», Д. Хөйруллин «Суз», Г. Моратовларның «Сүз тәме» шигырьләрендә очратырга була. Укып кына түгел, ә Сүзнең бөеклеген аңлап гыйбрәтләнергә була. Без үзебезне Сүзгә сакчыл булырга, Аңа ышанырга, табынырга өйрәтергә, Аның кодрәтен тоярга, «рәнҗешеннән» куркырга тиеш. Чөнки Кеше туганда да, шатлык-борчу килгәндә дә, яуга күтәрелгәндә дә, иң кадерлесен назлап иркәләгәндә дә, соңгы сулышын алганда да, иң мөһим сүзләрне әйтә. Шуңа күрә гомерне бушка уздырырга ярамый, һәрбер сүз дөньяга ямь алып килсен. Чөнки матур итеп сөйли белгән кешенең күңелендә дә матур теләкләр, башкаларга карата җылы мөнәсәбәт яши. Иншамны Й. Баласагунлының «Котадгу белен» поэмасыннан бер өзек белән тәмамлыйсым килә.

Тел белән сөйләнә кешенең сүзе, Сүз яхшы булса, нурлана йөзе.