- •Казан дәүләт университеты
- •Татар теленә өйрәтү кафедрасы
- •Кушма җөмлә синтаксисы:
- •Теоретик мәгълүматлар, күнегүләр, контроль эшләр, тестлар
- •Методик кулланма
- •I. Кушма җөмләләрне билгеләү
- •II. Кушма җөмләләрне төркемләү
- •Тезмә кушма җөмләләрдәге компонентларның баш кисәкләрен билгеләгез. Алар һәр очракта да ике составлы, тулы җөмләләр белән бирелгәннәрме? Бәйләүче чараларга бәйле рәвештә, җөмләләрне төркемләгез.
- •IV. Иярченле кушма җөмләләр
- •Синтетик кушма җөмләләр
- •Аналитик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар аша бәйләнә?
- •Актив кулланылышта булган парлы мөнәсәбәтле сүзләр исемлеге
- •28. Иярчен хáð šìëëðгә синтаксик анализ ясагыз.
- •1 Вариант
- •2 Вариант
- •Иярчен тмамлык šìëләргә синтаксик анализ ясагыз. Тиешле тыныш билгеләрен куегыз.
- •1 Вариант
- •2 Вариант
- •1 Вариант
- •2 Вариант
- •K Иярчен рәвеш җөмләләр
- •1 Вариант
- •2 Вариант
- •1 Вариант
- •2 Вариант
- •3 Вариант
- •Катлаулы кушма җөмләләр
- •83. Катлаулы кушма җөмләләр арасыннан 3, 4, 5, 6, 7 компонентлы булганнарын аерып күрсәтегез.
- •1) Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә
- •3) Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
- •4) Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
- •5) Катнаш кушма җөмлә
- •Кушма җөмләләргә анализ ясау тәртибе
- •Катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ
- •Кушма җөмлә синтаксисыннан тәкъдим ителгән әдәбият
1 Вариант
1) Кызыл каймалы дугага эленгн кыңгырау ат башын чайкан куйган саен кšмеш тавыш чыгарып зеžгелди. (М. Галиев). 2) Моңарчы укытучыларның үзен иркәләвенә алдынгы укучы буларак үрнәк итеп куюларына күнеккән малайга бу хәл шул дәрәҗәдә тетрәткеч тоелды ки мин Зәйни абыйның сүзеннән генә түгел гүя карашыннан ук котым алынып бөтенләй коелып төшә торган булдым. (А. Расих). 3) Берәү белгән кадәр берәү белмәс. (Мәкаль). 4) Дртле кояш кытыклап уяткандай табигать тирлп кšлеп кœзен ачты. (Ә. Еники). 5) Яфрак кыштырдаган саен җил булмас. (Мәкаль).
6) Ара ерагая барган саен
Мин борылып карыйм артыма. (Ф. Суфияров).
7)Аккош юлы күктән төшкәнмени
Кама ага җиргә сыенып. (Ф. Бәширова).
2 Вариант
1) Синең сөйләмеңдә хәрби командировка терминнары никадәр күбрәк булса кызлар өчен шулкадәр син шәп. (М. Мәһдиев). 2) Колакка сеžгн бу шау-шуныž башы-ахыры булмаган кебек œтеп торган кšннрнеž д исбе Ÿм билгесе юк. (Ә. Еники). 3) Кšйм ярга килеп терлгнче алар башка сœз сšйлшмделр. (Х. Мšдррисова). 4) Күке кычкырган саен көтүчегә сум түләргә кирәк бит. (Әкият). 5) Ничек ччсž шулай илгрерсеž. (Мәкаль).
6) Карап калдым эзләреңә
Яшь килгәнче күзләремә. (Р. Мөхиярова).
7) Яңгырлар тамчысы төшкәнме
Күзләрең шундый да сөйкемле. (Р. Мөхияр).
56. Иярченле кушма җөмләләргә туры килгән билгеләмәләрне табыгыз.
Шулай үлсәң иде дөньяда! (М. Җәлил). |
|
k Иярчен сәбәп җөмләләр
Синтетик чаралар
(-гач/-гәч) 2. Килеш кушымчалары юнәлеш, чыгыш 3. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр күрә, сәбәпле, аркасында, өчен, дип, дигәнгә, дигәннән, дигән өчен, дию аркасында |
Ул вакытында кайтмагач, íèñå áèê šçãëíãíäåð (Р. Газиз).
Шөгерләргә барам әле Шөгер суы тәмлегә (Җыр).
Сугыш башлану аркасында, Карлыгач укырга кит алмый калды (Г. Бширов).
|
Аналитик чаралар 1. Мөнәсәбәтле сүзләр шуңа, шуңа да, шунлыктан, шуңа күрә, шуның белән, шуның аркасында, шул сәбәпле 2. Парлы мөнәсәбәтле сүзләр нидән-шуннан (аннан) нигә-шуңа
чөнки, нигә дисәң, ник дисәң, ник дигәндә, ни өчен дигәндә, нәрсә әйтсәң дә, димәк 4. Көттерү паузасы
|
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына, Күз яшьләре түктең син шуңа (А.А)
Кем нидән курка, үлеме шуннан булыр (М.).
Гыйззәтуллин бу сорауларга әле җавап таба алмый, чөнки әле ул — укуны тәмамламаган (М. Мәһдиев).
Ә Наҗия ни дип җавап бирергә дә белми: Шакирыннан андый нәрсәләр ишеткәне юк (Ә. Еники). |
??? Үзара көттерү интонациясе аша бәйләнеп, сәбәп белдерә торган өлеше башта, баш җөмлә (ягъни нәтиҗә белдерә торган өлеше) соңыннан килсә, мондый кушма җөмләләрне иярчен нәтиҗә җөмлә дип тә атыйлар. Мәсәлән, Õÿò бу урамнарда иркенлï бара алмады: еш-еш очраган татарлардан ул йšзен качырып барырга тиеш иде (Ф. Әмирхан).
57. Иярчен сәбәп җөмләләрне ике төркемгә аерып языгыз.
-
Синтетик
Аналитик
1) Әйт д алмас иде, ник дигнд ул — бюро гъзасы тœгел. (Г. Ахунов). 2) Кœžеле кинт ташу сбпле, кыз берни д йт алмады. (Г. Әпслмов). 3) Әмма бу затлы шрабларныž тэсире безнеž кœпне кœргн каннарны уйнатырлык тœгел, шуžа кœр Аяз ага белн без кœз атышып алгач, катырагына — брендига кœчбез. (М. Галиев). 4) Күңел нечкәрүдәнме, тукталып калды ул сөйләвеннән. (Р. Мөхәммәдиев). 5) Әмма авызына капкан суны йота алмады: тамагыннан су үтмәде (Р. Мөхәммәдиев). 6) Аның стеналары касмакланып купкан, шунлыктан ул, кырык ямаулы иске чикмән төсле, алаша булып күренә. (Г. Бәширов).
7) Мин сине шундый сагындым,
Күзләрем шуңа моңлы. (Ф. Зыятдинова).
8) Бик еш кайтам туган якларыма,
Әнкәем гомере шунда үткәнгә. (Ә. Бикмәтова).
58. Иярчен сәбәп šìëләрнең бәйләүче чараларын билгеләгез. 1, 2, 3, 4, 6 җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз. Схемаларын сызыгыз.
1 — Хәл фигыль кушымчасы
2 — Килеш кушымчалары
3 — Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр
4 — Мөнәсәбәтле сүзләр
5 — Ияртүче теркәгечләр
1) Ршит абыйсы ле яшь, чибр, йбт киен, шуžа кœр хатын-кыз халкы аžа сокланып карый иде. (Р. Мирхйдров). 2) Сугыш башлану аркасында, Карлыгач укырга кит алмый калды. (Г. Бширов). 3) Сания дусларына барырга булды, чšнки алар гына аžа ярдм ит алалар иде. (М. Әмир). 4) Карчыкныž кече малае кайтып-китеп йšрмслек бер ирд эшлгнг кœр, аны, гомумн, чакырып маташудан мгън юк иде. (Ә. Еники). 5) Рамазанныž кœптн кœзе яна иде ул бœрнлрг, ник дисž мунча бурый башларга вакыт итте. (. Рхимов). 6) Ул вакытында кайтмагач, нисе бик šзглнгндер. (Р. Газиз). 7) Кышкы кšн кыска булганлыктан, бик тиз караžгы тšште (Р. Низамиев). 8) Яра сул якта икән, димәк, сул кулга таяну турында уйларга да ярамый. (Р. Мөхәммәдиев). 9) Эш юктан, ичмасам, намазга барып килим. (Г. Исхакый) .
Шуңа күрә әрни ул яра:
Өченче көн тоташ кар ява. (М. Кәрим).
59. Түбәндәге схемаларга туры килгән иярчен сәбәп җөмләләрне билгеләгез.
1 ) 2)
-тәнгә - тан
3 )
шунлыктан -магач
5)
көт. паузасы -у сәбәпле
1) Сивашны кичү озакка сузылу сәбәпле, бүген отряд бөтенләй арыган иде. (Г. Бәширов). 2) Дошман ягына бәреп чыгарга да мөмкин булачак иде, шунлыктан батальон командиры туп-туры пулеметчыларга каршы йөгерде. (Г. Бәширов). 3) Бия кымызы юктан кәҗә кымызы да ярый. (Мәкаль). 4) Хезмәткә ялынырга килүче булмагач, бай, хезмәтче эзләп, хатыны белән күрше авылга киткән, ди. (Әкият).
5) Җилләр мине назлап юаталар,
Йөрәгемне берәү телгәнгә. (Р. Мөхияр).
6) Башкаеңны кайгыларга
Салма әле, салма әле,
Мәхәббәтең, чын сөюең
Алда әле, алда әле. (Г. Зәйнәшева).
60. Иярчен сәбәп җөмләләр белән бирелгән мәкальләрне тикшереп, анализ ясагыз. Бәйләүче чараларны билгеләгез.
1) Мәмәт ачы алма ашаганга, Шәмәтнең теше камашкан. 2) Әмәк йөгергәнгә, Шәмәкнең табаны кызган. 3) Йәтим җылаганга, җир-күк җылар. 4) Үткән гомерең югалганга, яшәгән яшең тансык. 5) Бер күмерче үлгәннән, базар бетми. 6) Йорт хуҗасының йөрәге карактан, каракның йөрәге тычкан шыбырдаганнан күбәр. 7) Чыбыркы юктан чыбык та ярый. 8) Минем гомерем үтү белән, алланың көннәре кимемәде бит әле.
k Иярчен максат җөмләләр
Синтетик чаралар 1. Юнәлеш килеш кушымчасы
дип, дигән, өчен |
Туңмасын өчен, өстенә тагын бер толып ташладылар (А.Шамов.) Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, Җидегән йолдыз күреп калсын дип (Г. Бәширов.) |
Аналитик чаралар Мөнәсәбәтле сүзләр шуның өчен моның өчен шул максат белән шуңа дип |
Отрядка бу хәбәрне җиткерергә кирәк иде, шул максат белән комиссар уң кулын айкаштырып, кызу сөйләде (Г. Бәширов) |
61. Иярчен максат җөмләләрне тикшереп, анализ ясагыз, схемаларын сызыгыз. Тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.
1 — Юнәлеш килеше кушымчасы
2 — Бәйлек һәм бәйлек сүзләр
3 — Мөнәсәбәтле сүзләр
1) Ләкин булган кадәресен бик пөхтә тышлап, битләре керләнмәсен өчен, көмеш кәгазьдән тоткыч ясап, кадерләп кенә саклый иде. (Ә. Еники). 2) Бер ишек ачылсын өчен, җиде ишекне кагалар. (Мәкаль). 3) Алар күрәчәк кыенлыкларны җиңеләйтү өчен, мөмкин булган бөтен чараларны күрегез! (Г. Бәширов). 4) Данилов отрядны ничек тә булса алып чыгарга тиеш иде, моның өчен ул армый-талмый эшләде. (Г. Бәширов). 5) Аннан кайта да, чебешләрне карчыга алмасын дип, барысының да аякларыннан бау белән алдырып, тавыкка бәйләп куя. (Әкият). 6) Безгә бу якны кичү шуның өчен кирәк: без тынычлык телибез. (Г. Бәширов) .
62. Иярчен сәбәп һәм максат җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.
1) Фатих Әмирхан янында кеше күп булу сәбәпле, кызлар ишектән генә редакция хезмәткәре Таһирны чакырып, Тукайның үзләре янына чыгып керүен үтенәләр. (А. Расих). 2) Башка чара булмаганнан, тешләрне кысып булса да түзәргә генә кала иде. (Р. Мөхәммәдиев). 3) Карыны ачкангамы, ризык тмле бик тмле иде. (Р. Низамиев). 4) Трзлр томанланганлыктан, бœлм эче ярым караžгы иде. (Г. Әпслмов). 5) Камил, профессор ялгыш аңламагае дип, кулларын болгый-болгый үз фикерен нигезләргә ашыкты. (Г. Бәширов). 6) Үзе дә туган-үскән якларыннан аерылып киткән китек күңелле кеше булганлыктан, бу абзыйның дулкынлануы кызыйга да йокты. (Г. Бәширов).
7) Исән-сау булсыннар балалар дип,
Хәерле юл телә, Ил, безгә. (Х. Туфан).
8) Кичерегез мине, еракларга
Ташлап киткән өчен, талларым. (Р. Рәкыйпов).
9) Урсал тауны сары сарган,
Әллә шуңа кайгырам. (С. Сөләйманова).
k Иярчен шарт җөмләләр
Синтетик чаралар
3. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр тәкъдирдә, исә, икән, дисәң |
Œë÷œ табасына салып карасаž, Ÿркемнеž кылган яманлыклары яхшылыкларга караганда кœбрê áóëà (À. Ãûéëåâ). Ә күзен йомдымы, күз алдына шундук Габделбәре килә дә баса. (Ә. Сафиуллин). Шагыйрьнең милли рухы, милли горурлыгы юк икән — аннан шагыйрь чыкмый. (С. Хәким). |
Аналитик чаралар
шулай булса, алай булса, шулай итсә, алайса, ул чагында, юкса, югыйсә, алай булгач
Аналитик-синтетик чаралар 1. Әгәр … са |
Кояш баеп килә бугай, алайса шалашка кире кайтырбыз. (М. Әмир).
Әãð ä ñèí àíà òåëåžíå ä, милли культураžны да белмисеž икí, синеž бу дšньяда беркемг êèðãåž þê (Ð. Õêèì).
Үткәрсәң әгәр гомерне Яктыртып яна-яна, һәр көнең олы романның Бер бите булып кала. (Х. Туфан) |
63. Иярчен шарт җөмләләргә анализ ясагыз. Аерымланган шарт хәлләреннән иярчен шарт җөмләләр нәрсә белән аерыла? Фикерләрегезне бирелгән мисаллар нигезендә дәлилләгез.
1) Уйласаž, уй итрлек анысы (Ф. Сафин). 2) Әгр д син ана телеžне д, милли культураžны да белмисеž икн, синеž бу дšньяда беркемг киргеž юк. (Р. Хким). 3) Инде чана юлы гына төшсен, барып дәррәү алырбыз дип торалар иде. (Г. Ибраһимов). 4) Туганнарың юк икән — туганлашырсың. (А. Гыйләҗев). 5) Әлбәттә, әгәр эш көне булса, инде ул күптән аяк өстендә булыр иде. (Ә. Сафиуллин). 6) Халыкка ярыйм дисәң, казаның зур булсын. (Мәкаль).
7) Яшь гомерем кире кайтса,
Белер идем нишләргә. (Г. Зәйнәшева).
Алтын-көмеш кирәк түгел,
Бер-береңне аңласаң. (М. Миншин).
64. Иярчен шарт җөмләләрдәге бәйләүче чараларны билгеләгез. 1, 2, 3, 4 җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.
— Фигыль формалары
— Бәйлекләр, бәйлек сүзләр
— мы/-ме кушымчасы
— Мөнәсәбәтле сүзләр
— Икән, исә сүзләре
— Ияртүче теркәгечләр
— Әгәр … са
1) Күкләрдә магнит давыллары булса, кеше җанында мәхәббәт-нәфрәт давыллары. (Р. Сибат). 2) Ә күзен йомдымы, күз алдына шундук Габделбәре килә дә баса. (Ә. Сафиуллин) .3) Әгр бу ткъдим артында тагын бœтн бер нрс тормаса, ГšлшŸид моžа бик шатланып риза булган булыр иде. (Г. Әпслмов). 4) Кояш баеп килә бугай, алайса шалашка кире кайтырбыз. (М. Әмир). 5) Кœžеленд дуслары, яшьтшлре белн кœрешœ куанычы булмаса, Ÿич кен д бу газаплы юллардан атламас, ылы šенд ген утырыр иде. (Р. Хафизова). 6) Сарыклар курыксын дисž, бœре булырга кирк (А. Гыйлев). .
7) Багар күгең аяз түгел икән, —
Йолдызларны танып булмый ул. (Р. Фәйзуллин) .
66. Иярчен шарт җөмләләргә нигезләнгән мәкальләрне тикшереп, анализ ясагыз. Шарт мөнәсәбәтенең реаль шарт, ирреаль шарт, фаразый шарт булып килгән очракларын чагыштырыгыз. Баш һәм иярчен җөмләләрнең структур үзенчәлекләрен аңлатыгыз.
I. 1) Баш сау булса, башка бœрек табылыр. 2) Яхшыга яхшылык кылсаң, бише белән кайтарыр. 3) Ялкауга мәслихәт итсәң, дөнья хәтле эш өйрәтер. 4) Сœз сšйлсž, сœзеž дšрес булсын. 5) Эшлп ашасаž, арыш ипиеннн д кœмч тме кил. 6) Эшлсž, эш карышмый. 7) Яшьлегеžд тырыш булсаž, картлыгыž тыныч булыр. 8) Күчтәнәчне хуҗасы белән ашасаң, тәмлерәк була. 9) Гšлне урлап šзеп утыртсалар, бхет кœч, имеш.
II. 1)Акылга да ял кирәк, юкса булырсың имгәк. 2) Әгр хатыныžа кул салса казый, шикаять итеп кемг барырсың абзый? 3) Мин гр бœрек тексм, башсыз бала туадыр. 4) Әгр д гр булмаса, мин лл кайчан бай булыр идем. 5) Әгр булса аягыžда квеш тар, иŸанныž киžлеген ни табыш бар? 6) Ата белеге белн дм дм булмас, гр œзе белмс.
III. 1) Яхшылык ит дустыңа, яхшылык килер башыңа. 2) Аптырамый ашык, юлың булыр ачык. 3) Әдәпле бул, халык сөяр. 4) Гаделлек белән сәүдә кыл, тавышың күп булыр. 5) Машинаны эшләтә бел, акчаны үзе таба. 6) Үткәннән гыйбрәт ал, киләчәкне күрергә яхшы булыр. 7) Телеңне сакла, дәүләт күрерсең. 8) Ата-анаңны тәрбия ит, үзең дә тәрбия күрерсең. 9) Сирәк бар, сөеклерәк булырсың.
67. Иярчен шарт җөмләләр белән килгән шигырь юлларын структур яктан тикшерегез. Иярчен җөмләләр ничек бирелгән: 1) бер яисә ике составлымы; 2) тулы яисә кимме? Аңлатыгыз.
1) Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк,
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы. (Г. Тукай).
2) Атам-анам йорты өчен
булса мең җаным янда,
Туган-үскән җирем өчен
соң тамчы каным фида. (Дәрдемәнд).
3) Көнем туса,
Җиргә сыймый шатлыгым. (Р. Фәйзуллин).
4) Илаһ көчләр әгәр белдермәсә, —
Җандашыңны табып булмый ул! (Р. Фәйзуллин).
5) Күзең йомсаң, төнлә түшәгеңә
Куе томан булып уй ята. (С. Сөләйманова).
6) Кояш сыман нурым чәчәр идем,
Кояш нурларында коенсаң. (Р. Мөхияр).
7) Яшәүләре авыр булыр иде
Моң булмаса җирдә кешегә. (Э. Шәрифуллина).
Бер тәме юк чишмә суының
Әгәр син булмасаң янымда. (Ә. Ерикәй).
k Иярчен кире җөмләләр
Синтетик чаралар 1. Шарт, хәл фигыль + да/дә кисәкчәсе 2. 3 зат боерык фигыльнең берлек формасы
белән, карамастан, карап, дисә дә, дигәч тә, диюгә карамастан, дигән белән, дигәнгә карап
|
Атың яхшы булса, тормыш итү җиңел. (Й. Баласагунлы). Шулай да, ни генә булмасын, алар киләләр иде (Н. Фәттах). Алтын кечкенә булган белән, кадере зур (М.).
|
Аналитик чаралар 1. Мөнәсәбәтле сүзләр шулай да, шулай булса да, алай да, шуңа карамастан 2. Ияртүче теркәгеч гәрчә
Аналитик + синтетик чаралар гәрчә... - са да
|
Ачка тугыз юрган куйганнар, алай да йоклый алмаган (М.).
Гәрчә сәламәтлеге начар булса да, рухы көчле аның (Җ. Тәрҗеманов).
|
68. Иярчен кире җөмләләрне тикшереп, анализ ясагыз.
1) Кайбер очракларда фикерләр аерымлыгы булгаласа да, гомумән алганда, без аның белән җиңел аңлаша идек. (Ф. Яруллин). 2) Туганнарны пычакка-пычак китерерг телмс, берни сšйлмс, алай да монда озак ятарга ярамый. (А. Гыйлев). 3) Лл, иптшлреннн калышырга телмич, тир ягындагы пулялар, кайпылчыклар сызгыруга карамастан, бšтен кšчен йšгерде, тагын атты. (Г. Әпслмов). 4) Ул алай кычкырып та әйтмәде бугай әйтүен, шулай да ата белән анага аның бу «мин» дигәне күк күкрәве сыман булып ишетелде. (Н. Фәттах).
5) Бер үк җирдә туып үссәк тә без,
Бер үк түгел безнең язмышлар. (Р. Ханнанов).
69. Иярчен кире җөмләләрдәге бәйләүче чараларны билгеләгез. 1, 2, 3, 4 җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз, схемаларын сызыгыз.
— Шарт, хәл фигыль + да/дә кисәкчәсе
— Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр
— 3 зат боерык фигыльнең берлек формасы
— Мөнәсәбәтле сүзләр
— Ияртүче теркәгеч
1) Чакырып торсалар да, Рушан аларга барырга яратмый иде. (Р. Мирхйдров). 2) Диңгезнең аръягында бер энәгә бер сыер, ди, шулай да диңгез аркылы кичәргә ун сум кирәк, ди. (Мәкаль). 3) Минем гомерем үтү белән, алланың көннәре кимемәде бит әле. (Мәкаль). 4) Ләкин ул, мәхәллә халкына никадәр генә ярарага тырышмасын, бериш кеше аны баребер өнәми. (А. Расих). 5) Куян җылаганга карап, аучының күңеле йомшармас. (Мәкаль) 6) Гыйлемнең тамыры ачы булса да, җимеше татлы. (Мәкаль) .
7) Адаштырса да яшьлегем,
Үкенмәс идем сыман. (Г. Зәйнәшева) .
70. Иярчен шарт, вакыт, кире һәм сәбәп җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз, схемаларын сызыгыз. Тиешле тыныш билгеләрен куегыз.