Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
_f11_b_files_1!2.rtf
Скачиваний:
5
Добавлен:
29.07.2019
Размер:
3.15 Mб
Скачать
  1. Тезмә кушма җөмләләрдәге компонентларның баш кисәкләрен билгеләгез. Алар һәр очракта да ике составлы, тулы җөмләләр белән бирелгәннәрме? Бәйләүче чараларга бәйле рәвештә, җөмләләрне төркемләгез.

1 — Тезүче теркәгечләр

2 — Тезү һәм каршы кую интонацияләре

1) Торып басты ат, атлап та китте, нинди генә җылы сүзләр әйтмәгәндер аңа Саяф. (Р. Газиз). 2) Тегеләй иттеләр, болай иттеләр, ләкин ат яткан җиреннән тормады. (Р. Газиз). 3) Әллә әйтәсе килмәде, әллә яшьлек юшкыннары күмеп киткән. (Ш. Маннур) . 4) Тинтәкнең йә кулы тынмас, йә теле тынмас. (Мәкаль). 5) Башын күтәрә төшеп, сагаеп тыңларга итте — баш идәннән күтәрелмәде. (Р. Мөхәммәдиев). 6) Читтән карап кешене аңлап булмый, ә күңеленә ул теләсә кемне кертми дә. (Ш. Галиев). 7) Күл кытыршыланды, аның шадралары берсен-берсе куа-куа, теге очка таба киттеләр. (Г. Исхакый). 8) Кәтиб Хафиз аңа бу турыда яңадан сүз кузгатмады һәм олан үзе дә сорамады. (М. Хәбибуллин). 9) Шулай итеп, Акбүре иленә дә җәй килде, җылы килде. (Н. Фәттах). 10) Сәгыйдә бикә мунча ягып юындырды, тирләтте — файда булмады. (Г. Исхакый). . 11) Тәне авыртмый, йокысы да качты. (М. Әмирханов).

12) Авыр чаклар булды, сынатмадым,

Хисләремне җилдән якладым. (Р. Мөхияр) .

k Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр

  1. Нинди теркәгеч кулланылуына карап, җөмләләргә номерлар куегыз.

  1. Тезүче теркәгеч

  2. Каршы куючы теркәгеч

  3. Бүлүче теркәгеч

1) Үзе күңеленнән шулай дип кабатлады, ә үзенең кымшанырлык та әмәле юк иде. (Р. Мөхәммәдиев). 2)Чәйнең дә тәме булмады, әти, әни берлә дә сүз көйләнмәде. (Г. Исхакый). 3) Хәер, мәчет катындагы кечкенә мәдрәсә булган, әмма ләкин электр да, клуб та булмаган. (Ә. Еники). 4) Әллә гайбәт, әллә чын. (Мәкаль). 5)Яңа заман яңа байлыклар тудыра, ләкин искенең дә яхшысын саклый белергә кирәк. (Ә. Еники). 6) Равиль — малай кеше, әбисе тирәсендә күп чуалырга яратмый, керсә дә, тизрәк чыгып китү ягын карый, әмма Гүзәле, кыз бала булганга ахры, авыру әбисеннән бер дә ятсынмый, аңа гел сырпаланып кына тора. (Ә. Еники). 7) Уртак яр сөйдең ни, уртак кәҗә саудың ни. (Мәкаль). 8) Патша әйтте әйтүен, ә сөйләүче юк. (Әкият). 9) Ярлылыктан кеше үлми, кыйнала тик җан мескен. (Мәкаль). 10) Янә яшен яшьнәде, янә күк күкрәде. (М. Әмир). 11) Ярый әле уен бетте, һәм без озакламый таралыштык. (Ш. Маннур) .

  1. Да / дә теркәгечләре аша бәйләнгән мәкальләрдә нинди мәгънә мөнәсәбәтләре урнаша?

1) Тапкан да ана, баккан да ана. 2) Энә дә йомыш, төймә дә йомыш. 3) Үзе дә юк, капчыгы да юк. 4) Сабырның да чиге бар, диңгезнең дә төбе бар. 5) Уллы да курка, кызлы да курка. 6) Мал да очты, дан да бетте. 7) Синтәбердә син дә бер, мин дә бер. 8) Гомер озын да, сәгать кыска. 9) Кабак зур да, поты бер тиен. 10) Бал тәмле дә, корт чага. 11) Имән каты агач та, аның да яфрагы саргая. 12) Диңгезнең суы күп тә, эчәргә ярамас. 13) Эт хуҗасы кертә дә, өй хуҗасы кертми. 14) Ит бетәр дә, бит калыр.

k Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

  1. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрнең нинди интонация ярдәмендә теркәлүен һәм мәгънәләрен әйтегез.

1) Бу вакыйга иң олы хуҗаларга җитми калмас, безне капчыкта яткырып булмас. (Т. Галиуллин). 2) Тәбрик кулларын юмакчы булып иелгән иде, бабасы рөхсәт итмәде. (Ә. Баянов). 3) Очраган кешеләрнең бүрекләренә, шәлләренә, кашларына, пәлтә якаларына бәс сарган, борыннарыннан аксыл пар бөркелә. (М. Әмирханов). 4) Сәкинәгә көч кергәндәй булды, ул адымнарын кызулата төште. (Р. Хафизова). 5) Ярты көннән артык урманда тулганды Җик Мәргән — ник бер җан иясе очрасын. (М. Хәбибуллин). 6) Заһидәнең оеклары лычма су, бөтен җире пычранып беткән. (М. Әмирханов). 7) Ел артыннан ел узган, малай егет булып җиткән. (Әкият). 8) Хәтерләргә тырышып карыйм, юк, зиһен мондый исемне өстерәп чыгара алмый. (Ә. Баянов). 9) Әни тамак кырды, әллә нәрсәләр миңа ымлады, мин көлә-көлә егеткә сөйли бирдем. (Г. Исхакый).

10) Гомер узмый,

Без узабыз

Шул гомер буйлап. (Р. Миңнуллин).

  1. Тезү интонациясе аша бәйләнгән мәкальләрне тикшереп, анализ ясагыз. Компонентлар арасындагы мәгънә мөнәсәбәтләрен билгеләгез (вакыт, тиңләшү-параллельлек, янәшә куеп чагыштыру). Компонентларның үзара структур-семантик оешуын ныгытуга ярдәм итүче лексик-грамматик чараларны күрсәтегез. Синтаксик параллелизмның ролен аңлатыгыз.

I. 1) Эшленеž кулы тынмас, телчннеž теле тынмас. 2) Яман хатын ирен картайтыр, яман бала атасын картайтыр. 3) Гšл кадерен былбыл белер, œŸр кадерен œŸрче белер. 4) Бала кадерен ана белер, ил кадерен ир белер. 5) Мзк — кœžел ачкычы, табышмак — зиŸен ачкычы. 6) Егет — ил кœрке, кыз — šй кœрке. 7) Егет — йортныž терге, кызлар — йортныž бизге. 8) Әйтем — сœзнеž бизге, мкаль — сœзнеž илге. 9) Яхшы килен œз кызыžнан яхшы, яхшы кияœ œз улыžнан яхшы. 10) Ашлыкны арба šйг керт, чана базарга илт.

II. 1) Эзлгн корт бал табар, эшлгн кеше мал табар. 2) ирнеž нуры — кояш, кешенеž нуры — гыйлем. 3) Тн зиннте — кием, акыл зиннте — гыйлем. 4) Алтын йšзеклр сынмас, дртле егетлр тынмас. 5) Азыклы ат арымас, Ÿšнрле кул œлмс. 6) Идел даны белн боз китр, ата даны белн кыз китр.

III. 1) Авызыннан ана сšте кипмгн, биленнн билœссе тšшмгн. 2) Туган ана бер, туган Ватан бер. 3) Тамак тук, šс бšтен. 4) Œпкн-кочкан илг очкан, šстен œлн œскн. 5) Элек башла, эш œзе кœрстер. 6) Аю кšчен ышана, кеше акылына ышана. 7) Атны аягы туйдыра, кешене кулы туйдыра. 8) Атны иясе таныр, баланы анасы таныр.

  1. Каршы кую интонациясе аша бәйләнгән мәкальләргә синтаксик анализ ясагыз. Каршы кую мәгънәсенең төрле мәгънәви: җиңелчә каршы кую, чагыштырып каршы кую, кискен каршы кую, раслау-инкяр итеп каршы кую төсмерләрен билгеләгез. Каршы кую мөнәсәбәте урнашуга ярдәм итүче лексик-грамматик чараларның (антонимнар, алмашлыклар, 2 зат тартым кушымчасы, хәбәрләрнең грамматик формасы, кабатланган сүзләр) ролен күрсәтегез.

I. 1) Таž йолдызы сœн, дан йолдызы сœнми. 2) Кул ярасы тšзл, тел ярасы тšзлми. 3) Мал — карендш тœгел, ан — карендш. 4) Байлык кешене тудырмый, кеше байлыкны тудыра. 5) Аш кšтр, эш кšтмс. 6) Кеше картаер, кœžел картаймас. 7) Кылыч ярасы китр, намус ярасы китмс. 8) Югалган акча табыла, югалган вакыт табылмый. 9) Алтын кешене эзлми, кеше алтынны эзли. 10) Кешене эш šйртми, дšнья šйрт. 11) Алтын — дœлт тœгел, гыйлем — дœлт. 12) Тапкан — ана тœгел, баккан — ана. 13) Яманлыкныž чиге бар, яхшылыкныž чиге юк.

II. 1) Эшлег сгать œтми, эшсезг вакыт œтми. 2) Дус кœп, турысы аз. 3) ГœŸр кечкен, бясе зур. 4) Хезмтнеž тире ачы, имеше татлы. 5) Итексезгә мин бармыйм, итеклесе мине алмый. 6) Мин телдем кап-кара кашны, ходай насыйп итте яп-ялтыр башны. 7) Šч ел гыйшык тоттым, койма аша гына карап йšрдем, кыз œзе д белмде. 8) Баш алып, кулны селтп качар идем, дšньяда бер ялгызым гизеп булмас. 9) Алганда œзем ген алдым, сатканда ти белн д сатып булмый. 10) Исле ччк šзелер, болында исе калыр.

III. 1) Дус кœзг йтер, дошман артка йтер. 2) Яхшы эшк килер, яман ашка килер. 3) Тыйнакныž кулы эшлр, мактанчыкныž теле эшлр. 4) Херчелр туена кšтœчелр ыелыр, байлар туена муллалар ыелыр. 5) Яхшы авызга аш тияр, яман авызга таш тияр. 6) Йšргн таш шомарыр, яткан таш мœклнер. 7) Язгы кšн — ярты акыл, кšзге кšн — кšр акыл. 8) Яман хатын — яман таш, изге хатын — эне таш. 9) Уллы кеше — урта бай, кызлы кеше — кызыл бай. 10) Эшмкрне мал басар, эшлексезне йокы басар.

IV. 1) Барлык сšештер, юклык сугыштыра. 2) œлр йткн, акыллы ышанган. 3) Саранныž кулы калтырый, юмартныž теле шалтырый. 4) Эшлгн тук булган, эшлмгн юк булган. 5) Šйрнгн белгн, šйрнмгн бšлгн. 6) Укыган уžар, укымаган туžар. 7) Белгн укыр, белмгн тукыр. 8) Яхшы ыяр, яман уяр. 9) Хурлау œтер, мактау ашыра. 10) Яхшыга кара йокмас, яманга ил бакмас.

V. 1) Берœ мал ыя, берœ капчык тег. 2) Берœ анын кая куярга белми, берœ малын кая куярга белми. 3) Берœ œл, икенчелре кšн кœр. 4) Кулы берне эшли, теле икенчене сšйли.

  1. Тезмә кушма җөмләләргә тулы синтаксик анализ ясагыз. Схемаларын сызыгыз.

1) Аның күзләренә ишек алдындагы яшел чирәм, бәрәңге бакчасы, түтәлдәге суган-кишерләр, кыярлар чагылып кала да, бөтенесен кар күмә. (Ф. Садриев). 2) Эшне эшләргә кем белми, тик җае туры килми. (Мәкаль). 3) Яр буендагы эсселек кимеде, яшькелт дулкыннарның дымлы җиле иркәләде. (М. Әмирханов). 4) Бу вальсның кульминациясе иде, һәм аны, әлбәттә инде, бары тик Газиз белән Айсылу гына башкара алгандыр. (Ә. Сәлах). 5) Музыка тынды, халык залга керә башлады. (Ә. Еники). 6) Ирнең атын аты чыгарыр, йә хатыны чыгарыр. (Мәкаль). 7) Ә бит хан кызы үзе дә бик яхшы укый, иллә нигәдер һәрчак мөгаллименнән укытасы килә. (М. Хәбибуллин). 8) Иң биек ботак очларында җилләргә дә бирешмичә, ике-өч алма калтыранып утыра, ара-тирә сары яфраклар коелып төшә. (Ф. Садриев). 9) Тагын берничә көн узып китте, әмма дошман үзен берничек тә сиздермәде. (Р. Мирхәйдәров). 10) Ялкауның чикләвек ашыйсы килә дә, кабыгын ватасы бар. (Мәкаль). 11) Болыттан җиргә кадәр улак булып салават күпере сузыла, шул улак буйлап гөрләвек агып төшә. (Г. Сабитов). 12) Сәүдәдә йә эшең әйләнә, йә башың бәйләнә. (Мәкаль).

13) Очар кошлар очсын,

Зәңгәр күкне кочсын —

Ә без калыйк туган төбәктә (М. Гыймазетдинов).

  1. Тезмә кушма җөмләләргә туры килгән бәйләүче чараларны күрсәтегез.

  1. Ә каладан йөз егерме чакрымда гына торган Юлкотлы читтә кала, әнисе-карчыкның алар өчен генә дип саклаган казлары келәтендә шул килеш эленеп тора. (Ә. Еники).

а) тезүче теркәгеч

б) каршы куючы теркәгеч

в) бүлүче теркәгеч

г) тезү интонациясе

д) каршы кую интонациясе

  1. Атаң да җир, анаң да җир (Мәкаль).

а) тезүче теркәгеч

б) каршы куючы теркәгеч

в) бүлүче теркәгеч

г) тезү интонациясе

д) каршы кую интонациясе

  1. Әллә син көлеп карадың,

Әллә кояш елмайды (Р. Ханнанов).

а) тезүче теркәгеч

б) каршы куючы теркәгеч

в) бүлүче теркәгеч

г) тезү интонациясе

д) каршы кую интонациясе

4) Самолет биеклек алды, барысы да топография картасындагы шартлы билге сыман шакмакларга әйләнде. (М. Мәһдиев).

а) тезүче теркәгеч

б) каршы куючы теркәгеч

в) бүлүче теркәгеч

г) тезү интонациясе

д) каршы кую интонациясе

5) Ләкин ул барысын да шаккаттырып, фән юлыннан китте һәм үзе дә мондый һөнәр сайлауга бер дә үкенми иде. (З. Хөснияр).

а) тезүче теркәгеч

б) каршы куючы теркәгеч

в) бүлүче теркәгеч

г) тезү интонациясе

д) каршы кую интонациясе

6) Башлык канау казыттыра, әмма үзе канау аша да атлап чыга алмый. (Мәкаль).

а) тезүче теркәгеч

б) каршы куючы теркәгеч

в) бүлүче теркәгеч

г) тезү интонациясе

д) каршы кую интонациясе

  1. Билгеләмәгә туры килгән җөмләләрне сайлап алыгыз.

Һәм теркәгечле тезмә кушма җөмлә

а) Юмалау сүзләрен кызганмады, башыннан сыйпады, иркәләп тә алды хәтта кызын. Һәм ялгызын гына калдырып, кухня ягына чыгып китте. (Р. Мөхәммәдиев).

б)Ул бераз торганнан соң өйгә керде һәм, мендәренә капланып, әкрен генә үксеп-үксеп елый башлады. (Ш. Камал).

в) Кайдадыр еракта, кемдер курай уйный, һәм аның моңнары бөтен Агыйдел буйларына тарала. (М. Әмир).

Тик теркәгечле тезмә кушма җөмлә

а) Мин көндәлек язарга телим, тик сәбәбен белмим әле, бәлки минем өчен югалту белән хәвеф һәм билгесезлек өчесе бергә буталгандыр?... (К. Кәримов).

б) Агыйделнең аръягында бер инәгә бер сыер, тик барып алуы кыен. (Мәкаль).

в) Урамда табигать болай да көйсез, әмма быелгы әкәмәт хәлләрне Караболакта күптән хәтерләмиләр. (Ф. Бәйрәмова).

Да/дә теркәгечле тезмә кушма җөмлә

а) Бүген көн аяз да, болытлы да. (Г. Толымбай).

б) Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларына берәр, икешәр каз элгәннәр, ә кунак кызның куллары буш. (Г. Бәширов).

в) Моны ул үзе дә белми, башкалар да сөйләмиләр. (Г. Ибраһимов).

Тезү интонациясе аша бәйләнгән тезмә кушма җөмлә

а) Аяз күкнең нурлы кояшы диңгезнең өстенә алтыннар коя, су өстенә сирпелеп китә торган акрын вә тыныч, җылы җил, кечкенә-кечкенә дулкыннарны яр буендагы мәрмәр ташларга китереп бәреп, алардан якут шикелле нурлы тамчылар аера, энҗе шикелле ак күбекләр чыгара иде. (Ф. Әмирхан).

б) Чит җирләргә китсәң, сагындырып искә төшә шушы үзәннәр. (Г. Зәйнәшева).

в) Ялыннан урап тотар идем — ялы юк. (Әкият).

  1. Әдәби әсәрләрдән түбәндәге билгеләмәләргә туры килгән тезмә кушма җөмләләр табып языгыз.

  1. Һәм теркәгечле тезмә кушма җөмлә

  1. Да/дә теркәгечле тезмә кушма җөмлә

  1. Ләкин теркәгечле тезмә кушма җөмлә

  1. Әле /әле теркәгечле тезмә кушма җөмлә

  1. Яки/яки теркәгечле тезмә кушма җөмлә

  1. Каршы кую интонациясе аша бәйләнгән тезмә кушма җөмлә

  1. Билгеләмәләргә туры килгән җөмләләрне сайлап алыгыз.

1. — Хикәя, теркәгечсез тезмә кушма җөмлә, тезү интонациясе аша бәйләнгән; 1 нче җөмлә — ике составлы, җәенке, тулы, инкяр; 2 нче җөмлә — ике составлы, җәенке, тулы, инкяр.

2. — Хикәя, теркәгечсез тезмә кушма җөмлә, каршы кую интонациясе аша бәйләнгән; 1 нче җөмлә — бер составлы, җәенке, тулы, инкяр; 2 нче җөмлә — ике составлы, җәенке, тулы, инкяр.

3. — Хикәя, теркәгечле тезмә кушма җөмлә, тик теркәгече аша бәйләнгән; 1 нче җөмлә — ике составлы, җәенке, тулы, раслау; 2 нче җөмлә — ике составлы, җәенке, тулы, инкяр.

4. — Хикәя, теркәгечле тезмә кушма җөмлә, һәм теркәгече аша бәйләнгән; 1 нче җөмлә — ике составлы, җәенке, тулы, раслау; 2 нче җөмлә — ике составлы, җәенке, тулы, раслау.

5. — Хикәя, теркәгечле тезмә кушма җөмлә, дә теркәгече аша бәйләнгән; 1 нче җөмлә — ике составлы, җәенке, тулы, раслау; 2 нче җөмлә — ике составлы, җәенке, тулы, раслау.

  1. Алар белән беркем саубуллашмады, аларны беркем озата бармады. (Н. Фәттах).

  2. Каты җил исә, һәм яңгыр үзенең тамчыларын ачу белән тәрәзәгә китереп бәрә. (Ф. Әмирхан).

  3. Әйе, дөньяда бөтен нәрсә искерә, туза, үзгәрә, тик менә җиз кыңгырау, ни хикмәттер, һич кенә дә үзгәрми. (Ә. Еники).

  4. Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып. (М. Җәлил).

  1. Тœрг мине утыртмыйлар, тœбнг мин утырмыйм. (Мәкаль).

  1. Бирелгән схемаларга туры килгән тезмә кушма җөмләләрне сайлап алыгыз.

1. тезү

интон.

2 . һәм

3. ләкин

каршы кую инт.

4 .

та... да

5 .

әллә...әллә

6 .

  1. Шуннан Сатый нык кына төчкереп җибәрде һәм акча аның учына сикереп төште. (А. Гыйләҗев). 2) Тикшерүчеләр бу билгесез Мусаны эзләп табарга тиешләр иде, алар бу эшне ул вакыттагы атаклы Шубин исемле сыщик шымчыга тапшырдылар. (З. Бигиев). 3) Кояш та баеды, йолдызлар да калыкты. (Г. Бәширов). 4) Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта. (Һ. Такташ). 5) Кеше эш өйрәтми, дөнья өйрәтә. (Мәкаль). 6) Әллә кояш чыкмаган әле, әллә инде күкне кара болыт каплаган. (С. Зыялы).