Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
_f11_b_files_1!2.rtf
Скачиваний:
5
Добавлен:
29.07.2019
Размер:
3.15 Mб
Скачать
  1. Аналитик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар аша бәйләнә?

Мөнәсәбәтле сүзләр

Теркәгеч сүзләр

Парлы мөнәсәбәтле сүзләр

Ияртүче теркәгечләр

Көттерү һәм аныклау паузасы

1) Оясында ни күрсә, очканында шул булыр. (Мәкаль). 2) Әнисе артык горур табигатьле кеше, шуžа кœр ул тисеннн читт œсте. (М. Әмир). 3) Ул вакыт агышын югалтты, йтерсеž л аныž œз вакыты. (Ф. Садриев). 4) Әйттем ич инде: гаделлек дигн кош артыннан мин ир читен д барырга риза. (М. Әмирханов). 5) Нрсг œрелсž — шул юк. (Р. Газиз). 6) Дошманыңны танырга өйрән: дус киемендә булмасын. (Мәкаль). 7) Менә ни өчен җиз кыңгырау якын миңа — аның дәртле, көмеш тавышында гүя яшьлек һәм мәхәббәт саклана. (Ә. Еники).8) Егет кœžеле ниг тšшс, башы шуžа бйлн. (Мәкаль). 9) Шунысы гаҗәп: тавышы бер дә картаймаган икән бит аның. (М. Гали). 10) Зšфр, болай йбт кеше иде, дšресрге, ул œзен иž уžай яктан кœрст д бел иде. (Ә. Еники). 11) Мирсәет хатны укыганмы, юкмы — бу хакта Рузия белә алмады. (С. Зыялы). 12) Уйлап куям: буе саллы, биниһая олы гәүдәне хәрәкәткә китергән йөрәккә киләчәктә язылачак күпме роман — вакыйгалар салынгандыр. (М. Гали).

13) Бәхетле баладыр мин, — юкса

Яңгыр көнне кояш күрмәс идем. (Ш. Җиһангирова).

Мөнәсәбәтле сүзләр булып күрсәтү, билгеләү алмашлыклары һәм кечкенә саннар килә:

  • шул, ул, бу, шул булды, шул иде, шул икән, шунда, шундый, шулай, болай, шуңа, шуны, шуннан, шунда, шунлыктан, шунысы, аннары, шулай да, алай да, шулай булса, алай булса, алайса, шулай булса да, алай булса да;

  • шул турыда, ул турыда, бу турыда, шул кадәр, шул хәтле, шуңа күрә, шуның аркасында, шул сәбәпле, шуннан бирле, шуннан соң, шуннан ары, шуңа чаклы, шуңа кадәр, шуңа хәтле, шул чаклы, бу чаклысы, шул вакытта, шул чагында, шул рәвешле, шул рәвешчә, шуның өчен, шуңа карамастан, шундый итеп, шулай итеп, шултиклем, менә нәрсә, менә ничек, менә шулай, юкса, югыйсә;

  • бер, ике, өч, бер нәрсә, бары, барысы, һәммәсе, бөтенесе.

Мөнәсәбәтле сүзләр:

? һәрвакыт баш җөмлә ягында урнаша;

? җөмлә кисәге булып килә;

? мөнәсәбәтле сүзгә карап, иярчен җөмләнең төре билгеләнә;

? мөнәсәбәтле сүз нинди җөмлә кисәге булып килсә, шуңа карап, иярчен җөмләнең төре билгеләнә. Мәсәлән, Шунысы гаҗәп: өстәлдә — татарча пешерелгән бәлеш, пәрәмәчләр (М. Гали).

Актив кулланылышта булган парлы мөнәсәбәтле сүзләр исемлеге

( мөнәсәбәтле сүз + теркәгеч сүз )

Иярчен җөмләдә

Баш

җөмләдә

Иярчен

җөмләдә

Баш

җөмләдә

кем

шул

ничә

шуны

ни

шул

ничек

шул юл

нинди

шундый

кем

шуныкы

ни

шуны

нигә

шуны

ничек

шулай

кая

шул юл

кемнеке

шуныкы

кемгә

шуңа

кемнең

шуның

кемне

шуңа

ни

шулай

нәрсә

шул

кем

шуның

нәрсәне

шул

нихәтле

шулхәтле

нинди

шул

кемне

шул

ничә

шул

нинди

шулай

кемне

шуны

кая

шунда

нишләсәң

шуны

кайсы

шул як

кая

шуннан

кайда

шунда

кайдан

шуннан

кем белән

шуның белән

кайда

шуннан

никадәр

шулкадәр

кем

шуннан

кем

шуңа

кайсы

шуның

кемнең

шул

күпмегә

шуңа

нидән

шуннан

кемне

шунда

каян

шуннан

кемгә

шунда

нигә

шуңа

кайдан

шунда

нәрсәгә

шуңа

ничә

шунча

кемдә

шунда

кемне

шуңарда

кайсы

шул җир

кая

шул якта

күпме

шунча

кемнең

шуныкы

  1. Баш һәм иярчен җөмләләрне аерып күрсәтегез. Мөнәсәбәтле сүзләрне табыгыз. Алар нинди җөмлә кисәкләре булып киләләр? Мөнәсәбәтле сүздән чыгып, иярчен җөмләләрнең төрләрен билгеләгез. Тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

1) Безнең өчен иман шулдыр: бу дөньяның

Карасына мана-мана җаның агарт... (Х. Әюп).

2) Тик шунысы хак: фкать туган телд

Иман иž кеше анына. (Р. Фйзуллин).

3) Ләкин бер нәрсә калды: мин сездән мәсьәләләрне ачык һәм кискен куярга өйрәндем. (Г. Ибраһимов). 4) Җиңелрәк булып киткән иде аларның һәр икесенә дә, шулай да әле эчке киеренкелек тә таралып бетмәгән иде. (Р. Мөхәммәдиев). 5) Юлларның табигате шундый инде: алар һәрвакыт бер-берсе белән кисешеп торалар. (Г. Гыйльман). 6) Гашыйк дип шуны атарлар: карда йөреп эзе калмас. 7) Бу очрашуныž ахыры шуžа барып итте: беркšнне Мансур Мдин ханым белн Әбœзр абзыйга кšньякка эшк китсен йтте. (Г. Әпслмов). 8) Дөнья өчен эшләсәң, шул яшәвең кадере. (Мәкаль). 9) Ул сиžа шундый итеп йт ки, каршы авап бирерг батырчылык итмисеž. (Ш. Камал). 10) Кайбер хәлләрдә кешеләрнең бер-берсеннән ераграк торулары хәерлерәк ич, шул чакта алар бер-берсе турында әйбәтрәк уйлаучан булалар. (Ә. Еники). 11) Үземә кайтарыгыз, юкса казыйга барам. (Әкият).

Ияртүче теркәгечләр булып һәм ияртүче теркәгечләр ролендә түбәндәге сүзләр килә: чөнки, әгәр, әгәр дә, әгәр дә мәгәр, әгәренки, гүя, гүяки, ягъни, ягъни мәсәлән, мәсәлән, әйтерсең, әйтерсең лә, ник дисәң, ни өчен дисәң, ник дигәндә, нәрсә әйтсәң дә, хәтта, хәер, һәрхәлдә, бигрәк тә, аннан да бигрәк, җитмәсә, әйтәм (лә), ә димәк, аеруча, башлыча, шул исәптән, шул җөмләдән, шуның өстенә, өстәвенә, аерым алганда, дөресрәге, башкача (әйткәндә), икенчеләй, икенче төрле (әйткәндә), киңрәк алсак, ул да түгел, ул да булмый, алай да түгел, аннан да бигрәк, ачыграк итеп әйткәндә һ.б.

Ияртүче теркәгечләр:

?морфологик күренеш;

?иярчен җөмлә ягында килә;

?үзеннән алда яки соң килгән җөмләне алмаштыру сәләтенә ия түгел;

?җөмлә кисәге итеп каралмый;

?иярчен җөмләнең төрен билгеләүдә нигез була алмый.

22. Ияртүче теркәгечләр белән килгән аналитик җөмләләрне тикшерегез. Ияртүче теркәгечләрне билгеләгез, аларга хас үзенчәлекләрне җөмләләр нигезендә аңлатыгыз.

1) Ә Сания ападан алай җиңел генә котылып булмый икән: әйтерсең, күршеләрен менә ничә көннәр, атналар буена тынгысызлап торган сорауларын ул ишетеп, кичереп торган. (Р. Мөхәммәдиев). 2) Ир-ат әгәр дә бөек җиңүләргә ирешә икән, яки зур гамәлләр кылырга сәләтле икән, беренче чиратта, ул моның өчен хатын-кызгы, бары тик хатын-кызга гына бурычлы!!! (З. Хөснияр). 3) Ул хатын-кыз холкын никадәр якыннанрак өйрәнә икән, димәк аның фәнни ачышлары шул чаклы тормышчан һәм кире каккысыз булачак. (З. Хөснияр). 4) Яра сул якта икән, димәк, сул кулга таяну турында уйларга да ярамый. (Р. Мөхәммәдиев). 5) Татар баласына исә, гәрчә ул ун башка сәләтлерәк булса да. мондый бәхеткәйләр тәтеми шул. (М. Галиев).

23. Иярченле кушма җөмләләрне синтетик һәм аналитик төрләргә аерып языгыз. Синтетик һәм аналитик кушма җөмләләргә хас үзенчәлекләрне бирелгән мисаллар нигезендә аңлатып, нәтиҗә ясагыз.

Синтетик кушма җөмләләр

Аналитик кушма җөмләләр

1) Эченд миŸербаны булмаса, лл нинди гœзллр д ямьсез кœрен. (Батулла). 2) Дошман ягына бәреп чыгарга да мөмкин булачак иде, шунлыктан батальон командиры туп-туры пулеметчыларга каршы йөгерде. (Г. Бәширов). 3) Һөнәре бар ком өстендә көймә йөргезер. (Мәкаль). 4) Кешенең ялгышы шунда — ялгышны гел бүтәннәрдән эзли. (Ш. Галиев). 5) Өйләнмәгән егеткә ни кыланса, шул килешә. (Мәкаль). 6) Кары калын кышның үләне калын булыр. (Мәкаль). 7) Хтерли торгансыздыр: ул елларда без сезнеž белн ике тапкыр очраштык. (Г. Әпслмов). 8) Биред аžардан берœ д берни д талп итмс д, ул бšтен нрсне кœрерг Ÿм кœžелен биклрг тырышты. (Г. Әпслмов). 9) Хәзер уйлыйсың: ул хаклы булган. (А. Гыйләҗев). 10) Кšн уртасы булуга карамастан, томан таралырга ашыкмады. (Ф. Шфигуллин).

11) Сагынырсың, саргаерсың —

Шул чагында мин булмам. (М. Гыйләҗев).

12) Дошманым юк, чөнки минем

сүзем, эшем — түгел ялган. (Р. Фәйзуллин).

13) Сөю ни икәнен белми гомер узса, —

каплан да бер ела. (Р. Фәйзуллин).

14) Бšтен нрс матур монда —

Берг булганга микн? (Р. Гаташ).

k Иярчен җөмләләрнең функциональ-семантик төрләре

¥ Теоретик материалны кабатлау

Иярчен җөмләләр баш җөмләнең билгеле бер кисәге функциясендә килә һәм шул кисәкнең исеме белән атала. Баш җөмләнең иясе функциясендә килсә, андый иярчен җөмлә иярчен ия җөмлә дип атала. Нинди җөмлә кисәкләре булса, шул исемдәге иярчен җөмләләр билгеләнә. Хәзерге татар теле синтаксисында иярчен җөмләләр 14 функциональ-семантик төркемгә берләштереп тикшерелә:

  • иярчен ия җөмләләр

  • иярчен хәбәр җөмләләр

  • иярчен аергыч җөмләләр

  • иярчен тәмамлык җөмләләр

  • иярчен хәл җөмләләр

  • иярчен аныклагыч җөмләләр

  • иярчен кереш җөмләләр

Иярчен хәл җөмләләр үзләре 8 төркемгә бүлеп карала:

иярчен вакыт җөмләләр

иярчен урын җөмләләр

иярчен рәвеш җөмләләр

иярчен күләм җөмләләр

иярчен сәбәп җөмләләр

иярчен максат җөмләләр

иярчен шарт җөмләләр

иярчен кире җөмләләр

??? Болар белән беррәттән, кайбер галимнәр, мәсәлән, В. Хангилдин, А. Каримова, иярчен нәтиҗә, иярчен чагыштырма җөмләләрне дә күрсәтәләр.

k Иярчен ия җөмләләр

Синтетик чаралар

  1. Янәшә тору чарасы

  2. Сыйфат фигыль формалары

(-ган; -учы; - а торган, - ачак, -асы, -ар)

  1. Ясагыч кушымчалар

(-лы; -сыз)

4. Дию, дигән бәйлек сүзләре

Туышы яман туганын яманлар (М.)

Кызы булган тиз картаер (М.)

Йөзе ямьсез көзгене яманлар (М.)

Син минем бәгърем дию генә җитми (Әкият)

Аналитик чаралар

1. Мөнәсәбәтле сүзләр

шул, ул, бу, шунысы, анысы, бу чаклысы, менә нәрсә, бер нәрсә, бары, барысы, һәммәсе, бөтенесе

2. Парлы мөнәсәбәтле сүзләр

кем — шул (ул)

ни — шул (ул)

кемнең — шул (ул)

кайсы — шул (ул)

кемгә — шул (ул)

кемнән — шул (ул)

нәрсә — шул (ул)

нинди — шул (ул)

кем — шуныкы (аныкы)

3. Көттерү паузасы

Дөнья өчен эшләсәң, шул — яшәвең кадере (М).

Утны кем тотса, шул көяр. (М.)

Кем итәгенә ут төшсә, шуныкы көя (М.)

Әле дә хәтеремдә: төпчек энекәшебезне бишеккә сала иде дә тирәннән, акрын гына җыр башлый иде ул. (Г. Гыйльман).

24. Иярчен ия җөмләләрдәге бәйләүче чараларны билгеләгез.

1 — Янәшә тору чарасы

2 — Сыйфат фигыль формалары

3 — Ясагыч кушымчалар

4 — Мөнәсәбәтле сүзләр

5 — Парлы мөнәсәбәтле сүз

6 — Көттерү паузасы

  1. Тарихтан мгълœм: татарлар Ÿрвакыт социаль проектларыныž киž колачы белн аерылып торганнар. (Р. Хким). 2) Күршесенә өмете булган шәмсез ятар. (Мәкаль) . 3) Кем килене булыр, шул борчый, уйландыра иде аны. (Ә. Еники). 4) Теләге бар тик тормас. (Мәкаль) . 5) Тик шунысы гаҗәп: Силингөрнең ни аргы ягында, ни биргесендә кеше түгел, куян эзе дә күренми. (Р. Мөхәммәдиев). 6) Белем тәхетенә кем менсә, шул падиша. (Мәкаль). 7) Йөзе ямьсез көзгене яманлар. (Мәкаль) .

25. Иярчен ия šìëëрне синтетик һәм аналитик төрләргә аерып языгыз. Бәйләүче чараларны билгеләгез, иярүче һәм ияртүче компонентларның структур үзенчәлекләрен (бер составлы — ике составлы, тулы — ким) аңлатыгыз. Синтетик төрдәге җөмләләрне аналитик төрләргә үзгәртеп языгыз.

Синтетик

Аналитик

1) Хтеремд: ул œзенеž таныш-дус укытучылары белн сгатьлр буе киžш-табыш корып утыра иде. (А. Расих). 2) Энесе туу Габдулланың бу өйдә, гомумән, кадерен киметте. (Ә. Фәйзи). 3) Акчасы булган сакланыр. (Мәкаль). 4) Актыктан кем керсә, капканы шул ябар. (Мәкаль). 5) Илгә ни булса, безгә шул булыр. (Мәкаль). 6) Карыны ач казанга карар. (Мәкаль). 7) Әмма мәңге үзгәрми торган бер нәрсә калды: бу — кешенең яшьлеге, кешенең мәхәббәте. (Ә. Еники). 8) Бүрек белән бәргәнгә егылмаса, шул җиткән кыз булыр. (Мәкаль).

26. Иярчен ия җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.

1) Шунысы гаплндерде: куаклар арасында нлек-мазар, кош-корт, хтта бšклр д очрамады. (М. Маликова). 2) Әле дә хәтеремдә: төпчек энекәшебезне бишеккә сала иде дә тирәннән, акрын гына җыр башлый иде ул. (Г. Гыйльман). 3) Әле дә хәтеремдә: төпчек энекәшебезне бишеккә сала иде дә тирәннән, акрын гына җыр башлый иде ул. (Г. Гыйльман). 4) Тагын шунысы кызык: никадәр генә ярлы булмасын, ул берәүдән дә бернәрсә сорарга яратмый иде. (А. Гыйләҗев). 5) Туышы яман туганын яманлар. (Мәкаль). 6) Утны кем тотса, шул көяр. (Мәкаль). 7) Чын сәдәп, татулыкка шул сәбәп. (Мәкаль).

k Иярчен хәбәр җөмләләр

Аналитик чаралар

1. Мөнәсәбәтле сүзләр

шул, шул икән, шул иде, шул булды, шунда, шуннан, шуннан иде, шуңа, шундый, шулай, болай

2. Парлы мөнәсәбәтле сүзләр

кем — шуңа (аңа)

нихәтле — шул хәтле

күпме — шул кадәрле

кайда — шунда

кем — шул (ул)

ни — шул (ул)

кайдан — шуннан

кайда — шуннан

кая — шунда (анда)

кая — шунда (анда)

нинди — шундый (андый)

ничек — шулай (алай)

ни кадәр — шул кадәр

кайсы — шул җир

3. Көттерү паузасы

Хикмәт шунда: Рәшит поселок ресторанында казылык цехы ачып җибәргән иде (Р. Мирхәйдәров).

Энә кайда, җеп шунда (М.).

Асылы нинди, нәселе шундый (М.)

Ал тәгәрмәч кайда, арты да шуннан (М.).

Үзең ничек, мин шулай (М.)

Иž кœžелсезе: кœз алмалары да сызлаштырып тора иде. (А. Гыйлåâ).

??? Кайбер галимнәр, аерым алганда, С. Сафуанов, М. Кашапов, З. Шәйхразиева, иярчен хәбәр җөмләләрнең синтетик төрләрен дә күрсәтәләр. Мәсәлән, ̐êòïòãå сабакташлар да мин юраганча булып чыкмады (А. Расих); Тик ходайның тәкъдире без дигәнчә түгел шул (Матбугат) җөмләләре мисал итеп китерелә.

27. Иярчен хәбәр җөмләләрне тикшереп, бәйләүче чараларны билгеләгез.

1 — Мөнәсәбәтле сүзләр

2 — Парлы мөнәсәбәтле сүз

3 — Көттерү паузасы

1) Хикмт шунда: Ршит поселок ресторанында казылык цехы ачып ибргн иде. (Р. Мирхйдров). 2) Иž кœžелсезе: кœз алмалары да сызлаштырып тора иде. (А. Гыйлев). 3) Агачны кем утыртса, имеше шуныкы. (Мәкаль) . 4) Агачы нинди, имеше шундый. (Мәкаль). 5) Иž кызыклысы шул: йлндереп-йлндереп, кšзгенеž артына карап-карап алалар. (М. Галиев). 6) Җыр-җырлауның файдасы шул: ял буладыр йөрәккә. (Мәкаль) .