Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
_f11_b_files_1!2.rtf
Скачиваний:
5
Добавлен:
29.07.2019
Размер:
3.15 Mб
Скачать

28. Иярчен хáð šìëëðгә синтаксик анализ ясагыз.

1) Бšтен серлелек шунда: аныž ышанычы фкать œз-œзен ныклы ышануга корылган. (Ф. Сафин). 2) Кесә дусы — кесә бушаганчы. (Мәкаль). 3) Иž габе шунда: без моžа барыбыз да кœнегеп барабыз. (М. Хбибуллин). 4) Иž мšŸиме: кеше дигнеž тырыш хезмтен кœр, ниŸаять, акчасын да алу бхетен иреште. ( Ә. Салах). 5) Ал тәгәрмәч кайдан, арты да шуннан. (Мәкаль). 6) Иž сер ялкаулык — уйларга иренœ, башка ишелгн кœп блалр шуныž аркасында. (Ф. Сафин). 7) Учагы нинди, ялкыны шундый. (Мәкаль). 8) Акча кемнеке, дšнья шуныкы. (Мәкаль). 9) Баланың ачыгуы — агачтан яфрак төшкәнче. (Мәкаль).

10) Акты ташып, акты ярсып кар сулары,

Шулдыр инде язның ташып ярсулары (К. Нәҗми).

k Иярчен аергыч җөмләләр

Синтетик чаралар

1. Янәшә тору

2. Сыйфат фигыль формалары (-ган; -учы; - а торган, - ачак, -асы, -ар)

3. Ясагыч кушымчалар

-лык, -дай, -лы, - сыз

4. Иялек килеш кушымчасы

5. Бәйлек сүзләр

дигән, дигәннең, дияр

Күзе ачык кеше ач калмый (М.)

Ил аткан таш ерак китә (М.)

Ир кичмәслек елга юк (М.)

Белеме барның кадере бар (М.)

Дөньяда гаделлек юк дигән ныклы фикергә килде Акмал (Г. Ахунов).

Аналитик чаралар

  1. Мөнәсәбәтле сүзләр

шул, шундый, шуның, аның, бу, бер, ике, өч

2. Парлы мөнәсәбәтле сүзләр

кем — шуның (аның)

кем — шул (ул)

ни — шул (ул)

кайсы — шул (ул)

кемнең — шуның (аның)

кемгә — шуның (аның)

кемнән — шуның (аның)

Егет шул егет була: каравында өмет була (М.)

Кем ки, туган үскән җирендә файдалы кешеләрдән саналмаса, аның күңелендә һәрвакыт чит җирләр сөекле булыр (Г. Тукай).

  1. Иярчен аергыч җөмләләрдәге бәйләүче чараларны билгеләгез. 1, 2, 4, 5, 6 җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз, схемаларын сызыгыз.

1 — Янәшә тору

2 — Сыйфат фигыль формалары

3 — Ясагыч кушымчалар

4 — Иялек килеш кушымчасы

5 — Дигән бәйлек сүзе

6— Мөнәсәбәтле сүзләр

7 — Парлы мөнәсәбәтле сүзләр

1) Каршысында ике каен œсеп утырган зур гына šй буена килеп чыктылар алар. (М. Әмир). 2) Җаны сауның теле, юмартның кулы тик тормас (Мәкаль). 3) Даны гасырлар калачак тарихи кšн ерактан туып кил. (Г. Әпслмов). 4) Сереžне кем артыннан ибрсž, шул кешедн яшер. (Мәкаль). 5) Менә хәзер пароход тулы кеше арасында мин ялгыз барам. (Г. Исхакый). 6) Тормышта таяныр терге булмаган гади авыл кызына моннан да зуррак бхетне šмет итрг мšмкин идеме соž. (Г. Әпслмов). 7) Күз алдымда, син яратып чиккән ал чәчәкләр, яшел болын да... (Н. Касыймов). 8) Мансур кœзе зžгр кызга карап алды. (Г. Әпслмов). 9) Яшен тизлеге белән аның зиһенен бер уй ярып узды: сәүдәгәр Биккол Гали оланны Сәлим хан кулына кайтарып биргән булса?... (М. Хәбибуллин) . 10) Дšньяда гаделлек юк дигн ныклы фикерг килде Акмал. (Г. Ахунов). 11) Март аенда урамда чыпчык эчәрлек су була. (Мәкаль). 12) Чит илд ясалган яшел тšсле машина чибр хуасыныž калай тœбле олы татар авылы яныннан илдер. (Т. Галиуллин). 13) Үзе тәкәббер кеше башкаларны тәкәббер күрер. (Мәкаль) .

14) Син киләсе юлдан күзем алмый,

Сине көтәм, иркәм, кич-иртән (С. Хәким) .

  1. Иярчен аергыч җөмләләр белән бирелгән мәкальләргә анализ ясагыз. Баш һәм иярчен җөмләләрнең структур төзелешен билгеләгез. Алар нинди җөмлә калыпларына нигезләнәләр?

1) Алтын ачкыч ачмаган йозак юк. 2) Җыр булган йортта бәрәкәт бар. 3) Башы булмаган эшнең аягы булмый. 4) Үзе булган егетнең төп атасын төпчемә. 5) Юлы булыр егеткә юлдан юлдаш кушылыр. 6) Үзең эчәсе коега бер вакытта да чүп салма. 7) Һөнәре бар гарип тә үлми. 8) Итеге юк егетләр чабатасын дегетләр. 9) Акылы юк кеше рәхәт торыр. 10) Үзе туймасның күзе туймас. 11) Хуҗасы яхшы кешедән сыер сатып ал.

  1. Иярчен аергыч җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.