Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
_f11_b_files_1!2.rtf
Скачиваний:
5
Добавлен:
29.07.2019
Размер:
3.15 Mб
Скачать

IV. Иярченле кушма җөмләләр

Иярченле кушма җөмләләр үзара ияртү юлы белән бәйләнәләр. Ияреп килгән җөмлә — иярчен җөмлә, ияртеп килгәне баш җөмлә була. Төрки тел белемендә, шул исәптән, татар телендә дә иярчен җөмләләр төзелешенә һәм мәгънәсенә карап төркемләнә. Төзелешеннән һәм бәйләүче чаралардан чыгып, иярчен җөмләләр аналитик һәм синтетик булалар.

Синтетик кушма җөмләләр

¥ Теоретик материалны кабатлау

Синтетик кушма җөмләләргә түбәндәге үзенчәлекләр хас:

? бәйләүче чара иярчен җөмләнең хәбәре составында тора;

? компонентлар синтетик чаралар (фигыль формалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору чарасы һәм ияртүче сүздән пауза белән аерылмау, сүз ясагыч һәм килеш кушымчалары) аша бәйләнәләр;

? синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән алда килә һәм тәмамланмаган төсмер ала;

? синтетик иярчен җөмләләр ия-хәбәрле (S-P лы) төзелмә булулары белән ярым хәбәрлекле әйләнмәләрдән аерылып торалар, шул ук вакытта күп кенә яклары белән ярым хәбәрлекле төзелмәләргә охшый;

? иярчен җөмләнең чиге хәбәр составындагы бәйләүче чара белән билгеләнә;

? синтетик иярченле кушма җөмләләр төрки телләрнең синтаксик үзенчәлеге булып санала.

  1. Синтетик кушма җөмләләрдә баш һәм иярчен җөмләләрне билгеләгез. Иярчен җөмләнең баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнүен аңлатыгыз.

1) Бла килс, кош œз оясына, кеше œз туганнары янына ашыгыр. (Мәкаль). 2) Данилов яралану аркасында, отрядны җитәкләү Вәлитовка тапшырылган иде. (Г. Бәширов). 3) Бу — соžгы кœрешœ дип кем уйлаган. (М. Галиев). 4) Ходай кушылдырганны кеше аера алмас. (Мәкаль). 5) Теплоход йšрклрне дртлндереп гудок биргч, ыгы-зыгы тукталды. (Р. Хбибуллина). 6) Үзең тапмаган малның кадере булмас. (Мәкаль). 7) Яшеž алтмышка итс, алъяпкычыž билеž мен. (Мәкаль). 8) Ире Казанга хл белерг килгнд д, ул аžа якты чырай кœрстмде. (М. Әмирханов).

9) Ярсу елга ташып чыкса,

Эзе кала ярларда. (Р. Мөхияр).

10)Ышанып киләчәк тормышка,

Сокланып кешеләр гыйшкына, —

Җыр тулы тынгысыз күңелем

Яшәргә, яшәргә ашкына. (Р. Фәйзуллин).

  1. Җөмләләрнең кайсы төркемгә каравын билгеләгез, тиешле графаларга җөмләнең номерларын куегыз.

Килеш кушымчасы

Фигыль формасы

Янәшә тору

Бәйлек һәм бәйлек сүз

1) Сивашны кичү озакка сузылу сәбәпле, бүген отряд бөтенләй арыган иде. (Г. Бәширов). 2) Башкалар ду килеп шаулашып, шатланышып барганда, мин моңаеп барам. (Г. Исхакый). 3) Мин шуларны укыган саен, үз йортым җимерелгән кеби кайгырдым, хәсрәтләндем. (Г. Исхакый). 4) Карты бар өйнең хаты бар. (Мәкаль). 5) Казларны юып келәт киштәсенә менгереп элгәннән соң, кызлар эре көмеш чәчәкләр төшерелгән яшел, зәңгәр чиләкләр белән чишмәгә су алырга төшәләр. (Г. Бәширов). 6) Бер атна œтœг, капитан Вильданов госпитальд ята иде инде. (Ф. Сафин). 7) Кунак килс, ишекк йšгереп чыгып каршы ал. (Мәкаль). 8) Башта тыныч кына торган ир асты, эшчелр эшлрг керешœ белн, œзенеž мžгелек тынлыгын югалтты. (М. Гафури). 9) Йөрәге барның дәрте бар. (Мәкаль).

10) Дуслыкта син сабыр булсаң, һичшиксез,

Тамчыдай дуслык та булыр нәкъ диңгез. (Мөхәммәдьяр).

k Аналитик кушма җөмләләр

¥ Теоретик материалны кабатлау

Аналитик кушма җөмләләр түбәндәге үзенчәлекләргә ия:

 бәйләүче чара иярчен җөмләнең хәбәр составыннан читтә тора;

? компонентлар аналитик чаралар белән бәйләнешкә керәләр (мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр, теркәгеч сүзләр, көттерү һәм аныклау интонацияләре);

? аналитик иярчен җөмлә, бәйләүче чарага карап, баш җөмләдән алда да, аннан соң да килергә мөмкин;

? аналитик иярчен җөмлә иярчен кисәктән аерылып тора;

? аналитик чара иярчен җөмләнең чиген билгеләү өчен нигез булып тора алмый, чөнки алар баш җөмлә эчендә дә, иярчен җөмләдә дә киләләр, аларның урыны төрлечә;

? аналитик иярченле кушма җөмләләр рус һәм төрки телләрдә дә урын алалар.

Аналитик кушма җөмләләр, иярүче һәм ияртүче компонентларының нинди чаралар белән бәйләнүләренә карап, өч төркемгә: мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр, интонация аша бәйләнгән төзелмәләргә берләштереп тикшерелә.

??? Кайбер галимнәр, боларга өстәп, тагын берничә төркемне аерып күрсәтәләр. С. М.Ибраһимов компонентлары берьюлы мөнәсәбәтле сүзләр һәм теркәгечләр (парлы мөнәсәбәтле сүзләр) аша бәйләнгән төзелмәләрне дүртенче төркем итеп карый. М.З.Зәкиев аналитик бәйләнешне белдерүче тагын ике грамматик чараны: хәбәр бөтенлегенә зыян китерми торган кайбер кушымчаларны (-мы/-ме, -мыни/-мени, боерык фигыль кушымчасы) һәм бәйлек-теркәгеч сүзләрне дә (исә, икән, дип, дигән) өстәп, аналитик төзелмәләрне биш төркемгә бүлеп тикшерүне тәкъдим итә.