Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
_f11_b_files_1!2.rtf
Скачиваний:
5
Добавлен:
29.07.2019
Размер:
3.15 Mб
Скачать

1) Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

а) Яңгыр явып, көн бераз аязгач, Дилбәр палата тәрәзәсен киң итеп ачып куйды. (Г. Әпсәләмов).

б) Җир шары үзе бер җәмгыять, ил халкы үзе бер җәмгыять, болыннарда яшәүчеләр — үзләре бер җәмгыять, ә менә Ирекнең үзенең җәмгыяте туды. (Ф. Садриев).

в) Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк. (Р. Миңнуллин).

2) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

а) Гыйшык — ут: кабынса, сүндерү юк. (Мәкаль).

б) Ул хәзер монда, үзенең туган урманында, гел таяк белән кизәнеп торган хуҗага буйсынмаячак, ул урманнан яклау таба алачагына өметләнә, бүре җаны аңа кыюлык бирә. (З. Хөснияр).

в) Шагыйрь әйтмешли, җил дә исми, яфрак та селкенми. (Ф. Латыйфи).

3) Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

а) Авыл тулы кардәшең булганчы, авыл саен берәр булсын. (Мәкаль).

б) Ике яктан кычкыралар миңа,

Яңгыратып ярлар арасын,

Сал чайкала, йөзә, бат-калка,

Ләкин килми ярга борасым. (З. Хәким).

в) Кулыңда йәшлегең белән яз булгач, куеныңда сөйгән яр булгач, артыгы нәрсәгә? (Мәкаль).

4) Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

а) Ирек күзләрен ачарга теләде, ләкин керфекләре бер-берсенә ябышканнар, күз кабакларының аларны тартып аерырга көче җитмәде. (Ф. Садриев).

б) Дөнья дүрт капкалы: өч капкасын япсалар, берсе ачык кала. (Мәкаль).

в) Сүз юктан сүз итеп, һәркем, үзе белгәнчә, Муса әфәндене хөкем итә. (З. Бигиев).

5) Катнаш кушма җөмлә

а) Бу дөньяда инде барысын да күргән Караболак халкы сабыр гына, табигатьнең үз көенә керүен көтте, чөнки ни генә булса да, кыш артыннан барыбер яз киләчәк иде. (Ф. Бәйрәмова).

б) Язлар кайта, көзләр кайта,

Яшьлегем генә кайтмый. (И. Юзеев).

в) Теләсәң нишлә, әмма мин, җегәрем барында, туган җиремне күреп калырга телим. (А. Гыйләҗев).

99. Тексттан кушма җөмләләрне сайлап алыгыз. Аларга тулы синтаксик анализ ясагыз.

I. Абитуриент. Бу сүз миңа ят яңгырашы, аңлашылмавы белән ошаган иде. Университетка керү имтиханнары биргәндә, мин аны иңемдә таш кебек йөрттем дә, студент булгач, кагып төшердем. Кай арада укулар да башланды. Тәрәзәсеннән Идел, Ослан таулары күренеп торган аудиториягә ул сиздермичә генә, песи йомшаклыгы белән басып килеп керде. Җитез генә түргә узышлый, үзалдына сөйләнгән кебек итеп:

— Мин — Мөхәммәт Сөнгатович Мәһдиев булам. Сезгә татар фольклорын укытачакмын, — диде дә кафедра янына барып кырын басты. Мин белгәнне сез белмисез, сез белмәгәнне мин беләм дигән вәкарьлек белән әрле-бирле йөренә-йөренә сөйли дә башлады.

«Эллада... Грек мифлары... Кешелекнең гүзәл балачагы...»

Көтмәгәндә шулай безнең эраның аргы ягына «сикерүе» белән ул игътибарыбызны җәлеп итте. Профиль шәп. Маңгай өстеннән башла­нып, муенга кадәр төшкән күперенке, пөхтә таралган чәч. Зур чалма кигән очракта, да әллә каян күренеп торырлык нәселле борыны озынча йөзенә күркәмлек бирә. Бүтән бер заман булса, вәгазь сөйләп, авызына каратып, табын сандугачы булып йөрисе ахун кыяфәтле. Кара костюмы гына бер-ике размерга зуррак шикелле — иңе салыныбрак тора. Гадәттә, сугышка кадәр туганнарның шулай була: әткәсеннән йә абыйсыннан калган мул кием киеп үскәнгә күрәдер, алар тәнгә чат кына ятып торган өс киеменә күнегә алмыйлар...

—... Сиреналар утравыннан ишетелгән кызлар җыры күпме карабларны тукталырга мәҗбүр итә. Элладаның гаярь ирләре шул утрауга төшәләр дә... гаип булып, туган якларына мәңге әйләнеп'кайта алмыйлар. Одиссей исә бу мәкерле утрауга җитәрәк, бөтен матросларын да трюмга бикли, үз-үзен мачтага бәйләп куя. Сихерле җыр-моң яңгыраган утрау яныннан алар, тукталмыйча, хәвеф-хәтәрсез генә үтеп китәләр...

Сүз күәсенә бирелеп, Мөхәммәт ага, яхшы айгыр кебек, башын астан-өскә, өстөн-аска чайкап-чайкап ала. Мут карашы белән текәлебрәк караса, чибәр кызларның күзендә тояклар уйнап ала. Мин авылның идарә капка төбендәге алгы аякларын биетеп торган райком айгырын күзалдына китерәм.

Бәрхет тавыш, бернигә дә карамыйча, без авыл гыйбадларын Олимп тавыннан Аллалары күзәтеп торган Эллада илендә, Эгей диңгезенең кипарислы ярларында йөртә.

М. Галиев

II. Таң сызылганда гына йокымсырап киткән Җәмит күрше әтәченең койма башына менеп, гайрәт кагып кычкырган тавышына уянды. Тәрәзә капкачлары ярыгыннан сузылган озын бармаклы кояш нурлары мич авызына кереп нидер барлый иде. Өй эчендәге ярым-йорты яктылык, сүрән тоныклык күңелне тырнады, рухны басты. Ул әлеге йортның, электәгечә, һәрвакыт матур гөлләре белән яктырып, нур сибеп торуын теләде — өйләренең бу төсе җанын рәнҗетте, бер мәлгә аптырашта калдырды. Йокысын качырып торып утыргач та, аның шушы халәте үз капкынында тотты. Һәм ул янә өй эчендәге бар нәрсәне күздән кичерә башлау белән үзен хәтер сандыгында кебек хис итте. Карашы әти-әнисенең стенада эленеп торган фотосурәтен капшады, аннан үзе тир­бәлеп үскән бишекнең түшәмгә беркетелгән тимер ыргагына карап тор­ды, шул кабык бишектән төшеп, тәпи йөреп китүләрен күз аллагандай итте, мич арасына кысылып, моңаеп калган табагач та игътибарны үзенә җәлеп итте, әйтерсең, ул әнисе кулында уйный-уйный утлы күмерләрне таратты, өйдә, хуш исле ашлар, бәрәңгеләр пешкән, калфак сымак, нечкә билле тимер чуеннарны, табаларны ары-бире шудырды. Ә түр почмактарак аның тальян гармунын да шушы көнгә кадәр саклаган өнисенең бизәкле сандыгы — үзе үк бер гомерне эченә туплаган догалы, иманлы, шул ук вакытта, чәчәкле, чуклы киемнәре белән яшьлекнең саф мәхәббәтен саклаган хәзинә, хәтер байлыгы, чын тарих. Анда әнисе куллары белән тасланып куелган һәммә нәрсә күңел иләге ашаүтеп, аңа, нидер сөйли, уйландыра. Шул уйлары аны җитәкли-җитәкли, өй эченнән өй алдына—әтисенең эш кораллары янына да алып чыкты, баскычтан очырмага алып менде, үзе үскән бишеккә юлыктырды, кадакларга эленгән чалгы, табагач, толып, иске чикмән белән очраштырды. Түбә тактасы ярыгына ялгыз урак та кыстырылган. Ул, үзен музейда хис иткәндәй, барын күзәтеп түргәрәк узды, өй кыегында айлы тишектән урам якка — авыл йортларына күз салды. Карашы Зөлфияләр йорты турында тукталып калды. Күңеле, ишектән баскыч төбенә үзе килеп чыкмасмы, дип көтте. Әмма Зөлфия күренмәде. Шулчак, бер карарга киленде: Җәмит кырт борылды да, кабалана-кабалана кире аска төшеп китте. Кулына балта, кадак суыргыч алды, урам якка чыкты, кадаклан­ган тәрәзә капкачларын каерып ачты һәм өйгә керде. Ул, үзенә һава җитмәгәндәй, яктырып киткән өйнең тәрәзәләрен дә барып ачты. «Нигә миңа тәрәзәләре кадакланган өйдә качып яшәргә?» — дип, иркенләп, урам якка карады.

М. Хәсәнов

III. Ризык җыю, мәҗлес, табын мәдәнилеге — бу тормышның кадере хакында уйланганнар өчен зур фал. Кызганыч, без ашау-эчү белән бәйле табын гадәтләрен оныта барабыз, булганнарын күрсәтә белмибез. Кытайлар, японнар әнә миллионнарча кеше яшәгән, үзе бер ил булырлык Нью-Йорк кебек шәһәрләрдә дә үз йөзен югалтмыйлар. Үзәктә тулы кварталлар алар кулында. Үз клублары, үз ресторан-барлары. Күз алдына китерәм: син анда кереп, кытайның нәни генә дөньясына эләгәсең. Идән-түшәм, диварлар кытайча бизәлгән. Сыгыл­малы музыка сине Күк асты иленең серле халәтенә кайтара. Үзләре өчен монда керү еракта калган илен сагынып юану да, менә без шушылайрак яшибез инде, дип бүтәннәргә күрсәтәсе килеп горурлану да, чит-ят арасында милли рухыңны саклау өчен дәрман алу үзәге — нәни ватан да бу... Чит милләтнең табынган төсе, көе, гадәте, син аңламаган теле һәрчак кызыктыра, ике арадагы мәңге үтеп булмастай сергә төшенәсе килү хисе бу дөньяның олуг мәгънәсен аң-зиһен биеклегеннән тагын да югарырак чөя.

Нигә соң әле мин, төшенкелеккә бирелеп, әллә кая, океан артындагы илгә китеп бардым? Менә ич, үзебезнең Казаныбызда, Үзәк урамда татар йөзен күрсәтерлек урыныбыз бар — «Бату хан» кафесы. Менә мин Мәскәү кунагын —рус язучысын хәзер шунда алып керәм. Саллы имән ишек ачылуга, эчтә зелиң-зелиң көмеш кыңгырау тавыш бирә. Ул арада кар­шыбызга елмаеп, калфак кигән ут-күмер күзле чибәркәй килен баса, үтә дә ягымлы, йомшак тавыш белән аяк киемнәребезне салырга куша, йомшак эчле чүәкләр тәкъдим итә.

Без, малай чакта яланаяк йөгергән үлән йомшаклыгын хәтергә төше­реп, калын келәм өстеннән эчкә үтәбез. Җиләс һава. Җир йөзендәге ике миллиардтан артык халыкның колагына ятышлы татар музыкасы сар­кып кына ишетелә. Тыенкы аһәң, җилпәзә җиле кебек кенә сирпелеп, тәрәзә төбендәге гөлләрне иркәли. Без ишек төбеннән бер-ике адым атлауга, эчке тарафтан чыгып килгән Хуҗа күренә. Кырпу бүрек кигән, түгәрәк сакаллы Хуҗа, чын гәрәбә ташларыннан Һиндстанның үзендә эшләнгән дисбе төймәләрен бармагы белән ыспай гына тарта-тарта: «Хуш килдегез, мөхтәрәм кунаклар!»—дип ике куллап күрешә. Куллар­ны юып алырга тәкъдим итә. Шул мәлдә кафе хәрәкәткә килә. Юк, монда кычкырып, бер-беренә әмер бирү, буталыш кебек, музыка агышын сискәндерерлек кискен хәрәкәт сизелми, оҗмах бакчасында чагылып киткән фәрештәләрнең өнсез ак күләгәләре йөзеп үткән сыман тын рәхәтлек.

М. Галиев

IV. Сез көлмәгез инде, дуслар. Шул чакта хәтергә ничек уелып калган булса, бер чишелеп киткәч, барын да шулай сөйләргә туры килә.

Бер дә теләмәсәм дә шул көмеш тавыш белән сайрар чишмәләрдән, борма су буйларыннан аерылып, дивана бер хәлдә авылга кайтып кердем, йорт эшенә чумдым: эш арасында уйлар чуалырга, хисләр сибелергә тиеш иде, югыйсә. Юк, алай булмады, көн буе Мәҗнүн хәлендә йөрдем! Иртәгесен дә, берсекөнне дә шул ук хәл дәвам итте. Күңел түремдә ниндидер күренер-күренмәс бер әйбәт, җылы якты тора кебек. Ул шундый мавыктыргыч: аны якынтынрак, ачыграк итеп күрәсе килә, ә ул ачылып бетми, бик үк якыннан да балкымый, ничектер төнге күкнең ерактагы йолдызы шикелле генә җемелди. Шул ук вакытта бик якыннан һәм нигәдер бик ерактан ягымлы бер тавыш ишетелә. Каян килә ул? Миңа эндәшәме ул тавыш? Әллә мин эндәшәмме кемгә дә булса — һич аңлар хәл юк. Шулай да миңа бик рәхәт иде бу. Һәм мин түземсезлек белән нәрсәдер көтә башладым. Нәрсә көтәм соң? Укулар башлануын көтәм икән: тизрәк, тизрәк!

Ә дәресләр нигәдер сентябрь ахырларында гына башланды. Хәер, ул чакларда әле укуларны беренче сентябрьдән үк башлау тәртибе кереп тә җитмәгән иде, иске мәдрәсәгә кар яугач кына бара идек бит. Өстәвенә, авыл кешесенең бу айда эше дә муеннан чагы була: җитен йолка, күлләргә баса-киндер батыра, ындыр суга, урман кисә, утын ташый, кышка каралты түбәлә­рен рәтли — бетәсе түгел шундыйлар. Ә безнең шикелле унбиштәгеләргә бу мәшәкатьләрнең юан башы эләгә башлый бит инде.

Ш. Маннур

V. Караболакта бик борынгы бер гореф-гадәтнең яшәп ятуын да әйтеп үтәргә кирәк. Ул — кот койдыру. Кайдан, кайчан килгән гадәт бу — монысын беркем әйтә алмый, әмма аны барысы да белә, кирәк тапканда, күпләр кот койдыра. Кеше бик нык куркытылганда яки үлем чире белән ятканда кулланалар бу имләү чарасын. Һәр заманда Караболакның кот койдыра торган үз карт-карчыгы булган, шулай да, бу эшен күбрәк хатын-кызлар башкара. Соңгы гасырда исә авылда кот коючы булып 110 яшьлек мишәр карчыгы йөри. Ул авырган кешене башта Коръән аятьләре белән өшкерә, аннан үзе белгән “кот догасын” укый, аннан, шапылдатып, авыруның арка-күкрәкләренә суга башлый. Монысы халык телендә “шапылдату” дип атала. Әгәр бала бик нык курыкса, сөйләшә алмас хәлгә килсә, тотлыга торган булып калса, аны кара мунчага алып кереп, үзенә күрсәтмичә генә кара тавык утырталар. Кара тавык ачы кыткылдап җибәрүгә, бала да куркып кычкырып җибәрә. Чыккан коты шушы каты курку аша, аңа яңадан керә, имеш... Әлбәттә, бу эшләр муллалардан яки укытучылардан качып кына эшләнә, чөнки дин дә, фән дә мондый алымнарны кабул итми.

Караболакта шулай ук яңа туган рахит баланы, биләүсәгә төреп, ипи калагына утыртып, уты сүнгән зур мичкә кертеп чыгара торган булганнар, шулай итеп, аңа да “кот койдырганнар”... Баланың елап бүсере чыкса, аякның баш бармагы белән баланың кендегенә өч тапкыр басып алганнар, бу хәл өч тапкыр кабатланган...Күз тигәннән, сихердән, җеннән дә Караболакның үз догалары, үз дәвалары бар... Әмма халык күпчелек дәваны ислам диненнән, әбиләрнең мең төрле үлән-тамырларыннан, Караболакның шифалы суларыннан тапкан... Биташ күле тирәсендәге зәңгәр балчыкны халык тән яраларына сөрткән, суын җан яралары өчен кулланган... Һәм күпләр туксанга, йөзгә хәтле яшәгән, үзеннән соң ун-унбиш бала, йөзләгән онык, зур нәсел калдырган... Авыл гариплекне, тилелекне белмәгән, таза агач кебек, тамырларын бик тирән җибәреп, гөрләп үскән дә үскән... Атом чорына ул менә шушы хәлдә килеп кергән...

Ф. Бәйрәмова