Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

З.Г.Шәрәфетдинова, И. Җ. Хәбибуллина, Ф. В. Хәзрәтова

Математикага өйрәнәбез

(зурлар төркеме)

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма

Казан Татарстан китап нәшрияты 2014

«Күпмәдәниятле белем бирү моделе» сериясе

Ф-118 максатчан үсеш федераль программасы кысаларындагы «Го¬муми белем бирү мәктәбе укучыларында Россия гражданлыгы бер¬дәйлеген формалаштыру нигезе буларак күпмәдәниятле белем бирү моделе» проекты

Проект җитәкчеләре:

Т. Т. Камболов, филология фәннәре докторы, профессор; Ф. Г. Тарасова, филология фәннәре докторы

Охраняется действующим законодательством об авторских и смежных правах (Гражданский кодекс РФ, ч. 4, гл. 70). Воспроизведе¬ние всей книги или её части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства.

Шәрәфетдинова, 3.Г.

Ш95 Математикага өйрәнәбез (зурлар төркеме) : мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма / 3. Г. Шәрә-фетдинова, И. Җ. Хәбибуллина, Ф. В. Хәзрәтова ; [русчадан А. 3. Имамиева тәрҗ.]. — Казан : Татар.кит. нәшр., 2014.-147 б. — («Күпмәдәниятле белем бирү моделе» сериясе). ISBN978-5-298-02919-3

Методик кулланмада зурлар төркемендәге балаларның (5—6 яшь) математик күзаллауларын үстерүче методик нигезләр һәм заманча технологияләр тәкъдим ителгән.

Методик кулланма мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәт-кәрләренә, урта һәм югары уку йортларында мәктәпкәчә тәрбия бирү белгечлеген үзләштерүче студентларга һәм, гомумән, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләргә адреслана.

УДК 372.3/.4*00 ББК 74.102я70

ISBN 978-5-298-02919-3

©Татарстан китап нәшрияты. 2014

© Шәрәфетдииова 3. Г., Хәбибуллина И.Җ.

Хәзрәтова Ф. В., 2014 ©Имамиева А. 3., тәрҗ., 2014

Эчтәлек

Аңлатма язуы .................................................................................... 4

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның (зурлар төркеме)

математик күзаллауларны үзләштерү үзенчәлекләре ......................... 7

Перспективпланлаштыру........................................................................ 11

Эшчәнлек барышы конспектлары.......................................................... 25

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Мәдәният һәм аның компонентлары белән таныштыру балаларга белем бирү эшчәнлеге барышында төп урыннарның берсен алып тора. Балаларның эмоциональ, рухи һәм акыл үсешенә нәтиҗәле йогынты ясый ала. Яшь буынны үз халкы һәм янәшәдә көн күрүче халыкларның милли мәдәнияте белән таныштыру, шәхесара һәм мәдәниятара йогын¬ты ясау ысулларын үзләштерү, күпмәдәниятле пространство турында мәгълүмат булдыру күпмәдәниятле белем бирү барышында тормышка ашырыла. Күпмәдәниятле белем бирү күпмилләтле һәм күпмәдәниятле мохиттә актив һәм эффектив эшчәнлек алып бару, төрле милләттән булган кешеләр белән тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә сәләтле булу, башка мәдәниятләрне аңлау һәм хөрмәт итү хисе үсеш алган кеше формалаштыру процессын күз уңында тота. Күпмәдәниятле бе-лем бирүдә тел, этник, милли, раса билгеләре буенча аерылган ике һәм аннан да күбрәк культура чагылыш таба.

Россиядәге күпмәдәниятле белем бирүнең үзенчәлекле максатлары түбәндәгедән гыйбарәт:

беренчедән, һәрьяклап һәм гармонияле итеп үсеш алган, үзле¬геннән иҗади үсешкә сәләтле, милли традицияләр, Россия һәм дөнья мәдәнияте кыйммәтләре нигезендә этномәдәни, гражданлык үзбилгелә¬нүен тормышка ашырырлык шәхес формалаштыру;

икенчедән, Россия халыкларының милли мәдәниятләрен һәм туган телләрен үсеп килгән буыннарның кирәкле социальләштерү кораллары һәм аның база дәрәҗәсе булган этномәдәни һәм милли-территориаль дәрәҗәдә Россия гражданлык милләтен формалаштыру һәм функцияләштерүнең әһәмиятле нигезе буларак үстерү;

өченчедән, Россия Федерациясе төбәкләренең социаль-сәяси төр-лелеге шартларында Россия гражданлыгы бердәйлеген формалаш-тыру;

дүртенчедән, барлык этномәдәни төркемнәрнең Россия граждан-лык милләте дип аталган бердәм икътисади, социаль, сәяси һәм мә-дәни берләшмәдә бер-берсен тулыландырган хезмәттәшлеген саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру.

Мәктәпкә кадәрге чорда күпмәдәниятле тәрбия бирүнең төп макса-ты булып мәктәпкәчә яшьтәге баланың күпмәдәниятле шәхесен фор-малаштыру тора. Әгәр ул туган ягы, аның табигате, матди һәм рухи мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты, милләтенең һәм янәшәдә көн күргән башка халыкларның гореф-гадәтләре буенча элементар күзаллауларга ия булса; көнкүрештә һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, аларны саклау нормаларын белсә; алган белемнәрен тормышта куллана алса, мәктәпкәчә яшьтәге баланы шундый шәхес дип атарга мөмкин. Болар барысы да белем бирүне мәдәният контекстында тормышка ашыру кирәклеген дәлилли.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ана телен һәм рус сөйләмен үзләштерү, дөньяга карашның, милли-мәдәни һәм гражданлык бер-дәйлеге нигезләрен формалаштыру, әхлак нормалары һәм милли кыйммәтләрне кабул иткән хәлдә рухи-әхлакый үсеш тәрбия һәм бе-лем бирүнең гомуми нигезе булып тора. Күпмәдәниятле белем бирүнең эчтәлеге мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү стандарты белән бәйләнә. Ул төп белем бирү программасы өлешләренең үзара бәйләнешен билгели. Төп гомуми белем бирү программасында мәҗбүри өлеш (федераль дәрәҗә) һәм белем бирү процессында катнашучылар формалаштыра торган өлеш (региональ дәрәҗә) аерылып чыгарыла. Белем бирүнең региональ дәрәҗәсе (вариатив өлеш) гомуми эчтәлеккә кирәкле этномәдәни һәм региональ эчтәлекне кертүне дә күз уңында тота. Ул үстерелешле уку-укытуга һәм Л. С. Выготскийның «дөрес оештырылган белем бирү үз артыннан үсеш алып килә» дигән фәнни нигезләмәсе принципларына таяна. Тәрбия һәм психик үсеш бер-берсеннән аерымланган, бәйсез ике төрле процесс була алмыйлар. Шул ук вакытта «тәрбия бала үсеше өчен кирәкле һәм гомуми кабул ителгән төп форма булып тора» (В. В. Давыдов). Тәрбияче эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турыдан-туры аның тәҗри-бәсенә, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмасының махсуслашкан бу-луына, материаль-техник база мөмкинлекләренә һәм башка шартларга бәйле. Тәрбиячеләргә күпмәдәниятле белем бирү эшчәнлеген алып ба-рырга ярдәм итә торган яңа технологияләр, эшкәртмәләр кирәк. Мондый методик кулланмаларга кытлык булуын исәпкә алып, эксперименталь укыту-методик комплектлар серияләре эшләнелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик күзаллауларын үстерүне күздә тотып язылган әлеге әсбап шундый комплектларның берсе булып тора. Сез бу сериягә караган дүртенче китапны кулыгызга алдыгыз. Әлеге методик куллан-ма зурлар төркемендә уку-укыту эшчәнлеге алып барган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларына адреслана. Мәктәпкәчә белем бирү стандарты нигезендә методик кулланма белем бирү өлкәсенең бер мәсьәләсе булган «Танып белү»не үз эченә ала. Тәкъдим ителгән методик кулланмада мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшнең эчтәлеге мәдәни кыйммәтләргә ярашу принцибы нигезендә төзелә. Бу прин-ципны тормышка ашыру белем бирү барышында милли кыйммәтләр һәм традицияләрнең искә алынуын тәэмин итә, рухи-әхлакый һәм эмоциональ тәрбиядәге җитешсезлекләрне тулыландыра. Кулланмада мәктәпкәчә яшьтәге (зурлар төркеме) балаларның элементар математик күзаллауларын үстерү буенча белем бирү эшчәнлегенең төгәл сис-темасы күрсәтелгән. Кулланманың эчтәлегендә «ТУГАННАН АЛЫП МӘКТӘПКӘЧӘ» гомуми белем бирү программасының (Н. Е. Веракса,Т. С. Комарова, М. А. Васильева редакциясендә) таләпләре чагылыш таба. Белем бирү эшчәнлеге эчтәлегенең төп критерие — аның тәрбияви кыйммәте, кулланыла торган милли-мәдәни чараларның югары сәнгати дәрәҗәсе, мәктәпкәчә яшьтәге баланың сәләтләрен төрле яклап үстерү мөмкинлеген булдыру. Методик кулланманың төзелешенә килгәндә, ул түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның (зурлар төркеме) математик күзаллауларны үзләштерү үзенчәлекләре, календарь-тематик план, эшчәнлек барышы конспект-лары, кулланылган әдәбият исемлеге. Белем бирү эшчәнлеге конспект-лары тулысынча ачыла, биредә тема, программ эчтәлек, күрсәтмә һәм тарату материаллары, эшчәнлек барышы күрсәтелә. Дәресләрнең сюжеты «Смешариклар» мультсериалы белән бәйләнгән һәм алар, уен фор-масында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны математик күзаллауларның төрле бүлекләре белән таныштыралар. Балаларны реаль тормышның предметлары арасындагы микъдари һәм пространстводагы үзара мө-нәсәбәтләре белән таныштыра, санарга, предметларның озынлыгын, киңлеген, биеклеген үлчәргә, предметларның формасын тикшерергә, пространствода һәм вакыт аралыгында ориентлашырга өйрәтә. Белем бирү эчтәлегенең когнитив компонентыннан тыш балаларда математик белемнәргә кызыксыну, мөстәкыйльлек, фикерләү сәләте, зирәклек, фикерләүне исбатлый алу мөмкинлеген үстерүгә дә бик зур урын бире-лә. Белемнәр күпмәдәниятле тирәлектә үсүче балалар аңларлык һәм кабул итәрлек итеп яраклаштырылган. Балалар эшчәнлегенең эчтәлегендә смешарикларның бакчадагы хезмәте, аларның сәяхәтләре, спорт белән шөгыльләнүләре, туган көннәре, ел фасылларына бәйле табигатьтәге үзгәрешләр һ.б. чагылыш таба. Милли-мәдәни мирас аркылы сакла-нып килгән һәм балалар тәрбияләүдә кулланыла торган ысулларның көчле тәэсире дә игътибарга алына. Математик күзаллауларны үстерү өчен оештырылган белем бирү эшчәнлеге барышында балалар белән эшләүдә төрле методлар һәм формалар кулланыла: күзәтү, экспери-мент, коллекцияләр туплау, модельләштерү, ситуатив сөйләм, әңгә-мәләр, уйлап чыгарылган, балаларның күзаллавын үстерә торган очрак-лар, тыңлау, импровизация һ. б. Бу кулланма мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче тәрбиячеләргә зурлар төркемендә математик күзаллауларны үстерү өчен «Танып белү үсеше» өлкәсендә белем бирү эшчәнлеген максатчан рәвештә үстерергә ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Бу вакытта татар һәм рус халыкларының милли мәдәниятләренең мөмкинлекләре дә кулланылачак.

МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАРНЫҢ (ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ) МАТЕМАТИК КҮЗАЛЛАУЛАРНЫ ҮЗЛӘШТЕРҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Математика фәнендә иң мөһиме — математик бәйләнешләр һәм бәй-лелекләрне дөрес тоемлап, логик фикерләргә өйрәтү.

Алтынчы яше белән баручы бала дөньяның киңлеген һәм күпкырлы икәнлеген аңлый башлый. Аның өчен барысы да бик кызык, ул дөнья-ны «Барысын да беләсем килә!» дигән девиз астында танып белә баш-лый. Аларга бирелгән биремне үтәү һәм шуның өчен уңай бөя алу омтылышы хас.

Балада үз-үзен тоту, кабул итү, хәтер, игътибарлылык, күзаллау, фикерләү мөмкинлекләре үсеш кичерә. Биш-алты яшьлек баланың интеллектуаль үсеше танып белү процесслары җыелмасы аркылы билгеләнә.

Баланың бу чордагы игътибарлылыгы аның ихтыярына бәйсезлеге белән характерлана; ул әле үзенең игътибары белән идарә итә алмый һәм күбесенчә тышкы тәэсирләр көченә бирешүчән була. Бу хәл тиз арада эштән бүленү, билгеле бер биремдә игътибар туплый алмау, эш-чәнлек төренең бик тиз алышынып торуында чагыла. Игътибарның мөһим сыйфатлары: аның тотрыклы булуы, озак вакыт аралыгын¬да фикер туплый алу мөмкинлеге, ситуациягә карап, тиз арада бер эшчәнлектән икенчесенә күчү сәләте һәм игътибарны дөрес итеп бүлә белү. Игътибарлылык сәләте үсешендә эмоциональ факторлар (кызык-сынулар) фикерләү һәм ихтыяр процессларының тәэсирен ассызыклап үтәргә кирәк. Игътибарлылыкның барлык сыйфатлары да күнегүләр тәэсирендә нәтиҗәле үсеш кичерә ала.

Алтынчы яше белән баручы баланың хәтере ихтыярга бәйсез, ни-гездә, аның кызыксынулары һәм тышкы тәэсирләргә бәйле була. Ягъ-ни бала үзен кызыксындырган әйберне генә җиңел рәвештә исендә калдыра. Бу яшьтә балаларның индивидуаль аермалыклары да күренә башлый: бер балада — күрү хәтере, икенчесендә - ишетеп истә кал-дыру, өченчесендә — хисләр аркылы истә калдыру, ә дүртенчесендә механик хәтер үсеш алган була.

Баланың дөньяны кабул итүе аның тормышының беренче айла-рыннан ук үсеш ала башлый. Биш-алты яшьләргә бала, гадәттә, пред-метларның төсләрен, формаларын аера белә (ул төрле геометрик фи-гураларны атый ала).

Бала пространствода ориентлаша белә һәм пространствоара мөнә-сәбәтләрнең күпкырлы билгеләмәләрен дөрес куллана: «аска төшәргә кирәк, уңга борылабыз, почмакка кадәр барып җитәбез, сулга боры-лабыз, икенче якка чыгабыз».

Бала өчен вакытны кабул итү авыррак була — тәүлектә ориентла-шу, төрле вакыт аралыкларын бәяләүдә (атна, ай, ел фасылы, сәгать, минутлар) кыенлыклар килеп чыга. Балага теге яки бу эшнең күпмегә сузылачагын билгеләү авыр.

Мәктәпкәчә яшьтәге бала фикерләвенең үсеше берничә этапта уза. Башта күрсәтмәле-нәтиҗәле фикерләү формалаша, ягъни бала аңындагы фикер үсеше ниндидер эшнең нәтиҗәсе, тәэсире аркылы барлыкка килә. Бу чор ахырында күрсәтмәле-образлы фикерләүгә нигез салына, ягъни бала образлар ярдәмендә фикерли башлый. Ә биш-алты яшьлек балада сөйләмле-логик фикерләү формалаша баш-лый, ул мантыйк үсешен һәм сүзләрне сөйләмдә нәтиҗәле куллану-ны үз эченә ала. Балалар мөстәкыйль фикерләргә, нәтиҗәләр ясарга, тиңләштерергә, чагыштырырга, анализларга, гади закончалыкларны кабул итәргә, аерым һәм уртак булган төшенчәләрне аңларга өйрәнә. Бала дөнья турындагы мәгълүматны аңлап һәм тирәнрәк итеп кабул итә башлый. Акыл эшчәнлегенең мантыйкый ысуллары - чагышты-ру, гомумиләштерү, анализ, синтез, классларга аеру, серияләштеру, охшашлыклар табу, системалаштыру, абстрактлаштыру.

Баланың логик фикерләвен математик үсеш юнәлешендә алып бару дөресрәк булачак.

Серияләштерү - предметларны билгеле бер сыйфатлары буенча сайлап алып, аларны үсә бару йә кими бару тәртибендә урнаштырт.

Классик мисал: матрешкалар, пирамидалар, җыелмалы уенчыклар Һ.б

Анализ - объектның үзлекләрен аерып чыгару, яки объектны төркемнән аеру, яки бер төркем объектларны билгеле бер үзлекләренә карап аеру.

Синтез - төрле элементларны (билге, үзлекләр) бөтенгә берләштерү. Психологиядә анализ һәм синтез бер-берсен тулыландыручы процесс-лар буларак карала (анализ синтез аркылы, ә синтез анализ аркылы башкарыла).

Балада синтезга психологик сәләт анализга караганда алданрак формалаша. Ягъни бала объектның ничек җыелганын белсә, аңа ана¬лизлау һәм өлешләрне аерып алу җиңелрәк булачак. Шуңа да мәк¬тәпкәчә яшьтәге балалар эшчәнлегендә синтезны формалаштыручы төзү-оештыру эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә.

Башта бу эшчәнлек үрнәк нигезендә башкарыла, бала биремнәрне тәрбиячегә карап эшли. Шуннан соң, оештыру процессын хәтерендә яңартып, өченче этапка күчә. Оештыру ысулын хәтерендә мөстәкыйль рәвештә яңарта. Аннары иҗади якын килеп эшли башлый: зур йорт төзи, машина өчен гараж сала, әтәчне җыя. Бу этапта үрнәкләр бирел¬ми, бала үзенең күзаллавы нигезендә эшли, шул ук вакытта билгеле бер кысаларны да исендә калдыра: мәсәлән, бу гараж нәкъ менә бу маши¬на өчен төзеләчәк. Төзү-оештыру эшчәнлеген үстерү вакытында төрле конструкторлар, шакмаклар, мозаикалар, махсус пазллар кулланыла.

Чагыштыру — ул объектның (предмет, күренеш, предметлар төркеме) охшашлыгын яки аермасын билгеләү буенча акыл эшчәнлегенең логик алымы. Баланың чагыштыру алымын тулысынча үзләштерүенең төп күрсәткече булып олы кеше күрсәтмәләреннән башка гына аны куллана белүе санала.

Классификацияләү - күплекләрне билгеле бер билгеләре бу-енча төркемнәргә аеру. Күплек аз күплекләрдән тора. Бу аз күплекләр кисешмәскә һәм аларның уртак кыйммәтләре булмаска тиеш.

Гомумиләштерү — чагыштыру процессы нәтиҗәләрен сөйләм (вербаль) формасында оештыра белү. Мәктәпкәчә яшьтәге бала объ-ектларны гомумиләштергәндә, аларның ике яки берничә уртак сый-фатын аерып чыгара. Мөстәкыйль эшчәнлек вакытында барлыкка килгән гомумиләштерү (болар - зур, болар - кечкенә; болар барысы - өчпочмаклар, ә болары - квадратлар һ.б.) бала тарафыннан нә-тиҗәлерәк кабул ителә.

Мәктәпкә кадәрге ике ел дәвамында баланың математик сәләтен үстерүгә бик нәтиҗәле тәэсир ясап була. Мәктәпкәчә яшьтәге бала-ларның элементар математик күзаллауларын үстерү - танып белүнең үзенчәлекле өлкәсе. Балаларны эзлекле рәвештә укыту нәтиҗәсендә аларның абстракцияле фикерләвен үстерергә, интеллект дәрәҗәсен арттырырга мөмкин.

Балаларның математик сәләтен үстерү буенча эш алып баручы тәр-бияче үз алдына түбәндәге бурычларны куеп эш итәргә тиеш:

1. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларның математик үсеше өчен җавап бирә торган өлкәнең үзенчәлекләрен өйрәнү.

2. Профессиональ эшчәнлек барышында балаларның математик үсешенә дөрес диагностика үткәрә белү.

3. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик сәләтләрен үстерү эшчәнлеген проект л аштыру.

4. Белем бирү барышында оптималь алымнар һәм методлар кулланып эш итү. Эшчәнлек барышында белем бирүнең фронталь һәм индивиду-аль формаларын да куллану. Балаларны кызыксындыру максатыннан аларның танып белү мөмкинлекләрен һәм кызыксынуларын исәпкә алу.

5. Педагогик рефлексияне үстерү, һөнәри осталыкка омтылу.

Бу эш үз эченә өч компонентны ала:

— мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә математик мохитне үс-терү сыйфатына анализ;

— мәктәпкәчә яшьтәге балаларны математикага өйрәтү дәресләре-нең үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнү;

— уку-укыту һәм уку-укытудан тыш эшчәнлек барышында педагогик процесс белән мөстәкыйль идарә итү;

Математик сәләтләрне үстерү процессында тәрбияче математик күзаллауларны дәрес барышында һәм дәрестән тыш та формалашты-ру өчен төрле максатлар куеп эшли. Ни өчен дигәндә, белем бирү, практик һәм уен эшчәнлеге белән үреп алып барылса, аеруча уңышлы нәтиҗәләр бирә. Шуңа да, көнне планлаштырган вакытта, иртәнге һәмкичке вакыт аралыгында уен эшчәнлегенә кушып җибәрү өчен мах-сус дидактик уеннардан кулланырга кирәк. Математик эчтәлектәге сюжетлы-дидактик һәм хәрәкәтчән уеннар, кызыклы математика эле-ментлары (логик табышмаклар,санамышлар, шигырьләр, башваткыч-лар, лабиринтлар һ.б.) куллану да тәрбияче эшчәнлеген планлашты-руда мөһим роль уйный.

Балаларның математик күзаллауларын үстерү буенча белем бирү эшчәнлеген алып баручы тәрбияче белергә тиеш төп таләпләр:

- белем бирү, балаларның сәләтләрен үстерү, тәрбияви әһәмияткә ия максатларны төгәл формалаштыру, бу вакытта балаларның яшь үзенчәлекләре һәм математикага сәләтләре дә исәпкә алынырга тиеш;

- алга куелган бурычларны үтәр өчен, аларның күләмен һәм үзара ярашуын төгәл ачыклау;

- алга куелган бурычларны үтәгәндә, уеннар һәм күнегүләр җыел-масын булдыру;

- дәресне оештыру формасын дөрес сайлау (уен, күнегү, катнаш дәрес, комплекслы, контроль һ.б. дәресләр), балаларның эшчәнлеген

оештыру (өстәл артына утырып, түгәрәк өстәл артына утырып, тәрб| янында, такта янына чыгып һ.б.);

дидактик чараларны конкретлаштыру: аларның күләме, кулла-нылыш тәртибе һ.б.

уен, уку-укыту ситуацияләренең формасын һәм эчтәлеген уйлау, аларның кулланылыш тәртибен көйләү;

- дәреснең башын, барышын һәм ахырын проектлаштыру;

дәрес барышының төрле этапларында куллану өчен сораулар, репликалар, аңлатмалар, күрсәтмәләрне формалаштыру һәм әзерләү;

дәреснең структур өлешләре бер-берсе белән логик яктан бәйләнгән булырга тиеш;

- мәктәпкәчә яшьтәге балаларда дәрескә карата кызыксынуны арт-тыру өчен игътибарны активлаштыру өчен төрле алымнар куллану;

- балаларга индивидуаль якын килеп эшләү, психогимнастика,физкультминут элементларын куллану һ.б.

Балалар тәрбияче ярдәме белән унга кадәр санарга өйрәнәләр, сан-нарны урыннарына карап чагыштыралар, санның берәмлекләрдән тор-ган составы белән танышалар, санның микъдари һәм тәртип мәгънәсен аңлый башлыйлар. Балалар исәпләргә, санап алырга, предметларның исәбен карточкаларга һәм рәсемнәргә карап белергә, хәрәкәт һәм аваз-лар буенча исәпләргә өйрәнәләр. Бөтен һәм өлешнең үзара мөнәсәбәт-ләрен ачыклыйлар, вакыт һәм пространствода дөрес ориентлашырга өйрәнәләр.

Һәр яңа белемнәр алдан үзләштерелгәннәренә нигезләнеп башка-рыла, дәресләр үзара системалы рәвештә бәйләнгән була.

Зурлар төркемендә атнага бер дәрес уздырыла (елына якынча 36 дә-рес), дәреснең озынлыгы 20-25 минут. Аларны көннең беренче ярты-сында физкультура һәм музыка дәресләре белән аралаштырып уздыру дөресрәк булыр.