Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

6. Рефлексия.

Балалар, сезгә смешарикларның маҗаралары ошадымы? Күбрәк нәрсә ошады? Нинди яңалыклар белдегез? Балалар, сез бик актив, тырыш булдыгыз! Афәрин!

Утыз дүртенче дәрес

Тема: «Алты һәм җиде, җиде һәм сигез саннарын чагыштыру»

Программ эчтәлек:

1) балаларны саннарны чагыштырырга һәм ике катнаш санның кайсы һәм күпмегә бер-берсеннән зуррак яки кимрәк булуын (алты һәм җиде, җиде һәм сигез) билгеләргә өйрәтү; анализаторлар ярдәмендә, санау күнекмәләрен үстерү; берсендә икенчесенә караганда бер эле-ментка күбрәк яки азрак булган төркемнәр ясау; предметларның саны аларның зурлыгына (үлчәменә) бәйле булмавы турындагы күзаллаунь ныгыту;карточкаларда сурәтләнгән формалар белән геометрик фигу-раларны чагыштырырга өйрәтү;

2) балаларның игътибарын, хәтерен, логик һәм иҗади сәләтләренүстерү;

3) үзконтроль, үзанализ күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: смешарик рәсемнәре; Кама елгасы рә-семе; җыелма такта; сигез зур зәңгәр түгәрәк, сигез кечкенә кызылтүгәрәк;

тарату материалы: ике буш рәтле карточка; алты зур зәңгәр һәм җиде кечкенә кызыл түгәрәк, уналты өчпочмак; кабырчыкларсалынган поднос; «Танграм» уены.

Эшчәнлек барышы

1. Көнне каршылау мизгеле.

Исәнме, зәңгәр күк йөзе!

Исәнме, алтын кояш!

Исәнме, җир!

Исәнме, елга!

Исәнме, безнең зур гаиләбез!

2. «Ташларны сана» дидактик күнегүе.

Нюша, Крош һәм Керпе һава суларга чыгып киттеләр. Ничек уй-лыйсыз, алар кая барырга мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар урманга, паркка, скверга, агачлыкка һ. б. урынга барырга мөмкин? Бүген алар кая киттеләр соң? Табышмакны игътибар беләнтыңлап, җавабын әйтсәгез, без бу хакта белербез.

Зәңгәрсу томан эчендә

Тасма булып сызылган.

Елан кебек бормаланып,

Офыкка ук сузылган.

Кайчак тыныч, гүя көзге,

Су дөньясы күренә.

Җил дуласа, аның буйлап

Зур дулкыннар йөгерә.

Җәй көне балык тотабыз,

Йөзәбез, коенабыз.

Һәрчак ашкынып торабыз

Комлы яр буена без. (Елга)

(Ленар Шәех)

Балалар, смешариклар безнең шәһәрдә яшәсәләр, алар кайсы ел-гага барырлар иде икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар Кама елгасы буена барырлар иде. Ә Каманың борынгы татарча исеме дә бар, без аны Чулман дип тә йөртәбез. (Тәрбияче Кама елгасының рәсемен күрсәтә.) Менә ул безнең Кама, борынгы Чулман! Каманың зурлы-гы турында нәрсә әйтә алабыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул тирән, киң һәм озын. Сез ничек уйлыйсыз, смешариклар елга буен-да нишли алырлар иде икән? (Балаларның җаваплары, алар үз ва-риантларын тәкъдим итәләр.) Балалар, алар бүген ташлар җыярга булдылар. Акыллы һәм зирәк Ябалак борынгы заманда ташларның исәп-хисап коруда файдаланылуын аларга сөйләп биргән иде. Нюша алты зур һәм җиде кечкенә таш тапты. Учындагы ташларның кайсы күбрәк икәнен ул дусларыннан сорарга булды. Бер учында алты зур таш, икенчесендә җиде кечкенә таш. Балалар, сез дә уйлагыз әле, Нюшаның кайсы ташлары күбрәк: зурларымы, әллә кечкенәләреме? (Балаларның җаваплары.) Ни өчен сез шулай уйлыйсыз? Балалар, җиде санының алтыдан бергә зуррак, алты санының җидедән бергә кимрәк булуын исбатларга тырышыгыз. Бездә ташлар юк, шуңа күрә аларны түгәрәкләр белән алыштырыгыз. Зур ташлар урынына зәңгәр төстәге, кечкенә ташлар урынына кызыл төстәге түгәрәкләрне кулла-ныгыз. Түгәрәкләрне җыелма тактага урнаштырырга кирәк. Алмаз, алты зур зәңгәр түгәрәкне өске рәткә куй. (Бала биремне үти.) Бу — зур ташлар. Санагыз әле, зур зәңгәр түгәрәкләр ничәү? (Балалар са-ныйлар.) Дөрес, зәңгәр түгәрәкләр алтау. Самат, һәр зәңгәр түгәрәк астына җиде кызыл түгәрәкне куеп чык әле. Кызыл түгәрәкләр ба-рысы ничәү? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кызыл түгәрәкләр җидәү. Болары - кечкенә ташлар. Хәзер кайсы түгәрәкләрнең күбрәк,кайсыларының азрак икәнлеге яхшы күренә. Кайсылар күбрәк, ә кайсылары азрак соң? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кечкенә кызыл түгәрәкләр күбрәк, алар җидәү, ә зур зәңгәр түгәрәкләр азрак, алар алтау. Алсу, аңлат әле, ни өчен алты җидедән бергә кимрәк, ә җиде алтыдан бергә күбрәк? (Баланың җавабы.) Балалар, түгәрәкләр саны тигез булсын өчен нишләргә кирәк? (Балалар тигезлек урнаштыруның ике ысулын билгелиләр: бер зур таш өстәргә яки бер кечкенә ташны алып куярга мөмкин.) Йөрәк формасындагы бер кечкенә ташны Нюша Крошка бүләк итте. Моны ничек эшләргә? (Балаларның җаваплары.) Димәк, бер кечкенә түгәрәкне алып куярга кирәк. (Тәрбияче бер кечкенә кызыл түгәрәкне алып куя.) Ничә кечкенә түгәрәк калды инде һәм ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Зур һәм кечкенә түгәрәкләрнең саны тигезләштеме инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, зур һәм кечкенә ташларның саны тигезләште, алар алтышар булды. Шулай да зур түгәрәкләрнең саны күбрәк кебек күренә, шулаймы? Ләкин предметларның саны аларның зурлыгына бәйле түгел. Предметлар санының тигезлеген, кайсыларының күбрәк яки азрак булуын белер өчен, аларның санын чагыштырырга кирәк. Нюша, Крош һәм Керпе зур, кечкенә ташларны үзләре белән алырга, яхшылап юарга, суга салып кайнатырга, аннары өйләрендәге зур һәм матур аквариумга, урнаштырырга булдылар. Балыклар әлеге ташларны күреп сөенсәң әле!