Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

6. Рефлексия.

Бүген сез нинди яңалыклар белдегез? Нәрсәдән күбәләк барлыкка килде? Чикерткәдәнме? Әллә кырмыскаданмы? (Кубәләк кортыннан.) Сезгә бүгенге дәрестә нәрсәләр ошады? Мин сезне актив, тырыш булганыгыз өчен мактап рәхмәт әйтәм!

Уникенче дәрес

Тема:«Тугыз санының оешуы. Биеклек, калынлык»

Программ эчтәлек:

1) балаларда тугыз санының оешуы турында күзаллауны һәм тугыз саны чигендә санау күнекмәләрен ныгыту; ишетеп һәм хәрәкәт нигезендә санауны күнектерү; предметларны биеклек һәм калынлык буенча чагыштыру осталыгын формалаштыруны дәвам итү; аларны биеклеге һәм калынлыгы кимү (арту) тәртибендә рәткә салырга өйрәтү;

2) логик фикерләүне, игътибарны, хәтерне һәм күзаллауны үстерү;

3) мөстәкыйльлекне, тыңлый белү осталыгын, башкалар белән дуслашырга теләү хисен тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: җыелма такта, смешариклар уенчыклары, балыкларның яссылыктагы рәсемнәре (тугыз алтын балык һәм беркылыч-балык), металлофон;

тарату материалы: һәр балада ике сызыклы карточка; сигезәр турыпочмаклык, тугызар өчпочмак; төрле зурлыктагы (биеклектәге һәм калынлыктагы) дүрт пыяла банка.

Эшчәнлекнең барышы

1. Көнне каршылау мизгеле.

Кыю һәм үҗәтләр генә

Максатка тиз ирешер.

Башта алар дуслык серен

Төшенергә керешер.

(Шигырьне укыганда балалар түгәрәккә басалар һәм кулларны иптәшләренең иңнәренә куялар.)

2. «Аквариумдагы балыклар» уен күнегүе.

Балалар, смешариклар пыяла савыт сатып алдылар. Бу савытның ничек аталганын белер өчен табышмакның җавабын табарга кирәк:

Тәрәз янында пыяла йорт,

Үтә күренмәле суы бар,

Ә төбендә ташлары һәм комы,

Кечкенә алтын балыгы бар. (Аквариум)

Дөрес, балалар, бу - аквариум. Нәрсә соң ул аквариум? (Балалар-ның җаваплары.) Балалар, аквариум - сулык, диңгез, океанның өлгесе (үрнәге) ул. Аквариумнар нинди формада була? (Түгәрәк, квадрат, овал, турыпочмаклык.) Ничек уйлыйсыз, смешарикларга ни өчен аквариум кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, смешариклар балык үрчетергә уйладылар. Сез аквариум балыкларыннан ниндиләрне беләсез? (Алтын балык, телескоп, кылыч-балык, гуппи һ. б.) Яхшы, сез балык исемнәрен беләсез. Ә смешариклар аквариумнарына ике төрле балык җибәргәннәр. Сез ничек уйлыйсыз, алар нинди балык-лар җибәргәннәр? (Балаларның җаваплары.) Булдырдыгыз! Бу юлы смешариклар аквариумга алтын һәм кылыч-балыкларны җибәрделәр. (Фланелеграфта бер рәттә сигез алтын балык һәм бераз читтәрәк бер кылыч-балык урнаштырылган.) Кәримә, аквариумда ничә алтын балык йөзгәнен санап бир әле. Афәрин, Кәримә! Син санау кагыйдәсен һәм тәртибен беләсең. Балалар, аквариумда ничә алтын балык йөзә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сигез алтын балык. (Балаларны активлаштыру.) Карина, аквариумда ничә кылыч-балык бар? Балалар, кылыч-балыклар ничәү? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер кылыч-балык. (Балаларны активлаштыру.) Алтын һәм кылыч-балык лар саны турында нәрсә әйтеп була? (Балаларның җаваплары.) Балыкларның гомуми саны күпме? Алтын балыклар күбрәкме, әллә алтын балыклар белән бергә кылыч-балыкмы? (Тәрбияче башта алтын балыкларны указка белән әйләндереп күрсәтә, аннары кылыч-балыкны, соңыннан барысын бергә.) Алтын балыкларга караганда алтын һәм кылыч-балыкларның саны күбрәк икәнлеген кем аңлатып бирә? (Балаларның җаваплары.) (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, балалар, алтын һәм кылыч-балыклар бөтенесе бергә тугыз, ә алтын балыклар сигез генә. Тугыз сигездән күбрәк, ә сигез тугыздан азрак. Ничек тугыз балык килеп чыкты? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, без сигез алтын ба-лыкка бер кылыч-балыкны куштык һәм алар барысы бергә тугыз бул-ды. Әгәр сез аквариум алсагыз, анда нинди балыклар җибәрер идегез? (Балаларның җаваплары.) Афәрин! Балалар, кылыч-балыкның берәү генә булуына карамастан, алтын балыклар аның белән дус яшиләр. Алар - бик тугрылыклы дуслар. Шулай бер-береңә ышанып, тату-лыкта яшәргә кирәк. Балалар, дөньяда балыклар да, хайваннар да, кошлар да, балалар да дус яшәргә тиешләр.