Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

6. «Пингвин Пинга ярдәм ит» дидактик күнегүе.

Балалар, Нюшаның дусты Пин исемле пингвин таякчыклардантөрле предметлар төзәргә ярата. Ләкин бер аңлашылмаучылык ки-леп чыккан бит әле! Пин уен белән артык мавыгып киткән һәм та-якчыкларны теләсә кая таратып чыккан. Аңа ярдәм итәргә кирәк. Өстәлләрегездә төрле төстәге һәм зурлыктагы таякчыклар ята. Аларны санагыз һәм ничә таякчык икәнлеген әйтегез. (Балаларны активлаш-тыру.) Таякчыклар нинди төстә? (Балаларның җаваплары.) Аларның зурлыгы турында нәрсә әйтеп була? (Балаларның җаваплары.) Таяк-чыкларны иң кыскасыннан иң озынына кадәр тәртип буенча тезеп чыгыгыз. Беренче юлда ук тиешле таякчыкны алу сорала! Үлчәргә һәм таякчыкларның урыннарын алыштырырга ярамый! Сез барысын да дөрес җыйсагыз, Пинның нәрсә төзергә теләвен дә белербез. (Бала-лар өстәл артында эшлиләр.) Сезнең нәрсә килеп чыкты? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, баскыч килеп чыкты. Ул тигез баскычмы соң? Ничек тикшерергә? Иң кыска таякчыкны алыгыз һәм шуның белән барлык баскычларның озынлыгын үлчәгез. Тәртип буенча иң кыска (иң озын) таякчык кайсысы? (Балалар өченче (бишенче, җиденче) та-якчыкны табалар һәм беренчесеннән озынрак яки кыскарак барлык таякчыкларны атыйлар.) Балалар, сез Пинга төрле озынлыктагы та-якчыклардан баскыч җыярга булыштыгыз. Афәрин!

7. Рефлексия.

Балалар, безгә Нюша белән саубуллашырга кирәк. Бүген сез нинди кызык һәм файдалы мәгълүмат алдыгыз? Сез барлык биремнәрне дә уңышлы үтәдегез. Афәрин! Нюша үзенең дусларына гына түгел, сезгәдә тәм-томнар әзерләде. (Тәрбияче балаларга конфетлар тарата.)

Утыз өченче дәрес

Тема: «Чиктәш саннарны чагыштыру. Предметлар санының аларның зурлыгыннан бәйсез булуы. Түгәрәк, турыпочмаклык, квадрат, өчпочмак»

Программ эчтәлек:

1) бер-берсеннән бер элементка зуррак яки кечерәк булган күплекне күзаллау осталыгын формалаштыру; бер-берсеннән кайсы сан-ның зуррак яки кечерәк булуын сөйләмдә дөрес итеп чагылдыру; ба-лаларны саннарны чагыштырырга һәм ике чиктәш санның кайсысы бер-берсеннән зуррак яки кечерәк булуын билгеләргә өйрәтү (алты һәм җиде саннары белән); рәсемдә сурәтләнгән формаларны геометрик фигуралар белән чагыштырырга өйрәтү; предметлар санының аларның зурлыгыннан бәйсез булуын күзаллауны ныгыту;

2) үзара тикшерү күнекмәләрен, зиһенлелекне, күрү хәтерен, күз алдына китерүне, сөйләмне, конструктив осталыкларны үстерү;

3) мөстәкыйльлек, тырышлык, игътибар белән тыңлый белү, математика дәресләренә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: төрле зурлыктагы түгәрәкләр (зурлары -алты, кечкенәләре - җиде данә); җыелма такта; магнитофон; фонограмма; смешариклар сурәтләнгән слайдлар; интерактив такта; магнит такта; геометрик фигуралар ясалган карточкалар (түгәрәк, турыпоч-маклык, квадрат, өчпочмак);

тарату материалы: төсле Кюизенер таякчыклары.

Эшчәнлек барышы

1. Көнне каршылау мизгеле.

Балалар, мин сезгә «рәхмәт» сүзен төрле төсмерләр белән әйтеп күрсәтермен: салкын, җылы, ягымлы, кискен итеп. Бу сүзләр нәрсәсе белән аерыла? Кайсыларын тыңларга рәхәтрәк? Ни өчен? «Рәхмәт» сүзен җылы һәм ягымлы яңгырарлык итеп пышылдап әйтеп карагыз. Әлеге сүздә ихлас рәхмәт хисе яңгыраса гына ул тылсымлыга әверелә. Рәхмәт! Хәзер бер-берегезгә борылыгыз да бу сүзне җылы якты кояш тоелырлык итеп әйтегез. Балалар, сез — чын тылсымчылар, бу сүз бүген һәм һәр көнне яңгырап торсын, күңелләрдә һәрвакыт җылылык һәм шатлык хөкем сөрсен.