Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

5. Рефлексия.

Бүген сез нинди яңа әйберләр белдегез? Нәрсәләрне истә калдырдыгыз? Актив һәм дус булуыгыз өчен тагын бер тапкыр рәхмәт!

Бишенче дәрес

Тема: «Овал. Предметларны аларның үлчәмнәре арта һәм кими бару тәртибендә урнаштыру (тәртипкә китерү)»

Программ эчтәлек:

1) балаларны овал белән таныштыру; түгәрәк һәм овалны аеру күнекмәләрен белдерү; предметларны санау күнекмәләрен дәвам итү; предметларны аларның үлчәмнәре арта бару һәм кими бару тәртибендә урнаштыру; «иң зур», «кечерәк», «тагын да кечкенә», «әз генә кеч-кенә», «иң кечкенә» сүзләрен кулланырга өйрәтү; предметларны капшап санарга өйрәтү;

2) логик фикерләү, сенсор танып белү ысулларын үстерү — тәртип белән урнаштыру, күзаллау;

3) математика фәненә ихтирам тәрбияләү, балаларның иҗади кызыксынуын үстерү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: магнитлы такта (фланелеграф), төрле фор-мадагы конфет кәгазьләре, фантиклар (түгәрәк, квадрат, өчпочмак, турыпочмаклык, овал); транспорт төрләре (велосипед, машина), геометрик фигураларның модельләре (түгәрәк, квадрат, өчпочмак, турыпочмаклык, овал);

тарату материалы: эш дәфтәре, геометрик фигуралар салынган (һәр балага түгәрәк һәм овал) конверт, төрле төстәге биш овал (ачык яшел, шәмәхә, куе яшел, кызыл, сары), төсле карандашлар.

Эшчәнлек барышы

1. Сәламләшү.

Яңа көн җитте. Мин сезгә елмаям, сез дә бер-берегезгә елмаегыз. Алиягә, Вәсиләгә, Дианага нәрсә теләр идегез? (Тәрбияче барлык балаларның да исемнәрен санап чыга.) Миңа да теләкләрегез бардыр? (Балаларның җаваплары.) Хәзер тирән итеп сулагыз, матур әйберләр турында уйлагыз, ачу-үпкәләрегез булса, аларны онытыгыз.

2. «Коллекционер Керпе» дидактик күнегүе.

Керпе конфет кәгазьләре — фантиклар җыярга бик тә ярата. Ул үзенең коллекциясен сезгә дә күрсәтмәкче була. Менә карагыз әле, алар төрлесе төрле формада. (Тәрбияче төрле формадагы фантикларны күрсәтә һәм аларны фланелеграфта тезә бара.) Аларның кайсылары түгәрәккә, кайсыларыдыр квадрат, турыпочмаклык, өчпочмакка охшаган. Сез тактада нинди фигуралар күрәсез, шуларны әйтегез әле? (Балаларның җаваплары.) (Тәрбияче балаларны такта янына чакыра, алар андагы төрле геометрик фигураларны атап күрсәтәләр.) Түгәрәк башка геометрик фигуралардан нәрсәсе белән аерылып тора? (Уң куллы белән түгәрәкнең кырыеннан йөртеп чыга.) (Балаларның җаваплары.) Дөрес, түгәрәкнең почмаклары юк, ә башка фигураларның почмаклары бар.

Минем почмакларым юк,

Табага охшаганмын,

Тәлинкәгә, капкачка,

Боҗрага, тәгәрмәчкә.

Нәрсә соң мин, дусларым? (Түгәрәк)

Керпегә түгәрәк фантиклар аеруча ошый. Менә алар. (Фланелеграфта төрле төстәге һәм төрле үлчәмдәге ике түгәрәк урнаштыра.) Балалар, үз өстәлләрегездә дә түгәрәкләрне табыгыз әле? Түгәрәкне сул кулыгызга алыгыз һәм уң кулыгызның имән бармагы белән аның контурларын йөртеп чыгыгыз. Бик дөрес эшләдегез, ә хәзер түгәрәкне өстәлегездә тәгәрәтеп алыгыз. Түгәрәк рәхәтләнеп тәгәри, аңа бернәрсә дә комачауламый. Керпенең коллекциясендә башка төрле фантиклар да барлыкка килде бит әле. Алар менә мондый формада. (Овал формасындагы фантикларны күрсәтә һәм фланелеграфтагы түгәрәкләр янына урнаштыра.) Балалар, хәзер игътибар белән тактага карагыз, мин яңа гына анда куйган фантиклар формалары белән нәрсәгә охшаганлыгын әйтегез әле? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар түгәрәккә охшаган. Сезнең өстәлләрегездә дә шундый ук формадагы фигуралар бар, аларны, табып, миңа күрсәтегез әле? Бу овал була. Яңа фигураны шулай ук сул кулларыгызга алыгыз һәм уң кулыгызның имән бармагы белән аның контурларын йөртеп чыгыгыз. Исегездә калдырыгыз: бу - овал. (Балаларны активлаштыру.) Овалның почмаклары бармы? Дөрес, аның да почмаклары юк. Түгәрәкнең дә почмаклары булмый, дип әйткән идек. Бу — түгәрәк һәм овалны бер-берсенә охша-тучы сыйфат. Әйдәгез, овалны өстәлләрегездә тәгәрәтеп карагыз әле. Ул тәгәрәми! Почмаклары булмаса да, овалны тәгәрәтеп булмый. Хәзер овалны түгәрәк өстенә куегыз. Нәрсәләргә игътибар итәсез? Алар бер-берсеннән ничек итеп аерылып тора? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, овал озынча, ул сузылып торган кебек. Шуның белән ул түгәрәктән аерылып тора да инде. (Тәрбияче өстәлләргә кечкенә машиналар куеп чыга.) Балалар, тәгәрмәчләр нинди формада була? (Балаларның җаваплары.) Тәгәрмәчләр овал формасында була аламы? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, тәгәрмәчләр овал формасында була алмый, чөнки овал тәгәрәми. Тәгәрмәчләр һәрвакытта да түгәрәк формасында гына була. Ә сез овалга охшаган тагын нинди предметларны беләсез? (Балаларның җаваплары.) Җавапларыгыз өчен рәхмәт! Балалар, сез дә, Керпе кебек үк, үз коллекциягезне булдыра аласыз. Моның өчен төрле формадагы конфет кәгазьләрен җыеп барырга тырышыгыз.