Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

6. Рефлексия.

Тәрбияче һәр балага туп ыргыта һәм сораулар бирә: Сез бүген нинди кызык әйберләр турында белдегез? Ә сиңа барыннан да бигрәк нәрсә ошады? Кайсы бирем иң катлаулысы булды? Кайсы биремне иң җиңел булды дип уйлыйсың? Ничек уйлыйсың, син дәрестә яхшы эшләдеңме? Ни өчен шулай уйлыйсың? Син үзеңне нәрсә өчен мактар идең? Бүген мин сезнең барыгызны да мактыйм, чөнки актив һәм тапкыр булдыгыз, тырыштыгыз, эшне тату башкардыгыз. Афәрин!

Унөченче дәрес

Тема: «Предметларны төрле юнәлештә санау. Предметларны бирелгән сан буенча исәпләү. Кәгазь битендә ориентлашу. Озынлык һәм кальгалык»

Программ эчтәлек:

1) исәпне төрле юнәлештә алып барып булганлыгын аңлату: сулдан уңга, уңнан сулга, өстән аска, астан өскә; предметларны тугыз саны кысаларында бирелгән сан буенча санарга өйрәтү; предметларның саны һәм аларның пространствода урнашулары арасындагы бәйләнешне аңлату; предметларның озынлыклары һәм калынлыклары үзгәрүне күрергә өйрәтү һәм балаларның үзләренә дә бу сыйфатларны үзгәртү буенча күнекмәләр эшләтү;

2) танып белүнең сенсор һәм логик ысулларын, диалог сөйләм, игътибарлылык, тәрбияченең биремнәрен үти белү осталыгын, мөстәкыйльлекне, кулларның вак моторикасын үстерү;

3) яшьтәшләре белән берлектә дәрестә шөгыльләнүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: коврограф, вагонлы паровоз сурәте, смешарик - Керпе;

тарату материалы: һәр балага кәгазь бите, геометрик фигура-лар салынган конверт, икешәр кисәк пластилин.

Эшчәнлекнең барышы

1. Сәламләшү.

Яңа көн башланды, мин сезгә елмаям, ә сез миңа һәм бер-берегезгә елмаегыз. Бүген барыбыз да бергә, Аллага шөкер, сәламәт һәм шат күңелле! (Матур лирик көй яңгырый.) Сез бүген Алия, Вәли, Дәринәгә нәрсә теләр идегез? (Тәрбияче барлык балаларның да исемнәрен санап чыга, аларның алдагы дәрестәге уңышларын да искә ала.) Миңа дигән нинди матур теләкләрегез бар? (Балаларның җаваплары.) Тирән итеп сулыш алыгыз, барлык үпкәләү, борчылуларыгызны онытыгыз. Мин сезгә матур көн телим. Әйдәгез, дәресебезне башлыйбыз!

2. «Вагоннар һәм шпаллар» дидактик күнегүе.

Балалар, безгә кунакка Керпе килде. Аның белән исәнләшеп алыгыз. (Балалар исәнләшәләр.) Керпе безне үзе белән математика иленә сәяхәткә чакыра. Әйтегез әле, математика безгә нәрсә өчен кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, математиканы өйрәнеп, без саный белә башлыйбыз, төрле мәсьәләләр чишәбез, геометрик фигураларны таный һәм аера башлыйбыз. Мәктәптә укыганда да математиканы әйбәт итеп өйрәнергә кирәк, шул вакытта сезнең белемнәрегез чын һәм көчле булачак. Әмма сәяхәткә кузгалыр алдыннан безгә саный белү осталыгыбызны күрсәтергә кирәк. Предметларны төрле юнәлешләрдә санап буламы-юкмы икән, шуны да белербез. Керпене дә өйрәтербез әле. Балалар, бу нәрсә? (Тәрбияче коврографта вагонлы паровоз ур-наштыра.) Дөрес, бу - паровоз! Балалар, безгә бу паровозның ничә вагоны барлыгын санарга кирәк. Игътибар белән тыңлагыз, вагоннарны паровозның башыннан башларга һәм сулдан уңга таба дәвам итәргә мөмкин. (Күрсәтә.) Исәпне паровозның койрыгыннан башлап уңнан сулга таба да алып барырга була. (Күрсәтә.) Мәрьям, мин сиңа вагон-нарны сулдан уңга таба санарга тәкъдим итәм. (Мәрьям саный һәм кайсы юнәлештә санаганын сөйләп бирә.) Афәрин, Мәрьям! Хәзер вагон-нарны санар өчен Кәримне чакырам. Кәрим, син уңнан сулга таба сана. (Кәрим саный һәм кайсы юнәлештә санаганын сөйләп бара.) Афәрин, Кәрим, син бик дөрес санадың. Балалар, Мәрьям кайсы юнәлештә са-нады? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул сулдан уңга таба санады. Ничәгә кадәр санады инде? (Балаларның җаваплары.) Ә Кәрим кай-сы юнәлештә санады? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, уңнан сулга. Көрим ничәгә кадәр санады инде? (Балаларның җаваплары.) Балалар, Мәрьям һәм Кәрим дә бер үк санга кадәр санаганнармы соң инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес! Әмма алар икесе ике юнәлештә сана-дылар бит. Мәрьям вагоннарны сулдан уңга, ә Кәрим, киресенчә, уңнан сулга кадәр санады бит. Шулай булса да алар икесе дә сигезгә кадәр санадылар, икесенең дә вагоннар саны сигез булды. Димәк, поезддагы вагоннарны төрле юнәлештә санарга мөмкин: сулдан уңга һәм уңнан сулга. Шулай булса да аларның саннары үзгәрмәячәк. Балалар, Керпе дә сезнең шулай саный белгәнегезгә шаккатып, сөенеп карап тора. Ә хәзер игътибар итегез әле, башта поезд сулдан уңга таба бара иде, хәзер ул үзенең юнәлешен үзгәртте һәм өстән аска таба бара башлады. (Тәрбияче коврографтагы поездның юнәлешен үзгәртә.) Хәзер монда ничә вагон барлыгын санарга кирәк инде. Балалар, вагоннарны башта өстән аска, аннары астан өскә кадәр санарга кирәк. Хәзер мин үз яны-ма Азалияне чакырам. Азалия син вагоннарны өстән аска таба санап чык әле. (Азалия саный һәм кайсы юнәлештә санаганын сөйләп бирә.) Булат, син дә минем яныма чык әле. Син вагоннарны, киресенчә, астан өскә таба сана. (Булат вагоннарны саный һәм кайсы юнәлештә санага-нын сөйләп бирә.) Балалар, әйтегез әле, Азалия һәм Булат вагоннарны кайсы юнәлештә санап чыктылар? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, башта өстән аска, аннары астан өскә таба санадылар. Аларның икесе дә вагоннарның сигез икәнлеген әйтте. Димәк, паровозның вагоннарын төрле юнәлешләрдә санарга мөмкин. Шулай булса да аларның саны үзгәрмәячәк. Балалар бер үк төрле предметларны төрле юнәлешләрдә санарга ярыймы, юкмы инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер үк төрле предметларны төрле юнәлешләрдә санарга мөмкин, аларның исәбе барыбер үзгәрмәячәк. Керпе дә бу яңалыкны сезнең белән бергә белде, сезгә рәхмәтен әйтте.