Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

6. Рефлексия.

Балалар, бүгенге дәрестә сезгә нәрсә аеруча кызык булып тоел-ды? (Балаларның җаваплары.) Без барлык биремнәрне дә уңышлы үтәдек. Бер-беребезгә рәхмәт әйтеп, кул чабып алыйк әле? Менә сезгә дә Бараштан күчтәнәчләр бар икән. Рәхмәт!

Өченче дәрес

Тема: «Геометрик фигуралар. Өч һәм дүрт саннарының оешуы.Кычкырып санау»

Программ эчтәлек:

1) төрле геометрик фигураларны аерырга өйрәтү: овал, квадрат, өчпочмак, турыпочмаклык, шар, цилиндр, куб; фигураларны, күреп тоемлана торган үрнәк аркылы, капшап табарга өйрәтү; балаларда өч һәм дүрт саннарының оешуы турындагы күзаллауны ныгыту; тавыш-лар һәм предметлар саны арасында бәйләнеш урнаштырырга өйрәтүн дәвам итү;

2) игътибарны, сөйләмне, күреп күзаллауны үстерү;

3) математика дәресләренә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: смешариклар, кораб рәсеме, кечкенә сан-дык, геометрик фигуралар, мультфильм геройларының (Кар-Карыч, Бараш, Нюша, Ябалак) тавышы яздырылган диск та файдаланырга мөмкин; бер, ике, өч, дүрт, биш санлы фигуралар;

тарату материалы: бер, ике, өч, дүрт, биш саннары; һәр бала өчен геометрик фигуралар (ялтырап торган квадратлар, өчпочмаклар, турыпочмаклыклар, оваллар, кублар биш данәдә) салынган капчыклар.

Эшчәнлек барышы 1. Көнне каршылау мизгеле.Хәерле көн, балалар! Бүген нинди көн? Караңгы, болытлы, моң-сумы яки якты, кояшлы, күңеллеме? Ә сезнең кәефләр ничек? (Бала-ларның җаваплары.) Ә сез кәеф яхшырсын, күңелдә җылы һәм тынычбулсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген беләсезме? Әлбәттә, елмаерга кирәк. Мин елмаюымны сезнең белән бүлешергә телим. Мин сезгә елмаюымны бүләк итәм. Мин сезне яратам! Сезнең елмаюларыгыз шундый кояшлы, нурлы, аларга карап, көн тагын да яктыра, җан җылына. Елмаю белән янәшәгездәге иптәшләрегезне сөендерегез. Бер-берегезгә карап елмаегыз. Берберегезне кочаклагыз. Афәрин!

2. «Геометрик фигуралар» дидактик уены.

Балалар, миңа смешариклар шалтыратты. Аларда күңелсез хәл булган. Алар, корабыбыз ватылды, диләр. Смешарикларга булышабызмы? (Балаларны активлаштыру.) (Тәрбияче геометрик фигуралардан төзелгән кораб рәсеме күрсәтә.) Балалар, карагыз әле, бу нәрсә? (Кораб.) (Балаларны активлаштыру.) Ул нинди өлешләрдән тора? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул өчпочмаклардан, квадрат-лардан, турыпочмаклыклардан, кыскасы, геометрик фигуралардан тора. Афәрин! Смешарикларның корабы да геометрик фигуралардан төзелгән. Күрәсең, фигураларның берсе ватылган, һәм шуның аркасында ул күренми торган корабка әверелгән! Смешарикларга ярдәм итү, корабны коткару өчен, без «Мин ничә тапкыр кычкырдым?» уенын уйнап алырбыз һәм нинди геометрик фигуралар барлыгын искә төшерербез. Безгә смешариклар булышыр. Сезнең алда бердән алып бишкә кадәр санлы фигуралар һәм төрле геометрик фигуралар ята. Безнең дуслар төрле авазлар чыгарачак, Нюша мыркылдый, Ябалак кычкыра, Кар-Карыч каркылдый һәм йомшак йонлы Бараш бәэлди. Сез игътибар белән тыңларга һәм геометрик фигураны мин әйткән санлы фигура янәшәсенә куярга тиеш. Мәсәлән: Кар-Карыч (ул ике тапкыр «карр» ди) ничә тапкыр каркылдады? (Ике.) Сез ике саны төшерелгән фигура янына ике турыпочмаклык куярга тиешсез. Аңладыгызмы? Хәзер тагын бер мәртәбә игътибар белән тыңлагыз. Нюша ничә мәртәбә мыркылдаса, шул санлы фигура янына шуның кадәр квадрат куегыз. Балалар, Нюша ничә мәртәбә мыркылдады? (Өч мәртәбә.) Димәк, өч саны төшерелгән фигура янына сез нинди геометрик фигураны куясыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сез квадратны куясыз. Афәрин! Алга таба киттек. Ябалак ничә мәртәбә кычкырса, шул сан төшерелгән фигура янына шуның кадәр өчпочмак куегыз. Сез бу биремне ничек башкардыгыз икән, әйдәгез, тикше-рик. Дөрес, өчпочмакны дүрт санлы фигурасы янына куябыз. Афәрин! Алга таба киттек. Бараш ничә мәртәбә бәэлдәсә, шул сан төшерелгән санлы фигура янына шуның кадәр овалны урнаштырыгыз. (Балалар-ны активлаштыру.) Дөрес, овалны биш санлы фигурасы янына куя-быз. Булдырдыгыз! Сез барыгыз да биремне яхшы үтәдегез! Һәм без смешарикларның көймәсе нинди геометрик фигуралардан торганлы-гын белдек.