Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

7. Рефлексия.

Дәрестә нинди кызык әйберләр булды? Сез биремне уңышлы баш-кардыгыз. Афәрин! Смешариклар сезгә сыерчык сайраган тавыш яз-дырылган диск бүләк иттеләр. Әйдәгез, тыңлап карыйк! Сез нәрсә хис итәсез? Миңа сезнең белән дәрес алып бару бик ошады. Барыгызга дазур рәхмәт!

Утыз алтынчы дәрес

Тема: «Саннарның эзлеклелеге. Чиктәш саннарны чагыштыру. Тәртип буенча санау. Санау таякчыкларыннан геометрик фигураларясау»

Программ эчтәлек:

1) саннарның билгеле бер эзлеклелеге турында күзаллауны фор-малаштыру; биш саны эчендә һәм тәртип буенча санауда чиктәш сан-нарны чагыштыруны күнектерү; санау таякчыклары белән белемнәрне ныгыту (кәгазь тасмалардан), санның берәмлекләрдән торган составы, геометрик фигуралар;

2) игътибарны, сөйләмне, куелган бурычны һәм аңа ирешү ысулларын аңлый белүне, куллар хәрәкәте координациясен үстерү;

3) балалар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен, тырышлыкны, бергә-ләшеп уйнау һәм эшләү тәртибен тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: смешарикларның уенчыклары (Кар-Карыч, Крош, Нюша, Лосяш, Совунья); квадрат, турыпочмаклык, түгәрәк формадагы предметлар;

тарату материалы: «Санарга өйрән» җыелмасы; ике рәткә төрле сандагы санлы фигуралар ясалган яки беркетелгән санлы фигуралар (билетлар); Кюизенер таякчыклары; һәр бала өчен пластмасса капкачлар.

Эшчәнлекнең барышы

1. Көнне каршылау мизгеле.

Балалар, мин сезгә «рәхмәт» сүзен төрле төсмерләр белән әйтеп күрсәтермен: салкын, җылы, ягымлы, кискен итеп. Бу сүзләр нәрсәсе белән аерыла? Кайсыларын тыңларга рәхәтрәк? Ни өчен? «Рәхмәт» сүзен җылы һәм ягымлы яңгырарлык итеп пышылдап әйтеп карагыз. Әлеге сүздә ихлас рәхмәт хисе яңгыраса гына, ул тылсымлыга әверелә. Рәхмәт! Хәзер бер-берегезгә борылыгыз да бу сүзне җылы якты кояш тоелырлык итеп әйтегез. Балалар, сез — чын тылсымчылар, бу сүз бүген һәм һәр көнне яңгырап торсын, күңелләрдә һәрвакыт җылылык һәм шатлык хөкем сөрсен.

2. «Цирк» уен-күнегүе.

Ура! Цирк килгән! Филләр, маймыллар, акробатлар, жонглёрлар, клоуннар! Бер матур көнне бу хакта Кар-Карыч үзенең дусларына җиткерде. Шул мизгелдә смешарикларның барысы да циркка билет алырга йөгерде. Аларга санау ярдәмендә тамашачылар залыннан үз урыннарын табарга кирәк булачак. Балалар, смешариклар үз рәтләрен һәм урыннарын ничек табарлар икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, һәр смешарик беренче, икенче, өченче, дүртенче дип саный ала. Менә минем рәт! Беренче, икенче, өченче, дүртенче, бишенче урын. Бишен-че урын - минеке. Смешарик бер, ике, өч, дүрт - дүртенче рәт дип тә саный ала. Бер, ике, өч, дүрт, биш - бишенче рәт. Тегесе дә, бусы да дөрес. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, урынны билгеләгәндә кай-сы юнәлештә санарга кирәк икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, рәтләрдәге урыннар сулдан уңга таба билгеләнгән. Димәк, һәр рәттәге урыннар саны сул яктан башлана. (Балаларны активлаштыру.) Ба-лалар, күз алдыгызга китерегез әле, сез циркка килдегез ди. Минем өстәлемдә санлы фигуралар ята. Алар смешариклар алган билет-лар булыр. Хәзер сезнең һәрберегез берешәр билет алсын. Игътибар белән карагыз әле, билетта нәрсә ясалган? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ике рәткә тезелгән фигуралар. Өске рәттәге фигуралар — рәтне, аскы рәттәгеләре урынны күрсәтә. Хәзер һәрберегез билет буенча үз рәтегезне һәм урыныгызны табыгыз. (Балалар алдан әзерләнгән урыннарга утыралар. Бу күнегүне спорт яки музыка залында да оештырыр-га мөмкин.) Балалар, сез ничәнче рәттә һәм ничәнче урында утырасыз, ни өчен, сөйләгез әле? (Балаларның җаваплары.) Афәрин, балалар! Сез тәртип буенча санауны хәтерегездә яхшы калдыргансыз, бернинди ыгы-зыгысыз, тиз арада үз рәтегезне һәм үз урыныгызны таба алдыгыз. Бу урынның буш булмавын ничек күрсәтергә мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, әгәр сез кая да булса чыксагыз, утырган урыны-гызда нәрсә дә булса калдырырга кирәк. Бу урынның буш түгеллеген бөтенесе дә күреп торсын. Башкача әйткәндә, бу — калганнар өчен билге булып тора. Сез тагын нинди билгеләр беләсез? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, юл хәрәкәте билгеләре, кораблар өчен маяк, яңгыр булачагын хәбәр итеп, күктә йөзеп йөргән болыт. Балалар, математик билгеләр дә бар. Сез аларны әйтә аласызмы? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бу - саннар (цифрлар), «кушу» («плюс»), «алу» («минус»), «ти-гезлек». Билгеләрне күзәтү һәм аларны дөрес аңлату кешеләргә төрле ситуациядә яхшы ориентлашырга ярдәм итә.