Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

5. «Смешарикларны тап» уен күнегүе.

Балалар, Крош безгә: «Башка смешариклар безнең белән качышлы уйнарга уйладылар», - дип әйтә. Әйдәгез, без сезнең белән аларны табып карыйк. Алар ниндидер билгеләр дә калдырганнар. Пинны табу өчен тәрбияче өстәле алдына басарга һәм турыга барырга, шкафның астан өченче киштәсенең сул як ишеген ачарга кирәк. Лосяшны табу өчен, иң ерактагы тәрәзәгә барып, сулга борылырга һәм пәрдә артына күз салырга кирәк. Хәзер Кар-Карычны табасы калды. Ул чишенү бүлмәсендәге сулдан җиденче шкафка качкан. Без барлык смешарик-ларны да таптык. Моның өчен алар безгә көзге сюрприз — татлы бүләкләр һәм «Смешариклар: зур узыш» өстәл уенын әзерләгәннәр. (Смешариклар балаларга бүләк итәләр.)

6. Рефлексия.

Сез барыгыз да булдырдыгыз! Сезнең игътибарлы булуыгыз, уй-лавыгыз, хәтергә төшерүегез һәм фикер йөртүегез смешарикларга ошады. Әлеге сыйфатлар ярдәмендә без барлык биремнәрне дә дөрес башкара алдык.

Җиденче дәрес

Тема: «Алты һәм җиде саннарының оешуы. Предметларны җиде саны эчендә санау. Яссылыкта ориентлашу»

Программ эчтәлек:

1) алты һәм җиде саннарының оешуы һәм предметларны җиде эчендә санау турындагы белемнәрне ныгыту; яссылыкта ориентлашу, предметларның таблицада эзлекле урнашуы күнекмәләрен ныгыту, предметларның пространствода урнашу тәртипләрен дөрес итеп атау:уртада (үзәктә), өстә, аста, сулда, уңда;

2) балаларда интеллектуаль-иҗади башлангычларны үстерү: зирәклек, мисалларның стандарт булмаган чишелешен табарга омтылу, аң операцияләре, математик үзлекләрне һәм чагыштырмаларны танып белүнең логик ысуллары: чагыштыру һәм анализ, логик фикерләү, комбинатор сәләтләр;

3) коллективта эшләү һәм шөгыльләнү теләген тәрбияләү; мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гамәли эшчәнлегендә иҗади мөстәкыйльлекнең күренүе өчен шартлар тудыру.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: магнит такта, АЗ форматындагы кәгазь бите, диңгез төбе сурәтләнгән рәсем яки диңгез хайваннары (җиде дельфин, җиде кабырчык, диңгез йолдызы) төшерелгән слайд;

тарату материалы: диңгез хайваннарының яссы рәсемнәре җыелмасы: җиде балык, җиде кабырчык, җиде диңгез йолдызы, җиде кысла, җиде сигезаяк; А4 форматлы кәгазь бите; ике рәтле карточка; кызыл һәм күк төстәге балыклар (җидешәр данәдә).

Эшчәнлек барышы

1. Көнне каршылау мизгеле.

Балалар, кулларыгызга карагыз әле. Малайларның куллары көчле һәм зур, кызларныкы нәфис һәм матур. Без кулларыбызны бик тә яратабыз. Алар белән дустыңны кочаклап алырга, егылса торгызыр-га, кошларга җим сибәргә, әниләргә өстәл әзерләшергә була. Айрат, син үз кулларыңны ни өчен яратасың. Кәримә, ә син кулларыңны яратасыңмы? Кулларыгызны бик тә ярату өчен, аларны һәрчак чиста-лыкта тотарга кирәк. (Музыка фонында тәрбияче шигырь укый.)

Менә куллар-кулларыбыз:

Бер кул, ике кулыбыз!

Менә уң уч төбе,

Менә сул уч төбе...

Куллар һәркемгә кирәк,

Чын көчле куллар,

Сугыша алмас алар.

Игелекле куллар

Эт-песине дә сыйпар.

Акыллы куллар

Матур рәсемнәр ясар,

Ә сизгерләре

Дуслыкны аңлар.

Кырыегызда басып торган иптәшегезнең кулыннан тотыгыз дааның кул җылысын тоеп карагыз әле.