Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

1. «Куянкай алмагачлары» уен күнегүе

Балалар, безне бүген куянкай үзенең алма бакчасына кунакка чакыра.— Әйдәгез, аның бакчасын карыйк әле:

Куянкайның бакчасында Алмагачлар үсәләр Алмагачтагы алмалар Көз җиткәч өлгерәләр.

Балалар, әйтегез әле, алмалар үсә торган агач ничек атала? (Алмагач). (Коврографта берсендә күп, икенчесендә бер, өченчесендә аз булган өч алмагач рәсеме күрсәтелә).— Балалар, карагыз әле, куянкайның бакчасында нинди агачлар үсә? (Алмагачлар). (Балаларны активлаштыру: хор белән, аерым-аерым җавап бирәләр).— Алар ни өчен шулай атала?

(Балаларны активлаштыру).— Куянның бакчасында ничә алма агачы күрәсез? (Күп).— Бер генә алмалы алмагачны күрсәтегез. (Аерым балаларны чакыра).— Бу алмагачта ничә алма? (Бер).— Алма нинди төстә? (Кызыл).— Алмалары күп булган алмагачны күрсәтегез. (Аерым балаларны чакыра).— Бу алмагачта ничә алма бар? (Күп).— Алмалар бертөрлеме яисә төрле-төрлеме? (Балаларны активлаштыру).—Дөрес, алмалар зурлыклары буенча бертөрле, ә төсләре буенча төрле-төрле.— Бу, бу, бу алмалар (алмаларга күрсәтә) бертөрлеме яисә төрлеме? (Төрле).— Нәрсәләре белән алар төрле-төрле? (Алар сары, кызыл, яшел).— Әйе, сез дөрес әйттегез, алар төсләре буенча төрле. (Балаларны активлаштыру).— Ә алар тагын нәрсәләре белән төрле: менә монсында, бу алмагачта? (Бер, күп, әз алмаларны күрсәтә).— Яхшылап уйлагыз, бу сорау бик кызыклы. (Балаларны активлаштыру).— Әйе, алар саны буенча төрле.— Монда ничә алма? (Бер алмалы агачка күрсәтә).— Ә монда ничә алма? (Күп алмалы агачны күрсәтә).— Ә бу алмагачта ничә алма? (Аз алмалы агачка күрсәтә).— Алмалары күп булган агачка игътибар белән карагыз әле. Монда ничә алма? (Күп).— Ә хәзер бу алмагачка да игътибар белән карагыз.— Бу алмагачларда алмалар бертигезме? (Бертигез түгел, монда алмалар күп, ә монда аз).— Бертигез түгел, монда алмалар күп, ә монда аз. (Кайда күп, кайда аз, кайда бер генә алма дип сорап балаларны активлаштыру).

2. Динамик пауза

(Һәр балага алма таратыла).

— Балалар, алмалар нинди формада? — Дөрес, шар формасында. (Балаларны активлаштыру).— Алманы уң кулыгызга алыгыз! — Сул кулыгызга алыгыз! — Алманы өстәлдә тәгәрәтеп карагыз! — Алманы ике кулыгыз белән тотыгыз! — Ул катымы, йомшакмы! (Каты).— Алманы иснәп карагыз, нинди ис килә алмадан? (Тәмле ис, хуш ис).— Сездә ничә алма бар? (Бер).— Хәзер алмаларны кәрзингә салыгыз.— Ничә алма булды? (Куп).— Занятиедән соң алмаларны ашарсыз.— Алманың файдасы бик күп.

3. «Гади кубиклардан бизәкләр төзү» уен күнегүе

— Балалар, безнең куянкаебыз алмалар гына үстерми, ә буш вакытында матур бизәкләр дә төзи.— Сез дә матур бизәкләр төзергә өйрәнсен өчен, карагыз әле, ул бүген безгә нәрсәләр алып килгән (кубиклар күрсәтә)? (Кубиклар алып килгән). (Балаларны активлаштыру: хор белән, аерым-аерым җавап бирәләр).— Дөрес, кубиклар алып килгән.— Кубиклар белән бергә менә шундый матур бизәкләр дә алып килгән (Тәрбияче карточкага төшерелгән бизәкләр күрсәтә).— Ка-рагыз әле, бизәкләр өчен нинди төстәге кубиклар кулланылган? Нинди бизәкләр төзелгән? (Балаларн активлашты-ру).— Балалар, куянкай сезнең дә карточкадагы кебек итеп бизәкләр төзеп күрсәтүегезне тели. (Һәр балага тартма белән кубиклар таратыла).— Куянкай ничә кубик алып килгән? (Куп).— Хәзер бер кубикны алыгыз һәм күрсәтегез. (Балалар күрсәтә).— Ничә кубик алдыгыз? (Бер).— Шундый ук төстәге тагын бер кубик алыгыз? (Күрсәтәләр). (Балалар келәмгә утыралар һәм бизәкләр төзиләр).— Син нинди бизәк төзедең, нинди төстәге кубиклар кулландың? (Тәрбияче белән балалар төзегән бизәкләрне үрнәк буенча чагыштыралар). (Иҗадилык элементлары өчен балаларны мактыйлар). Занятие ахырында уенны «Кызыклы математика» почмагына куялар.