Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

2. Яфраклар белән уен күнегүе

- Ә хәзер уйнап алыйк. Сары тасмалы кәрзиндә сары яфраклар, ә кызыл тасмалысында кызыл яфраклар яши. Барлык яфраклар да үз кәрзиннәрендәме? (Балаларны активлаштыру).— Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз.-Мин кыңгырау шылтыраткач, күзләрегезне ачарсыз һәм кәрзиннәрдә нәрсә үзгәрүең әйтерсез. (Тәрбияче яфракларның урыннырын алыштырам Балалар адашкан яфракларны табып үз урынына куялар). Тәрбияче балаларның эшчәнлеген күзәтеп тора: — Дөрес, бер яфрак адашкан.—Кызыл яфраклар арасында сары яфрак бар-лыкка килгән. Ничә сары яфрак? (Бер). Ничә кызыл яфрак? (Күп).— Афәрин! — Тагын бер кат уйнарга телисезме? (Уен тагын бер кат кабатлана, яфракларның төсләре генә алыштырыла).— Миндә ничә яфрак? (Берәү дә юк).— Ә сездә ничә яфрак? (Берәү дә юк).— Ә корзиннәрдә ничә яфрак? (Күп).-Дәрес, күп.-Көз көне сары, кызыл яфраклар җиргә коела, (Тәрбияче идәнгә яфраклар коя, кәрзиндә берничә генә яфрак калдыра).— Балалар, карагыз әле, идәндә ничә яфрак? (Күп).— Кәрзиндә ничә икән? (Аз). (Балаларны активлаштыру).— Балалар, берәр яфрак алыгыз.— Кызыл яфракларны кызыл тасмалы кәрзингә салыгыз, ә сары яфракларны сары тасмалысына.— Сездә ничә яфрак? (Бер).— Яфрак нинди төстә? — Кайсы корзингә саласың? — Афәрин! — Дөрес эшләдегез, шуның өчен сезгә Көздән бүләк — һәрберегезгә берәр матур яфрак.

3. Йомгаклау

— Сезгә яфраклар белән уйнавы ошадымы? — Сез нинди төстәге яфраклар белән уйнадыгыз? — Агачта ничә яфрак бар иде? — Көз сезгә ничә яфрак бүләк итте?

3 нче занятие

Тема. Предметлар төркеме төзү, төркемнән бер предметны аеру

Программа эчтәлеге

1. Аерым предметлардан төркем төзергә, һәм төркемнән бер предметны аерып алырга, «ничә» соравына җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү һәм предмет җыелмаларын «бер», «күп», «берәү дә юк» сүзләре белән билгеләү.

2. Балаларның игътибарын, зиһенгә алуларын, образлы фикерләвен, кызыксынучанлыгын үстерү.

3. Табигатькә сакчыл караш һәм хайваннарга уңай мөнә- сәбәт тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Күп, аз, берешәр, берәү дә юк, гөмбә сүзләрен актив, урман аланы, киптерү сүзләрен пассив сүзлеккә кертү

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: «урман аланы», кәрзин, гөмбәләрне элү өчен җеп.

2. Тарату материалы: һәр балага берәр гөмбә (бауга элеп кую җайлы булсын өчен гөмбәләр икегә бөкләнгән кәгазьдән ике яклы итеп ясала).

Занятиенең структурасы

1. «Урман аланында» уен күнегүе. 2. «Урман җәнлекләренә ярдәм итегез» уен күнегүе. 3. Йомгаклау.

Алдан эшләгән эш

1. Гөмбә һәм урман җәнлекләре төшерелгән рәсемнәр карау. Занятиедә балаларны оештыру

2. Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә, тәрбияче балалар белән бергә идәнгә утыра яки балаларны бер-берсе белән янәшә куелган өстәлләр артына утырта, ә үзе алар каршына урнаша.

Занятиенең барышы

1. «Урман аланында» уен күнегүе

Балалар, бүген без сезнен белән урман аланына гөмбә! җыярга барабыз. (Тәрбияче балаларны алдан әзерләп куйган «урман аланы» на алып килә, аланда үсә торган гөмбәләр саны балалар санына туры килә).— Балалар, менә безнен алан.— Карагыз әле, бу аланда нәрсәләр үсә? (Гөмбәләр). (Балаларны активлаштыру).— Әйе, аланда күпме гөмбәләр үсә! — Ничә гөмбә? (Гөмбәләр куп). (Балаларны активлаштыру).— Хәзер мин бер гөмбәне өзеп алам. (Тәрбияче бер гөмбәне өзә).— Ничә гөмбә? (Бер). (Балаларны активлаштыру).— Балалар, ә хәзер һәрберегез берешәр гөмбә өзеп алып кәрзингә салыгыз.— Әмир, син ничә гөмбә алып килдең? (Бер).— Балалар, карагыз әле, аланда ничә гөмбә калган? (Берәү дә юк). (Балаларны актив-лаштыру).— Кәрзиндә ничә гөмбә булды? (Күп).— Балалар, берәү дә юк иде бит әле, ничек күп гөмбә булды соң? (Бала-ларны активлаштыру).— Дөрес, кәрзингә Әмир дә, Гүзәл дә, Марат та, Айрат та, Дамир да, Әминә дә һ.б. берәр гөмбә салгач, гөмбәләр күп булды.— Булдырдыгыз! — Сез бу биремне әйбәт эшләдегез.