Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

2. Йомгаклау

Яз килү белән урамда кошлар, күбәләкләр, коңгызлар күбәйде. Алар безне үзләренең матур җырлары, тышкы кыя-фәтләре белән сөендерәләр. Аларга кул белән кагылырга, аларны үтерергә, таптарга ярамый. Алар — табигатьнең бер өлеше. Аларны сакларга кирәк.

Занятиедә нәрсә кызык булды? — Ә нәрсә ошамады? (Ба-лаларны активлаштыру).

3 нче, 4 нче занятие

Программа материалын үзләштерүне һәм конкрет яшь төркеменең үзенчәлекләрен исәпкә алып эшне ирекле планлаштыру.

Икенче кече яшьтәге төркем балаларының математик күзаллауларны үзләштерү дәрәҗәсенәдиагностика үткәрү

I. Сан турында белемнәр дәрәҗәсе: бер, күп, берәү дә юк.

Дидактик уеннар, күнегүләр, сораулар. «Ничә икәнен әйт» дидактик уены Диагностик биремнең эчтәлеге

Тәрбияче балага «Ничә икәнен әйт» уенын уйнарга тәкъдим итә. Тәрбияче нинди дә булса вак предметларны (мәсәлән, сәдәфләр, төймәләр Һ.6.). кечкенә тартмаларга яшерә (бер тартмада бер сәдәф, икенче тартмада күп сәдәфләр, ә өченчесендә берәү дә юк) һәм һәр тартмада ничә сәдәф яшерелгән булуын әйтергә куша. Аннары балага тартмаларны ачарга, кайсы тартмада сәдәфләрнең күп, бер, берәү дә булмавын әйтергә куша. Бала җавап биргәндә «бер», «күп», «берәү дә юк» сүзләрен куллана.

Бәяләү критерийлары:

1 балл — өстәмә сораулар бирелсә дә, бала биремне үти алмады;

2 балл — бала бер хата җибәрде;

3 балл — бала биремне бер хатасыз башкарды.

II. Зурлык эталоннарын һәм аларны куллана белү дәрәҗәсе.

Дидактик уеннар, күнегүләр, сораулар.

1). «Аюга һәм песигә бант бәйләгез» дидактик күнегүе

Материал: төрле төстәге һәм озынлыктагы тасмалар

(киңлеге бер үк төрле булырга мөмкин). Диагностик биремнең эчтәлеге

Тәрбияче тасмаларны күрсәтә һәм игътибар белән карарга куша. Инструкция. Бер тасманы икенчесе янына кую юлы белән тасмаларның озынлыгын билгеләгез Кайсысы озынрак (кыскарак)? Тасмаларның төсләрен билгелә.

Әйдә аюга озын тасмадан, ә песигә кыска тасмадан бант бәйлибез.

2). «Биек баскычны тап» дидактик күнегүе Материал: төрле биеклектәге баскычлар. Диагностик биремнең эчтәлеге

Тәрбияче балага баскычларны карарга, бер баскычны икенчесе янына кую юлы белен иң биек (тәбәнәк) баскычны табарга куша.

Бәяләү критерийлары:

1 балл — тәрбияче ярдәм итсә дә, бала биремне үти алмады. «Озын», «кыска», «биек», «тәбәнәк» тешенчәлөрен үзләштермәгән.

2 балл — ике предметның үлчәме арасындагы аерманы күрсә дә, өстәп аңлатканны көтә, бала бер хата ясый;

3 балл — бала ике предметның озынлыгы (биеклеге) буенча үлчәме арасындагы аерманы күрә, ике предметның кайсысы озын-кыска, биек-тәбәнәк икәнен күрсәтә, атый белә.

III. Форма турындагы күзаллаулары дәрәҗәсе.

Дидактик уеннар, күнегүләр, сораулар. «Парын тап» дидактик уены

Материал: кәгазьдән киселгән бияләйләр, аларның берсенә түгәрәк, икенчесенә квадрат, өченчесенә өчпомак ясалган (ябыштырылган). Балада нәкъ шундый ук бияләйләр бар. Уд фигураларга карап бияләйләрнең парын табарга тиеш.

Диагностик биремнең эчтәлеге

Тәрбияче кәгазьдән киселгән бияләйләр күрсәтә. Балага һәр бияләйнең парын табарга куша. Бәяләү критерийлары:

1 балл — тәрбияче ярдәм итсә дә, бала биремне үти алмады;

2 балл — бала бер хата җибәрде;

3 балл — бала түгәрәк, квадрат, өчпочмакны аера.