Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

2. «Крокодил Гена» җыры астында динамик пауза

— Балалар, тыңлагыз әле, кемдер безгә ишек шакый.— Кем икән ул? (Крокодил Гена белән Чебурашка керә).— Исәнмесез, балалар! (Балалар исәнләшәләр).— Балалар, Крокодил Гена белән Чебурашка да Йомшаккайның туган көненә баралар икән.— Балалар бакчасын күреп монда кергәннәр.—Сезгә уйнарга шарлар алып килгәннәр. (Тартмадагы шарларны күрсәтәләр).— Балалар, игътибар белән карагыз әле, нәрсә зуррак, Крокодил Генамы, Әллә Чебурашкамы? (Балаларны активлаштыру).— Әйе, Крокодил Гена зуррак, Чебурашка кечерәк.— Ә хәзер сез Крокодил Гена җырын тыңлагыз, биеп алыгыз. («Крокодил Гена» җыры яңгырый). (Крокодил Гена белән Чебурашка саубуллашып чыгып китәләр).

3. Шарлар белән уен-күнегү

— Балалар, хәзер Крокодил Гена һәм Чебурашка калдырган шарлар белән уйнарсыз. (Тәрбияче балаларга төсле тар-тмаларга салынган шарлар тарата).— Балалар, бу тартма-да нәрсәләр бар дип уйлыйсыз? (Селкетеп карый).— Дөрес, бу тартмада шарлар бар.— Ни өчен шарлар дип уйлыйсыз? (Балаларны активлаштыру).— Бик дөрес, чөнки аларның тәгәрәгәне ишетелә.— Шарларга тартмада яшәве кысан икән.— Шуңа күрә алар аерым-аерым яшәп карарга булган-нар. Кемнең тартмасында яши бу шар? (Яшел шар күрсәтә). (Балаларны активлаштыру).— Марат, ни өчен шулай дип уйлыйсың? — Дөрес, синең тартмаң яшел төстә.— Яшел шар яшел тартмада яши. (Балаларны активлаштыру).— Тартма белән шар бер-берсенә охшаганнармы? (Төсләре буенча). (Шун-дый ук ысул белән тәрбияче калган балаларга да шарлар тарата. Әгәр дә кем дә булса, шар сорамый икән, тәрбияче: «Синең шарга нинди төстәге тартма туры килә», — дип сорый).— Гүзәл, сиңа нинди төстәге шар кирәк? (Сары).— Ни өчен сары? - Дөрес, синең тартмаң сары төстә.—Кемнең тар-тмасында бер генә шар бар? — Карагыз әле, балалар, Дамир белән Алсуның тартмасында бер генә шар.—Дамир, менә сиңа тагын бер шар, сиңа да Алсу, тагын бер шар.— Алсуда ничә шар бар — берәүме, әллә берәү дә юкмы? — Кемдә шарлар күп? (Балаларны активлаштыру).— Миндә ничә шар бар (Берәү дә юк). Тәрбияче, бертөсле берничә шары булган балаларга өстәп икенче төсле берәр шар бирә һәм сорый: «Хәзер синең нинди төстәге шарларың күп? Кайсы шар турында бер генә дип әйтергә була?» (Зәңгәрләре — күп, ә сарысы бер генә).— Булдырдыгыз, балалар!

4. Йомгаклау

— Сез бүген занятиедә нәрсәләр белдегез? — Нинди озынлыкатагы тасмалардан Куян Озынколакка һәм Аю Камыта-якка бантлар бәйләдегез? — Крокодил Гена белән Чебурашка сезгә нәрсә алып килгәннәр? — Алар нинди төстәге шарлаш алып килгәннәр? — Шарлар ничәү иде?

4 нче занятие

Тема. Бер-күп.

Программа эчтәлеге

1. Балаларны алдан әзерләп куелган шартларда бер һәм күп предметлар табарга өйрәтү предметларның санын «ә», «һәм» текркәгечләре кулланып җөмләләр ярдәмендә белдерү. Түгәрәк һәм квадратны формасы һәм төсе буенча аера, атый белүләрен ныгыту; кул хәрәкәтен тоемлау юлы белән фигураны тикшерүдә күнектерү. Пространство бәйләнешләрен «төбендә» (тәрәзә төбендә) бәйлек сүзе белән белдерү.

2. Балаларның игътибарын, тактиль тоемлауларын, зиһенгә алуларын, коммуникатив эшчәнлекләрен үстерү.

3. Коллективта эшләү, башкаларга ярдәм итү теләге, музыкага эмоциональ җавап бирүчәнлек тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Күп, бер, берешәр, берәү дү юк, бер үк формада, төрле зурлыкта, төрле төстә, сары, яшел, зур, кечкенә, түгәрәк, квадрат, тәрәзә төбендә, суытырга, очлы сүзләрен актив сүзлеккә кертү.

«Күп сары түгәрәк һәм бер яшел түгәрәк», «Сары түгәрәкләр күп, ә зәңгәр түгәрәк берәү» кебек яңа синтаксик конструкцияләрне кабатлау.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: сары төстәге берничә түгәрәк һәм аның янында бер яшел түгәрәк сурәтләнгән рәсем, Йомры икмәк рәсеме яисә уенчыгы; тәрәзә төбендә утырган Йомры икмәк рәсеме; релаксация өчен музыка.

2. Тарату материалы: геометрик фигуралар җыелмасы (һәр балага түгәрәк, квадрат).

Занятиенең структурасы

1. «Бер-күп» уены. 2. «Түгәрөк-квадрат» уен күнегүе. 3. Динамик пауза. 4. «Бертөслеме, төрле-төрлеме» уен күнегүе. 5. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Зур һәм кечкенә түгәрәкләр, күп һәм бер генә предмет сүрәтләнгән рәсемнәр карау.

2. «Йомры икмәк» әкиятен уку.

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә, тәрбияче балалар белән бергә идәнгә утыра яки балаларны бер-берсе белән янәшә куелган өстәлләр артына утырта, ә үзе алар каршына урнаша.

Занятиенең барышы