Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

4. Йомгаклау.

— Сезгә занятиедә нәрсә ошады? — Сез нәрсәгә өйрәндегез? — Нинди яңа сүзләр белдегез?

3 — 4 нче занятие

Программа материалының үзләштерелешенә һәм икенче кечеләр төркеменең үзенчәлекләренә карап эшне ирекле планлаштыру.

АПРЕЛЬ

1 нче занятие

Тема. Өстенә, астына, эченә.

Программа эчтәлеге

1. Өстенә, астына, эченә бәйлек сүзләре кулланып предметларның пространствода урнашуын билгеләргә өйрәтү. Сөйләмдә бертигез, никадәр-шулкадәр, күбрәк-азрак чагыштырмаларын кулланып предметларның тигез һәм тигез булмаган ике төркемен чагыштыра белүләрен ныгыту. Ике предметны зурлыгы буенча чагыштыруда күнктерү, чагыштыру нәтиҗәләрен озын-кыска, озынрак-кыскарак, бертөрле (бертигез) озынлыкта сүзләре белән белдерү.

2. Бармакларның моторикасын, вак хәрәкәтләрен, игъти-барын, кызыксынучанлыкларын үстерү.

3. Балаларда иптәшләренә яхшы мөнәсәбәт, занятиегә кы-зыксыну тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Актив сүзлеккә өстенә, астына, эченә бертигез, никадәр-шулкадәр, күбрәк-азрак, озын-кыска, озынрак-кыскарак, бертөрле (бертигез) озынлыкта, нәфис, шома, тыңлаучан сүзләрен, пассив сүзлеккә кәрзин, кишер сүзләрен кертү.

«Кишерне кәрзин эченә салдылар», «Кишерне өстәл өстенә куйдылар», «Кишерне салфетка астына куйдылар», «Никадәр зәңгәр түгәрәк булса, шулкадәр кызыл түгәрәк бар», «Зәңгәр һәм кызыл түгәрәкләр бертигез», Зәңгәр һәм кызыл түгәрәкләр бертигез, чөнки һәр зәңгәр түгәрәкнең үз пары — кызыл түгәрәге бар» синтаксик конструкцияләрен зиһенгә алу һәм кабатлау.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: уенчыклар — Куян Озынколак, кәрзингә салынган кишерләр, коврограф, зәңгәр һәм кызыл түгәрәкләр. 2. Тарату материалы: һәр балага ике сызыклы карточка-лар, кызыл һәм зәңгәр түгәрәкләр (5 әр данә), кишерләрнең контурлы сурәтләре (1 әр данә)

Занятиенең структурасы

1. «Куян Озынколак белән уйныйбыз» уен күнегүе 2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр. 3. «Юллар төзегез» уен күнегүе. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Яшелчәләр турындагы табышмакларга җавап табу. 2. Шәһәр юллларын күзәтү. 3. Бармаклар гимнастикасы үткәрү. 4. «Кайда нәрсә урнашкан» үстерелешле уенын уйнау.

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә, тәрбияче балалар белән бергә идәнгә утыра яки балаларны бер-берсе белән янәшә куелган өстәлләр артына утырта, ә үзе алар каршына урнаша.

Занятиенең барышы

1. «Куян Озынколак белән уйныйбыз» уен күнегүе

Балалар, Куян Озынколак ниндидер бер яшелчә сатып алган, аны кәрзингә салган.— Менә ул. (Тәрбияче салфетка белән капланган кәрзин күрсәтә).— Сез кәрзиндә нәрсә бар дип уйлыйсыз? — Карамыйча гына әйтеп буламы? (Юк, кәрзиннең эчен карарга кирәк).— Дөрес, кәрзиннең эчен ачып карамыйча әйтеп булмый.— Балалар, хәзер сезгә табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, кәрзин эчендәге яшелчәнең нәрсә икәнен әйтерсез.— Игътибар белән тыңлагыз: — Яшел чәчләре җир өстендә, Кызыл гәүдәсе җир астында. (Кишер). Бу нәрсә? (Кишер).— Дөрес, балалар, бу кишер.— Димәк, кәрзин эчендә нәрсә бар? (Кишер). (Тәрбияче кәрзиннең эчен балаларга күрсәтә).— Ничә кишер бар? (Күп).— Хәзер һәрберегез берәр кишер алыгыз.— Сез ничәшәр кишер алдыгыз? (Бер, берешәр).— Балалар, Куян Озынколак сезгә биремнәр бирә: — Кишерне уң кулыгызга тотыгыз өстәл өстенә куегыз! — Кишерне кая куйдыгыз? (Өстәл өстенә).— Кишер-не кәрзин эченә салыгыз.— Кишерне кая салдыгыз? (Кәрзин эченә).— Кишерне урындык астына куегыз! — Кишерне кая куйдыгыз? (Урындык астына).— Балалар, ә сез үзегез ки-шерне кая яшерер идегез? (Балаларны активлаштыру).— Балалар, әйдәгез кишерләрне киредән кәрзингә салыгыз! — Балалар, сез биремне бик матур итеп эшләдегез.— Шуның өчен сезгә күңелле көй уйный. (Тәрбияче аудиоязмада күңелле музыка уйната).