Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

2. Динамик пауза.«Аю һәм куяннар»уены

(Идәнгә алдан ук бер зур обруч һәм кечкенә обручлар куела).

— Хәзер, балалар, без сезнең белән уйнап алыйк әле. Мин аю булам (аю маскасы кия), ә сез — куяннар (Тәрбияче балаларга куян маскалары кидерәя).— Куяннар шундый күп! — Ничә куян бар? (Күп).— Ничә аю бар? (Бер).—Аюның өе зур икәнен күрсәтик әле! (Балалар аяк очларына басып кулларны өскә күтәрәләр).— Менә шундый зур өй! — Ә куянның өе зур-лыгы буенча нинди әле? (Кечкенә).— Менә шундый кечкенә өй! (Балалар чүгәләп кулларны алга сузалар).— Балалар, Аю өенә кайта. (Тәрбияче аю кебек йөри, зур обруч эченә кереп баса). Ә аның артыннан куяннар да өйләренә кайталар. (Балалар куян кебек сикерәләр һәм кечкенә обручлар эченә кереп басалар).— Балалар, сез чын куяннар шикелле матур итеш сикердегез.— Сорауларга да дөрес җавап бирдегез! — Афәрин!

3. «Аю белән куян эчен бүләкләр» дидактик күнегүе

— Балалар, сез аю белән куянның ничек дус яшәгәнен күрдегезме? Аларның өйләре бик матур.— Әйдәгез, без аларны шатландырыйк, өй туйлары белән котлыйк. (Өстәлдә зур һәм кечкенә шарлар, кублар ята).— Кызлар кечкенә шарларны] һәм кубларны куянга, ә малайлар зур шарларны һәм кубларны аюга бүләк итегез әле! — Малайлар, сез аюга нәрсә бүләк иттегез? (Малайларга мөрәҗәгать итә).— Кызлар, сез куянга нәрсә бүләк иттегез? (Кызларга мөрәҗәгать итә).

4. Йомгаклау

— Сезгә әкият ошадымы? Аю нинди зурлыктагы өй тө-| зегән? — Куянның өе нинди зурлыкта? — Аю белән куянга нәрсәләр бүләк иттегез? Шарлар һәм кубларның нинди зур-лыктагыларын куянга бирдегез? — Ә аюга нинди зурлыкта-гыларын бирдегез? Аю белән куян бүләкләргә бик шат кал-дылар.— Әйдәгез, без дә шатланыйк, чөнки бик матур итеп уйнадыгыз.— Күрсәтегез әле шатланганыгызны, ничек була икән ул чын күңелдән шатлану? (Елмаюга игътибар ителә). (Күңелле музыка куярга була).

Октябрь

1 нче занятие

Тема. Бер, күп, аз.

Программа эчтәлеге

1. Саны буенча предмет төркемнәрен аера белүләрен ны-гыту, алар арасында бәйләнеш урнаштырганда бер, күп, аз сүзләрен куллану. Төркемдәге барлык предметларга һәм аның аерым өлешләренә генә хас булган гомуми билгеләрне табу. Кызыл, сары, яшел кебек төсләрнең исемнәрен кабатлау.

2. Балаларның игътибарын, зиһенгә алуларын, пространстволы күзаллауларын, күзәтүчәнлекләрен, үрнәк буенча эшли белүләрен, тәрбияче соравына аңлаешлы итеп җавап бирә белүләрен үстерү.

3. Сорауларга җавап бирү теләге, кулланылган материалга сакчыл караш тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Алмагач, бер, күп, аз, сары, кызыл, яшел сүзләрен балаларның актив сүзлегенә кертү. Төрле төстә һәм төсләр буенча бертөрле сүзләрен пассив сүзлеккә кертү.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: коврограф, сары, кызыл, яшел төстә бер, күп, аз алмалы өч алмагачның контурлы сурәте; куян уенчыгы.

2. Тарату материалы: һәр балага тартма белән төрле төстәге кубиклар салынган тартма, бизәкләр төшерелгән карточкалар.

Занятиенең структурасы

1. «Куянкай алмагачлары» уен күнегүе. 2. Динамик пауза. 3. «Гади кубиклардан бизәкләр төзү» уен күнегүе. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләгән эш

1. Алмагач төшерелгән рәсемнәр карау 2. Прогулкада алмагачларны карау. 3. Мөстәкыйль эш барышында алмагачны кубиклардан төзү.

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә, тәрбияче балалар белән бергә идәнгә утыра яки балаларны бер-берсе белән янәшә куелган өстәлләр артына утырта, ә үзе алар каршына урнаша.

Занятиенең барышы