Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

Занятие конспектлары сентябрь

1 нче занятие

Тема. Шар, куб.

Программа эчтәлеге

1. Фигураның төсенә, размерына карамыйча шар һәм кубны аерырга һәм атарга өйрәтү.

2. Балаларның күрсәтмә-образлы фикерләвен, сенсор сәләтләрен, предметларны форма буенча чагыштыра белүләрен үстерү.

3. Коллективта шөгыльләнү, сорауларга җавап бирү теләге тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Шар, куб, тәгәри, тәгәрәми, куя, кызыл, яшел сүзләрен балаларның актив сүзлегенә кертү.

Күрсәтмә дидактик материал 1. Күрсәтү материалы: кызыл шар, яшел куб; ике обруч; уенчыклар — Йомшаккай, «тылсымлы капчык».

2. Тарату материалы: һәр балага берәр кызыл шар, берәр яшел куб.

Занятиенең структурасы

1. «Тылсымлы капчык» уены. 2. Динамик пауза. «Шар һәм куб тәгәрәтәбез» уен күнегүе. 3. «Үз өеңне тап» дидактик уены. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Балалар белән «Йомры икмәк» әкиятен уку. 2. Шар һәм куб формасындагы предметларны карау. 3. Шар белән кубны аеруга «Тылсымлы капчык» дидактик уены үткәрү.

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә» тәрбияче балалар белән бергә идәнгә утыра яки балаларны бер-берсе белән янәшә куелган өстәлләр артына утырта, ә үзе алар каршына урнаша.

Занятиенең барышы

1. «Тылсымлы капчык» уены

— Балалар, сез «Күчтәнәч» тапшыруын карыйсызмы? — Ул тапшыруда кемнәр катнаша? (Дәү әти, дәү әни. Йомшак-най).— Бүген безгә Йомшаккай кунакка килгән.- Ул сезнең белән исәнләшә: «Исәнмесез, балалар!» — Әйдәгез, без дә Йом-шаккай белән исәнләшик әле! — Ничек исәнләшерсез? (Исәнме, Йомшаккай).— «Исәнмесез» сүзе урынына тагын башка нинди сүзләр әйтеп булыр иде? (Сәлам/ Хәерле иртә!).- Йомшаккай «Тылсымлы капчык» алып килгән.— «Тылсымлы капчыкта» нәрсә бар дип уйлыйсыз? — (Балаларны активлашты-ру).— Ул әйбер тупка охшаган, нәрсә икән ул? (Балаларны активлаштыру). (Балалар әйтә алмасалар, әйбернең башка сыйфатлары атала. Мәсәлән: Ул каты. Ул тәгәри. Сезнең уенчыкларыгыз арасында да бар ул). «Тылсымлы капчык»та шар барлыгы ачыклангач, тәрбияче бер балага капчыктан шар алырга тәкъдим итә.— Син нәрсә алдың? (Шар).— Балалар, бу нәрсә? (Балаларны активлаштыру).— Шар нинди төстә? (Кызыл). (Балаларны активлаштыру). Шундый ук биремне балалар куб белән башкаралар.—«Тылсымлы капчык»та тагын нәрсәдер бар? — Нәрсә яшергән икән Йомшаккай аның эченә? — Сез ничек уйлыйсыз? — Ул шакмакка охшаган, нәрсә икән ул? (Балаларны активлаштыру). (Балалар әйтә алмасалар, әйбернең башка сыйфатлары атала. Мәсәлән: Ул каты. Аны тәгәрәтеп булмый. Сезнең уенчыкларыгыз арасында да бар ул). «Тылсымлы капчык»та куб барлыгы ачы-клангач, тәрбияче бер балага канчыктан шар алырга тәкъдим итә.— Син нәрсә алдың? (Куб).— Балалар, бу нәрсә? (Балаларны активлаштыру).— Куб нинди төстә? (Яшел). (Балаларны активлаштыру).

2. Динамик пауза. «Шар һәм куб тәгәрәтәбез» уен күнегүе Тәрбияче балаларны парлап кара-каршы паласка утырта.— Балалар, бер-берегезгә шарларыгызны тәгәрәтеп карагыз әле! — Тәгәриме? (Тәгәри). (Балаларны активлаштыру).— Ни өчен тәгәри икән? (Аның почмаклары юк). (Балаларны активлаштыру).— Ә куб тәгәри аламы икән? — Балалар, кубла-рыгызны тәгәрәтеп карагыз әле! — Куб тәгәриме? (Тәгәрәми).

(Балаларны активлаштыру).— Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен куб тәгәрәми? — Дөрес, аңа почмаклары комачаулый, шуның өчен ул тәгәрәми, кубны бастырып куярга гына мөмкин.-

Кубны идәнгә куегыз әле! — Булдырдыгыз! — Малайлар, хәзер миңа шарларыгызны кире бирегез, ә куб сездә кала, ә кызлар, киресенчә, кубларны бирегез, ә шар сездә кала.— Хәзер шар-лар һәм кублар белән уйнарга әзерләнегез.