Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

1. «Аю Камытаяк белән Куян Озынколакка шарф сай-ларга ярдәм итегез» уен күнегүе

— Балалар, сез кыш көне ничек киенәсез? (Кыш көне җылы киенәбез, киез итекләр киябез, шарф бәйлибез).— Ә ни өчен шарф бәйлиләр? (Балаларны активлаштыру).— Бик яхшы, берегезнең дә чирлисе килми икән, барыгызның да сәләмәт буласы килә.— Әйдәгез, балалар, һәрберегез дә: «Мин үземә сәламәтлек телим!» — дип әйтегез әле. (Өч тапкыр кабатларга була).— Балалар, әйтегез әле, нинди бәйрәм якынлаша. (Яңа ел бәйрәме, Чыршы бәйрәме).— Аю Камытаяк һем Куян Озынколак урман кибетенә барып чыршы ботаклары алып кайтырга уйладылар.— Алар җылы туннарын киделәр, шарф та бәйләргә уйладылар.— Аларның менә шундый ике шар-фы бар. (Бер төстәге һәм озынлыктагы, төрле киңлектәге тасма күрсәтә).— Башта Аю Камытаяк белән Куян Озын-колакка киңлеге буенча туры килә торган шарфлар сайларга кирәк.— Шарфлар нинди төстә? (Сары).— Алар бер үк озынлыктамы, ничек уйлыйсыз? — Күз белән чамалап әйтеп буламы? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, чагыштырып карарга кирәк.— Тасмаларның озынлыгын ничек чагыштырырга? — Хәзер безгә моны Марат күрсәтер.— Марат шарфларны берсе өстенә икенчесен кую ысулын кулланып чагыштырачак.— Менә шулай! — Булдырасың, Марат! — Синең дөрес итеп эшләвеңдә минем шигем юк, һәр эшне җиренә җиткерәсең.— Балалар, күрәсезме, Марат тасмаларны янәшә урнаштырып бер башыннан тигезләп берсе өстенә икенчесен куйды.— Шарфларның озынлыгын кулларыгыз белән күрсәтегез әле. (Балалар чиратлап чакырыла, алар куллары белән тасма озынлыгын күрсәтәләр).— Ә хәзер әйдәгез кайсы шарф киңрәк, кайсысы таррак икәнен карыйк.— Мин тасмаларны берсе өстенә икенчесен киңлеге буенча туры китереп, кырыйларын тигезләп куям.— Менә шулай! (Тәрбияче имән бармагы белән ике шарфның да өске ягыннан йөртә, аннары тар шарфның аскы ягына төшә). Балалар, күрәсезме (киң шарфны күрсәтә), бу шарф чыгып тора, димәк ул киң.— Бу шарф киңлеге буенча нинди? (Киң. Балаларны активлаштыру).— Ә бу шарф (тарына күрсәтә) — тар.— Бу шарф киңлеге буенча нинди? (Тар. Балаларны активлаштыру). — Сез ничек уйлыйсыз, Аю Камытаяк киңлеге буенча нинди шарфны үзенә сайлар? — Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Балаларны активлаштыру).— Ә Куян Озынколак киңлеге буенча нинди шарфны сайлап алыр? — Ни өчен? (Балаларны ак-тивлаштыру).— Балалар, күрәсезме, бу шарфның бер өлеше (киң шарфка күрсәтә) чыгып тора, димәк, ул киңрәк. (Бала-ларны активлаштыру). (Тәрбияче балаларны кайсы шарф киңрәк, кайсысы таррак икәнен күрсәтергә чакыра. Бер бала күрсәткәндә башка балалар аның артыннан кабатлап бара-лар — «киңрәк», «таррак»).— Әйдәгез кулларыбыз белән киң һәм тар шарфны күрсәтик. Менә шулай! (Учлар дуслашалар һәм әкренләп аерылалар — менә шундый тар шарф).— Сез киңлеге буенча нинди шарфны күрсәттегез? (Тар).— Бу шарф-ны кайсы җәнлек сайлады? (Куян Озынколак сайлады).— Куян Озынколак киңлеге буенча нинди шарфны сайлады? (Балаларны активлаштыру).— Ә хәзер кулларыгыз белән киң шарфны күрсәтегез. (Учлар дуслашалар һәм әкренләп аерылалар — менә шундый киң шарф).— Сез киңлеге буенча нинди шарфны күрсәттегез? — Ә бу шарфны кайсы җәнлек сайлады? (Аю Камытаяк).— Аю Камытаяк киңлеге буенча нинди шарфны сайлады? (Балаларны активлаштыру).— Балалар, сез Аю Камытаяк белән Куян Озынколакка шарф сайларга ярдәм иткәндә, үзегез дә шарфларны чагыштырырга өйрәндегез.— Шарфлар киңлеге буенча тар һәм киң булуын күрдегез.— Алар сезгә «рәхмәт» әйтәләр.— Хәзер алар жылы итеп киенеп, матур итеп шарфларын бәйләп чыршы ботаклары артыннан китәчәк.