Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

1. «Керпеләр чана шуалар» уен күнегүе

Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм.— Уйлап карагыз әле, нәрсә — турында икән ул табышмак?

Энәләре үзе белән йөри Үзе тегә белми. (Керпе).

— Бу нәрсә инде, балалар? — Ни өчен керпе дип уйлыйсыз? (Энәләре бар).— Дөрес, балалар, бу керпе.— Көрпе үзенең дуслары белән яңа ел алдыннан чанада шуып карарга буяган,— Сездә карточкалар бар.— Карточкада нәрсәләр ясал-ган? (Чаналар).— Ничә чана бар? (Күп).-— Подносларда керпе сурәтләре бар.— Алар ничә соң? (Күп).— Керпеләрне чанага утыртасыгыз киләме? — Әйдәгез, Керпене һәм аның дусларын чаналарга утыртыйк.— Ал арны уңайлы итеп утыртырга кирәк.— Моны яичек эшләргә кирәклеген күрсәтәм.—- Уң кулларыгызны күрсәтегез. (Балалар күрсәтәләр).— Кайсы кулыгызны күрсәттегез? (Уң кулны).— Ашаганда уң кулга нәрсә тотасыз әле? — Әйе, уң кул калак тота торган кул.— Ә хәзер сул кулыгызны күрсәтегез. (Сул кулларын күрсәтәләр).— Нинди кулыгызны күрсәттегез? (Сул кулны).— Ашаганда сул клыгызганәрсә тотасыз әле? (Ипи тотабыз).— Сул кулыгыз белән шумасын ы карточканың почмагыннан тотып торыгыз.— Менә шулай. (Тәрбияче күрсәтә).— Уң кул белән сулдан уңга таба керпеләрне чаналарга утыртыгыз.— Менә шулай. (Тәрбияче күрсәтә).— Балалар, керпеләрне кайсы яктан башлап чаналарга утыртырга кирәк? (Сулдан уңга).— Дөрес, сулдан уңга таба куябыз.— Кабатлап күрсәтегез әле. (Сулдан уңга). Әмир (Марат, Алсу, Энҗе, Дамир) син керпеләрне ча-нага кайсы кул белән кайсы яктан башлап утыртырсың? (Балаларны активлаштыру).— Бик дөрес, уң кул белән сулдан уңа таба керпеләрне чаналарына утыртасыз.— һәр чанага бер керпе утыртыгыз.— Бу чанага бер керпе, монысына берне Һәм монысына да берне.— Бер генә чана да буш калмасын. Гүзәл бик дөрес эшли, бер генә чананы да төшереп калдырмый, һәр чанага бер кенпе утырта.— Булдырасың, Гүзәл! -Чаналарны төшереп калдырмагыз.— Никадәр чана булса, шулкадәр керпе бар.— Балалар, нәрсә күбрәк чаналармы, әллә керпеләрме? (Никадәр чана булса, шулкадәр керпе).— Никадәр чана булса, шулкадәр керпе бар икәнен башка төрле итеп әйтеп булырмы? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, керпеләр һәм чаналар саны бертигез дип тә әйтергә була. (Әгәр дә берәр бала өч чана, өч керпе дип әйтә икән, ул баланы хупларга кирәк: «Бик яхшы. Алсу саннарны да белә икән инде. Алга таба без дә сезнең белән өйрәнербез).— Булдырдыгыз балалар, керпеләргә чанада шуу бик тә күңелле.

2. Музыка астында динамик пауза

- Әйдәгез без дә алар белән бергәләп күңел ачып биеп алыгыз! (Аудиоязмада күңелле көй уйнатыла).

3. «Озынрак-кыскарак» уен күнегүе

Керпе чана шуганнан соң Йомшаккай белән урманга чыршы алып кайтырга барган.— Урманга алып бара торган ике юл бар икән.— Йомшаккай белән Керпе кайсы сукмактан китәргә икән дип уйлыйлар, чөнки бер юлдан барганда алар бик тә арыйлар, ә икенче юлдан барганда ул кадәр үк түгел.-Ни өчен шулай икән дип баш ваталар.— Сез ничек уйлыйсыз, балалар, бу ни өчен шулай икән? (Юлларның берсе кыска-рак, икенчесе озынрак. Кыскарак юлдан барганда арымыйлар, ә озын юлдан барганда арыйлар).— Алар кайсы юлдан китәргә белмичә аптырап беткәннәр.— Балалар, сез аларга ярдәм итәргә телисезме? (Балаларны активлаштыру).— Кайсы юлдан ба-рырга кирәк икән соң аларга? (Балаларны активлаштыру), Кайсы юлдая барсалар тизрәк барып җитәрләр? (Балаларны активлаштыру).— Сезнең һәрберегезнең алдында ике кәгазь тасма бар.— Сез аларны Керпе белән Йомшаккай барасы юллар дип уйлагыз.— Игътибар белән карагыз әле: алар бертөрлеме әллә төрле-төрлеме? (Төсләре буенча аерылалар: берсе — кызыл, икенчесе — яшел).— Дөрес, төсләре буенча аерылалар.- Ә башка төрле итеп әйтеп буламы? (Төрле төстә).— Озынлыклары буенча бу тасмалар аерылалармы? — Күз белән генә чамалап әйтеп буламы? (Кемдер «әйе», кемдер «юк» дияр).—Моны тикшереп карап буламы? (Була).— Тасмаларның кайсысы озын, кайсысы кыска икәнен ничек белү эчен нәрсә эшләргә кирәк? (Балаларны активлаштыру. Кем дә булса дөрес итеп тә әйтергә мөмкин).— Балалар, ике тасманы да алып, бер яктан очларын тигезләп бер-берсе белән янәшә куеп карарга була (шушыңа балаларның игътибарын юнәлдерергә).— Менә шу-лай. (Тәрбияче күрсәтә).— Бер тасма озынрак, икенчесе кыска-рак.— Әйдәгез, бергәләп кабатлагыз әле: «Бер тасма озынрак! икенчесе кыскарак»).— Тасмаларның озынлыклары турын-да нәрсә әйтергә була, Алсу (Динар, Марат, Алия)? — Яшел тасманың озынлыгы буйлап уң кул белән йөртеп чыгыгыз.— Озынлыгы буенча ул нинди? (Озын. Озынрак).— Ә хәзер кызыл тасманың озынлыгы буйлап уң кулыгызны йөртегез.— Озынлыгы буенча ул нинди? (Кыска. Кыскарак).— Балалар кайсы юлдан барганда Керпе белән Йомшаккай тизрәк барып һәм кайтып җитәрләр, бер дә армаслар? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, кыска юлдан барганда тизрәк барырлар.— Тагын бер тапкыр тасмаларны кулыгыз белән тасмаларны сыйпап алыгыз әле: башта озынын, менә шулай (тәрбияче күрсәтә), соңыннан кыскасын, менә шулай (тәрбияче күрсәтә). Аларның өслекләре нинди? (Әгәр дә балалар әйтә алмасалар, тәрбияче: «Шомамы әллә кытыршымы, — дип сорый). Тәрбияче җавапларны хуплый. Алсу, ә синең тасмаңның өслекләре нинди? (Шома).— Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт! Сез үзегез дә күп нәрсәләргә өйрәндегез һәм Йомшаккай белән Керпегә дә ярдәм иттегез.