Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

3. «Бертөрлеме, әллә төрле-төрлеме» уен күнегүе

Балалар, ә хәзер монда карагыз! — Йомры икмәк үзе белән тагын икенче рәсем дә алып килгән. (Түгәрәкләр сурәтләнгән рәсем күрсәтелә).— Балалар, Йомры икмәк монда нинди фигуралар ясалганын, аларның санын белми икән, аңа ярдәм итәбезме? — Рәсемгә карагыз, анда нинди геометрик фигуралар ясалган? (Түгәрәкләр).— Менә болары нинди түгәрәкләр? (Сары түгәрәкләргә күрсәтә).— Алар бертөрлеме, әллә төрле-төрлеме? (Балаларны активлаштыру).— Әйе, түгәрәкләр формасы, зурлыгы, төсе буенча бер төрле. (Балаларны активлаштыру).— Марат (Гүзәл, Алсу, Әмир, Булат) ничек уйлыйлар? (Барлык балаларны актив-лаштыру максатыннан әңгәмә барышында түбәндәге сораулар бирелә: — Алар нинди төстә? (Сары).— Сары түгәрәкләр барысы да бертөрлеме? (Әйе, түгәрәкләр формасы, зурлыгы, төсе буенча бер төрле).— Менә бу түгәрәкләр бертөрлеме? (Сары һәм яшел түгәрәккә күрсәтә). (Бертөрле түгел).— Ни өчен бертөрле түгел дип әйтәсез? (Балалар сары һәм яшел дип кабатларга тиешләр).— Сезнең төсләре буенча аерылалар дип әйтәсегез киләме? (Әйе).— Алар тагын нәрсә белән аерылалар? (Зурлыклары буенча: яшел түгәрәк зур, ә сарылары кечерәк).—Тагын ничек аерылалар? (Саннары буенча).— Ничә сары түгәрәк бар? (Күп).— Ничә яшел түгәрәк бар? (Бер).— Сез дөрес әйтәсез, бер яшел төстәге һәм күп сары төстәге түгәрәк бар.— Әйдәгез барыбыз бергә кабатлыйк: — Яшел түгәрәк берәү, ә сары түгәрәкләр күп. (Балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар).— Болай дип тә әйтергә була: — Сары тү-гәрәкләр күп, ә яшеле берәү.— Әйдәгез әле минем белән бергә кабатлагыз! — Ә алар турында охшаш, бертөрле дип әйтеп буламы? — Мин сезгә ярдәм итәм: түгәрәкләр формасы буенча бертөрле яки түгәрәкләр формасы буенча охшаш. 4. йомгаклау

— Без сезнең белән бүген нәрсәләр белдек? — Балалар, Йомры икмәккә бездә кунакта булу бик тә ошаган, ул да күп нәрсәләргә өйрәнгән.

Декабрь

1 нче занятие

Тема. Күп, никадәр-шулкадәр, бертигез.

Программа эчтәлеге

1. Бер әйберне икенчесе өстенә куеп карау ысулы белән предметларның ике төркемен чагыштырырга, күп, никадәр-шулкадәр, бертигез сүзләренең мәгънәсен аңларга өйрәтү. Балаларны үз гәүдәләрендә дөрес ориентирлашуда, уң һәм сул кулларны аеруда күнектерү. Ике предметның озынлыгын бер әйберне икенчесе өстенә һәм бер әйберне икенчесе яны-

на куеп карау ысулы белән чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү, нәтиҗәне озын-кыска, озынрак-кыскарак сүзләре белән белдерү.

2. Балаларның фикерләвен, тактиль тоемлый, җырның характерын тоеп, бию хәрәкәтләре башкара белүләрен үстерү.

3. Балаларда бер-берсенә яхшы мөнәсәбәт, ярдәм итү теләге, үз-үзеңне тота белү күнекмәләре тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Куп, никадәр-шул кадәр, бертигез, сулдан уңга, озын-кыска, озынрак-кыскарак, төрле төстә, шома, яхшы, шаян, түгәрәк, бик әйбәт, очларын тигезләү, кытыршы сүзләрен сүзлеккә кертү.

«Никадәр чана булса, шулкадәр керпе бар», «Керпеләр һәм чаналарның саны бертигез», «Яшел тасма озынрак, ә кызылы кыскарак» кебек яңа синтаксик конструкцияләрне зиһенгә алып кабатлау.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: уенчыклар — Керпе, Йомшаккай, чыршы урманына алып бара торган ике юл (берсе озынрак, икенчесе кыскарак) сурәтләнгән, юл буенда Керпе белән Йом-шаккай басып торган рәсем.

2. Тарату материалы: һәр балага чаналар ясалган карточка, подноста өч керпе рәсеме; ике төрле төстәге һәм озынлыкта-гы тасмалар (яшел төстәге тасмалар озынрак, ә кызыллары кыскарак).

Занятиенең структурасы

1. «Керпеләр чана шуалар» уен күнегүе. 2. Динамик пауза. 3. «Озынрак-кыскарак» уен күнегүе. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Кыш, кышкы күңел ачулар турында әңгәмә 2. «Кайсы озынрак, кайсы кыскарак» дидактик уены уйнау.

Занятиенең барышы