Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

2. Динамик пауза. «Куе урманда» (Психогимнастика эле-ментлары кулланып хәрәкәтләр башкару)

— Балалар, әйдәгез, урманга сәяхәткә барып кайтыйк әле.— Урманда агачлар бик куе булып үскәннәр, кайбер агачларның ботакларында чәнечкеләре бар. (Балалар урман эчендә агачлар арасыннан баралар, куе җиреннән барганда ботакларны күтәреп, читкә этәләр, кайбер урында кырый белән, кайда арка белән, кайда иелеп, кайда аяк очларында гына да атлыйлар. Бу хәрәкәтләр барысы да күрсәтелә).— Менә инде сукмакка чыктыгыз.— Ул нинди тармы әллә киңме? (Тар).— Ә уртасында гырлый-гырлый аю йоклый.— Нәрсә эшләргә? — Әйдәгез, аяк очларына гына басып аюны читләтеп үтик әле.— Без аю яныннан берешәрләп кенә үтик, ул безне сизмәсен.— Аю яныннан ничәшәрләп үтәргә кирәк? (Берешәрләп).— Әгәр дә мин аюның уянганын яки селкенгәнен сизсәм, шунда ук «кү-кү» диячәкмен.— Димәк — куркыныч яный, сез селкенмичә, тавыш-тынсыз басып торырсыз.— Ә кул белән алга таба күрсәтеп ишарә ясагач, юлны дәвам итәрсез.— Аңлашылдымы? — Без бара торган сукмак киңлеге буенча нинди әле, пышылдап кына әйтегез әле? (Тар).— Дөрес, без тар сукмак буйлап барабыз.— Кулларыгыз белән тар сукмак-ны күрсәтегез әле? (Балалар тар сукмакны күрсәтәләр).— Дөрес күрсәттегез, менә сукмак нинди тар, шуның өчен сак кына барырга кирәк.— Әйдәгез, алга таба киттек.— Ура! — Чыктык.— Киң сукмакка чыктык.— Балалар киңлеге буенча нинди сукмакка чыктык? — Кулларыгыз белән киң сукмакны күрсәтегез әле (Балалар киң сукмакны күрсәтәләр).— Дөрес күрсәттегез, менә нинди киң сукмак, шуның өчен курык-мыйча йөгереп барырга да була.— Нинди кыюлар, җитезләр сез! — Каршылыкларны җиңдегез! — Шуңа күрә без үзебез белән бик канәгать,—Әйдәгез чынлап та канәгатьлек хисләре кичереүбезне күрсәтик әле: 1) баш бармакны өскә күтәрегез, калганнарын йодрыкка йомарлагыз (Тәрбияче күрсәтә, бала-лар кабатлыйлар); 2) елмаегыз һәм бер беребезгә күз кысы-гыз; 3) үзегезне күкрәктән — йөрәк турысыннан, башыгыздан сыйпагыз: «Мин менә нинди кыю, мин менә нинди җитез», — дип әйтегез.— Шулай итеп үзегезне мактарга, яратырга өйрәнегез! — Булдырдыгыз! — Афәрин!

3. «Төймәләрне җепкә тезегез» уен күнегүе

— Балалар, исегездәме без сезнең белән матур төймәләр караган идек.— Төймәләрне нәрсәдән ясыйлар? (Ташлардан, пыяладан, агачтан, пластмассадан Һ.6.).— Алар нәрсә өчен кирәк? (Җаваплар ) — Балалар, монда карагыз әле, рәссам безгә бирем әзерләгән: сез шушы кәгазьдә төрле геометрик фигуралардант төймә тезәрсез.— Нинди геометрик фигураларны өйрәндегез әле сез? (Түгәрәк, квадрат, өчпочмак).— Дөрес, түгәрәк, квадрат, өчпочмактан бергәләп матур төймә тезәрсез. Җепкә чиратлашып тезелгән берничә фигура күрсәтә һәм: — «Калган төймәләр чәчелделәр һәм сез бергәләп подностагы фигуралардан аны җыярсыз»,— ди.— Подностагы фигуралар ническ аталалар? (Түгәрәк, квадрат, өчпочмак).— Ничә фигура бар? (Күп). (Һәрбер балага берәр фигура тәкъдим ителә).— Сездә ничә фигура? (Бер).— Бик яхшы, хәзер безгә аларның кирәге чыгачак. (Балалар тәрбияче белән бергә квадратларны, түгәрәкләрне һәм өчпочмакларны чиратлашты-рып ябыштыралар. Балалар башта күрсәтелгән алгоритм буенча эшне азакка хәтле дәвам итәләр. Тәрбияче һәрбер балага ярдәм итә, геометрик фигураларның исемен ныгыта, балаларны тырышлыклары өчен мактый: — Пөхтә, чиста итеп эшләдегез.— Тырыштыгыз.— Кулларыгыз кечкенә булса да бик җитез эшләделәр.— Шуңа күрә, күрәсезме, нинди матур төймә килеп чыкты!).

4. Йомгаклау — Балалар, сез бу занятиедә нәрсә белдегез? — Урманда нинди киңлектәге сукмаклардан йөрдегез? (Киң, тар).— Балалар, нинди геометрик фигуралардан төймә тезүегезне бер-берегезгә әйтегез? — Әйдәгез әле, төймәләрне матур итеп урнаштырып куегыз (Балалар төймәләрне кабул итү бүлмәсенә куялар).— Кич белән әти-әниләрегез дә карап сөенер.

2 нче занятие

Тема. Биек-тәбәнәк, биегрәк-тәбәнәгрәк.

Программа эчтәлеге

1. Биеклеге буенча ике предметны чагыштыру алымнары белән таныштыру, биек-тәбәнәк, биегрәк-тәбәнәгрәк сүзләрен аңларга өйрәтү. Үзеңнән чыгып яссылык юнәлешләрен билгеләүдә күнектерү. Ике тигез группа предметларын берсе ягына икенчесен куеп карау ысулы белән чагыштыру осталыгын һәм күпләп, бертигез, никадәр-шулкадәр сүзләрен куллануны камилләштерү.

Фикерләүне, сенсор сәләтләрне, тактиль тоемлауны, чагыштыру осталыгын, кул хәрәкәтләрен матур итеп башкара алу осталыгын үстерү.

Балаларда ярдәмчелелек, дустанә мөнәсәбәт, яхшы бәя бирә алуны, занятиедә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен саклау осталыгын тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш

Актив сүзлеккә киң-тар, киңрәк-таррак, күп, никадәр-шулкадәр, бертигез, бертөрле, Йомшаккай, сулдан-уңга, чыршы ботаклары, яңа ел сүзләрен, пассив сүзлеккә песнәкләр, кечкенәләр сүзләрен кертү.

«Бу биек чыршы, ә бу тәбәнәк чыршы» синтаксик конструкциясен зиһенгә алу һәм кабатлау.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: коврограф, уенчыклар — Йомшаккай һәм Актөпи, төрле биеклектәге ике чыршы. 2. Тарату материалы: һәр балага карточка, карточканың өске сызыгына куяннар ясалган, ә аскы сызыгы буш, конвертта керпе сурәтләре (5 данә).

Занятиенең структурасы

1. «Биек чыршы, тәбәнәк чыршы» уен күнегүе. 2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр. 3. «Ничә куян булса, шулкадәр керпе» уен күнегүе. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Предметларның ике төркемен чагыштыруга күнегүләр эшләү. 2. Бармаклар өчен гимнастика үткәрү.

Занятиедә балаларны оештыру

Занятие уен бүлмәсендә ирекле формада үтә — тәрбияче балалар белән идәндә урнаша, яки балаларны бергә янәшә ку­елган өстәл артына тезеп утырта, барлык балаларга да яхшы күренерлек итеп үзе дә урнаша.

Занятиенең барышы